Мәдәни җомга

Илнең көньяк капкасы

Менә 238 ел буена Севастополь чиксез империянең көньяктагы иң гаярь хәрби порты, ил капкасы булып исәпләнә.

Севастополь каласын Советлар Союзы чорында да, Кырым Украина канаты астында яшәгәндә дә барып күрү бәхете эләкмәде, аның турында китаплардан гына укып белә идек. 1783 елның 8 апрелендә Кырым ярымутравын Россия империясенә кушып куйганнан соң, биредә төзеләчәк крепость урынын сәргас­кәр Александр Суворов үзе сайлап алган. Бүгенге порт, аның артындагы калкулык урынында шул елның ­3 июнендә үк тәүге кирмән диварларын төзи башлаганнар. Менә 238 ел буена Севастополь чиксез империянең көньяктагы иң гаярь хәрби порты, ил капкасы булып исәпләнә.

Гәрчә Кырым ярымутравының Кара диңгез эченә кереп сузылган барча ярлары шикелле үк, бүгенге Севастополь урынында да ким дигәндә 2500 ел буе шаукым һәм хәвеф белән тулы тормыш шаулаган. Борынгы грек­лар Трахея (Ташлы) дип атаган ярымутрауда, иң әүвәл, бүгенге Севастопольдан кул сузымындагы диңгез борынында б.э. кадәр VI гасырда ук Херсонес атлы («Ярымутрау» дигән мәгънәне аңлата) кала төзеп куйган. Аннары яр буйлап шулар көче белән үк Кафа-Феодосия, Каркинит, Пантикапей, хәзерге Симферополь урынында Неаполь атлы кала-кирмәннәр үсеп чыккан. III гасырда Кырымны – һуннар, VI гасырда сәлҗүк төрекләре яуларга ымсынып караган, ләкин тоташ кыядан торган яр буйларын, шул ук кыя ташларыннан төзелгән кирмәннәрне кулга төшерә алмыйча кире чигенгәннәр. IX гасырда ярымутрауның байтак яр буйлары һәм дистәләгән кирмәннәр Византия империясе кул астына күчкән. X гасырда Кырымга Киевнең бөек кенәзе Владимир Кызыл Кояш та килеп караган, кыргыйлыгы белән мондагы суүткәргечләрне, берничә крепостьны җимергән. Аннары хәрби көч каршында тез чүгәргә мәҗбүр булган, ахры, Херсонес кирмәнендә христиан динен кабул иткәч, кире кайтып киткән. 1223 елда Кәлтә елгасы янында булачак сугыш алдыннан һәм 1239 елда Киев каласына һөҗүм әзерләгән чакта да Сүбүдәй нойон һәм Батый хан гаскәрләренең бер-ике төмәне генә Кырымның төньякта җәелгән далаларын айкап үткән. 1290-1300 елларда биредә инде Ногай морза үз хакимиятен урнаштырган, ә 1363 елда Литва кенәзе Ольгерд Херсонес каласын тулысынча диярлек җимереп киткән. Херсонес борынында яшәгән халыкның күбесе хәзер Севастопольныкы дип атала торган бухтаның көньяк өлешеннән төньяк ярына күченергә һәм анда Корсунь атлы бистә корырга мәҗбүр булган. 1395 елда ярымутрауга Аксак Тимер төмәннәре дә бәреп кергән, алар да Кырымның көнчыгыштан алып көнбатышка кадәр өч катлы булып, йөзәр чакрымга сузылган кыя-тауларына менеп җитә алмаган, дала өлешендә утырган Солхат (бүгенге Иске Кырым), Карасу-Базар (хәзер Белогорье) кебек калаларын гына җимергән дә янә материкка чигенгән. Ә Кырым ярымутравына әле һаман ныклы хуҗа табылмаган, шуннан файдаланып, бирегә Византия империясенең Венеция, Генуя калаларыннан үтә елгыр сәүдәгәрләр килеп җиткән. Ни галәмәт, бигрәк тә генуэзлар XIV гасыр азагында, XV гасыр башында бүгенге Севастопольдан 22 чакрымдагы Чембалодан (хәзерге Балаклава) Кафа-Феодосия каласына чаклы сузылган барча диңгез ярлары буйлап таш кирмәннәр чылбыры төзеп чыккан. 1441 елда Хаҗи-Гәрәй ярым­утрауны Алтын Урда империясеннән аерым Кырым ханлыгы дип игълан итсә дә, аның идарә көче фәкать дала өлешенә генә җәелгән, яулап тез астына салыр­га куәте җитмәгәнгә күрә, ул Кара диңгез яры буйлап тезелгән Янкала, Кафа, Судак, Чембало кебек генуэз кирмән-калаларыннан ясак түләтеп кенә яшәргә риза булган. Әмма көнчыгышта Византия империясен юкка чыгарачак Госман төрекләре көчәеп килгән заман. Шулар 1453 елда Константинополь каласын яулап ала, ә 1475 елда инде диңгез аша кичеп, Кырым ярлары буенча җәелгән генуэз замокларын да җимереп-сытып уза. Төрекләрнең яңа башкаласына әверелгән Истанбулда Сәлим солтан идарә иткән чакта, хәтта әле аның улы, 1520 елдан соң бөек һәм Кануни Сөләйманга әвереләчәк шаһзадәгә дә Кафа каласында губернатор булып чыныгу узарга туры килә. Хәер, Сөләйман үзе бу сынауга шатланып риза була, чөнки әнисе Гайшә – 1515 елга кадәр Кырым ханы тәхетендә утырган Миңле-Гәрәй кызы лабаса, җитмәсә, «бабай» тиеш хаким киләчәктә аны Кырым ханы булырга хокуклы шаһзадәләр исемлегенә дә теркәп куя. Кырым ханлыгы шулай төрек солтаннары канаты – протекторат астында яшәвен дәвам итә. Руслар Корсунь дип атаган калага татарлар килеп җитә, бухтаның уңъяк ярына бик затлы Ак мәчет төзеп куялар һәм кала үзе дә тиздән Акмәчет исемен йөртә башлый...

Кырымны Рәсәй итеге астына сузып салганнан соң, 3 июнь көнне үк диңгез ярында порт һәм таш кирмән төзелеше башлана бит инде. Кирмән өчен ташны Инкерман (Ак Кирмән) мәгарәләре эченнән кисеп китерәләр. Иң беренче булып, Кара диңгез эскадрасының башлыгы контр-адмирал Ф.Мекензи өчен сарай, часовня, тимерчелек һәм пристань калкып чыга. Әлеге төзелеш көннәренә бәйле бер гыйбрәтле хатирә дә сакланган. Адмирал әфәнде кучеры белән бер хәрчәүнәгә кереп нык кына сыйланып чыга да болар кайту юлына кузгала. Адмирал йорты яр буена урнашкан, ә аңа кадәр шактый текә калкулык өстеннән атны тыя-тыя төшәсе бар. Мәгәр адмиралның үзе шикелле үк хәтәр генә «төягән» кучер атны тыя алмый һәм болар арбалары-ниләре белән причалдан диңгез эченә чума. Шуннан соң агач баскычларны җимереп, алар урынына граниттан яңа баскыч салалар һәм, исерек кучерлар төшеп китмәсен өчен, калкулык белән причал арасына 16 мәһабәт колонна да бастырып куялар. 1787 елда элекке сөяркәсе генерал Потемкин чакыруы буенча 300 каретада яңа биләмәсе белән танышырга килгәч, патшабикә Екатерина нәкъ менә шушы тәүге кирмән эченә аяк баса. Кара диңгез флоты һәм Кырым белән адмирал М.Лазарев идарә итә башлый.

Кырым җирләрен татарлар гына түгел, төрекләр кулыннан да тартып алалар бит, шуңа күрә ул гасырлар буена «җәдәчле» һәм бәхәсле биләмәгә әверелә. Кара диңгездәге төп хәрби портка әйләнгән Севастопольны да төрле яклап ныгыту эшләре канат җәя. Шәһәр 7 чакрым озынлыктагы зур бухта тирәли урнашкан, шуның эчендә әле көньяк яр эченә үтеп кергән тагын бер бухта бар. Дошманның эскадралары бухта эченә үтсә, шәһәрне саклап калу бик икеле. Шуңа күрә 1840 елларда ук бухтаның төньяк һәм көньяк борыннарында 6 таш каземат төзелә һәм батареялар урнаштырыла. Без фәкыйрьләрегез күрер­гә насыйп булган Константин батареясы төньяк борында бухта эченә терсәк сыман кереп тора, инженер-полковник К.Бюрно проекты буенча мондагы казематны ике катлы итеп төзиләр, аңа 94 куәтле туп урнаштырыла. Бухта эченә беркадәр чигенгәч, ике яклап янә Михаил, Николай һәм Александр батареялары, һәркайсында 70 тән артык туп­лар. Бухтаның үзәгендә урнашкан һәм диңгездән 97 метр биек­лектә урнашкан Малахов курганында ике катлы таш бастион. Аның янәшәсендәге Сапун тавы итәкләрендә туп батареялары. Һәммәсе дә күз уңына алынган, җиңүгә дә нигез салып куелган сыман.

Әмма 1853 елда башланган Кырым сугышында Төркия үзенә ярдәмгә аркадашлары булган Франция белән Англияне дә дәшә, алардан тыш Африкадагы колонияләрдән дә өстәмә гаскәр килә. Дошманны, иң беренче булып, бухта тамагында, асылда да килмешәкләр бугазына кылчыктай кадалачак Константин батареясы барлык туп­ларыннан ут ачып каршылый. Бухтаның ике яры каршына тезелгән дистәләгән инглиз һәм француз кораблары берьюлы, коточкыч ут ача. Ләкин дошман көчле, кире куарлык түгел. Ядрә запаслары инде гел калмаган гарнизон бухтаның тамагында, Константин батареясы каршындагы иң тар бугазда рус корабларын батырып юлны бикләргә карар кыла. Шушы бугазга әүвәл «Пересвет», «Владимир», «12 апостол» атлы кораблар батырыла. Аннары алар өстенә янә 12-13 кораб китереп тезәләр. Батмыйча торганнарын күрше кораб тупларыннан ут ачып төпкә җибәрәләр. Барлыгы 16 кораб «җәсәде» дошман эскадраларының юлын бүлә. Константин бастионының исән калган солдатлары ишек һәм коймаларны көймә итеп, төньяк ярдан Херсонес ягына күченә. 

Француз һәм инглиз солдатлары 1854 елның октябренда Каламит култыгына, Севастополь белән Евпатория елгасы арасында диңгезгә килеп кушылучы Альма елгасы тамагына төшә. Алар коры җирдән әүвәл Инкерман, аннары Сапун тавы янында Севастополь бухтасына коючы Кара елгага якынлаша. Ул вакытта гомумсаны белән 2 миллионга җиткән рус армия­се күпме генә әзерлек чарасы күрмәсен, ләкин Кара елга һәм ерымнар аша күпер дә төзелмичә кала. Диңгез яры буйлап көньяктан килгән француз һәм инглиз отрядлары, сиздермәстән якынаеп, Сапун тавын яулый. Генерал Данненберг җитәкчелегендәге рус штабы, төнлә Кара елганы кичеп, Сапун тавындагы дошман өстенә алар йоклап яткан чакта ук һөҗүм итәргә карар кыла. Генерал Горчаков кул астындагы 25 мең кешелек һәм 100 орудияле отряд, дошманны алдау өчен, ялган юнәлештә һөҗүм башлый. Аннан соң шулай ук 25 әр меңле генерал Соймонов, Павлов һәм Данненберг отрядлары бердәм штурмга кузгалырга тиеш булса да, башкаларны көтеп тормыйча, Соймонов алга ташлана. Төн уртасы, дөм караңгы вакыт. Алда һични күрмәгән солдатлар ерым төбенә оча, алар өстенә арттагылар ава. Соймонов отрядыннан бер төркем солдат ашыгыч рәвештә ерым өстенә күпер сала башлый. Ул арада инде генерал Павлов белән Данненберг отрядларының вак-вак төркемнәре Сапун тавы итәгенә менә. Ләкин зур кувалда урынына борчак сипкән сыман һөҗүм итүче рус солдатларын тау өстеннән француз, инглиз һәм төрек туп­лары картечь атып каршылый. Меңәрләгән яралы солдат ерым төбенә оча. Бер урында руслар хәтта дошманның бер редутын да кулга төшерә, ләкин өсләренә ятаган йә сөңге тотып килгән негр сугышчыларны күрүгә үк, кайнар суга пешкәндәй, кире торып йөгерә һәм төзелеп тә бетмәгән күпер өстенә тула. Французлар койган картечь яңгыры һич туктамый. Ерымнар һәм Кара елга ярлары илле меңгә якын мәет белән тула...

Севастопольны оборонада тоту 11 ай буена дәвам итә. Бәрелешләрнең төп үзәгенә әверелгән Малахов курганындагы туктаусыз яуларда контр-адмирал В.Истомин баш сала, адмираллар П.Нахимов белән В.Корнилов сугышта алган яралардан вафат була. Әлеге сәргаскәрләрне яңа гына төзелә башлаган Владимир соборының идән астына (подвалына) төшереп җирлиләр. Шәһәрне саклаучы рус отрядлары асылда юлбашчыларсыз, командирсыз кала...

Иң яманы шул: җиңелүдә һаман да шул татарны гаеплиләр. Имеш, Альма елгасы тамагына килеп төшкәч тә, французлар белән инглизләр бер төркем татар ирләрен әсирлеккә алган һәм аларның кулына мылтык тоттырган, руслар белән йөзгә-йөз килгәч, ике ут арасында калган татарларны рус солдатларына атарга мәҗбүр иткән. Мондый алым кайсы гына сугышта кулланылмаган да, кайсы гына әсир солдат, гомерен саклау хакына, мылтык тәтәсенә басмый калды икән? Юк бит, тагын учлап-учлап гаеп ыргытканнар. Имеш, авыл татарлары солдатларны күчереп йөртү өчен олау йә азык бирүдән баш тарткан. Имеш, татарлар дошманнарга иң яшерен сукмакларны күрсәтеп йөргән. Имеш, дүрттән өч өлеше татарлардан хасил Акмәчет-Симферополь яралыларны үз өенә кертмәгән, аларның яраларын бәйләү өчен чиста чүпрәген дә кызганган бит, мәлгунь...

Вахит Имамов.

С.Таишева һәм Л.Лерон фотолары.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: