Мәдәни җомга

Иҗатында ил гаме

Шагыйрь Ибраһим Биектаулыга 80 яшь Татар галәмендә "Татар диаспорасы" дигән төшенчә күпләргә билгеле. Ул мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, гыйлем дөньябызны баетуга мул өлеш керткән күренекле шәхесләре белән дан тоткан Удмуртия Республикасының Ижау каласына да кагыла . Ибраһим Биектаулы 1937 елның 28 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районының Биектау авылында туган. Бүген Удмуртия Республикасының...

Шагыйрь Ибраһим Биектаулыга 80 яшь
Татар галәмендә "Татар диаспорасы" дигән төшенчә күпләргә билгеле. Ул мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, гыйлем дөньябызны баетуга мул өлеш керткән күренекле шәхесләре белән дан тоткан Удмуртия Республикасының Ижау каласына да кагыла .
Ибраһим Биектаулы 1937 елның 28 февралендә Татарстанның Балык Бистәсе районының Биектау авылында туган. Бүген Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә яши.
Ибраһим 1954 елда Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый, Казандагы училищеда бер ел укып, 5 нче разрядлы электрчы таныклыгы ала. Аны махсус юллама белән Себер тимер юлын электрлаштыру эшенә Омск шәһәренә эшкә җибәрәләр.
Унсигез яшьлек егет 1956-1959 елларда Совет Авиациясе сафларында Сахалин утравының тыныч күген тәэмин итүче хәрби полкларның берсендә реактив бомбардировщик экипажында укчы-радист вазифасында хезмәт итә. Очучы язмышы аңа кылдай нечкә сират күперен кичүләрнең дөньяви мисалларын күп­ләп күрсәтә. Һавада нейтраль территориядә әрсез Америка истребительләре белән очрашу мизгелләре дә булгалый. Корыч ихтыяр, аек акыл таләп ителә укчыдан. Өйрәнүләр вакытында (төнме-көнме) экипажлар арасында үзара бәрелешү ихтималлыгын, пилотаж автоматикасының камилсезлеген һ.б. төрле гайре сәбәпләрне күрү сизгерлегенә ия булган экипажлар гына сугыш мәйданында озак гомер яши ала. Ибраһим самолетта очканда һәм парашютта сикергәндә өч тапкыр катлаулы хәлләрдән исән чыга. Язмыш саклагандыр, ди ул үзе бу турыда. Ә менә төнге очышларның берсендә ул менә-менә үзләренә бәреләчәк күрше самолетны яшен тизлегендә күреп ала, пилотка: "Командир, газууу!" - дип, кычкыра. Нәтиҗәдә, барысы да исән-имин җиргә әйләнеп кайта. 1961-1964 елларда Ибраһим Нәфыйков (аның чын фамилиясе шулай) Татарстанның Юлсубино авылы мәктәбендә математика, рус теле, физкультура укытучысы булып эшли, укымый калган яшьләр өчен кичке мәктәп оештыра. Булачак шагыйрьнең ул еллардагы педагогик эшчәнлеге хакындагы хатирәләрне балтачлылар бүген дә күңелләрендә яңарта. 1970 елда Казан авиация институтының радио факультетын тәмамлый һәм Ижау шәһәрендәге радиозаводка эшкә юллама ала. Анда ул 2005 елның июненә кадәр Космик радионавигация өчен радиоҗиһазлар җитештерү эшендә инженер-конструктор, инженер-сынаучы сыйфатларында хезмәт итә. Кечкенәдән, мәктәп елларыннан ук шигырь җене кагылган, үзе өчен генә булса да күнелендәге уй-хисләрен бер калыпка салып баруны гадәт итеп алган Ибраһим, узган гасырның туксанынчы елларында бар җирдә тернәкләнә башланган татар милли хәрәкәтенә кушылып, тиз арада шигъри-әдәби иҗаты белән дә, иҗтимагый тормыштагы эшчәнлеге белән дә Удмуртия җирендә яшәүче татарларның йогынтылы бер шәхесе булып таныла. Ул - 1989 елда Удмуртия Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе. Шулай ук удмурт җирендә "Яңарыш" исемле татар газетасын оештыру, радио һәм телевидениедә татарча тапшырулар булдыру чараларында катнаша. 1991 елда чыга башлаган "Яңарыш" газетасы үзенең беренче санын И.Биектаулы шигыре белән ачып җибәрә. Соңрак редакция каршында И.Биектаулы җитәкчелегендә әдәби түгәрәк тә эшли башлый. Гомумән, шагыйрьнең күпчелек шигырьләре, мәкалә-язмалары беренче башлап шушы газета битләрендә дөнья күрә. Зур гына шәлкем шигырь һәм җыр тупланмалары туксанынчы еллар ахырында Ижауда чыккан "Язмышлар авазы" һәм "Җырларыбыз сезгә бүләккә" исемле күмәк җыентыкларда урын ала. 2001 елда исә Ижау шәһәрендә әдипнең сайланма шигырьләре тупланган "Җирдән җиде җиһанга" дигән күләмле китабы укучыларга барып ирешә.
Ибраһим Биектаулының шигырьләре милләтпәрвәрлек һәм көрәш рухы белән сугарылган. Аларда милләт язмышы, туган тел өчен тирән борчылу үзәккә куела, шагыйрь үз укучысын битарафлыкка, маңкортлыкка, тарихи хәтерсезлеккә каршы көрәшкә чакыра, милли аңдагы коллык психологиясеннән арынырга, тарихи горурлыкны югалтмаска өнди. Ул "Бәйрәм белән", "Җирдән җиде җиһанга", "Галәм серләре" исемле шигырь җыентыклары авторы. Аның илледән артык шигыре көйгә салынган.
Рамазан КӘБИРОВ, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: