Мәдәни җомга

ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ҖЫР ТЫНМАСЫН

Берәр кешенең эшчәнлеге, иҗаты турында бәян итә башладыңмы, аның кылганнарын ниндидер яклары белән үзеңә кагылган хәл-әхвәлләр аркылы үткәрә башлыйсың, ягъни язганнарың күпмедер күләмдә шәхси тәэсирләрдән һәм бәяләүләрдән азат була алмый. Бу аңлашыла да, чөнки беркем дә кешеләр чолганышыннан башка яши алмый. Моннан 20 еллар элек, ул вакытта Язучылар берлегенең нәфис...

Берәр кешенең эшчәнлеге, иҗаты турында бәян итә башладыңмы, аның кылганнарын ниндидер яклары белән үзеңә кагылган хәл-әхвәлләр аркылы үткәрә башлыйсың, ягъни язганнарың күпмедер күләмдә шәхси тәэсирләрдән һәм бәяләүләрдән азат була алмый. Бу аңлашыла да, чөнки беркем дә кешеләр чолганышыннан башка яши алмый.

Моннан 20 еллар элек, ул вакытта Язучылар берлегенең нәфис әдәбиятне пропагандалау бүлеге җитәкчесе Рәфкать Кәрами миңа бер үтенеч белән шылтыратты:

- Горький паркы янында "Казан" шифаханәсе барлыгын син беләсеңдер, - диде ул. - Анда Рафаэль Мостафин китап укучылар белән очрашырга тиеш иде. Ял итүчеләр һәм дәваланучылар аңардан Муса Җәлилнең батырлыгы һәм иҗаты хакында сөйләвен сораганнар. Әмма Рафаэль абый көтмәгәндә сәфәргә китәргә тиеш булды. Китапханәләренә халык җыелыр, ә без - Язучылар берлеге, вәгъдәбезне үти алмаучы оешма булып чыгарбыз. Син, шунда барып, патриот шагыйребезнең шигырьләрен укып кайтчы, автор турында аның әсәрләреннән дә тирән һәм дөрес итеп сөйләп булмый бит ул.

Мин, әлбәттә, риза булдым. Ник дигәндә, "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләрнең күбесен яттан беләм. Шагыйрьнең батырлыгы һәм иҗаты турында да мәгълүматым бар. Чөнки М.Җәлилгә кагылышлы һәрнәрсәне туплап, билгеле бер системага салып барырга тырышам. Елына берничә тапкыр студентларга бу каһарманыбызның шигъри һәм гражданлык батырлыгына багышланган лекцияләр укыйм.

Китапханә ишеген ачуга, минем каршыма, йөгерә-атлый дигәндәй, яшь кенә бер ханым килеп җитте. Аның үз итеп, елмаеп һәм гади генә сөйләшүен күреп, бирегә килгәндәге бөтен дулкынлануларым юкка чыкты. Ул шушы китапханәнең хезмәткәре Фәүзия Нәҗметдинова икән. Тыңларга килүчеләр күп түгел, 20-25 кеше булыр. Әмма барысының да урта яшьләрдән узган булуы, тормышта күпне күргән, акыл туплаган кешеләр икәнлеге күренеп тора. Фәүзия ханым кереш сүзендә үзенең шактый әзерлекле кеше икәнлеген күрсәтте. Аның нигезле һәм ышандыргыч интонация белән сөйләвеннән соң, миңа да сүзне "Җырларым" шигырен укудан башлап китү табигый булды. Муса Җәлилнең халкын, илен, гаиләсен, баласын яратуы, шулар хакына җанын-тәнен дә кызганмаячагы турындагы уй-хисләре белән сугарылган шигырьләре тыңлаучыларны җәлеп итте. Алар шушы кичерешләр белән тулы мохиттә батыр Җәлилебезнең кем булуын үзләре өчен тагын да тирәнрәк ачты сыман. Бу аларның шигырь араларында сүз кыстырып алуыннан, сорау арты сорау яудыруыннан да күренде. Әлеге әдәбият мәҗлесендә лектор белән тыңлаучылар арасын табигый тоташтыру вазифасын шушы сөйкемле яшь ханым башкарды.

Хуҗабикә мине чәй эчермичә җибәрмәде. Ул арада аның Алабуга мәдәният-агарту училищесында китапханә бүлеген тәмамлаган икәнлеген дә белдем. Бу исә уртак укытучыларны, танышларны искә алып сөйләшү мөмкинлеге бирде. Чөнки мин үзем дә анда режиссер белгечлеге буенча укыган идем.

Нәтиҗәдә мин шуны аңладым: бу ханым үз гомерен баштук китапханә эшенә багышлаган икән. Алабугада урта-махсус белем алганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә (хәзер университет) шушы ук белгечлек буенча югары белем алган. "Казан" шифаханәсендәге әлеге гади генә китапханә шәһәребезнең мәдәни үзәкләреннән берсенә әверелгән икән, бу инде Фәүзия ханымның үз эшенә мөкиббән китүеннән, аны иң мөһим вазифа итеп каравыннан килә. Ул шифаханә китапханәсендә эшләгән елларда биредә кайсы гына язучы чыгыш ясамады икән?

Хәтерлим, бирегә шул елларда сәламәтлеген бераз рәтләргә легендар язучыларыбызның берсе булган Ибраһим Салахов килде. Мин аның хәлен белешергә бардым. Аны озын коридорның М. Горький паркы ягындагы иң соңгы бүлмәсенә урнаштырганнар. Тәрәзәсеннән агачлар арасындагы Һади Такташ кабере күренеп тора. Мин кергәндә, Ибраһим аганың кәефе бик яхшы иде, ул очынып-очынып дигәндәй сөйләп китте:

- Әле менә мондагы китапханәнең мөдире Фәүзия исемле ханым үземне биредә дәваланучылар белән очраштырды, - диде. - Ул минем иҗатка игътибарлы булып чыкты. Залдагылар белән мине бик белеп, әйтергә кирәк, яратып таныштырды. Үзе өеннән пешереп алып килгән өчпочмак белән чәй эчерде. Бүген, гомумән, минем өчен өчпочмак көне. Әле син килер алдыннан гына Казан педтехникумында бергә укыган Гайшә Сираҗетдинова килеп китте. Ул сине дә белә. Радиода бергә эшләгәнсез икән. Менә шул Гайшә дә тәмле итеп өчпочмаклар пешереп алып килгән. Әйдә, шуларны авыз итеп, чәй эчеп алыйк әле.

Әйе, Фәүзия ханымны һәркайсы барыннан да элек зыялы, белемле, әдәбияткә гашыйк, кешеләрне яратучы буларак телгә ала. Алай гына да түгел икән әле. Шул китапханәдә миңа тагын бер тапкыр булырга туры килде. Бу юлы тәнкыйтьче сыйфатында чыгыш ясадым, шунда әлеге ханымның шигырьләр язуын да белеп алдым. Һәм бер дә гаҗәпләнмәдем. Чөнки, минемчә, мондый ханым шигырьләрне һичшиксез язарга тиеш иде. Ул бу очрашуда, башка шагыйрьләргә кушылып, үзе дә берничә әсәрен укыды. Катнашучылар, аларны тыңлагач, күңелдә шигырь тууның сәбәпләрен шактый ачык аңлады кебек.

Уйланып йөрсәм дә,
Елыйсым килсә дә,
Ялгызым калсам да,
Юлларга чыксам да -
Кулыма каләм алам,
Уйларымны юлга салам.

Бу юллар бөек шагыйребез Г. Тукайның "Китап" шигырен дә искә төшерә. Билгеле булганча, әлеге әсәрнең лирик герое эче пошса, җәфа чиксә, йөдәп бетсә, хәсрәт килсә, елау халәтенә килсә, күңелен китап ярдәмендә юата. Шуннан гына дәртләренә дәрман ала. Китапның кеше тормышындагы урыны бу кадәр зурлап билгеләнгән икән, бу инде Г. Тукайның каләмгә могҗизалы көч итеп каравыннан килә. Фәүзия ханым да кешенең эчке дөньясы белән иҗади халәтенең үзара мөнәсәбәтен бербөтен итеп карый.

Нигә алай, нигә болай түгел,
Ник бу тормыш без дигәнчә түгел?
Шул сорауга җавап эзли-эзли,
Үтеп бара безгә тигән гомер.

Бик күпләр бу сорауларга җавапны күңелләреннән генә эзлидер, ә менә Фәүзия ханымда мондый борчулы уйлар шигырь юлларына әверелә. Аның шигырь тууга сәбәп булган аерым бер хәл-әхвәле турында күренекле әдәбият галиме, Фәүзия ханымның хәләл җефете Тәлгат Галиуллин да искә ала. 1999 елда язылган "Туй бара" шигыренең төбендә бик тә драматик сәбәп ята икән ләбаса (Казан утлары. - 2013. - № 8). Әмма автор аны шәхси яссылыктан гомумиләштерү киңлегенә чыгарып бәян итү юлын сайлаган, шуның белән откан да. Шагыйрәнең шигырьләрен бер-бер артлы укып барганда, без андый күренешләрне тагын да очратабыз. Без күбебез андый чакта дәваны Ходайга сыгынуда таба.

Йа, Ходаем, көч бир миңа
Авырлыкны җиңәргә, -
Иңнәремнән алып аны
Таратырга җилләргә.
Шушы кыска гомеремдә
Бәхет бирче, Ходаем.
Ышанычым яшәсен, дип,
Башкаемны ораем.

Әйе, кешегә үз карашларының, инануының нинди шартларда да җимерелмәве өчен төп шарт - ул ышанычыңның какшамас булуы. Шул очракта гына алар идеал булып әверелә. Бу соңгысы исә еш кына безнең өчен матди нигездән дә әһәмиятлерәк тоела. Без аны еш кына иман сүзе белән синоним буларак та карыйбыз. Һәм бу дөрес тә. Ә иман дигәндә бары тик игелеклелек, кешелеклелек төшенчәләре тупланмасы гына күзаллана.

Әлбәттә, күңелгә, мондый зыялылыкның тамырлары кая барып тоташа, дигән сорау да килә. Биредә барыннан да әүвәл туган-үскән җиргәдер, диясе килә. Фәүзия ханымның күп кенә зыялыларны, талант ияләрен тәрбияләп үстергән Олы Солтан авылы кызы булуы бу сөальгә дә җавап табарга ярдәм итә. Әлеге авылның мәктәбе, республикабызга билгеле укытучылары, аларда белем алып, илгә таралган күпләгән күренекле шәхесләре турында шактый укыган һәм ишеткән бар. Фәүзия Сәйфетдин кызы - шуларның берсе генә.

Туган җирем, аяк басу белән
Мин яшәргә синнән көч алам.
Синдә туып канат чыгардым мин -
Меңнәр арасыннан бер балаң.

Әмма шагыйрә, җисмән берәү генә булса да,ул бик күпләрнең уй-хисләрен гомумиләштереп чагылдыру көченә ия. Шуның белән аның шәхесе шул төбәктәгеләрне тулаем гәүдәләндерүче дәрәҗәсенә үсә. Фәүзия ханымның үзенә әдәби тәхәллүс итеп туган авылы исемен алуы да һич тә гайре табигый хәл түгел. Әйе, ул әдәбиятебездә Фәүзия Солтан буларак танылды. Бу исә, сүз дә юк, аңа зур җаваплылык та өсти. Әсәрләрең янына Олы Солтан кебек затлы авыл исемен кую үзенә күрә кыюлык та таләп итә. Бу инде чын мәгънәсендә нәсел-нәсәп, кардәш-ыру, милләт рухы белән берләшү, аларның мәнфәгатьләрен үзең яшәгән заманда иңгә алып, яңа буыннарга тагын да көчәйтеп тапшыру кебек изге эшкә бөтен барлыгыңны багышлау, дигән сүз дә.

Яшьнәсеннәр яшеннәр гел
япь-яшь күктә,
Җир йөзендә җыр тынмасын,
һич тынмасын.
Йөз елдан соң, минем гәүдәм
Агач булып үсеп чыккач,
Җыр тыңлармын.
Тик җырларга кеше булсын,
Җир йөзендә җыр тынмасын!

Теләге изге шагыйрәнең. Димәк, яшәеш безнең замандашлардан соң да шулай матур, имин дәвам итсен. Гомеренең күркәм бәйрәменә ул шундый изге теләкләр һәм аларның тормышка ашачагына олы ышаныч белән килде. Бу инде яшәгән елларыңның, иҗатыңның олы мәгънәгә ия булуы турында сөйли.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: