Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

КАДЕР ТАРАФЛАРЫНДА

Әсхәл Әхмәтхуҗин иде ул. Бераз соңрак "Әсхәл Әхмәт-Хуҗа" дигән тәхәллүс алды. Бүгенге башкорт шигъриятен ышанычлы багана сыман иңнәрендә тотып торучыларның берсе булган бу исемне искә төшерү белән минем күз алдыма тоташ бер чор, тоташ бер әдәбият-әдәп, тоташ берничә буын шагыйрь-язучылар килеп баса. Аны минем иҗатымдагы кыска гына "Уфа чоры" дип...

Әсхәл Әхмәтхуҗин иде ул. Бераз соңрак "Әсхәл Әхмәт-Хуҗа" дигән тәхәллүс алды.

Бүгенге башкорт шигъриятен ышанычлы багана сыман иңнәрендә тотып торучыларның берсе булган бу исемне искә төшерү белән минем күз алдыма тоташ бер чор, тоташ бер әдәбият-әдәп, тоташ берничә буын шагыйрь-язучылар килеп баса. Аны минем иҗатымдагы кыска гына "Уфа чоры" дип атап булыр иде. Әмма бу газизләрдән-газиз, истәлекле чор нишләптер гүяки үзем белән түгел, ә бары тик каләмдәшләрем белән генә бәйләнгән кебек. Гүяки бу чорда минем өчен алар гына булган, ә үзем алар өчен бөтенләй булмаганмын да! Мин бу гаҗәеп нечкә халәтне иҗади эзләнүләр очышында үзеңнең дә барлыгыңны онытыр дәрәҗәгә җитеп, күңелнең үзен "югалтып", кечелекле кечерәюе белән генә аңлата алам. Әйе,башкорт һәм татар телләрендә иҗат иткән каләмдәшләрем, яше-карты, атаклысы, күренеклесе, "уртакулы", башлап каләм тибрәтүчесе йөзләгән булса да, беренче чиратта, минем күз алдыма башкортча иҗат иткән үз татарларым Мостай Кәрим, Муса Гали, Рафаэль Сафин һәм Габҗәлил якларыннан асаба, "ак" башкорт Әсхәл Әхмәтхуҗин килеп баса. Кырыкты, Ирәмәл-тау кырлачларындагы кояшта кызарып янган курай шикелле зифа буйлы ир-егет... Әлбәттә, бу мизгелдә зиһендә Уфа әдәбиятенең икенче көчле татар канатын татарча язып барлыкка китергән Тимер Арслан, Әхмәт Гайсин, Суфиян Поварисов, Кәрам Бакиров, Рим Идиятуллин, Фәрит Габдерәхим, Зөлфәт Шаһбазов, Шәрәф Әхмәмәтовлар да калкып чыга. Бер-берсе белән ярышып иҗат иткән бу ике, дөресен әйткәндә, кайчандыр бер булган әдәбият, бүгенге күзлектән караганда, шул заманның алтын ук булмаса да, саф бакыр мөмкинлекләрен ачкан икән. Нишләмәк кирәк: кире кайтарып булмый, аерылганны аю ашар, дип, төрки бабаларыбыз юкка гына әйтмәгән!..

Әйе, без Мостай Кәрим - Муса Гали төркемен тәшкил итә идек. Алар безне үстерде. Беренче шигырьләребез, китапларыбызга канат куйды, Язучылар берлегенә фатиха бирде. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Урыннары оҗмахта булсын. "...Әсхәл Әхмәт-Хуҗаның фикере тирәнәйгән, тойгылары тулышкан саен, тавышы тыйнаклана, күңел хәрәкәтләре салмаклана килде... Әсхәл Әхмәт-Хуҗа башкорт әдәбиятендә үзен, ал-ял белми ихлас хезмәт итеп, янып-көеп, ил, халык, намус, өмет дигән изге төшенчәләргә иман китереп, раслады..." - дип язды, мәсәлән, аның турында Мостай Кәрим бераз соңрак. "Әсхәл шигырьне, темасы күтәрер дип, беркайчан да килделе-киттеле эшләмәде. Оригиналь табыш, образлылык, тел камиллеге ягыннан аның шигырьләре беркайчан да коргаксымады...Үземнең Әсхәлгә карата әдәбиятебезнең төпкә җигелеп тартучысы, үз урынын ныклы биләүче талантлы шагыйрь дигән карашымның хаклы булуына тагы бер тапкыр ышандым.." - дип куәтләде аны Муса Гали.

***
Мин Әсхәл белән беренче тапкыр 1967 елның июнендә Урал һәм Идел буе республикалары яшь язучыларының Казанда үткән зона конференциясендә танышкан идем. Заманның күренекле шагыйрьләре Давыт Көгелтинов, Михаил Львов (Рәфкат Габитов), Муса Гали, Марк Соболь Әсхәлнең шигырьләренә югары бәя бирде. Марк Собольнең мин соңыннан, еллар узгач кына аңлаячак төртмә сүзе хәтердә калган. "Онытмагыз, яшьләр, - дигән иде ул. - Йөк атлары кебек, шагыйрьләр дә иркәләү-назга мохтаҗ". Конференциядә катнашкан шагыйрьләр белән кичен Казан университетында очрашу булды. Без "Әллүки" әдәби берләшмәсе әгъзалары, кылган кебек якты, көләч йөзле, яңгыравык тавышлы, шигырьләрен аерым бер илһам белән укыган Әсхәл Әхмәтхуҗинны күтәреп алдык. "Моңарда нәрсәдер бар, -дидем мин үз-үземә.- Чын нәрсә бар моңарда". Шушы "чын нәрсә"не тоюдан башланган дуслык дистә еллар буена барды һәм, шөкер, бара. Без Әсхәл белән 20 ел буе диярлек бер әдәбияткә хезмәт иттек. Кыйнасалар, түздек. Кемнеңдер коткысына бирелеп, кыйблаларыбызны үзгәртмәдек. Үзебезгә уртак сөяк ыргытсалар, беркайчан да бер-беребезгә һәм башкага эт кебек ташланмадык. Чөнки шигъриятне билгеләгән икенче бер кыйммәт - ир-егетлек, гражданлык кыйммәтенең иң югары шигърият фазасы икәнен онытмадык. Ә мондый кискен фазаны искә төшерер чаклар булгалады гына түгел, байтак булды.Әйтик, минем 1988 елда "Дружба народов" журналында чыккан "Язык мой - друг мой..." мәкаләсеннән соң Уфадагы "җир тетрәүләр" вакытында бар зыялы дөнья икегә аерылды: мине кыйнаучыларга һәм "тынсыз калучыларга". Монда язучы-адәмзатларның "милләтен" "Башобкомга якынлык" нисбәте билгеләде."Башобком" тарафына күчеп кыйнаучы татарлар бихисап, яклаучыларым юк, хәлемне аңлап, "тынсыз калучылар", теш кысып түзүчеләр арасында башкортлар берничәү иде. Шулар арасында минем дустым Әсхәл Әхмәт-Хуҗа да бар иде. Әлеге батырлыклары өчен еллар аша рәхмәтемне җиткерәм. Бу тилергән ташкынга каршы чыкмыйча Әсхәл дөрес эшләде. Әле мине ачыктан-ачык якламыйча, "тын торганы" өчен генә дә күпме өлеш төште минем дустыма. Соңыннан безне шашып талаган бер мөтәшагыйрьгә ул менә ничек җавап бирде:

Дөньяда син ялгыз былбыл түгел,
Ә калганнар түгел кара карга, -
Башкаларга нотык укыганчы,
Син үзеңне кара!
Син бит һич тә алма-хөрмә түгел,
Ә бүтәннәр түгел кыяр-кишер.
Кешеләрдән язык эзләгәнче,
Син үзеңне тикшер!
Син үзеңне тикшер!

Әйе, бүген Әсхәл Әхмәтхуҗин - туган җиренең, халкының барлык хөрмәте белән уратып алынган гомуммилли күләмдәге сөекле шагыйре. Габҗәлил туфрагы аны атлы-йортлы, Кырыкты, Ирәмәл биеклекләре офыклы, ышыклы һәм иманлы итте. "Ак он бит ул юктан булмый - Ак он бодайдан була, - дип, күз кысып шаяртты ул. - Акыл бит ул юктан булмый, Акыл Ходайдан була".Әйе, без моны гына аңлар яшькә кердек шул. Җир белән Күк бердәмлеген тигез тотып алган бу төшенчәләр артына зур хикмәт салынган. Кызганычка, безнең күпләребез бәндәгә Аллаһ функцияләрен биреп, милләт кадәр милләтләргә аларның "кайсы милләттән" булуларын ачыклаган метрикәләр өләшә башлады һәм башка, хәтта ки тугандаш милләтләрнең рухи байлыгын талап, мәңге бәхетлеләр империясен төзү уе белән янды. Яшерен-батырын түгел, башкортның бер төркем әһелләре тарихта булмаган шау кузгатып, милләтләребезнең борынгыдан килгән ирекле тигезлек ояларын туздырды, кавем-кабиләчелек чирен башкалар бәхетеннән өстен куеп, хәтта ки игезәк туганнарны дошманлаштыра алу мөмкинлегенә кадәр алып барып җиткерде. Күреп торабыз, бу ике милләтебезгә, беренче чиратта, башкорт милләтенә, аның мәгариф-мәдәниятенә зур зыян китерде. Татар мәктәпсез, әдәбиятсез һәм яклаучысыз калды. Нәтиҗәдә, башкорт та үсмәде, катып калды: бүгенге башкорт шигъриятендә чын шагыйрьләр, әдәбиятендә чын әдипләр, драматургиясендә чын драматурглар бармы, алар калдымы дигән халәткә китереп җиткерде.

Әйе, без моннан 30 ел элек әйткән җавап тотар көннәр килде. Мин күптән түгел 70 яшемне тутырсам, минем дустым Әсхәл Әхмәт-Хуҗа үзенең 70ен быел җәй билгеләячәк.Кайчандыр без дә бу дөнья белән хушлашырбыз. Бездән нәрсә калыр? Акча да, кәттижләр дә түгел, дүрт байлык: без, шагыйрьләр, өлеш кертеп саклый алган халкыбыз, телебез, үстерә алган балаларыбыз һәм яза-чыгара алган китапларыбыз калыр, Аллаһы боерса. Һәм боларның барысын да тормышка ашырып өлгергән Әсхәл Әхмәтхуҗин, үз милләтенең чиста күңелле патриоты, теге яман чирләр белән чирләмичә, рухи чисталыгын саклады. Әмма бу аның иң мөкатдәс милли тойгыларына хыянәт итү дигән сүз түгел иде. Киресенчә, ул милләтен һәм туган телен-мәдәниятен теге "шашканнар"га караганда да ныграк саклады. Менә бу юллар шуны расламыймы?!

Башкорт заты, шөкер, тоташ бөлмәде ул,
Башкорт теле, шөкер, исән - үлмәде ул.
Дәрт-чәмегез кабаттан балкып очканда,
Тупланыгыз берегеп Башкортостанда!..

XXI гасыр башында ыргытылган бу оран Акмулланың XIX гасыр урталарында әйтелгән "Башкортларым, уку кирәк!" дигән оранына тигез иде.Теге югарыда сурәтләнгән вакыйгаларга дистәләрчә ел узгач, мин Әсхәл дустымның берсеннән-берсе калын "Кәккүк-сандугачлы таңнарда" һәм "Чәм" дигән шигъри томнарын җентекләп укып чыктым. Үскән шагыйрь, нык үскән. Дистәгә якын телдә, шул исәптән татарча, әсәрләре, китаплары басылган. Бүгенге башкорт шигърияте, гадәтенчә, күбрәк җирдә яши. Ул күк барлыгын оныткан кебек, йолдызларга карашын сирәк ташлый. Бу, минем карашка, аның өстенлеге дә, фаҗигасе дә. Әсхәл Әхмәт-Хуҗа иҗатының, башка замандаш шагыйрьләреннән аермалы буларак, җиде катлы Җиренә Күкнең җиде каты, җиде катлы Күгенә Җиренең җиде каты иңгән. Анда шагыйрьнең тел куәсе, жанрлар төрлелеге ярылып ята. Кайбер шагыйрь мең шигырь язып, бөтенләй икенче жанрда ачыла. Кайберсе барлык жанрларны да үз итеп, бер шигырендә ачыла. Бүген Әсхәлнең лирик-патриотик әсәрләре турында бер, әйтешләре турында икенче, робагыйлары турында өченче, җырлары турында дүртенче, үтергеч шигъри фельетоннары турында бишенче, дөнья классикасыннан тәрҗемәләре турында алтынчы, берсеннән-берсе матуррак шигъри багышлаулары турында җиденче мәкалә, кыскасы, тоташ бер монография язып булыр иде. Бу минем кулымнан килми. Миңа шагыйрьнең без үскән чорлардагы лирик-патриотик иҗаты якынрак. Мин аның иҗатының милли-мәдәни температурасын билгели торган ике шигырен сайлап алып, шулар хакында сүз йөртергә булдым. Бер караганда, аларның ел саен басылып чыккан хрестоматия әсбабы кебек "тапталган" булып күренүләре мөмкин. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Мондый хрестоматик "билгелелек" каныбызга сеңеп, безнең холкыбызга әйләнгән очракларда гына искереп, "иске тема" булудан туктый. Әгәр шулай түгел икән, ул һаман да яңа булып кала.

"Шөкер итик" һәм "Икмәк кадере" дип атала бу шигырьләр.

***
Әйе, гәзит битләреннән төшмичә, тешкә тигән тема бу "Икмәк кадере". Әмма без ни өчен әле һаман аның кадерен белмибез? Икмәк кадере темасы - алга киткән, заман телен кулланып әйткәндә, цивилизацияле милләтләр һәм, кызганычка, безнең "татар-башкорт кавеме, ягъни сабан артыннан, буразнадан чыкмыйча мөселман илаһиятендә тәрбияләнгән "җирле милләтләр" өчен дә актуаль бит әле. Ашаган ашың-икмәгеңне "туп итеп тибәргә" ярамый. Бу - гөнаһ. Беләбез. Ә нигә мондый ярамаган гамәлдән котыла алмыйбыз? Ачлык-туклык белән генә бәйләнгәнме бу? Әллә әхлакый канун, иман беләнме? Автор шул хакта уйлана:

Табигатьнең шундый юмарт түлен
Сүнеп беткән җан да тоярлык:
Кала буйлап газоннарга хәтта
Печән чабып, кибән коярлык!
Басуларны әйтеп торасы юк:
Арыш-бодай - дуга күмәрлек!
Кытлык бездә күптән онытылды,
Туклык бездә - шөкер! - гомерлек!..

Аллаһ бар иткән табигать. Аллаһ бар иткән адәмзат. Аллаһ бар иткән икмәк. Бер карасаң, барысы да Аллаһтан, ди автор. Ә нишләп соң Аллаһ бар иткән бер зат шул ук Аллаһ бар иткән икенче затны кимсетә, рәнҗетә, таптый? Кайда, тормышның кайсы боҗрасында өзелә бу бердәмлек? Тетрәтерлек, мәңге яңа булган "иске тема" түгелмени бу? Һәм автор шушы күптән билгеле хакыйкатьне шундый нечкә чаралар аша ачуга ирешә ки, укучы аның белән беренче кат очрашкандай тетрәнә. Йөрәк күкрәк читлегеннән адәмзатның Аллаһ кояшы яктырган учларына сикереп төшә:

Тротуардан иелеп икмәк җыям,
Учларыма җыям капылда:
Икмәк түгел -
Сугыш елларында
Башак җыям кебек камылда!
Икмәк түгел -
Шулай җыям кебек
Яуда түккән канын ирләрнең,
Тылда ачлык куырган хатыннарның
Җыям кебек газап-чирләрен!

Бу инде Әсхәл Әхмәт-Хуҗа ораны. Берәр артык, урынсыз сүз-тәгъбир табарсызмы? Бу сүз-тәгъбирләр алып килгән мәгънәви авырлык үткән канлы сугышлар, без кичергән ятимлек-ачлыклар белән генә чикләнми бит? Аларда Җир белән Күк даирәсе төгәл тоташкан. Телең булып та, аңың, әлифбаң булып та, мәгърифәтең, атаң-анаң, мәктәбең, укытучың булып та, тәрбияң, мәчетең-муллаң булып та, иманың булмаса, нишләргә кала? Икмәкне футбол тубы итеп тибәргәме? Монда урынлы сорау туа: без туган тел, әлифба, иман кебек кыйммәтләрне ничегрәк сеңдергәнбез?Алар мәгънәдән читтә калып килгән ясалма "форма" булып кына калмаганмы? Монда инде безнең үзебезнең һәм чынбарлыгыбыз кыйммәтләренең ихласлыгы - бер-беребезне "кадерли белү" проблемасы килеп керә. Шагыйрь менә шулай бик гади генә итеп адәм затының һәм аңа бүләк ителгән дөньяны талау, пычрату, чүпләүдән туктап, аны кадерләү иҗтиһатын күтәрә:

Гүя миңа шелтә белән бага
Яшьли вафат анам күзләре.
Колагымда зеңли:
"Икмәк таптау -
Илне талау!"- дигән сүзләре...
...Карашымны минем күз-яшь кырка,
Чал чәчле ир -
Ник мин елыймын?!
Җыйган икмәк белән кошлар сыйлап,
Үткән дәверне мин уйлыймын...

Менә шулай итеп, Җир йөзеннән җыелган икмәге белән сыйларлык замандашларын таба алмыйча, шагыйрь күккә - кошларга-йолдызларга күтәрелә. Борын җирдә калып, караш галәмне айкый. Шулай итеп, без кадерен белмәгән икмәк күкнең җиде катына менә. Эш әле моның белән генә бетми. Шагыйрь икмәкле булу мәгънәсен мәдәниятле булу кануныннан аерган, иманнан җәяү качкан әдәмчекләрне хакыйкать утында куыра:

Йотлык китте,
Илгә муллык килде...
Калач ашап микән кикердек? -
Тротуарга икмәк ыргытабыз,
Хәзер туеп микән сикердек?!
Әй, тукта, дим,
Тинтәк, тиле бала!
Типкәлисең нигә икмәкне?!
Аңлатучы әллә юкмы сиңа
Икмәк дигән бөек хикмәтне?

Эш менә шунда да шул: аңлатучы юк. Аңлатырга тиешле кешеләр чүп нәрсәне күп укып наданга әйләнгән. Алар башкадан байлык чәлдерү, хәтта тел, әдәбият кебек рухи мирасны чәлдерүгә кадәр барып җиткән.Чөнки дога иманнан, әлифба белемнән, шаукым хикмәттән, эчтәлек кысадан аерылган. Тел, газиз тел гайбәткә баткан. Шулай итеп, Аллаһ тарафыннан икмәкле булу бәхете, үзебезнең тәрбиясезлегебез аркасында шул ук Аллаһ каршында имгәкле булуга кайтып кала. Татар-башкорт баласының (ата-анасының) икмәккә мөнәсәбәте үзгәрми, икмәк өстәл түрендәге иман кояшына әйләндерелми торып, җәмгыятебезнең рухи чәчкә ата алуы икеле. Безгә бу гармония Аллаһ, Ата-Ана һәм Икмәк берлегенә ирешкәннән соң гына кайтачак:

Өйрәтүче юкмы:
икмәк - намус,
икмәк - иман,
икмәк - батырлык!
Намуссызга, бел син, иман кунмас,
Имансызга йокмас матурлык!
Әй кешеләр!
Сезгә эндәшәмен:
Онытмагыз, зинһар, вөҗданны,
Икмәк типкәләүче асрасагыз,
Асрарсыз сез илгә дошманны!..

Без сезнең оранны ишеттек, шагыйрь. Шушы ике шигырең белән генә дә син безне сагынычлы иттең. Көньяк Уралның Кырыкты, Ирәмәл түбәләреннән, йөрәккә якын Габҗәлил, Аскарның бәрәкәтле туфрагыннан килгән бу газиз авазларыңны Идел вә Кама тарафлары ишетте. Халык өчен, милләт өчен, шагыйрь өчен моннан да зур бәхет була аламы? Бу хакта милләткә һәм сиңа җиткерүче мин, колың, бәхетле.

Без барыбыз сине 70 яшең белән котлыйбыз. Сөекле хатының - Лүзә-иркәң, балаларың, оныкларың белән кунакка чакырабыз.

Айдар ХӘЛИМ.
Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев