Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

«Йосыф» сүрәсе нигезендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасы

«Кыйссаи Йосыф» – Коръәннең «Йосыф» сүрәсе нигезендә язылган, татар халкының болгар дәвереннән бирле кадерләп сакланган әсәре.

Ул гасырлар дәвамында халык күңелендә яшәгән, яратып укылган һәм хәзер дә актуальлеген югалтмаган. Әсәр халкыбызның әхлагын, зәвыгын тәрбияләүгә, аның аңында сафлык-пакьлек, гаделлек-тугрылык, кешелек һәм гуманизм сыйфатларын үстерә баруга йогынты ясап килгән.

«Кыйссаи Йосыф» поэмасының социаль-тарихи, идея-фәлсәфи, этик-­эстетик эчтәлеге гаять киң. Әсәр шул заман кешелек тарихы алдындагы бөтен проблемаларны диярлек эченә ала. Поэмада бик күп тормышчан мәсьәләләр, конфликтлар бирелгән: яхшылык һәм гаделлекнең явыз-залим көчләр белән туктаусыз көрәше; кешеләрнең яктыга, бәхеткә, әхлакый сафлык, камиллеккә омтылышы һәм шул юнәлештә тормыш киртәләренә очравы, кыенлыкларны җиңеп, идеал-максатларына ирешүләре, геройларның җанлы-табигый кичереш­ләре, аһ-зарлары, шатлык-куанычлары, матур хисләре, күз яшьләре дә. Кол Гали әсәрнең төп герое Йосыфның түбәндәге ун төрле уңай сыйфатларын саный:

Беренчедән, буе зифа, чибәр үзе,
Икенчедән, якты чырай, күркәм йөзе, 
Өченчедән, теле төзек, туры сүзе,
Җитмеш ике телне тәмам белә инде.
Дүртенчедән, кечелекле һәм шәфкатьле,
Бишенчедән, алп йөрәкле һәм гайрәтле,
Алтынчыдан, күп кешедән ул куәтле,
Кырык ирдән куәте аның артык инде.
Җиденчедән, дине бөтен, диянәтле,
Сигезенче: хаин түгел, әманәтле,
Тугызынчы: холкы йомшак, теле татлы, 
Унынчыдан, пәйгамбәрләр нәселе инде.

Йөз дә унбер аятьтән торган Йосыф сүрәсе Коръәннең иң яхшы, гыйбрәтле, гүзәл эчтәлекле кыйссаларыннан санала. 3 нче аятьтә Аллаһы Тәгалә: «Без сиңа бу Коръәнне вәхи итүебез сәбәбе илә иң яхшы хикәяләү белән белдерәбез... яшәп узган кавемнәрнең хәлләре турында гүзәл сурәттә аңлатабыз...» ди.

Ни өчен Йосыф сүрәсенә игътибар шул дәрәҗә югары бирелә соң, дигәндә, күп кенә сәбәпләрне атап үтәргә мөмкин. Беренчедән, ул Коръәндә иң җентекләп хикәяләнгән кыйсса булып санала. Икенчедән, кеше тормышындагы уңай һәм тискәре вакыйгалар  җәмгыятьнең бөтен катлау ирләре һәм хатын-кызларына да кагыла. Өченчедән, адәм баласы үз гомерендә кичерә торган рухи яшәешнең һәммә күренешләре гаҗәеп нечкәлекләре белән бирелә: монда олы яшьтәге пәйгамбәрнең төпчек улларына карата аталарча яратуы, кайгыртуы да бар, өлкән улларының шул нисбәттән килеп туган усал көнчелекләре һәм Йосыфка кылган хыянәтләре дә тасвирлана; ата кешенең яраткан улын югалту хәсрәте, Йосыфның колдан түбән дәрәҗәдә бик арзан хакка базарда сатылуы; гыйффәтле вә саф, чиста мәхәббәткә капма-каршы буларак эгоистик хисләр бәрелеше; яла ягып, гаепсез кешене зинданга яптырып, соңыннан тәүбәгә килеп гафу сорау, гафу үтенү; төш юрау, дәүләт белән идарә итү, түбән һәм югары әхлакый тормыш алып бару, ил җитәкчесенең гаҗәеп гаделлеге һәм халыкчанлыгы, ата һәм ул мөнәсәбәтләренең тугрылыгы белән аерылып торуы һәм, ниһаять, Аллаһтан куркуның иң югары дәрәҗәсенә җиткерелеп, иң гүзәл үрнәк рәвешендә тасвирлануы – боларның һәммәсе «Йосыф» сүрәсендә үз урынын табып, иң тәэсирле хикәяләү үзенчәлекләре белән  җиткерелгән! 

Шунысы кыйммәт: биредә һәр көн, һәр сәгать саен диярлек үзгәрешләргә дучар ителгән кешелек дөньясында үзгәрмичә хакыйкый асылын саклап кала алган гүзәл әхлак һәм Аллаһы Тәгаләнең әмере һәм теләгенең могҗизаи көче бөтен матурлыгы,  нечкәлеге белән яктыртыла. 

Сүрә Коръәннең һәм анда сурәтләнгән кыйссаларның өстенлеген раслаучы аятьләр белән башланып китә. Соңыннан, 100 нче аятькә кадәр, Йосыф тарихы сөйләнә. Ахырдагы 10 аять исә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (Аллаһның аңа сәламе булсын) Аллаһ илчесе булып килүенең хаклыгын раслый, Коръәннең бердәнберлеген, анда сурәтләнгән пәйгамбәрләр тормышындагы үгет-нәсыйхәтләрнең бәхәссезлеген дәлилли. Исеменнән үк күренгәнчә, биредә Йосыф галәйһи әссәләм тормышы хакында сүз бара. Әтисе йортыннан чыгып киткәндә, Йосыф һәрнәрсәгә ышанучан яшь бала, беркатлы сабый була. Әмма коедагы сынаулар, агаларының хыянәте, кол булып сатылу, вәзир йортына килеп эләгү аның өчен зур хикмәт тупларлык дәрес бирә, ул күп нәрсәне аңлый башлый. Бу гыйлемнәр аңа Аллаһтан бирелгән пәйгамбәрлек гыйлеме. Әлеге аятьтән күренгәнчә, тормыш сынаулары кешене күп нәрсәгә өйрәтә. Әгәр инсанлыгыңны югалтмасаң, хәерлегә өйрәнәсең, зирәк акыл туплыйсың. Әгәр инде сабыр итәргә теләмәсәң, хәлең тагын да авыраерга мөмкин. Сынауларны Аллаһы Тәгалә кешегә тормышына бер нәтиҗә ясап, гөнаһ-хаталарын төзәтеп, сабак алыр өчен, рухи яктан тагын да камилләшеп, ихласлыгын арттырыр өчен җибәрә. Фикерли торган кеше моны яхшы аңлый һәм кыенлыкларга түзеп, алдагы тормышы әйбәт булачагына ышанып, Аллаһтан өметен өзмичә яши. Тормыш сынаулары күбрәк булган саен, кешенең рухи яктан җитлегүе, чыныгуы да тизрәк бара.

Вәзир йортында яшәгәндә Йосыф, вәзир хатыны тарафыннан бозыклыкка чакырылуы турында 23 нче аятьтә хәбәр ителә. «...Зөләйхә үз өендә Йосыфтан нәфесе теләгәнне үтәвен таләп итеп  ишекләрне бикли... Йосыф исә: «...зина кебек гөнаһка төшүдән Аллаһ сакласын...» – ди. Йосыфка бу вакытта – 25, ә Зөләйхага 40 яшьләр тирәсе була. Үзенең түбән хисләренә бирелеп, Йосыфны ул зур гөнаһка өнди. Аятьтән күренгәнчә, бу хатын бик күп ишекләрне бикли, ләкин Аллаһның ишеген бикли алмый... «Зинага якын бармагыз. Чөнки зина – әдәпсезлек, бер нәҗес гамәлдер, пычрак юлдыр». «Исра»: 32.

Бүгенге җәмгыятебез әхлакый һәлакәт чигенә килеп җиткән, җинаятьчелекнең коточкыч үскән, эчкечелекнең һәм нар
команиянең чәчәк аткан, җенси тотнаксызлык илкүләм дәрәҗәдә пропагандаланган чорда шәхеснең  камилләшү һәм үсүендә  исламдагы әхлак тәрбиясенең  роле  бик зур әһәмияткә ия. Акыл, фикер ияләре өчен «Йосыф» сүрәсе зур дәрес, гыйбрәткә тиң әхлак үрнәге.

Язманы китапханәче  С.ФӘХЕРТДИНОВА әзерләде.

Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев