Мәдәни җомга

Иман куәтле булса, сихер куркыныч түгел

Социаль челтәрләрдә фотолар куйганда саграк булырга кирәк

«Мәдәни җомга» укучыларының сорауларына «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН җавап бирде.


– Хәзрәт, әссәламегаләйкүм. Хәзер социаль челтәрләрдәге киңәш сорап яза торган төркемнәргә күз салсаң, бик күп кеше «миңа сихер ясадылар бугай, миңа күз тиде, ахры…» дип тормышларындагы уңышсызлыкларны, чирләрне шул күз тию, сихер белән бәйләп ярдәм сорый. Ә чынлыкта кешегә сихер-бозым ясалганмы-юкмы икәнен ничек белергә соң, аның нинди дә булса билгеләре бармы?

– 20 ел тирәсе өшкерү белән шөгыльләнгән кеше буларак, үзем өчен шуны билгеләдем: кешедә барлыкка килгән авыру-сырхауларның сәбәпләре бик күп булырга мөмкин.Еш таралган сәбәпләрнең берсе – тәнгә бәйле авырулар. Әйтик, бөерләрдә таш-ком булу, йөрәкнең клапанында зәгыйфьлек булу. Бу авыруларга медицина күзлегеннән диагноз куела, дәва билгеләнә. Икенче төр авырулар кешенең психикасы белән бәйле. Кеше ниндидер кайгылар кичерә, борчыла, табигате белән артык хисле кешеләр дә була, алар юк-бар өчен дә кайгыра. Шулар да билгеле бер авыруларга сәбәп була. Алар да медицина күзлегеннән таныла. Инде өченче төр авыру-сыр­хаулар бар, алар тән белән дә, кешенең психикасы белән дә бәйле түгел, алар кешенең рухи дөньясы белән бәйле була. Ягъни кешегә ниндидер тискәре дулкыннарның тәэсире нәтиҗәсендә килеп чыга торган чирләр. Халык аны бозым, сихер, күз тию дип йөртә. Бу күренеш чыннан да бар. Безгә өшкертергә килгән кешеләрнең 30 проценты шундый төрле бозымнарга тап булучылар. Бозым бармы-юкмы икәнен белүнең иң дөрес юлы дога аркылы. Бозымга тап булган кешегә Коръән укыганда, догалар укыганда авыр була, Коръән тыңлаганда бозымлы кешеләр бер сәбәпсезгә калтырый, елый башлыйлар, кул-аяклары авырая, күзләреннән яшь ага, күңелләре болгана. Менә шушы гадәти хәлдән тыш ниндидер сәерлек барлыкка килә икән, аларны бер сүз белән бозым дип әйтеп була. Ләкин кеше “бу бозым каян, ни өчен килгән?” дигән сорауларга артык игътибар бирергә тиеш түгел, ә аңардан пакьләнү, чистарыну юлын эзләргә тиеш. Халык бозымнан арынуның төрле юлларын эзли, ләкин шул юлларның иң хәерлесе – ул Коръән, дога белән чистарыну, пакьләнү, дәвалану.

– Ә ул бозымнардан, күз тиюләрдән ничек сакланырга була?

– Сихер-бозым белән шөгыльләнүчеләрнең яман теләкләреннән, тискәре ниятләреннән саклану юлы – ул үзеңнең рухи иммунитетыңны үстерү. Тәне авырып китмәсен өчен кеше үзен сакласа, чыныктырса, аңа авыру бик эләкми, шуның кебек үк, рухи авырулар белән авырып китмәс өчен дә кеше үзенең рухи көчен арттырырга тиеш. Рухи көчне арттыру юлларының беренчесе – иман. Кеше Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә, аның кодрәтле бер сакчы икәненә инанырга тиеш. Күп нәрсә шушы инанудан да тора. Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә караганда күбрәк сихер көченә ышана икән, ул вакытта, әлбәттә, сихер аңа тиячәк, тәэсир итәчәк. Шуңа күрә кеше беренче чиратта үзенең иманын камилләштерү, тәрбияләү белән шөгыльләнергә тиеш. Иман куәтле булса, Аллаһы Тәгаләгә инану сихер көченә инануга караганда көчлерәк, куәтлерәк булса, әлбәттә, андый кешегә сихер дә тия алмый. Тигән очракта да, кеше тиз арада андый дулкыннардан арына ала. 

Сихердән саклануның икенче нигезе – намаздан аерылмау, булдыра алган хәтле тәһарәтле булып йөрү. Өченче нигез – ул хәләл ризык белән туклану. Хәләл ризык ашаган кешегә дә сихер-бозымнар бик тәэсир итә алмый. Кешене иң көчле саклау­чы сәбәпләрнең тагын берсе – ул дога. Иртән һәм кичен догалар уку кирәк. Үз тәҗрибәмә таянып әйтә алам: әллә нинди көчле бозымнардан, зәхмәтләрдән дә кешеләр дога белән арына, пакьләнә, дога белән дәваланып, югалган саулыкларын кире кайтара. 

– Социаль челтәрләрдә (инстаграм, һ.б.) фотолар куюның гөнаһы юкмы?

– Социаль челтәрләрдә фотолар куйганда саграк булырга кирәк. Куегыз яки куймагыз, дип әйтә алмыйм, мин үзем дә социаль челтәрләрдә утырам, ләкин киңәш буларак шуны әйтә алам: бик күзгә бәрелеп торган фотолар куйганда, кешеләргә күз тия ала. Бер мисал китерәсем килә. Чаллы шәһәреннән бер кыз баланы алып килделәр, 5-6 яшьләр чамасындагы сабый. Баланың бер айдан бирле температурасы күтәрелә икән, ул үзен бик начар хис итә, кая гына бармаганнар, бер табиб та температурасын төшерә алмый. Безнең мәчеттә сүрәләр укып өшкергәч, балада ниндидер дулкыннар сиздем.Әти-әнисеннән сорадым: бу хәл башланганчы, бала халык алдында, сәхнәдә чыгышлар ясамадымы, дип. Алар: «Хәзрәт, сәхнәгә чыгуын чыкмады, ләкин без аны Чаллыда реклама баннерларына төшерергә рөхсәт биргән идек», – диделәр. Ул бик матур, сөйкемле бала, шул баннерларны куйганнан соң чирләп киткән булып чыкты. Шулай итеп, сәбәбен ачыкладык, өшкергәннән соң баланың хәле уңайланды, ләкин бу мисал шуны күрсәтә – сурәтләреңне бөтен дөньяга күрсәтеп куясың икән, шуның белән үз-үзеңә зарар да китерә аласың.

– «Рөхсәт ителгән гайбәт» дигән гыйбарәне ничек аңларга?

– Гайбәт дигәндә кешенең кимчелеге, җитешмәгән бер ягы, бер эше күздә тотыла. Кешенең җитешмәгән ягы турында башка кешеләрне ул кешенең начарлыгыннан сак­лап калыр өчен сөйләргә ярый. Мәсәлән, бер кеше ялганчы икән, яки ул кешеләрдән бурыч ала да, аны кайтарып бирми икән, яки үзе аракы эчә һәм башкаларны да шул юлга этәрә икән, әманәткә хыянәт итә икән, башка кешеләрне бу бәндәнең зыяныннан сак­лап калыр өчен, әлеге кимчелекләргә ия кеше хакында сөйләү гайбәт булып саналмас, валлаһу әгъләм.

– Тиздән Ураза аена аяк басабыз. Кайбер танышларыбыз ураза тотарга теләкләре булса да, тәмәке тарту сәбәпле, тота алмыйбыз, диләр. Тәмәке тарту уразаны бозамы?

– Күпчелек галимнәрнең фикере буенча, тәмәке тарту уразаны боза. Шәхсән мин үзем дә шул фикердә. Гомумән, үзенең исәнлеген кайгырткан акыллы зат тәмәкедән арынырга тиеш. Чөнки тәмәке кешегә чирдән башка бернәрсә дә бирми. Ачык хәрәм дип әйтелмәсә дә, ул хәрәмгә якын бер нәрсә, ул шиксез, уразаны боза. 

– Хәзер никах мәҗлесләрен, ифтар мәҗлесләрен җыр-музыка белән шау­-шулы итеп үткәрәләр, моңа карашыгыз ничек?

– Музыка мәсьәләсенә килгәндә, галимнәрнең төрле фикерләре бар. Берләре музыканың һәр төре хәрәм дип саный. Коръәндә бу хакта ачык итеп язылмаса да, төрле дәлилләр китереп, музыканы хәрәмгә чыгаралар. Икенче төркем галимнәр әйтүенчә, музыка ул очлы пычак кебек. Очлы пычак белән операция ясап табиб кешене коткарып кала, ә җинаятьче шул ук пычак белән кешегә зыян да сала ала. Музыка асылда үзе хәрәм була алмый, ләкин музыка тәэсирендә кешенең эчендә яхшы, уңай хисләр дә уятып була, гөнаһлы, тыелган эшләргә омтылыш хисе дә уятып була. Шуңа күрә әгәр дә никахта позитив, мәгънәле, яхшы хисләр генә уята торган, ата-ана хакы, гаилә, һ.б. күркәм мәгънәле җырлар җырлана икән, болар рөхсәт ителә. Үзем шушы икенче фикерне хак дип саныйм. Музыка үз-үзеннән гаепле була алмый. Ул ничек кулланасың, шундый нәтиҗә бирә. Никах ул асылда мәет озату түгел, ул сөенечле бер хәл, бер бәйрәм. Бәйрәм хисе белән уздыру минемчә, уңай күренеш. Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Гомәр (р.г.) болай әйткән диләр: «Никахларыгызны сөенечтә, шатлыкта үткәрегез». 

– Еш кына җырчылар, артистлар «Бу җырым фәлән-фәләннәргә дога булып ирешсен» диләр. Җыр дога булып санала аламы?

– Җырчыларның болай әйтүендә әллә ни зур гаеп юк. Дога ул теләк мәгънәсен үз эченә ала. Дога кылу ул – теләк теләү. Теләк теләгәндә, кеше бәрәкәт сорый, иминлек, игелек сорый, бәла-казадан сак­лауны сорый, җыр вакытында да бәхет телим, бәрәкәт телим, саф мәхәббәт телим, дигән сүзләр бар икән, димәк, бу доганың бер күренеше. Әгәр җырчы җырлаганда теләген әйтеп җырлый һәм дога булып барсын, ди икән, әлбәттә, ул дога була. Ләкин җыр җырлаганнан соң, «Раббым Аллам, шушы җырымда барлыкка килгән әҗер-савапларны фәлән кешенең рухына ирештер» дип әйтү, әлбәттә, мәгънәсезлек. 

– Җеннәр дә ураза тота, намаз укыймы?

– Коръән күзлегеннән чыгып карасак, анда язылган, җеннәр арасында бар иманлылары да, имансызлары да. Җеннәр – күзгә күренмәүче барлыклар. Кешеләр нинди халәттә, нинди хәлдә яшәсә, җеннәр дә нәкъ шулай яши. Кешеләр арасында төрле милләтләр булган кебек, җеннәр арасында да милләтләр бар. Кешеләр арасында төрле диннәр булган кебек, җеннәр арасында да төрле диннәр бар. Кешеләр арасында гөнаһлы юлда йөрүчеләр булган кебек, җеннәр арасында да андыйлар бар. Кешеләр арасында тәкъва, диндар, уразалылары булган кебек, җеннәр арасында да андыйлар бар.

– Ураза кабул булсын өчен, күбрәк нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?

– Ураза кабул булсын өчен, тышкы һәм эчке шартларны, әдәпләрне саклау кирәк. Тышкылары дигәндә таң атудан алып кояш батканчыга кадәр ашамау, эчмәү, тәмәке тартмау, хәләл җефетең белән җенси мөнәсәбәттә булмау күздә тотыла. Уразаның эчке шартлары да бар: гайбәт сөйләмәү, телне гөнаһлы сүзләр өчен кулланмау. Пәйгамбәребез бу хакта: «Ураза тотучылар арасында шундыйлар бар, аларның уразалары ач торудан гыйбарәт, чөнки алар гайбәт сөйлиләр, кеше турында начар фикер тараталар, шул эшләре өчен аларның уразалары ач тору гына булып кала», – дигән мәгънәдәге сүзләр дә әйткән. 

Эльмира СИРАҖИ әзерләде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: