Мәдәни җомга

ҖИЛКЕНӘ ЗУР-ЗУР ЧҮКЕЧЛӘР...

Өстәлемдә менә ничә ай инде бер китап ята. Клара Тукаева-Насыйрованың «Йөрәкләрдә Имай Насыйри» дигән китабы ул. Башкортстанның Әлшәй районы Уразмәт авылында 40 елга якын укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән, бүгенге көндә авылның мәдәният йорты директоры сыйфатында якташларына гына түгел, ә бәлки барлык районга белем-мәгърифәт нуры өләшеп яшәгән ханым җибәргән аны....

Өстәлемдә менә ничә ай инде бер китап ята. Клара Тукаева-Насыйрованың «Йөрәкләрдә Имай Насыйри» дигән китабы ул. Башкортстанның Әлшәй районы Уразмәт авылында 40 елга якын укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән, бүгенге көндә авылның мәдәният йорты директоры сыйфатында якташларына гына түгел, ә бәлки барлык районга белем-мәгърифәт нуры өләшеп яшәгән ханым җибәргән аны.

Бисмилламны әйтеп, ниһаять, китапны ачтым, актардым, укыдым, аннан тагын укыдым һәм канәгатьлегемнән эчемә туйганчы тын алып, аваз салдым:

- Никадәр талантлы, никадәр бай рухиятле халык без!..

Ихластан да, мәдрәсә мөдәррисенең талчыбыгы белән кемгә төртеп күрсәтмә, шул классик булып чыга!..

Татар әдәбиятендә, аның иң яңа, иң кадерле Тукай, Исхакый, Гафури, Ибраһимов йолдызлыгында көтмәгәндә, нибары 44 яшендә янып юкка чыккан бер галибанә якты йолдыз бар - ул Имай Насыйри (Имаметдин Низаметдин улы Насыйров, 1898-1942). Ул шулкадәр дә иске булып, шулкадәр дә яңа йолдыз ки, бүгенге татар укучысы аның хакында ишеткәне дә юк кебек. Бер карасаң, моннан 116 ел элек, XIX гасыр азагында Стәрлетамак өязенең Түбән Усылы авылында игенче гаиләсендә туып, башта туган авылы, аннан Стәрлетамак мәдрәсәсендә белем алган, гарәп һәм фарсы телләрен, әдәбиятләрен су кебек эчкән, Октябрь кыйралышыннан соң иҗтимагый яңарыш упкыннарында кайнап, кем әйтмешли, башкорт әдәби телен рәвешкә китергән , булачак башкорт әдәбиятенең беренче әсәрләрен тудырган, шул ук вакытта 1927-1936 елларда күпләгән тираж белән туган татар телендә Казанда һәм Уфада 8 (!!!) китап чыгарган һәм 1937 елда «контрреволюционер Шәехзадә Бабич әсәрләрен басарга әзерләгәне, колхоз демократиясен хурлаганы, совет аппаратын дошман элементлар белән чүпләгәне өчен» 8 ел «строгач» алып, 1942 елда Урал урманнарының Тавда лагерьларында җан биргән күренекле язучы була бит ул минем бөек якташым Имай Насыйри!..

Сез умачлы-катыклы татар авылы баласының ракета кебек күккә атылган тәрҗемәи хәленә игътибар итегез: 1919 елда, 21 яшендә, башкорт атлы бригадасы агитаторы. РКП(б) әгъзасы.Күзәй кантонының милиция башлыгы, Башкортстан милициясе баш идарәсе политкомиссары. «Белем», «Керпе», «Сәнәк» журналлары, «Коммуна» (бүгенге «Кызыл таң») гәзите баш мөхәррире. РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты әгъзасы, партиянең Х съезды делегаты, Кронштадтагы фетнәне бастыруда катнашучы. «Тереләй кабердә», «Гөлләр», «Сибай», «Җиңелгән яту» (безнең якта «яту» - җирле сүз, әйләнмә, чоңгыл дигәнне аңлата - А.Х.), атаклы «Күзәй» романы авторы...

Үткән гасырның 70 нче елларында мин аның шушы «Күзәй» романын укып, таң калган идем. Ул анда Башкортстанда совет властен урнаштыру чорында башкорт милләтчелегенең татарга каршы сырсып чыккан вәлидовчылык моделен нечкә, искерми торган сарказм чаралары белән сурәтләүгә ирешә. Мондый социаль сарказм өчен җирлек Башкортстан тормышында 80 елдан соң - 1990-91 еллардагы «мөстәкыйльлек өчен көрәштә» тагын да кабатланды, әмма безнең картайган тын юлларыбыз мондый исне сизмичә үткәреп җибәрде. Без татар әдәбиятендәге ошбу иҗат стиленә әле булса төпле һәм тирән бәя бирә алганыбыз юк. Имай Насыйри - сүзнең сирәк аналитигы. Талант белән талантсыз арасында ярылып яткан аерма шунда, талантлының сүзе мәгънәви яктан сайланган, сүз белән сүз серле җепләр белән бәйләнеп яшәрә. Иске, картайган, таушалган сүзләр яңага әйләнә дә куя. Көлдерәсе - елата, елатасы- көлдерә. Бу шагыйрьнең сүз магиясе - сүз сихрияте дип атала. Менә, мәсәлән, Имай Насыйриның беренче шигырьләреннән үк килгән бу юлларда Такташтан ким булмаган аһәңнәр яңгырамыймы:

Тетри дөнья!
Селкенә җир,
Селкенә, дер селкенә;
Җилкенә зур-зур чүкечләр
Юлбасарлар милкенә!..
Европа - шартларга торган
Бомба. Тик утлар көтә;
Ут көтә ул,
Ток көтә ул,
Көчле бер чукмар көтә!..

«Син көлгәндә мин бит көлмәдем» дигән шигъри памфлетында ул кушыла алмас сүзләрдән яңа төшенчәләр тудыра: «Миннән син көлдең, Көлдең, күмелдең, Вакыты иде шулай, Көләргә уңай». Бу көлүнең беренче күренеше. Икенче күренешендә теге көлүченең бәхете нәләтләнә. Серләр ачыла. Өченче күренештә каршылык җиңел хәл ителә: «Инде мин көләм, Нигә көләм - Беләм. Чорналма миңа, Көн беткән сиңа, Кит син, кит, елан!» Шушындый бала сафлыгы язучының төрмәдән хатыны Бәдәр ханымга язган хатларында да чагыла. Гүя аның аклану шарты бары тик хатыны җибәрергә тиешле кәгазь кирәк-яракларына гына бәйле: «Кадерле Бәдәр, син кайгырма, мин барыбер үземнең гаепсезлегемне Мәскәү алдында раслаячакмын... Тик син миңа кәгазь җибәр,конвертлар - бер сүз белән әйткәндә, язу кирәк-яраклары җибәр. Бер калын дәфтәр яхшы булыр иде...» Икенче бер хатында ул хатыныннан, бөтенләй сабый бала кебек, «кәнфит» сорый. Моны укыганда Хәсән Туфанның хатыны Луизага Казан төрмәсеннән ачы катык соратканы хәтергә төшә. Имай Насыйри сораткан бу кәнфитнең Сталин-Берия балтасы сыйфатында башына төшәчәген уйлыйсың да, күзләреңә чәчрәп яшь чыга: «Соңгы посылкаңда, Бәдәр, син бөтенләй тәм-том салмагансың... Ләкин мин аның аз гына булса да булуын теләр идем. Әгәр шау-шу куптарган яңа китаплар булса, миңа, зинһар, җибәр әле...»

Татар энциклопедиясе сүзлегендә һәм энциклопедиянең 4 нче томында Имай Насыйри турында шактый тулы белешмә бар. Анда язучының репрессия ташбасымы астында калуы турында сөйләнелсә, башкорт энциклопедиясе сүзлегендә, шунысы сәер, бу хакта ләм-мим. Хәтта язучының иҗаты турында язган фән докторлары Суфиян Поварисов, Нур Зарипов, Роберт Баимовларның Клара ханым китабына кергән мәкаләләрендә дә репрессия, факт буларак, искә төшерелми. Гүя язучы әбисе янында коймаклап чәй эчкәндә һәлак булган. Туган әдәбиятләрен тудырып биргән әдипкә, аеруча, ХХ гасырга кергән демократик чорда, күрсәтелгән мондый игътибарсызлык аңлашылып җитми. 1956 елда ук ХХ съезд тарафыннан акланган культ корбаннарын инде 2000 елларда аклап язарга кирәк иде, югыйсә. Кем белә, бу хәл, бәлки, талантның милләте ягыннан татар булуына бәйләнгәндер. Классикның репрессия корбаны икәнен искә төшерсәк, бу «татарны үстерү» була дип уйлаганнардыр инде.

Хәзер китапның нәшире Клара ханым Тукаева-Насыйрова турында берничә сүз. Ул Имай абзый Насыйриның якын туганы. Баштарак, таныштырганда, авыл мөгаллимәсе, дигән идем. Безнең татар авылы әлегә менә шушы Клара ханым кебек мәгърифәтчеләре белән көчле. Русиядә, татардан башка, андый мәгърифәтчеләр армиясе булган башка халык юк. Алар - тарихчы. Алар - шагыйрә-язучы. Алар - китап нәширләре. Алар - музей, клуб-театр-концерт ялы оештыручылар, алар - җырчы, биюче. Китапханәче. Сүз остасы. Җәмәгать эшлеклесе. Үрнәк хатын, үрнәк ана. Боларга тагын да дистәләгән сыйфатлар өстәп булыр иде. Интернет-интеграл, телсезлек-мәктәпсезлек белән кипкән заманыбызда безнең моннан да зур мирас-байлыгыбыз бармы? Юк. Клара ханым Тукаева-Насыйровада менә шушы сыйфатларның барысы да бар. Бу сыйфатлар аны йокысыз калдырган. Әмма кансыз стройга ачу саклап, имансыз калдырмаган. Киресенчә, агасының тынычлык эзләп Түбән Усылы һәм Уразмәт авыллары өстендә очып йөргән рухына салават-шәрифләр укып, тәкбирләр әйтеп, ул халык бәхете өчен лагерьларда һәлак булган язучы абыйсының әсәрләрен, аның турындагы истәлекләрне, фотоларны, документларны, нәсел шәҗәрәләрен туплап, үзенең тыйнак кына пенсиясеннән төен төйнәп, үз исәбенә китабын чыгарган һәм Җир шары буйлап бушка тараткан. Никадәр саваплы хезмәт!..

Мин бу сагынычлы хезмәтнең безнең Дим-Өязе-Усылы буйларында тормышка ашырылганына ифрат та куанам. Һәм Татарстан матбугаты аша Клара ханым Тукаева-Насыйровага иксез-чиксез рәхмәтләр җиткереп, киләчәккә өметебезне өзмичә, сабыр булырга, милләт бәхете өчен көрәшне туктатмаска чакырам. Әнә язучы, җәмәгать эшлеклесе Имай Насыйри әле моннан 90 ел элек Габдулла Тукайга багышланган шигырендә:

Зур тарихта беркетелгән исемең алтын белән,
Җырларың -тәсбих, һаман да кайныйлар ялкын белән! -

дип, безгә шул моңнарга тугры булырга дип юллар сызып калдырган.

Айдар ХӘЛИМ.

Чаллы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: