Казахлар арасында яшәп, татар язучысы булып калган Ибраһим Сәлаховны (1911-1998) матбугатта әледән-әле искә төшерүче хәбәрче Әския Әхмәтшина Мөслим районының Мәлләтамак авылында гомер кичерә. Әлеге танышлыкның юл башы исә Казахстан Республикасының Күкчәтау шәһәрендәге татар мәдәнияте үзәгенә барып тоташа. Бу оешманы, өлкәдәге 130 меңләп милләттәш хакын хаклап, 1990 елда язучы Ибраһим Сәлахов...
Казахлар арасында яшәп, татар язучысы булып калган Ибраһим Сәлаховны (1911-1998) матбугатта әледән-әле искә төшерүче хәбәрче Әския Әхмәтшина Мөслим районының Мәлләтамак авылында гомер кичерә. Әлеге танышлыкның юл башы исә Казахстан Республикасының Күкчәтау шәһәрендәге татар мәдәнияте үзәгенә барып тоташа. Бу оешманы, өлкәдәге 130 меңләп милләттәш хакын хаклап, 1990 елда язучы Ибраһим Сәлахов нигезли. Туган телебездә аралашуга сусаган, халкыбыз җыр-моңын тансыклаган күпләр әдип тирәсенә якыная. Әлеге иҗтимагый эшчәнлеккә Ә.Әхмәтшина да теләп кушыла.
1941 елгы Әския - Сарман районындагы Өч Өйле Саклау авылыннан. Күп төбәкләргә күченгән тимерче Фатыйх кызы Казанда тегүчелеккә укыган. Мәлләтамакта хезмәт дәресеннән белем биргән. Алабуга педагогика институтында читтән торып һөнәр серләренә төшенгән. Кияүгә чыккач, ире Игорь Әхмәтшин белән 1966 елда Төньяк Казахстанга киткән. Күкчәтауда "Комсомолның 40 еллыгы" фабрикасында тегүче-моторист, бригадир, мастер, контролер, хезмәтне фәнни оештыру инженеры, технолог булып эшкә чумган. Милли мохиткә якынайгач, балалар бакчасында татар төркеме оештыруда, урта мәктәптә туган тел дәресләрен үткәрүдә, үсмерләрнең - "Тамчылар", өлкәннәрнең "Галиябану" фольклор ансамбльләрен сәхнәгә чыгаруда катнашкан. Җирле телевидение өчен, җиде ел дәвамында, атнага берәр сәгатьлек "Туган тел" татар тапшыруларын әзерләгән. Экран аша әңгәмәләшүгә, әлбәттә, репрессия тәмугын кичкән язучы Ибраһим Сәлаховны да чакырган һәм үзенчәлекле сөйләшүләрнең видеотасмасын әдәбият тарихы өчен саклап калган.
Әския ханым үзеннән утыз яшькә өлкәнрәк язучыны ерак сәфәрләргә дә алып чыккан. Бергәләп өч тапкыр Казанга килгәннәр. Режиссер Фәрит Хәбибуллин "Колыма хикәяләр"ен сәхнәләштергәч, әдип Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакленең премьерасын карап дулкынланган. Делегатлар сафына эләкмәсә дә, чакыру килмәсә дә, 1997 елда Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда катнашкан. Әсәрләрен дөньяга чыгарган "Казан утлары" журналы юбилеенда чыгыш ясаган. Юл уңаенда Татарстанның тәҗрибәле табибләреннән күзен дәвалаткан.
Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев чакыргач, 1998 елның 7 апрелендә Әския ханым Ибраһим аганы Астанага озатып барган. 200 чакрым ераклыктагы башкалага җирле хакимият автомобилендә сәфәр чыкканнар. Гөнаһ шомлыгына каршы, тантанага кергәндә түбәтәй машинада онытылып калган. Шуннан Әския ханым янәшәдәге кибеткә йөгергән. Бабайга иң матур, иң кыйммәтле баш киемен алып кидергән. Ә "Парасат" ("Алтын дуслык") орденын кабул итеп алгач, илбашы Назарбаевның: "Сез казах, татар, рус халкы арасында дуслык күпере салдыгыз", - дигән сүзләрен тыңлап рухланганнар.
Вафатына өч көн калгач та Ибраһим ага телефоннан Әскиягә шылтыраткан. Ул Кызыл Яр авылындагы Абай урамының 27 нче йортына килгәч, гомер кояшы сүнеп баруны абайлаган агай: "Мин бик канәгать, 87 ел яшәдем, - дигән. - Татар мәдәнияте учагын сүндермәгез, татарлыгыгыз белән горурланыгыз! Яшьләргә васыятем шундый: үз алдыгызга максат куегыз. Бернинди киртәләргә, каршылыкларга карамыйча, шуңа омтылыгыз. Тик куйган максат халык өчен файдалы булсын". Соңгы күрешү вакытында шәхси архив турында да сүз кузгалган. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшинга 7 капчык кулъязма тупларга һәм Казанга алып китәргә булышса да, шүрлекләрендә байтак документ калган була әле. "Кулыгызны кысам ике куллап, күзегезгә карап туя алмыйм" диюче язучы аларны да Татарстан башкаласына юлларга тели. "Минем фәрештәм" дип йөрткән Әскиягә шул бурычны йөкли. Ышанычлы ярдәмче вәгъдәне үти. Галим Марсель Әхмәтҗановка, беркетмә белән рәсмиләштереп, 32 папка һәм магнитофон тасмалары тупланмасын тапшыра.
Хатынының әлеге игелекле эшчәнлеген ире - Күкчәтау өлкәсенең махсус элемтә челтәре башлыгы урынбасары Игорь Әхмәтшин дә хуплый. "Әтием Әкмал Кашаф улы Бөек Ватан сугышында фельдшер була, - ди элемтәче. - 1953 елга кадәр хәрбиләргә ярдәм күрсәтә. Аңа репрессияләнгән тоткыннарны да дәваларга туры килә. Ул "халык дошманнары"ның рухи ныклыгын бик югары бәяләде. Ибраһим абый Сәлахов та шундый биектәгеләр токымыннан иде".
Шәхеснең әхлакый ныклыгын хөрмәтләп, Ә.Әхмәтшина гомерлеккә язучының хәтер сагына баса. Ибраһим Сәлахов кәгазьгә төшереп калдырган "Үзем турында бер-ике сүз" (15.01.1997) истәлегенә һәм күргән-белгәннәренә нигезләнеп, хатирәләрен төрле басмаларда укучыларга җиткерә.
И.Сәлахов әйтеп-язып калдырган сүзләр, Әския теләктәшлеген тойгач, еллар аша мондыйрак яңгыраш ала: "Безнең нәселнең төп тамырлары - Балтач районы туфрагында. Әтием Низаметдин Сәлахетдин улы - Нөнәгәр, әнием Маһиҗамал Садыйк кызы Шөңшеңәр авылында дөньяга килгән. Бабайлар ике яктан да балта остасы булган. Чәчүлек җир аз булганлыктан, алар, көзге урып-җыю эшләре бетүгә, өстәмә табыш эзләп Петропавел, Омск, Күкчәтау калаларына бара. Анда кыш буе йортлар салып, яз башында авылларына кайталар.
Безнең бабай да, буй җиткән ике улы Низаметдин, Шәйхетдин белән, кайтып-китеп йөри. Соңрак Күкчәтауда бөтенләйгә төпләнеп кала.
Мин, бердәнбер бала булып, 1911 елның 30 августында туганмын. Әнием бик иртә, кинәт кенә йөрәк авыруыннан вафат булды.
Революциягә кадәр Күкчәтауда татар мәктәбе булмаган. Бары Мортаза мулла гына балаларга дин сабагы биргән. Мин дә шушы муллада өч ел укыдым. 1920 елда татар балалары өчен 7 еллык мәктәп ачылгач, шунда йөри башладым. Мине укучылар комитеты рәисе, дивар газеты редакторы итеп куйдылар. Озакламый татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахман абый әдәбият түгәрәге оештырды. Бер елдан, түгәрәк әгъзалары әсәрләрен укучыларга җиткерү өчен, "Ялкын" исемле айлык кулъязма журнал чыгарырга булдык. Мин - редактор, Нури Арсланов - рәссам.
1927 елны Казанга барып педагогика техникумына укырга кердем...
1932-35 елларда Казанда 1 укчы полкында хезмәт иттем...
1935 елның көзендә Казан педагогика институтының тел-әдәбият факультетына укырга кердем..."
Ибраһим шигырьләр, пьесалар, повестьлар, романнар язган. Өч китабы басылып чыккан. Әмма репрессия шаукымына юлыккач, дөньясының асты өскә килгән. Эзәрлекләнүнең кыскача тарихын И.Сәлахов болайрак чагылдырган: "1937 ел язында Язучылар берлеге идарәсе рәисе Кави Нәҗми миңа Ялтага дәваланырга бару өчен юллама бирде. Ул вакытта Ялтада Галимҗан Ибраһимов үпкә операциясеннән соң дәвалана иде. Бу елны аңа 50 яшь тулды. Әмма бу турыда бер газета-журнал да сүз кузгатмады. Без аңа тәбрик хаты язарга булдык. Текстны Галимҗан Мөхәммәтшин язды һәм үзе беренче булып кул куйды. Аннан Сөббух Рафиков һәм тагын берничә яшь язучы. Соңыннан бу хатка кул куючылар халык дошманнары дип гаепләнеп, кулга алынып судланды. Күбесе төрмә-лагерьларда үлеп калды.
Мин барганда ул түшәктә ята иде. Хатыны Хәдичә апа минем Казаннан килүемне әйткәч, урыныннан торды. Хатны тапшыргач, ул җанланып китте. Ялтадан киткәнче мин аның янында көн саен диярлек булып тордым.
Мин инде институт студенты. Тулай торакта тора идем. Хатип Госман белән икәү генә бер бүлмәдә. Иҗат эше белән шөгыльләнәләр дип, безгә ректор шундый уңай шарт тудырган иде.
1937 елның 25 октябрь таңында бүлмәнең ишеген шакыдылар. Хатип ял йортыннан кайткандыр дип (ул Васильевода ял итә иде) ишекне ачтым. Өч хәрби. Миңа ордер күрсәттеләр - тентү ясарга һәм кулга алырга! Мине әүвәл Черек күл каршындагы ГПУ подвалына яптылар, аннары Пләтән төрмәсенә күчерделәр.
1938 елның май башында Казанга Мәскәүдән СССР Югары Суды каршындагы хәрби коллегиянең күчмә сессиясе - өч кеше килде һәм эшне карау башланды. 12 майда шул коллегия мине 58 маддәнең 1-8-10-11-17 пунктлары белән 10 елга каты режимлы төрмәгә ябарга, срокны тутыргач 5 елга барлык гражданлык хокукларыннан мәхрүм итәргә карар чыгарды.
1938-1939 елларда Тобол төрмәсенең бер кешелек камерасында утырдым. 1940 елда бер төркем яшь халык дошманнарын Колымага күчерделәр. 1940-1943 елларда анда алтын приискасында, соңрак шахтада эшләдем. Шахтада, забой җимерелеп, бер аяк, бер кул сынды. Сул аякны ампутацияләделәр.
1943 елда гарип зэкларны материкка - Тайшетлагка алып кайттылар. 1945 елда безне Мариинск лагерена күчерделәр һәм шуннан 1947 елның 25 октябрендә иреккә чыктым. Күкчәтауга кайттым. Әтием Күкчәтауда булуга карамастан, миңа калада торырга рөхсәт бирмәделәр һәм конвой белән комендатуралы Кызыл Яр авылына җибәрделәр. Мин монда һәр көн иртән "билгеләнергә" йөрдем. Качып китмәвемне белгерттем.
Ниһаять, 1956 елда СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе минем гаризам буенча эшемне яңадан карап гаепсез тапты һәм реабилитацияләде. 20 елдан соң мин тагын әдәбият мәйданына кайттым. Әсәрләрем басыла башлады. Мәҗбүри тукталыштан соң 20 дән артык китабым укучыларын тапты".
Әския ханым тәрҗемәи хәл турындагы әлеге язманы тикмәгә генә әйләнешкә кертми. Ул, И.Сәлахов дөньядан китсә дә, катлаулы тормыш юлын узган язучыны оныттырмас өчен җан талаша. Вакытлы матбугат редакцияләре белән элемтәгә кереп, Казанның "Татар иле" газетасында (N 41, ноябрь, 1998) - "Максатың халык өчен файдалы булсын...", Күкчәтауның "Степной маяк" басмасында (18.02.2000) - "Магинур - жена писателя", Чаллының "Мәйдан" журналында (N 8, 2006) - "Сездән ерак киттем", "Мәдәни җомга"да (19.08.2011) "Кулыгызны кысам ике куллап..." дигән мәкаләләрендә аның тормышы, иҗаты турында белеп, яратып яза. Болар - "Әдипләребез" (Казан, 2009) биобиблиографик белешмәлегендәге "Ибраһим Сәлахов" сәхифәсендә урын алырлык чыганаклар.
Аерым алганда, "Маһинур - язучы хатыны" язмасы зур игътибарга лаек. Чөнки ул сәясәт корбанының үги сеңлесе Разыя: "Синең аркада җәфа чигәсем юк", - дип, абыйсын өйдән куып чыгарганда, читкә кагылган йортсызга ишеген ачкан. Беренче иреннән өч малай белән тол калган хатын кагылган-сугылган, "Ун ел элек мин аксак та, күзсез дә түгел идем", - дип чарасызлыктан бәргәләнгән агачаяклы егеткә гаилә җылысын биргән.
Шундый олы йөрәкле, миһербанлы Маһинур Сөләйман кызы (1914-1999) Елтай авылыннан.Ул Ибраһим белән 1948 елда язылышкан. Беренче никахтан дөньяга килгән, вакытсыз вафат булган балаларын - Нигъмәт, Әхәт, Өлфәт Усмановларны аның белән соңгы юлга озаткан. Икенче оядагы Шамил Сәлахов та фаҗигагә юлыккан. Хәсрәтле ана, ире Ибраһимга, кече улы Камилгә, җиде оныгына сыенып, кайгыны җиңәргә тырышкан. Шундый кырыс сынауларны узганда, Маһинур ханым үзендә язучы иренә терәк булырлык көч тә тапкан. Ибраһим мәгълүмат тупларга, очрашуларга киткәндә, сөеклесен моңсуланып озатып калган, елмаеп һәм сагынып каршы алган. Өйгә килүче кунакларга җылы сүзен кызганмаган. Өстәлгә тәмле сыен куйган. Күндәм, сабыр, ярдәмчел, кунакчыл Маһинур ханым Ибраһим Сәлаховка "Колыма хикәяләре" ("Тайгак кичү") әсәрен язарга, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1990), Күкчәтау шәһәренең хөрмәтле гражданы (1991) исемен алырга юл ачышкан.
2000 елда Мәлләтамакка әйләнеп кайткан, ветераннар хәрәкәте эшчәнлегенә кушылган Т.Әхмәтшина бу хатирәләрне тикмәгә генә искә төшерми. Чөнки 30 августта язучы Ибраһим Сәлахов дөньяга килүгә 105 ел тула.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
Казан - Мөслим - Казан.
.Ибраһим Сәлаховка 20 яшь.
.1937 елда, кулга алынгач, сорау алганда төшерелгән рәсем.
. Аклану белешмәсе.
. 1988 елның 16 декабрендә Ибраһим Сәлахов Казанда үзе утырган төрмәне карап йөргән. "1938 елның июнендә бу ишектән мине карцерга алып кереп киттеләр", - дип язган. Тоткын монда бер ай утырган. Ачлык игълан итәргә мәҗбүр булган. Тугыз тәүлек дәвамында авызына бер тамчы су, бер кисәк икмәк капмаган. Аңын югалткан...
. И.Сәлахов "Колыма хикәяләре"н базга төшеп, лампа яктысында яза. Әсәрнең бер данәсен Казандагы яшьлек дусты, Татарстан радиосы хезмәткәре Гайшә Сираҗетдиновага сакларга бирә. 1994 елның 6 июлендә Казахстан кунаклары аның янына килә. Сулдан уңга: Гайшә Сираҗетдинова, Ибраһим Сәлахов, хәрби очучы, геолог Ибраһим Хисаметдинов, Күкчәтау өлкәсе татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары Әския Әхмәтшина.
Фотолар Әския ӘХМӘТШИНАНЫҢ шәхси архивыннан алынды.
Нет комментариев