Мәдәни җомга

Көчле шәхес

(Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла..." китабы чыгу һәм әдибәнең юбилее уңаенннан) РЕДАКЦИЯДӘН. Әле кичә генә түгәрәк гомер бәйрәмен каршылаган Нәбирә ханымны ошбу истәлек­ле көне белән тәбрик итеп, сәламәт яшәвен, укучыларны әле тагын күп-күп әсәрләр белән куандырып торуын телибез. Моннан күп еллар элек «Сәвилә» повестендагы героиня күңелендә кайнаган уйлар тезмәсеннән бер өзек...

(Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла..." китабы чыгу һәм әдибәнең юбилее уңаенннан)
РЕДАКЦИЯДӘН. Әле кичә генә түгәрәк гомер бәйрәмен каршылаган Нәбирә ханымны ошбу истәлек­ле көне белән тәбрик итеп, сәламәт яшәвен, укучыларны әле тагын күп-күп әсәрләр белән куандырып торуын телибез.

Моннан күп еллар элек «Сәвилә» повестендагы героиня күңелендә кайнаган уйлар тезмәсеннән бер өзек күчереп алганмын: «...Әйе, әйе, кешеләр уй уйлап яшәүдән курка, шуңа төркемгә елыша. Аның өчен бүтәннәр уйласын, рәхәт ич! Мескеннәр, булдыксызлар, ялкаулар күбрәк бергә оеша. Ә көчле шәхес һәрвакыт аерым яши...» һәм «Сәвиләнең шушы эчке монологы - Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә күп тапкырлар кабатланачак көчле шәхес тибының яшәү кредосы ул», - дип язып куйганмын.
Мул уңышлы һәм нәтиҗәле каләме берсен-берсе кабатламый торган дистәләгән персонажларның тулы бер плеядасын тудырган, бүген инде Тукай бүләген, халык язучысы исемен алып өлгергән әдибәнең табадан гына төшкән яңа китабын кулга алганда, каләменең шушы хасияте искә төште. Язучы үз иҗатының кендеге булган төп үзенчәлегенә тугры калганмы дигән сорау белән «Сөйлим, тыңла...» китабын ачтым. Интуиция никтер «Үч» хикәясенә игътибарны юнәлтергә кушты, чөнки беләм: шәхес-гавам каршылыгына корылган әсәрләрдә интригалар мул оеша, язмышлар чәбәләнешенең әллә нинди серле җепләренә тап буласың, укучы күз алдыннан тормыш тудырган коллизияләр мозаикасының хәтсез күп төрле төсләре җемелдәп үтә, әмма без күреп күнеккән традицион конфликт табылмый. Натурасы белән романтик булган эчкерсез көчле шәхес тибы һәрвакытта да тормыш ваклыкларыннан өстен тора, түбән ләззәт бирә торган үч алу тойгысы аның өчен ят чөнки. «Үч» хикәясенең исеме исә кискен конфликт вәгъдә итә. Көрәшсез генә, мөнәсәбәтләр бәрелешеннән башка гына үч була ала димени!
Хикәядә вакыйгалар агышы укучыга бер персонаж - Нурбикә күңеле аша үткәреп тәкъдим ителә. Туйга әзерләнеп алтын кибетеннән балдаклар алырга барганда, автокатастрофага тап булган, гомерлек гарип булып калу перспективасы алдында калган героиняны булачак ире ташлап һәм талап китә: уртак малны үз исеменә яздырып, бар акчаны алып Казаннан кача. Мал хакына җанын иблискә сатучылар җәмгыяте өчен бик типик ситуация бу, тормышта мондый хәлләрнең мең төрләнештәге вариантларын күзәтергә мөмкин. Әмма Нурбикә фаҗига алдында сыгылып төшә торганнардан түгел, ул - көрәш һәм җиңү тарафдары, ихтыяр көчен җыеп аякка баса, таланган бизнесны да торгыза. Тормыш гаделлеге Нурбикәгә үч алу өчен форсатны да тудыра: язмыш бумерангны бу юлы аны авыр хәлдә талап киткән Илгизәр Мансуров башына төшерә. Фаҗигале рәвештә гарип калган ир, хатыны тарафыннан ташланып, дуслар һәм туганнардан мәрхәмәт күрмичә, байлыгын югалткан, кайчан гына үз өенең идәнен җыештырган хатынга өйләнеп, шуның кулына карап, караңгы бер авыл өендә ачлы-туклы тереклек итеп ята. Байлыкның калган кадәресе дәвалау өчен тотылган, тернәкләнү өчен тагын ике миллион сум акча кирәк. Рәнҗетүчесен Самарада дип белеп, тантана итү өчен юлга чыккан Нурбикәне язмыш ирониясе мескен хәлдә көн күрүче Илгизәр белән нәкъ менә фәкыйрь авыл өендә очраштыра: машинасы белән буранда адашкан хатынны сукмак шул йортның капкасына китереп тери. Вакыйгалар төенләнеше үзенең кульминацион ноктасына җиткән бер мәлдә укучы чишелешнең О' Генри новеллаларына хас көтелмәгән төгәлләнешен күрермен дип уйламый да. Нурбикә, кыйммәтле чит ил машинасын сатып, ике миллион сум акчаны Илгизәргә дәвалану өчен калдырып китә. Язучы антипод булган ике натураны йөзгә-йөз очраштырып тормый. Рухи җиңү яулаган Нурбикә бәхетсез бу йорттан киткәндә, Илгизәрнең урта тәрәзәдән карап калган шәүләсенә генә күз төшерә. «Таш белән атканга аш белән ат» дигән безнең халык принцибы - инде онытылып бара торган кыйммәтле яшәү кагыйдәсе Нурбикә йөрәгендә шулай бераз гына кинәле рәвештә чәчәк ата. Героиня дошманының шул рәвешле тар-мар ителүеннән астыртын ләззәт кичерә: үч алынды дигән канәгатьләнү белән авылны ташлап китә. Әмма без беләбез: бу мәкерле тантана хатын-кыз күңеленең минутлык йомшаклыгы гына. Нурбикә - асылда мәрхәмәтле җан ул, бик көчле шәхес тибына гына хас булган явызлыкка изгелек белән җавап бирү кагыйдәсе аның кебекләр өчен яшәү тәмен тәшкил итә. Аларның табигате шундый: вак җанлылар белән көрәш - түбәнлек, чын җиңү исә игелекле гамәлләр аша гына килә ала дип яшиләр. Бу - интуитив кагыйдә, укучы өчен генә түгел каһарманның үзе өчен дә көтелмәгән финалга алып бара. Җанда кайнаган ачу һәм нәфрәт тойгысы игелек эшләп рухи ләззәт алу гамәленә үзгәрә дә куя. Мондый бәрәкәтле метаморфоза - капма-каршыга тулысынча үзгәрү хасияте - Нәбирә Гыйматдинова каләме тудырган лачын рухлы персонажларның барысына да хас генетик сыйфат. Гадәттә ул нәселдән нәселгә тапшырыла, әти-­әни, ата-баба тәрбиясе белән үстереп ныгытыла. Әдибә үзе бу хакта уйлый­дырмы: аның каләме тормыш калейдоскобыннан нәкъ менә шундый шәхесләрне чүпли дә тора. Һәм язучы һәрвакытта да үзен яза дигән бер кагыйдәне искә алганда, мин, мәсәлән, Нәбирә ханым әсәрләрендә рефрен булып кабатлана торган игелек кылып яшәү идеясе - язучының укучы алдында үз йөрәген ачуы нәтиҗәсе ул дип аңлыйм.
Менә «Кәтәнә» повестендагы Габделнурны гына алып карыйк. Сәвилә билгеләп куйган көчле шәхес тибы чикләрендә яшәргә тормыш аңа үзе кушкан: кыска буй, берәүне дә кызыктырмый торган тышкы кыяфәт, гадәттән тыш физик көч һәм кыюлык, беркатлылык дәрәҗәсенә җиткән эчкерсезлек... «Күпчелек» дип тамгалана торган массалар өчен беркайчан да аңлашылып бетми торган намус белән яшәү гадәте. Монысын җәмгыять «сәерлек» дип бәяли, шуңа күрә гавам аны мәхәббәтеннән мәхрүм итә: Кәтәнәне яратып бетермиләр. Җигелеп тартып тормышын матди яктан бөтен итеп алып баруы да «сөйкемсез сөяк» булуына булыша гына. Габделнур белән без аның гадәттән тыш ярсып, аннан качып баручы хатыны белән сөяркәсен атып үтерергә ашкынган вакытында танышабыз. Әсәрнең фальстарт дәрәҗәсендәге кискенлек белән башланып китүе укучыны үз артыннан ияртә. Без явыз, кан үче алырга яратучы типның гротеск дәрәҗәсенә күтәрелгән образы белән очрашырга әзерләнәбез. Әмма алдануны күтәрә алмаган эчкерсез йөрәкнең дуамал ут капкан вакыттагы кыска вакытлы ярсуына гына тап булабыз. Эпизодтан эпизодка персонаж үзенең көтелмәгән яклары белән ачыла: тышкы яктан тупас булып күренгән калебтә әллә никадәр кешелеклелек, игелеклелек хисләре яшеренеп ята. Бу хисләр, әлбәттә, гавамга күрсәтеп, шәрран ярып йөргәнне яратмый. Язучы каләме бик еш кына мондый тип­лар янына аларның капма-каршысын куеп сурәтләргә ярата. Персонажның рухи дөньясының кыйммәте үзенең диаметраль капма-каршылыгы янәшәсендә яхшырак аңлашыла. Габделнурның да мондый антипод-игезәге - укытучы Мансур бар. Ул тышкы яктан чибәр, гәүдәле, вәләкин физик яктан сыек, рухи яктан тагын да зәгыйфьрәк. Түбән җанлылыкның тирән яшерелүе дә бик тормышчан күренеш, факт буларак ул экстремаль ситуациядә генә ачылырга, үзенең бөтен күңел кайтаргычлыгы, юньсезлеге белән бар халыкка фаш булырга ярата.
«Сөйлим, тыңла...» повестендагы Мәликә беренче карашка көчле шәхес таләпләренә җавап бирми кебек. Инфантиль Ильяс белән чәчен-чәчкә бәйләве, беркатлы рәвештә мәкерле Эльвина корган ятьмәгә эләгеп рецидивист Таймас-Талип кулына 20 миллион сумлык кредит акчасы тоттырып җибәрүе чит телләр факультетын тәмамлаган яшь кызның көчсез, тәҗрибәсез, йомшак характерлы кеше булуын дәлилли кебек. Әмма һәрвакыт игелек кылырга омтылучы бу хатын тез астына сукканда егылганнан соң торып баса алу сәләте белән әзмәвер ирләрнең борынына чиртә ала торган егәрле җан булып гәүдәләнә. Тормыш тарафыннан гел алдануы исә аның безнең җәмгыятьтә хатын-кызның үзенә хас булмаган функцияләрне җилкәсенә күтәрергә мәҗбүрлегеннән, чын ирләрнең азлыгыннан килә.
Нәбирә Гыйматдинова таланты тормыштан чын ирләргә хас характерларны эзли. Алар бар, тик тормыш ваклыкларыннан качып, гавамнан читтә яшәргә ярата. «Сөйлим, тыңла...»дагы Илдар, «Хатыннар сагышы»ндагы Бәхтияр Сәфәровлар шундый. Нәбирә ханым тудырган образлар галереясыннан исемлекне дәвам итәргә дә булыр иде, билгеле. Ялгызак җан буларак сурәтләнгән мондый темпераментларны язучы романтик серлелек пәрдәсе артына яшереп, кимчелекләрдән азат итеп тасвирларга тырыша. Безнең алга ир кешенең идеалы, көчле шәхес эталоны килеп баса. Хатын-кыз табигый рәвештә шундый калку фигураларга тартыла, чөнки аның бәхете ир ышыгында гына тулы була ала. Аңлашыла инде: тормышта Илдар кебек характерлар сирәк очрый, аларга исә ихтыяҗ зур була. Камиллек үрнәге булган мондый ирләрнең дефициты мәйданга «Сөйлим, тыңла...»дагы Ильяс, Талип, «Хатыннар сагышы»ндагы Бая­зит кебек җирәнгеч типларны чыгара. Безнең җәмгыятьнең туфрагы мондый чүп үләннәре өчен гаҗәп уңдырышлы, шуңа күрә алар янәшәсендә хатын-кыз бәхетсезлеге чәчәк ата. «Хатыннар сагышы»ндагы Сандугач язмышын гына алып карагыз. Яисә гомерлек сагышка хөкем ителгән Сандугач «бәхете»нә көнләшеп яшәүче Шакирә тормышын. Соңгысы аеруча тормышчан тип, тик аның «сагышы» ирләр юньсезлегеннән түгел, үзенең комсызлыгыннан. Шакирә тибы улы Эдуард белән мөнәсәбәтләрдә тулырак ачыла. Бар вөҗүден байлыкка омтылыш биләп алган хатын улыннан бай хатын итәгенә тагылган альфонс тәрбияләргә тырыша, ләкин каршылыкка очрый. Бәхеткә, Эдуард әни тәрбиясе белән генә чикләнмәгән. Кытайга киткәндә, әнисенә язып калдырган хатында: «...Ничек инде ул ирегеңне акчага сат та коллыкка төш ди. Синең динсезлегең бәласе дә инде бу, әни», - ди.
Гаҗәп: мин Шакирә белән «Нурулла» повестендагы Туйбикә арасында параллельләр күрәм. Юк, алар һич тә бер төсләр гаммасыннан язылган портретлар түгел, бөтенләй башка полюслар. Тик полюслар да бит меридианнар һәм параллельләр челтәре белән үзара бәйләнгән. Туйбикә - талантлы табибә, югары максатлар кешесе, карьера аның өчен гаилә тормышына караганда мөһимрәк булып чыга. Студент чакта ук ул максатка ирешү өчен генә кияүгә чыгуны һәм аннан соң аерылып китүне бернигә дә санамый. Үз туеннан качкан Туйбикәне Шакирә белән ирләргә өстән карау берләштерә. Максатлар охшаш булмаса да, шушы бәйләнеш аларның уртак сагышын, охшаш бәхетсезлеген хасил итә. Хатын-кыз бәхете матди байлыклар белән дә, эштәге уңышлар белән дә бәяләнми. Хәтта халыкара дәрәҗәдә абруй казану, дан алу да рухи канәгатьлек биреп бетерә алмый аңа. «Тимә, ярамый...» хикәясендәге иҗаты чит ил күргәзмәләрендә танылу алган рәссам Исмегөл сагышы да Туйбикәләр сагышы белән аваздаш түгелмени?
Язучының хасиятле каләме безнең алга иҗатның чираттагы этабы булган китабын ачып салды. Кайчандыр «Мәдәни җомга»да Х.Курбатов бу иҗатка «Шигъри бәяннәр остасы» дип бәя биргән иде. «Сөйлим, тыңла...» җыентыгы бу бәянең хаклы икәнен тагын бер тапкыр дәлилли.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ, филология фәннәре кандидаты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: