Мәдәни җомга

ИТ ИСЕ (Хикәя)

Июнь аеның эссе бер көнендә югары очтагы Хөснетдин абзыйларның сарык бәтие көтүдән кайтмый кала. Өч буыннан торган гаиләнең барысы да, бәти эзләп, елга буйларын, кыр-басуларны - көтү йөргән барлык урыннарны йөреп чыга. Ләкин бәти табылмый. Көтүчеләрне дә күреп сөйләшәләр. Алар барысы да бертавыштан: "Көтүдәге барлык терлекләрне исән-сау авылга алып кайттык",...

Июнь аеның эссе бер көнендә югары очтагы Хөснетдин абзыйларның сарык бәтие көтүдән кайтмый кала. Өч буыннан торган гаиләнең барысы да, бәти эзләп, елга буйларын, кыр-басуларны - көтү йөргән барлык урыннарны йөреп чыга. Ләкин бәти табылмый. Көтүчеләрне дә күреп сөйләшәләр. Алар барысы да бертавыштан: "Көтүдәге барлык терлекләрне исән-сау авылга алып кайттык", - ди.

Инде офык кызыллыгы сүнеп, дөньяны төн пәрдәсе каплый башлагач: "Ярар, балалар. Бәлки, берәрсенең сарыкларына ияреп киткәндер, Аллага тапшырдык. Безгә насыйп мал булса, иншалла, табылыр", - ди Хөснетдин абзый. Иртәгесен иртүк торып, Хөснетдиннекеләрнең барысы да көтү җыелган урынга килә. Алар көтү куучы һәр авылдашының сарыкларын җентекләп күздән кичерә. Тик өметләре бүген дә акланмый. Көзен сарыкка әверелеп, эче-башыннан башка, бөтенләе белән хөкүмәтнең кырыкмаса кырык төрле салымнарын түләргә баеклап, күз карасы кебек саклап үстергән сарык бәтие эзсез югала.

Тормыш дәвам итә. Аның илаһи хәрәкәтен коточкыч ачлык-ялангачлык та туктата алмый. Туасы җан иясе дөньяга килә. Яшәү өчен җылый-җылый көрәшә башлый. Ә икенче берәүләр ачлыктан шешенеп, сырхау-авырулардан интегеп, бакый дөньяга күчә бара. Шушы аяусыз ачлык хөкем сөргән көннәрнең берсендә, тамак төпләрен кытыклап, авыз суларын китереп, төшенке күңелләрне, ризык тансыклаган эчке әгъзаларны әсәрләндереп, төнге авыл өстенә тәмле-татлы ит исе тарала. Авылның эте, мәчесе юеш борыннарын киереп, кайнар ит исе килгән якка элдерә. Алар борыннарын әле өскә күтәреп, әле җиргә төшереп, иснәнә-иснәнә, үз өлешен эзли. Халык та сагаеп кала. Сабирҗаннарның морҗасыннан чыга түгелме соң бу ис, диешә халык. Бу күңелсез, шомлы хәбәр район җитәкчелегенә дә барып ирешә. Хәлне ачыклау өчен районнан вәкилләр килә. Мәсьәлә авыл Советы утырышында каралып, вәкаләтле комиссия төзелә. Район вәкилләре җитәкчелегендә авыл активистлары Сабирҗаннарның өй асларын, каралты-кураларын көрәк белән казып, астын өскә китерә. Кар белән тулы базларын, кара мунчаларын актарып, бәрәңге бакчаларын эт белән иснәтеп чыга. Ләкин берәү дә бернинди шикле әйбер таба алмый. Аптырыйлар: итнең хуш исе бар, ә үзе - юк. Менә сиңа табышмак, диләр.

Әлеге табышмак район җитәкчелеген дә гаҗәпләндерә. Алар бу эшне бик катлаулы җинаятьләрне ачуда, аларга ачкыч таба алуда тирә-якка даны таралган, үтә тәҗрибәле Хикмәтуллага йөклиләр. "Ачыкла!" - диләр. Аны авылның мәктәп директорына ияртеп, "укытучы" итеп җибәрәләр.

Хикмәтулла авыл халкы тормышында булып үткән әлеге вакыйгалар турында бер кеше белән дә сөйләшми. Югалган сарык бәтие турында хәтта ялгышып та сүз кузгатмый. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә булып, хуҗалык мәшәкатьләре белән мәш килә. Ләкин астыртын гына Сабирҗаннарның гаиләсен күзәтә, кешеләрен өйрәнә. Ниһаять, эшнең асылына төшенә.

Бер көнне Хикмәтулла, букчасына үзе белән алып килгән ризыкларын һәм тәм-том салып, инеш буена юнәлә. Болын-тугайларның искиткеч гүзәллегенә сокланып, чәчәкләрнең баллы-тәмле хуш исләреннән хозурланып, рәхәтләнеп ял итмәк була. Ул әле генә башакланган ямь-яшел басу-кырларның әрле-бирле чайкалып, олуг диңгездәй дулкынланганын күзәтә, җаны-тәне рәхәтлек кичерә. Йөрәк түреннән ургып чыккан мөлдерәмә хисләр җан-тәненә сихәт бирә. Хикмәтулла үзе дә сизмәстән, кулларын өскә күтәреп, күккә бага.

- Йа, бердәнбер Аллаһы Тәгаләм. Без - бәндәләреңнең аң-акылы, уй-зиһене колачлый алмастай иксез-чиксез дөньяларны юктан бар кылучы бөек галим, көч һәм кодрәт иясе. Күк йөзендә, Җир өстендә төрледән-төрле бихисап тереклек бар иттең. Һәр мәхлукка уңай шартлар тудырып, аларны ризыкландырып, тәрбияләүче дә син, Раббым. Синең тиңсез акылың, иксез-чиксез белемең, искиткеч төгәллеккә гүзәллек өстәп иҗат иткән ямьле һәм күркәм дөньяларыңа сокланып, башымны иям. Исем-акылым китеп, хәйран калам. Чөнки аларның һәркайсында Синең илаһи осталыгың чагыла. Һәрнәрсәдә Үзеңнең хикмәти галәмәтләреңне күреп, барлыгыңа һәм берлегеңә ихластан ышанып, иманымны яңартам. Лә иләһә илләл-лаһ, лә иләһә илләл-лаһ, лә иләһә илләл-лаһ.

Хикмәтулла бисмилласын әйтеп, үлән өстенә тастымалын җәя. Маңгаен туфракка куеп, сәҗдәгә китә-китә намаз гыйбадәте кылырга керешә. Аның бу гамәлен Хикмәтулладан ерак түгел, тау башында каз бәбкәләрен саклап утыручы 10-12 яшьлек кыз кызыксынып күзәтеп тора. Аның моңарчы намаз укыган кешене күргәне булмагандыр да әле.

Менә Хикмәтулла намазын тәмамлый. Тастымалына чүгәләп утырган хәлдә, ызан буйларын уратып, игеннәрдән дә уздырып, җәелеп, тармакланып үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләргә кунгалап, очып йөргән бал кортларын күзәтә. Шунда бал кортларының берсе утырган чәчәкне башкалары читләтеп үткәнен күрә. "Димәк, бал кортлары үзләренең яшәү чыганагы булган чәчәкләрнең үзләренә дә азык кирәклеген белә икән ич, - ди ул үзалдына. - Ә соң без - кеше дигән акыл ияләре, шулай итәргә кирәген беләбезме? Азгын нәфесебезне тыеп кала алабызмы?"

Хикмәтулла үрелеп, ямь-яшел арыш башагын кулына ала, башакның буеннан-буена рәт-рәт тезелеп киткән, бер үк зурлыктагы, бер үк рәвештәге ояларга поскан, әле каймак бөртеге сыман нәни арыш бөртекләренең яралгыларын күреп шатлана. "Болай булгач, ачтан үлмәбез, иншалла, - ди ул, хыялый карашын күккә төбәп. - Йа Аллаһы Тәгаләм, күрер күзгә гадәти генә күренгән шушы арыш башагында да Синең тиңсез кодрәтең, галәми акылың аша тормышка нигез салына. Күк йөзендә җемелдәгән бихисап йолдызлар, нурлы кавем, якты ай һәм башка җисемнәр безнең өчен бик ерактагы әкияти сер, табышмак булып тоелса да, алар һәммәсе дә җир-күкләрдәге барлык тереклекләрнең, шул исәптән арыш башагының да барлыкка килүенә һәм яшәешенә бәйле. Раббым, Үзең теләгән җан ияләрен шушы бәрәкәтле, гүзәл Җир йөзендә барлыкка китереп, искиткеч дөньяңда бер-берләренә ышанычлы иптәш булып, бер-берләреннән үрнәк алып яшәткәнең өчен мең-мең рәхмәт Сиңа. Киләчәктә дә Үзеңнең чиксез мәрхәмәт һәм шәфкатьләреңнән ташлама без мәхлукларыңны. Җир кортлары да, күк кошлары да үз хәятләрендә гомер кичерсен. Бәндәләреңнең кальбләрен иман нурлары белән бает. Бер-берләренә сөекле ит. Күңелләренә миһербанлылык, гаделлек, намус-вөҗдан орлыклары сал. Һәр эш-гамәлләре шушы башаклы иген кыры сыман игелекле булсын.

Ә Туган илебезгә усал ният белән керүче, миллионланган кешеләребезне үлемгә дучар итүчеләргә каршы җиһад сугышында катнашучы каһарманнарыбызга көч-куәт бир. Аларга тиз көннәрдә җиңү яулап, исән-сау үз өйләренә кайтырга насыйп әйлә".

Хикмәтулла, амин, дип, ике куллап битен сыйпый. Тастымал җәйгән ызанда озак кына уйланып утыра ул. "Әгәр шушы сугыш афәте килеп чыкмаса, кешеләрне коточкыч хәлгә китереп җиткергән ачлык-ялангачлык та булмас иде. Бу һәлакәтле ачлык булмаса, сарык бәтие дә исән калыр иде», - дип, үз алдына әйтеп куя Хикмәтулла. Ул үз уйларына үзе дә ышанмыйча, аптырап кала. «Юк, - ди ул, буталчык уйларының очына чыгарга теләп. - Әгәр җиһанда барган бүгенге сугыш кебек һәлакәтле вакыйгалар кешеләр ихтыярыннан гына торса, җәмгыятьнең акыл ияләре, һичшиксез, берәр әмәлен табар иде, мәсьәләне уңай хәл кылыр иде. Тик монда кеше ихтыярыннан куәтлерәк илаһи көчләр катнашадыр. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең әмереннән башка яфрак та селкенмәс, дигән гыйбарәнең асылына төшенеп карасак, Җир өстендәге тереклекнең генә түгел, ә бәлки, иксез-чиксез Галәмнәрнең дә хәрәкәте алдан ук хәл ителгән кебек тоела. Кешенең тәкъдире дә, әле әнисе карынында чагында ук язылып, җаны белән гамәлгә керә икән, миллион җаннарны шәһит иткән сугышлар да, анда катнашкан халыклар, илләрнең дә язмышлары язылган була ич".

Хикмәтулланы ачыргаланып кычкырган каз тавышлары уйларыннан айнытып җибәрә. Ул тау битендә мунчаладан ясалган пумаласын бертуктаусыз һавада селки-болгый, зәңгәр күк йөзен ярып, каз бәбкәләре өстендә салмак кына әйләнеп очкан тилгәнне куркытырга теләгән кызны күреп ала. Кыз йөгереп барып, бәбкәләрне ата-ана казлар тирәсенә җыя. Башка казлар да бәбкәләрен уртага ала. "Һәркемнең үзенеке үзенә якын, үзенә кадерле, - дип, кабат үз уйларына чума Хикмәтулла. - Ә тилгәннең ачтан үләсе килми. Ул да башкаларны корбан итеп туенмакчы була. Нишлисең, бу да бит яшәешнең табигый кануны лабаса. Тормыш - яхшы белән яман, көч белән акыл көрәше шул. Димәк, Сабирҗанның энесе Сәгыйтнең дә сугышта ятып каласы, хатыны Нәгыймәнең дә урман кисәргә киткән җирендә авырып җан тәслим кыласы, һәм, Сабирҗан үзенең дүрт баласы янына энесенең дә өч баласын тәрбиягә алачагы бу кешеләрнең тәкъдирләренә язылган була түгелме? Әгәр барысы да Күкләр тарафыннан алдан ук Ләүхелмәхфүз китабына язылып куелган икән, миңа, тикшерүче буларак, нишләргә соң? Әгәр мин сарык бәтиенең кем сарыкларына ияреп юкка чыкканын әйтсәм, ул кешене төрмәгә утырттырып, җиде нарасыйны ятим итәм түгелме? Ул чакта, ата - улны, ана кызны белмәгән бу заманда, алар исән-сау кала алырмы? Аларның язмышы, мең сарык бәтиен корбан итеп тә, төзәтә алмаслык булмасмы? Бит Сабирҗан да үзе турында түгел, Аллаһы Тәгалә сабыйлар өлеше итеп җибәрде миңа бу малны, дип уйлагандыр, бәлки? Ничек кенә булмасын, без барыбыз да тәкъдиребезгә язылганнарны күреп яшәүче Хода бәндәләре генә ич. Йа Раббым, акыл бир, фикер бир, уй бир. Тугры юлыңны күрсәт».

Хикмәтулла тау астына төшеп, челтерәп аккан чишмәдән шешәсенә көмеш су тутырып, каз бәбкәләре саклаучы кызга якынрак булган, үләннәре кызу кояш нурларыннан саргая төшкән калкурак урынга барып утыра. Ул үзе белән алып килгән ризыкларын янә үлән өстендәге тастымалга җәеп сала.

- Әйдә, кил, тамак ялгап ал, - ди ул кызга, рәхимле елмаеп. Кыз бала, билгеле, ят кешедән бераз шикләнеп тора. Ләкин табындагы моңарчы күрмәгән - белмәгән ризыкларны күреп, тәкате бетә, киләсе итә.

- Менә бу колбаса дип атала. Синең аны ашап караганың да юктыр әле, - дип, Хикмәтулла сарымсак катыш хуш ис бөркеп торган майлы колбаса кисәген кызга суза. Колбасаны ипи белән кушып ашау кызга бигрәк тә ошый. Ул, тагын берәр кисәк бирмәссең микән, дигәндәй, Хикмәтуллага күзләрен мөлдерәтеп карап тора.

- Ал-ал, - ди Хикмәтулла кызга. - Менә бу кәнфитләрдән дә авыз итеп бак... Моңарчы бу хәтле, телеңне йотарлык тәмле-татлы ризыкларны ашау түгел, төшенә дә кереп карамаган бала өчен бу сыйлы табын һәм аның юмарт хуҗасы гомере буе сагынып сөйләрлек кадерле истәлек булып калыр, билгеле.

- Сиңа ит ашаталармы соң? - дип сорый Хикмәтулла, ярымпышылдап, бармак очларын ялап утырган кызның учына кәнфитләр салып.

- Юк. Безнекеләргә кычыткан, кузгалак салып пешергән ашын гына бирәләр. Итен үзләре ашый, - ди кыз.

Җавап Хикмәтулланы сагайта куя.

- Ит ашатмаганнарына син бер дә үпкәләмә. Ул - хәрам ит, кеше хакы. Ә кеше хакын ашау - гөнаһ эш. Гөнаһлы кешеләр, үлгәч, тәмуг утында яначак. Синең тәмуг утында янасың килмидер бит?

- Юк, бер дә килми.

- Хәрам ит ашамагач, иншалла, утта янмассың. Тик син ит ашатмаганнары турында башка берәүгә дә әйтә күрмә. Ул синең күңелеңдә гомерлек сер булып калсын. Ә серне берәүгә дә әйтмиләр, бик саклап, яшереп тоталар. Син дә яшереп тот. Ялгыш кына да сөйли күрмә. Килештекме?

- Ярар, килештек. Башка берәүгә дә әйтмәм, - ди кыз.

- Мин дә беркемгә дә әйтмәм...

Без капчыкта ятмый, билгеле. Озак еллар үткәч, бәтине чалып ашаган кешенең кемлеге халыкка барып ирешә. Тик ул чакта аның бернинди дә әһәмияте булмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: