Мәдәни җомга

“Идел-Урал” һәлакәте

(Татарстан төзелүнең 100 еллыгына әзерлек уңаеннан) Петербургтагы 1917 елгы Февраль революциясе, Николай патшаның тәхеттән баш тартуы, аның урынына Вакытлы хөкүмәт сайлану турында хәбәрләр килүгә үк, Казан каласы да таяк тыгып болгатылган кыр­мыска оясына охшап кайный башлый. 4 март көнне Казан хәрби округының командующие генерал А.Сандецкийны кәнәфиеннән куып төшерәләр. Офыкта хөррият...

(Татарстан төзелүнең 100 еллыгына әзерлек уңаеннан)

Петербургтагы 1917 елгы Февраль революциясе, Николай патшаның тәхеттән баш тартуы, аның урынына Вакытлы хөкүмәт сайлану турында хәбәрләр килүгә үк, Казан каласы да таяк тыгып болгатылган кыр­мыска оясына охшап кайный башлый.
4 март көнне Казан хәрби округының командующие генерал А.Сандецкийны кәнәфиеннән куып төшерәләр. Офыкта хөррият кояшы пәйда булу татар халкы күңелендә гасырлар буе яшәгән иң зур хыялны - дәүләтчелекне кайтаруга омтылыш уята. Казан округына караучы мөселман солдатлары (аларның саны 35-40 мең чамасы исәп­ләнә) 1917 елның 16 мартында үз комитетларын - Хәрби шура төзеп куя (уен-муен түгел, ул вакытта Казан хәрби округында 5 мең чамасы мөселман офицеры һәм унтер-офицеры исәпләнә), 22 яшьлек прапорщик Ильяс Алкин аның җитәкчесе итеп билгеләнә. 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының I корылтае, июльдә Казан каласында икенчесе үткәрелә. Россиядә корыч кул, ныклы власть булмаудан файдаланып, Казанда мөселманнар, мөгаллим, рухани һәм хәрбиләр җыелып үткәргән гомумкорылтай 22 июльдә Россия һәм Себер мөселман төрки-татарларының милли-мәдәни мөстәкыйльлеген игълан итә, аның Милли идарә (хөкүмәт) составын сайлап куя, рәисе итеп Садри Максудины билгели. "Өч татар җыелса ике партия төземичә калмый", дигән ачы гыйбарә бик тә урынлыдыр, корылтай делегатлары автономияле дәүләт яки "тупраклы", ягъни мәйданы һәм чикләре булган дәүләт төзү юлында үзара бәхәскә кереп чума. Бер төркем татар зыялысы "Идел­Урал җөмһүрияте" төзү идеясен күтәреп чыга. Аның проектын әзерләү өчен махсус коллегия дә сайлап куялар. Аңа элек Россия Дәүләт Думасы депутатлары булып торган Садри Максуди, Ибниәмин Әхтәмов белән Һади Атласи, тагын Галимҗан Шәрәф, Фатыйх Кәрими, Камил Кәрими, Әминә Мөхетдинова, Нәҗип Хәлфиннар сайлана, ә Гаяз Исхакый, Нәҗип Корбангалиев, Габдулла Абызов, Гомәр Терегуловны кандидатлар итеп билгелиләр. Моннан тыш, корылтай әле тагын татар телен Россиякүләм рәсми тел дип игълан итә, ләкин монысы да декларатив белдерүдән артмый, иң аянычы, милли әйдәманнар дәүләт төзү юнәлешендә дә һаман үгезне мөгезеннән эләктереп егардай конкрет гамәл дә кылмый. Ирексездән, әле 1709 елда Казанга беренче губернатор булып килгән граф П.Апраксинның безнең милләтебезгә биргән бәясен хәтердә яңартырга туры килә: "Татар-башкорт халкы, Дон казаклары шикелле, бер атаман сайлап һәм аңа гына буйсынып яши белми, шуңа күрә аларны куып тарату да, буйсындырып тоту да үтә җиңел".
Татарның менә шушы таркаулык сыйфаты 1917 елда да ачыган чүпрә шикелле тышка бәреп чыга. 20 июльдә Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге башкорт вәкилләре Оренбург каласына җыелып, үз корылтайларын үткәрә. Август аенда Зәки Вәлиди "Башкорт өлкә шурасын" төзеп куя. Шул ук август аенда тар маңгайлы бер төркем татарлар Казан губернасы мөселманнарының гына Милли шурасын сайлап куя, ягъни Бөтенроссия мәйданына җәелгән милли хәрәкәт "бәлешен" кисәкләргә бүлгәли-телә башлый.
Озак та үтми, 25 октябрь төнендә Петербургта властьны большевиклар эләктерә, Вакытлы хөкүмәтне куып тараталар. Моны ишетүгә, атаман Дутов җитәкчелегендәге Оренбург казаклары 27 октябрьдә большевиклар хакимиятенә каршы фетнә күтәрә. Илдә янә башбаштаклык, янә "эт - баш, сыер - аяк". Казандагы Хәрби шура, мөселман солдатларын һәм офицерларын икенче корылтайга җыйнап, 1917 елның 30 октяб­рендә "Идел-Урал республикасы"н төзү идеясен яклап чыга. Бу вакытта Уфада Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының корылтае да эшли, алар Милли Мәҗлес төзү, аңа бөтен халык исеменнән депутатлар сайлау белән мәшгуль. Казандагы хәрби мөселманнар корылтае да, эсерлар һәм татар меньшевиклары да Милли Мәҗлескә депутатлар сайлый. Ләкин милли дәүләт төзү эшчәнлеге һаман алга китми, ә ул арада инде большевиклар Казанда карагруһчы К.Грасис җитәкчелегендә губерна комитеты да төзеп өлгерә. Татар зыялыларыннан аермалы буларак, большевиклар властьны үз кулларына корал ярдәмендә эләктерү өчен хәрби коллегия дә төзеп куя, аны 25 яшьлек прапорщик Н.Ершов җитәкли башлый. 25 октябрь инкыйлабыннан соң ук Казандагы власть Революцион хәрби комитет кулына эләгә. Бу Ревком составына татарлардан Якуб Чанышев, Камил Якуб кебек хәрбиләр дә, М.Вахитов белән Мирсәет Солтангалиев кебек социалистлар, хәтта Казан гарнизонының ахуны Гатаулла Баһаутдинов та кертелә. 29 октябрьдә инде Уфа каласындагы ("асаба" башкортлар гына түгел, әлбәттә, чөнки Уфа ул чагында нигездә татарлардан тора) мөселман хәрбиләре үз корылтаен җыя һәм алар да Хәрби шура сайлый, җитәкчеләре итеп Шәһид Ходайбирдин билгеләнә. 10 ноябрьдә Зәки Вәлиди атаман Дутов белән союз төзи һәм 16 ноябрьдә, 44 волостьтан вәкилләрне Оренбургтагы Кәрван-сарай бинасына җыйнап, Көнчыгыш Башкорт­станны мохтәри республика дип игълан итә. Дутов ярдәме белән ул кораллы отрядлар да оештыра башлый.
Әлеге оешмаларның һәммәсеннән тыш, Казанда бит әле болгарчы вәисовчылар хәрәкәте дә канат җәйгән була. 1862 елда ук Баһаветдин Вәисов оештырган бу хәрәкәт Казан губернасы урынына Болгарстан дәүләтен төзеп кую хыялы белән яна. Акылы ычкынган дип саналган һәм Себерләрдә газап чиккән Баһаветдин үзе 1893 елда вафат булса да, аның эшен улы Гайнан дәвам итә. Бу фанатик Болгар дәүләтен кайтару ниятенә баскан мөселманнардан Яшел полклар да оештырып куя, ә үзен Аллаһ сугышчыларының сәрдәре дип игълан итә. Ни галәмәт, шушы "сәрдәр", "бу Ходай тарафыннан кушылган эш" дип, Совет влас­тен яклап чыга, шулар ярдәме белән Ислам дәүләте төзүгә өметләнә. Болар Совет властен яклагач, большевиклар да Вәисовның яшел полкларын куып таратырга ашыкмый.
12 ноябрьдә Казандагы барлык милли оешмалар да берләштерелгән гомумкорылтайга җыела. Бу вакытта инде атаман С.Петлюра, гетман П.Скоропадский җитәкчелегендәге милләтпәрвәрләр, Үзәк Рада төзеп, Украинаны мөстәкыйль дәүләт дип игълан итә һәм властьны үз кулына эләктерә. Казандагы берләштерелгән корылтайны алып баручы Ильяс Алкин да "Россиядә хәзер законлы хөкүмәт юк, безгә дә, украиннар үрнәге буенча, Идел буе халыкларының аерым федерациясен төзергә кирәк", дип белдерә. Большевиклар вәкиле Камил Якуб мөстәкыйль Казан провинциясен генә булдыруны "яклап", милли-азатлык хәрәкәтенең тәгәрмәченә таяк тыга. Ахырда Милли Мәҗлесне Казанга күчерү турында карар чыгарып таралалар.
Көн артыннан көн үтә, алтын бәрабәренә тиң вакыт юкка чыга. Милли Мәҗлес Уфа каласында үз утырышына 20 ноябрьдә җыела. Депутатлар 22 ноябрьдә "Идел-Урал республикасы"ның проектын кабул итә. Аны тормышка ашыру өчен Галимҗан Шәрәф җитәкчелегендәге президиум-коллегия төзелә. Аның составына Г.Ибраһимов, Сәлах Атнагулов, С.Енгалычев, Фатыйх Сәйфи, Нәҗип Хәлфин, Фатыйх Мөхәммәтьяров, Шәһид Әхмәдиев, А.Сатиков кертелә.
Тарихка 1918 ел аяк баса. 5 гыйнварда Петербургтагы Учредительное собрание "Россиянең дәүләт төзелеше турында" карар кабул итә. Аның буенча Россия - составына үз ирекләре белән кергән халыклар һәм җөмһүриятләр федерациясе дип атала, шул ук вакытта аның кысасына җыелган республикаларның мөстәкыйльлеге федератив Конституция чикләреннән чыкмаска тиеш була. Иң мәзәге шул - Россиянең Конституциясе генә түгел, хәтта каралама төстәге проекты да бөтенләй юк бит әле! Мондый кансыз идарә, "вак" милләтләрнең хокукларына төкереп карау татар зыялыларын да чыгырыннан чыгара. Милли Мәҗлес 6 гыйнварда Идел-Урал республикасын төзү турындагы карарны халыкка кичекмәстән игълан итәргә кирәк дигән фикергә килә. Милли Мәҗлес һәм Россия мөселманнары корылтаеның бер төркем җитәкчеләре Казанга юнәлә. 8 гыйнварда алар Казанда да Идел-Урал республикасын төзү турындагы карарны игълан итү фикерен яклый. Большевикларның бәйсез дәүләтне бишектә чакта ук буып үтерәчәген күзаллаган мөселман хәрбиләре аны яклау чараларын да күрә башлый. Хәрбиләр 8 гыйнварда Театр мәйданындагы Офицерлар йортында үзләренең II корылтаена җыела, И.Алкин корылтай рәисе итеп сайлана. Корылтайда "Идел-Урал республикасы" төзү идеясен яклап һәм аның составына үзләрен дә алуларын сорап язган чуаш, мари, мордва вәкилләренең телеграммалары укыла. Ни әкәмәт, делегатлар хәтта икейөзле карагруһчы, Казан советы рәисе Я.Шейкманга, большевик К.Грасис, мөселман социалисты М.Солтангалиев һәм башкаларга да чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Шушы корылтай барышында большевиклар хакимиятенең тагын бер мәкере ачыла. Бу көннәрдә большевиклар үзләренә ярдәм итү өмете белән Казанга 95 нче җәяүле полк солдатларын юллаган була. Аның командиры Әкрам Биглов алдарак килеп мөселман хәрбиләренең корылтаена кушыла һәм ул да "Идел-Урал"ны яклап чыгыш ясый. Шуннан соң Казан советы әгъзасы И.Шелыхманов большевиклар Россиянең хәрби комиссары (хәзергечә әйтсәк, оборона министры дип укыгыз) итеп куелган Н.Подвойскийга, Казанга киләчәк мөселман бригадасын коралсызландыруны үтенеп, яшерен телеграмма юллый. Әлеге мәкерне белеп алуга корылтайның агышы кискен үзгәрә. Делегат Госман Токымбәтов хәтта: "Белеп торыгыз, безнең миллионлап штыкларыбыз бар!" - дип большевикларга янау белән чыгыш ясаудан да тартынмый. М.Солтангалиев җитәкләгән мөселман социалистлар комитеты Ильяс Алкин, Госман Токымбәтов һәм башка милли әйдәманнарны кулга алу турында план кора башлый.
Хәрби корылтай, Офицерлар йортын калдырып, штабны Болак елгасы артындагы бүгенге Нариманов урамына күченергә мәҗбүр була. Казан округына караган меңәрләгән мөселман сугышчыларына винтовка тараталар. Болак арты урамнары "Идел-Урал" яклаучысы булган аерым республика дип игълан ителә. Мөселман сугышчылары яңа хасил булган "Болак арты республикасы"нда 95 нче җәяүле полк командиры полковник Ә.Биглов җитәкчелегендәге Хәрби коллегия дә төзи. Һәр урам башларына һәм мәйданнарга кораллы каравыл куялар. "Болак арты республикасы" энәләрен кабарткан керпе рәвешен ала. Асылда да Хәрби шураның үз кул астына Казан каласында гына да ким дигәндә 25-30 мең, ә бик тырышкан очракта 60-80 мең мөселман сугышчысын тупларлык мөмкинлеге була. Бәләбәй өязенең Яңа Каргалы авылыннан килгән морза-офицер Нигъмәт Еникиев (ул остазыбыз Әмирхан Еники, академик Роберт Нигъмәтуллин, морза Терегуловларның авылдашы һәм, мөгаен, якын туганыдыр) "Болак арты республикасы"нда хәтта 200 җайдактан торган эскадрон да төзеп куя. Хәрби мөселманнар кулында 15 пулемет, меңәрләгән винтовка исәпләнә. Җитмәсә, Хәрби шурада Казан сәүдәгәрләре җыеп биргән 682 мең сум химая акчасы да була. Аның исәбенә тагын меңәрләгән мылтык һәм пулемет юнәлтү дә мөмкин. Ә большевиклар канаты астына җыелган солдатлар саны бер меңгә дә тулмый. Пулеметлары да 10 данә генә. Хәрби шура җитәкчеләре тәвәккәлрәк булса, большевистик хакимият яллаган "гаскәр"не санаулы сәгатьләр эчендә, Сталин бушбугазлары өслүбендә һаваланып әйткәндә, "дошманны үз оясында бүрекләр ыргытып та" юкка чыгарырга һәм гасырлар буена хыялланган милли дәүләтне төзеп куярга мөмкин. Җиңү дигән алтын кошның канатлары кул сузымында гына. Казандагы большевикларның Мәскәү яки Петербург тарафыннан ярдәм көтәрлек һичбер өмете юк, чөнки Кызыл Армия дигәннәренең яралгысы да күренми бит әле... Ләкин милли җитәкчеләр арасында тәвәккәл, кыю "ташбашлар" табылмый...
Большевистик хөкүмәт әлегә татар милләтенең мондый аяныч хәлен белми, башкаланы Мәскәүгә күчереп куйган җитәкчеләрнең Казанда "Болак арты республикасы" төзелүен ишеткәч тә астына су йөгерә. Аеруча Милли эшләр наркоматы башлыгы И.Сталин итәгенә ут капкан шикелле котырына. 17 гыйнварда ул инде үз наркоматы каршында Мөселман эшләре буенча аерым комиссариат төзеп куя. Учредительное собраниенең элекке депутатлары Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм Шәрәф Манатовны яңа комиссариатның җитәкчеләре итеп билгели. Казан губернасы советы каршында да нәкъ шундый ук Мөселман комиссариаты төзелә, большевиклар анда Мирсәет Солтангалиевны үз хезмәтчеләре итеп куя. Болар өстенә, большевиклар Ислам дәүләте нигезләргә ашкынган һәм бу юлда Совет хакимияте ярдәменә өметләнгән Гайнан Вәисов төзегән яшел полк солдатларына Казандагы мөселманнар кулыннан җыелган 7 мең винтовканы тарата. Большевиклар исәбенчә, яшел полклар соңыннан Болак арты республикасы сугышчыларына каршы яуга керергә тиеш була.
Татар зыялыларының Идел-­Урал республикасы Конституциясен кабул итү өчен корылтай җыярга әзерләнүен белеп алуга ук большевиклар мәкерле адымнарга барудан да тартынмый. Алар 1918 елның 21-22 февралендә Казанда Идел буе һәм Көньяк Урал советларының "гомумкорылтаен" җыя. Аңа 11 губернадан вәкилләр туплана һәм алар "бердәм һәм бүленмәс Россия" идеясен якларга тиеш була. Ләкин әлеге ясалма корылтайда да мөселман делегатлары бердәм рәвештә Идел-Урал рес­публикасы төзүне хуплап чыга. Бер Мирсәет Солтангалиев кенә "пролетариат фикерен белү өчен референдум үткәрергә кирәк" дип, җыелган халыкның башын бутый. Әмма, барыбер, күпчелеге урыслардан хасил корылтай милли республика төзүгә каршы төшә, алар Россияне территориаль принцип буенча, ягъни губерналарга бүлү идеясен яклый. Мөселман фракциясе "ясалма" корылтайны ташлап чыга.
Большевиклар хәшәрәт адымнардан барыбер туктап калмый. Шул ук 26 февральдә Казан губерна советы үз депутатларын җыя да Казан (Татар түгел!) совет республикасын төзү турында игълан итә. Алар хәтта җиһанда булмаган республиканың Я.Шейкман җитәкчелегендәге халык комиссарлары советын сайлап куюдан да чирканмый. Сыңар гына татар да кертелмәгән "хөкүмәт" Революцион штаб та төзеп куя. Штабны карагруһчы булып танылган К.Грасис җитәкли, ә утка керергә тиешле М.Солтангалиев белән К.Якуб аның әгъзалары итеп тәгаенләнә. Штаб шундук Казанда хәрби хәл игълан итә һәм халык­тан үзләрендә булган коралны советларга китереп тапшыруны таләп итә башлый.
Казан большевикларының котыруын күреп түземлекләре корыган барча милли оешмалар 26 февральдә тагын гомумкорылтайга җыелырга мәҗбүр була. Делегатлар 1 март көнне үк Идел-Урал республикасы төзелүне игълан итәргә карар кыла. Икенче көнне Казан урамнарына плакатлар чыгарып эленә. Алар халыкны 1 мартта Театр мәйданында (хәзерге Ирек мәйданы) яңа республика турындагы карарны игълан итүгә багышланган тантанага чакыра.
Менә шуннан соң инде большевиклар хакимияте, котырган җанвар шикелле, һөҗүмгә ташлана. 28 февраль төнендә М.Солтангалиев, С.Сәетгалиев, Якуб Чанышев, Камил Якуб һәм губЧК вәкилләре оештырган кораллы отрядлар, фатирларга бәреп кереп, милли оешма һәм Хәрби шура җитәкчеләрен кулга ала (бу мәкерле гамәлне большевикларның губерна комитеты утырышында шәхсән М.Солтангалиев тәкъдим итә). Большевиклар төгәл адресларын белмәгәнгә күрә генә берничә әйдәман качып котыла һәм Газиз Монасыйпов җитәкчелегендә вакытлы революцион комитет төзеп карый. Алар Казан мөселманнарын урамнарга протест белдереп чыгарга чакыра. Чынлап та, иртәнге сәгать уннар тирәсенә Печән базары мәйданына ун меңгә якын мөселман җыелып өлгерә. Алар кулга алынган зыялыларны иреккә чыгаруны таләп итә башлый. Ләкин моның инде бер файдасы да булмый. Большевиклар һәм ЧК яңа мәкер әзерли. Алар бер төркем мөселманны Гайнан Вәисов йортына барырга һәм анда яшерелгән коралны кулга төшерергә котырта. Мәкерле коткыга бирелгән халык Гайнан Вәисов яшәгән йорт каршына юнәлә. Хәрби шура җитәкчеләрен төнлә кулга алу хәбәрен, әлбәттә, Гайнан да ишеткән була, ул тәрәзәне ачып һәм мәхбүсләрне азат итү өчен көрәшергә вәгъдә биреп, ярсыган халыкны тынычландырырга ниятли. Ләкин нәкъ шул минутта губчеканың яшерен җәлладлары Гайнанга мылтыклардан ата һәм вәисовчылар "сәрдәре" шундук һәлак була. Ә большевиклар котыртып торган халык Вәисов штабын таларга ташлана. Өлкән яшьтәге ирләр генә түгел, хәтта яшүсмер малайлар да Вәисов складларындагы йөзәрләгән мылтыкларны өстерәп өйләренә тарала. Патша хакимияте 50 ел буе көрәшеп тә юкка чыгара алмаган "исламчылар"ны большевиклар санаулы сәгатьләр эчендә тар-мар итә. Иң аянычы шул - большевиклар мәкерле юл белән оештырган мәхшәр нәтиҗәсендә 1 март көнне Театр (Ирек) мәйданында игълан ителергә тиешле "Идел-Урал республикасы"ның тантанасы өзелә, ул, исеме дә кушылмаган сабый бала хәлендә, биләүдә чагында ук юкка чыгарыла...
Өч тәүлектән соң, халык басымы астында, 28 февраль төнендә кулган алынган Хәрби шура һәм хәрби корылтай җитәкчеләрен азат итәләр. Ә большевикларның ревкомы һәм ревштаблары да, Казан советы һәм совнаркомы да "Болак арты республикасын" тулысынча тар-мар итү мәкереннән кире кайтмый. 3 март көнне ашыгыч рәвештә Казанда хәрби комиссариатлар төзү турында карар кабул итәләр. Аның нигезендә Казанда һәртөрле Хәрби шуралар, мөселман хәрби коллегияләре бетерелергә һәм алар урынына фәкать "кызыл комиссариатлар" гына калырга тиеш була (бүген дә "без лидер" дип күкрәк сугарга яратабыз, ул чакта да нәкъ шундый ук лидерлык күрсәткәнбез: "без" 3 март көнне тәүге "кызыл комиссариатлар" төзеп куйган булсак, Ленин башка регионнарда андый комиссариатлар төзү турындагы декретка 8 апрель көнне генә кул куя). Шул яңа "кызыл комиссариат"ның 250 вәкиле 3 март төнендә үк, "Болак арты республикасы"на килеп, аларның складларыннан 20 арба мылтык һәм патроннар төяп китә. Большевикларның мондый "оятсызлыгына" җавап йөзеннән "Идел-Урал республикасы" президиумы, аның хәрби коллегиясе, Милли мәҗлес, Хәрби шура, Вакытлы революцион комитет җитәкчеләре - һәммәсе берләшеп, 1918 елның 15 мартында "Мөселман халык комиссариаты" дип аталган 15 кешелек яңа идарә органы төзи. Рәис итеп Исмәгыйль Атнагуловны, ә Исхак Алмаев, Габдулла Габдрәшитов, Кәшшаф Терегуловны аңа рәистәшләр итеп сайлыйлар. Комиссариат Екатерининская урамында, Апанаев йортында урнаша. Берничә көннән соң хәтта "Идел-Урал өлкәсе" дигән газетаның беренче санын да чыгаралар. Ләкин бөтенесе дә юкка, болар кулыннан көч һәм дилбегә ычкынган була.
22 мартта Мәскәүдә мәкерле большевиклар хөкүмәте "Татар-башкорт совет республикасы (ТБСР) турында декрет" игълан итә. Казандагы "Идел-­Урал", Оренбургтагы Зәки Вәлидинең "Кече Башкортстан" республикаларын юкка чыгару өчен генә уйлап табылган бу ясалма, ялган декрет "ТБСРның чикләре "Идел-Урал" мәйданы белән тәңгәл киләчәк", дигән уйдырма һәм "Совет властен таныган очракта гына" дигән искәрмә ясап таратыла. Декрет проектына М.Вахитов, Г.Иб­раһимов, Ш.Манатовлар да кул куя. Ул гына да түгел, милли эшләр комиссары И.Сталин "Идел-Урал республикасы"ның президиум рәисе Галимҗан Шәрәфне "яңа дәүләт проектын һәм аны тормышка ашырудагы эшләрне ачыклау өчен" дигән сылтау белән Мәскәүгә чакыртып ала. Үзе, икенче кулы белән диярлек, Мәскәүдәге Мөселман халык комиссариатын Татар-башкорт комиссариатына әверелдерү турындагы карарны әзерли. Моннан ары М.Вахитов, Г.Ибраһимов, Ш.Манатов һ.б. бик тар кысадагы һәм хокуксыз комиссарларга әйләнергә тиеш була.
27 мартта инде Казанга Мәскәүдән М.Вахитов юллаган 300 матрос, латыш укчылары һ.б. революцион ярдәм килеп төшә. "Кызыл комиссариат" сугышчылары белән берлектә алар Казан каласының татарлар яши торган Болак арты районын камап ала. Хәрби шура һәм "Болак арты республикасы" җитәкчеләренә барча коралны тапшырырга кушып ультиматум юллыйлар. Билгеләнгән срок узуга ук, матрослар, латышлар һәм большевиклар Болак арты урамнары өстенә пулеметлардан ут ача. Болак арты ягыннан бернинди дә җавап ишетелми. Большевиклар "республика"ны таларга ташлана...
28 мартта Хәрби шура һәм ул төзегән Мөселман халык комиссариаты да куып таратыла. 1 апрельдә М.Солтангалиев "Болак арты республикасы" сайлаган Мөселман революцион штабын ябу турындагы карар чыгара. М.Вахитов фәрманы буенча, 1918 елның 25 апрелендә Уфадагы "Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни мохтарият"нең Милли идарәсен һәм Милли Мәҗлесне куып тараталар. 1919 елның 13 декабрендә Татар-башкорт совет республикасы төзү мөмкинлеге турындагы ялган декрет та бөтенләе белән юкка чыгарыла...
Мирсәет Солтангалиев Совет власте каршында башкарган "бөек" эшләре турында соңыннан, күкрәк сугып, болайрак мактана: "Хәрби шурачылар чыгышы Совет хакимиятенә соңрак чехословаклар фетнәсе тудырган "Самара Учредилкасы"на һәм Колчакка караганда да күбрәк бәлаләр китергән булыр иде... Мәскәүдән китерткән матрослар отрядын керткәч, "Болак арты республикасы" үзенең тимер батальоннары белән безгә сугышсыз бирелде, ... без аларны бер сугуда җимердек".
Ничәмә-ничә меңләгән татар кешесе хыялланган "Идел-­Урал республикасы" әнә шулай - дошманнарга каршы сыңар мылтыктан сыңар тапкыр атмаган көенчә дә юкка чыгарыла. Мөстәкыйльлеккә кулга ак бишбармак киеп, бер тамчы да канга буялмыйча гына ирешеп булмый бит. Әнә, Зәки Вәлиди, татар-башкорт ирләреннән 5 кавалерия полкы төзеп, хәтта Колчак ягына чыгып кан коя-коя да, үзе үк төзегән Кече Башкортстан дәүләтен яклап йөри. Ни үкенеч, татар әйдәманнары сафында, Теләкәй-Күчем-Акай нәселе кебек, дар агачына менәргә әзер фидаи җаннар табылмый. Гәрчә соңыннан ул чактагы әйдәманнар арасыннан бик сирәге генә чит илләргә качып исән кала, ә совет балтасы каршында баш игәннәрен Сталин җәлладлары кырып бетерә. 1918 елда ук Казандагы "Рабочее дело" газетасы гадел язып чыга: "Үзбилгеләнү бары тик Мәскәү рецепты белән уздырылырга тиеш, ә кем үзенең эчке тормышын үзе оештырырга тели, аңа анафема - пулеметлар..." Тик татар милләтендә азатлык һәм мөстәкыйльлеккә омтылу утын пулемет һәм дар агачлары да сүндерә алмады, күңелдәге хөррият кояшы һаман яши әле.
Вахит ИМАМОВ.
Гыйнвар, 2017.
Әдәбият:
Тартарика. ТР Тарих институты, 2005.
Рәмзи Вәлиев. Өзелгән дога. Казан, ТКН, 2007.
Фәридә Гаффарова. "Йолдыз" кабызган Максуди. Тарих институты, 2006.
Раимов Р.М. Образование Башкирской АССР. М., 1952.
."Идел-Урал" республикасы картасы.
.Татар- башкорт совет республикасы картасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: