Мәдәни җомга

КАЛӘМ ӘҺЕЛЛӘРЕН СОКЛАНДЫРУ ҖИҢЕЛМЕ?

Каләм әһелләре элек-электән ел саен республикабыз авылларына иҗади сәфәр кылып кайта иде. Тик соңгы елларда ул бераз онытыла төште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге әлеге күркәм гадәтне яңадан тергезергә булдылар. Һәм менә быелгы кызу урак өстендә каләм әһелләре, автобуска утырып, игенчеләр янына юл тотты. Сәфәрне Балтач...


Каләм әһелләре элек-электән ел саен республикабыз авылларына иҗади сәфәр кылып кайта иде. Тик соңгы елларда ул бераз онытыла төште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге әлеге күркәм гадәтне яңадан тергезергә булдылар. Һәм менә быелгы кызу урак өстендә каләм әһелләре, автобуска утырып, игенчеләр янына юл тотты.

Сәфәрне Балтач төбәгеннән башларга карар кылынды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан җитәкчелегендәге дистәгә якын каләм әһеле гүзәл Балтач якларына юнәлде. Бу төбәктә әдәбиятне, мәдәниятне үз итүче татар, урыс, мари, удмурт халыкларының бердәм тату гаиләдә гомер кичерүләре һәркемгә мәгълүм. Кешеләре дә, яшәү шартлары да, башкарган эшләре дә матур балтачларның. Кайсыдыр төбәкләрдә яңгыр булмауга, һава шартларының җайсыз килүенә сылтаулар табып, бөртеклеләр уңышының түбәнлеген акларга тырышканда, Балтач игенчеләре, горурланып, шатлыкларын уртаклаша: Смәел хуҗалыгында уртача уңыш 30 центнер, арыш белән арпа кушылмасыннан уңыш тагын да күбрәк чыга! Күмәк хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакиров сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 1200 тонна ашлык суктырып алганнар инде, әле тагын 1 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп аласы бар икән. "Мондый уңышны соңгы 3-4 ел дәвамында күргән юк иде," - ди ул.

Язучылар шундый ук куанычлы күренешләр белән "Активист" күмәк хуҗалыгында да очраштылар. Төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотынып эшләп яткан, Киров өлкәсе чикләренә үк ярымутрау кебек кереп утырган бу хуҗалык 8 авылны берләштерә. Аны күп еллар буе Владимир Германович Семёнов җитәкли. Язучылар килгәнне ишеткәч, тамак ялгарга туктаган комбайнчылар, суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташучы машина йөртүчеләр, барлык механизаторлар бер тирәгә җыелды. Комбайн гөрелтесе тынып калды. Уен-көлке, җыр, гармун моңнары таралды.
Баксаң, биредә элеккеге колхоз-совхоз чалымнары да сакланып калган икән. Хәтта Татарстанның игенчеләр, терлекчеләр янына агитбригадалар чыгу гадәте дә яшәп килә. Күмәк хуҗалыкларда Киров, "Кызыл юл", "Яңа тормыш", "Активист" кебек исемнәр саклану да биредә озак еллар дәвамында сыналган тәҗрибә рухы саклану турында сөйли кебек. Язучылар белән очрашуга "Активист"ның үзешчән сәнгать осталары Фәридә белән Николай Алексеевлар да килеп төште. Каләм әһелләреннән шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, шагыйрь, публицист, галим Рифат Җамал, җор телле язучы, шагыйрь, мәзәкче артист, "Чаян" журналы хезмәткәре Алмаз Хәмзин, мәдәният сөючеләргә радио аша да яхшы таныш булган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, шагыйрә, "Казан утлары" журналы хезмәткәре Гөлзада Бәйрәмовалар кыр станындагыларга үзләренең шигырьләрен укыды, иҗат планнары белән таныштырды, мәзәк сөйләде, Шәмсия белән Алмаз җырлап та күрсәтте. Аннан Фәридә Алексеева төрле милләт биюләрен башкарды, уртага аның белән парлап биергә татар, мари, удмурт егетләре дә атылып чыкты. Башка төбәкләрдә дә игенчеләр янына агитбригадалар еш килә икән. "Мондый рух республикабызның Әтнә, Балтач, Актаныш кебек берничә районында гына саклана бугай шул," - дип, үз фикерләре белән уртаклашты кайчандыр үзе дә Балтач мәктәбендә укыган Рифат Җамал.

Әйе, җыры да бар, икмәге дә балтачларның. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мәсхүт Гариповның һәм район башкарма комитеты рәисе урынбасары Илһам Гайнетдиновның язучылар төркемен баштан ахыргача озатып, таныштырып йөрүе дә районның бүгенге уңышларын тулырак күзалларга ярдәм итте. Мәсхүт Мәхмүт улының бигрәк тә Алмаз Хәмзин белән эч серләре килеште. Икесе дә юмор ярата торган бу ике дус юл буе, берсен-берсе бүлдереп, мәзәк сөйләде, кызыклы хатирәләрне яңартты.

Балтач сәфәренә йомгак ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан каләм әһелләре белән район хезмәтчәннәре арасында мондый ике як өчен дә файдалы очрашуларны киләчәктә дә ешрак үткәрү кирәклеген билгеләп үттеләр.

* * *

Килгән кунаклар алдында горурланып күрсәтерлек урыннары, алар сокланып китәрлек эшләре күп мамадышларның.

Язгы чәчү яки урак барышында язучылар районнарга сәфәр кылып, аларда эшләрнең барышы белән танышып, халык белән очрашып кайталар. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә алар, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендә, Мамадышта да булдылар.

Кунакларны "Пекин" кибете янында ипи-тоз белән каршы алганнан соң, алар шәһәребез халкы яратып йөргән, мәдәни-күңел ачу үзәгенә әйләнгән Нократ яр буе белән таныштылар. Андагы ямь-яшел хәтфә газоннар, төсле музыкалы фонтан, Нептун һәм Зодиак билгеләре сыннары, кораб формасында ясалган "Арабелла" кафесы, балалар аттракционнары барысын да сокландырды. "Бик матур, искитмәле бит бу. Чит илдәге кебек," - диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова. Андагы матурлык истәлекле мизгелләр булып күңелләрендә гомерлеккә саклансын өчен, алар янында фотога да төштеләр. Шагыйрә Салисә Гәрәева үзенең Минзәлә ягындагы Тулбай авылыннан булуы, ул авылга Мамадыш ягындагы Тулбайдан килүчеләр нигез салуы, Нократ яр буендагы әлеге матурлыкны тудыручылар арасында аның да туганнары булуы мөмкинлеге турында горурланып әйтеп куйды. Алмаз Хәмзинга шул җитә куйды. "Безнең бабайлар да Усали ягындагы Ташлык авылыннан күченгәннәр," - дип ярып салды. Алмаз әфәнде унынчы буын бабасы Хәсәнгә кадәр белә икән. "Нәкъ шул Хәсән бабай 1620-1640 елларда Ташлыктан күчеп киткән булырга тиеш," - диде ул.

Муниципалитетта район башлыгы Анатолий Иванов белән очрашу да бик җылы әңгәмәгә әйләнде. Районыбыз җитәкчесенең Мамадышны һәм авылларны төзекләндерү юнәлешендә башкарыла торган эшләр, соңгы еллардагы төзелешләр, балаларны тәрбияләү мәсьәләләре, төрле өлкәдәге уңышларыбыз, үзенең киләчәккә хыяллары турында сөйләвен әдипләр йотлыгып тыңлады. "Әдәбияткә игътибар ягыннан Мамадыш республикада беренче урында тора. Яңа ел каникулларыннан соң ук якташлары Шәйхи Маннур истәлегенә Кышкы шигырь бәйрәме уздырудан башлыйлар. Ел дәвамында күпсанлы әдәби очрашулар оештырыла. Җирле шагыйрьләрнең, язучыларның китапларын бастыруда һәм таратуда ярдәмнәр күрсәтелә," - диде Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Вахит Имамов.

Язучылар өч төркемгә бүленеп, урыннардагы эш барышы белән танышырга юнәлделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрәхимов Рафис Корбан, Нәбирә Гыйматдинова, Алмаз Хәмзин һәм Хөсәен Вәлиәхмәтов составындагы төркемне "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте терлекчелек комплексы һәм басулар белән таныштырып чыкты. "Андагы сыерлар сокланырлык та, кызганыч та. Кырыгар литр сөт биргәнгә озак яши алмыйлардыр инде алар," - диде сәфәрдән кайтканнан соң Нәбирә Гыйматдинова. "Ул өч метрлы кукурузларны Казандагы фатирыма алып кайтып утыртасым килде," - диде Алмаз Хәмзин. Язучылар Рафаил Газизов, Сәлисә Гәрәева, Рифат Җамал, Камил Сәгъдәтшин составындагы икенче төркем "Трудовик-орлык", "Передовик" агрофирмалары, Кече Сондагы аталы-уллы композитор Яруллиннар музее һәм андагы борынгы мәдрәсә бинасында бара торган ремонт эшләре белән танышып кайтты. Ә без, Шәмсия Җиһангирова, Фидаил Мәҗитов һәм мин, Вахит Имамов җитәкчелегендә Тәкәнеш ягына юнәлдек.

Олыяз лицеенда Шәйхи Маннур хөрмәтенә ел саен шигырь, рәсем конкурслары үткәрелә. Җиңүчеләр Кышкы шигырь бәйрәмендә бүләкләнә. Директор урынбасары Әлфия Якупова Төзүчеләр көненә ясаган панноларын ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының, ошатып, Казанга алып китүен горурланып сөйләде. Фирназ Хисмәтовның крестьян-фермер хуҗалыгында нечкә хисле каләм осталарына иң ошаганы атлар булды. Арада йоннары елкылдап торган нәселле чабышкылар да, олы торыклы эш атлары да бар. Марс Юнысов та үзенең атлар санын арттырырга җыенуы, аларның тору урыннарын киңәйтә башлавы турында әйтте. "Эше-гамәлләре, планнары турында шулкадәр янып сөйли, чын мәгънәсендә сокланырлык. Менә шушындый егетләр яшәтә дә инде бүген авылларыбызны," - диде аның белән очрашканнан соң Шәмсия Җиһангирова. Тәкәнеш мәктәбенә кергәч, Римма Нигъмәтуллинаны өеннән чакырып китертеп, андагы "Яшь гвардиячеләр" музее белән махсус танышып чыкты кунаклар. Мондый музейлардан ул Татарстанда берүзе, ә Русиядә алар дүртәү генә калган икән инде. "Соңгы елларда гына да Түбән Тәкәнешне төзекләндерүгә илле миллион сумнан артык кертем булды - үзәк урамга асфальт юл салынды, берсенә таш җәелде, мәдәният йорты, ветеринария үзәге, полициянең участок инспекторы өе җиткерелде. Урта мәктәпне, спорт мәктәбен ремонтладык,"-диде авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин.

Барлык төркемнәр дә яңадан район мәдәният йортында - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә очрашты. Ул төгәлләнгәч, язучылар авыллардан алып кайткан җылы тәэсирләре белән уртаклашты. Мамадыш төбәге, аның кешеләре барысында да ихлас соклану уяткан. Быел тагын бер җыенып килеп китәргә вәгъдә итте алар.

Хөсәен ӘХМӘТ-ВӘЛИ,
Вәрис ГАЛИ.

Балтач - Мамадыш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: