Мәдәни җомга

ХӘТӘР УРЫН

(Зурлар өчен әкият) Бакча күршебез Якуб абзыйны тирә-юньдә белмәгән кеше юктыр. Бөтен кеше белән дә уртак тел таба белә ул. Үзе җор телле - мәзәкләр сөйләп, эчне катырып көлдерә; үзе ярдәмчел - нинди дә булса ярдәм кирәген белсә, шундук йөгереп кереп җитә. Кайчакларда хәл белергә генә керсә дә, булышмыйча чыгып...

(Зурлар өчен әкият)


Бакча күршебез Якуб абзыйны тирә-юньдә белмәгән кеше юктыр. Бөтен кеше белән дә уртак тел таба белә ул. Үзе җор телле - мәзәкләр сөйләп, эчне катырып көлдерә; үзе ярдәмчел - нинди дә булса ярдәм кирәген белсә, шундук йөгереп кереп җитә. Кайчакларда хәл белергә генә керсә дә, булышмыйча чыгып китми. Безнең белән генә түгел, башка күршеләр белән дә шундый мөнәсәбәттә ул. Карчыгы Саимә җиңгәчәй аның бу хикмәтләренә бер дә кырын карамый (үз бакчасында да эш бетмәгән, югыйсә), киресенчә, шатланып кына тора. Ник, дисәгез, аның да бер хикмәте бар. Элегрәк Якуб абзый салырга яраткан. Салдымы - дөньясын оныта, хәтта кая барып түнгәнен дә белми икән. Шуңа күрә әллә нинди хәлләргә, сәер маҗараларга да тарый торган булган. Хәтта берничә мәртәбә үлемнән дә калган. Шул сәбәпле, Саимә җиңгәчәй картның көннәр буе кешеләргә булышып йөрүенә, сәгатьләр буе үзе турында әкиятләр сөйләп утыруына бер дә ачуланмый. Йөрсен, сөйләсен, тик аек кына булсын, эчкән елларында үзәгемә үткән иде, ди. Үз бакчасындагы эшләрен төнлә дә эшләп куя ул, ди.

Шулай бер көнне Якуб абзый, туган көнем, дигән булып, якын күршеләрен кунакка чакырды. Матур итеп сөйләшеп, пәрәмәчләр белән тәмле итеп чәйләр эчеп утырганнан соң, бездән тиз генә аерыласы килмәде бугай, безгә үзе белән элегрәк булган бер сәер хәл турында сөйләргә кереште.

- Үзегез дә беләсез инде, җәмәгать, - дип башлады ул сүзен. - Авылдагы энемнең малае Әмерикәдә яши. Монда институт бетереп киткән иде. Инде ничә ел шактый уңышлы гына эшләп ята. Шул пләмәш ике ел элек туган ягына кайтып килде. Шул уңайдан бөтен туганнар авылдагы төп йортта җыелыштык. Анда кеше тормый-торуын, энекәшнең үз йорты бар. Шулай да төп йортны караштырып тору - аның өстендә. Кичен энекәшләрдә булдык. Табынның муллыгына барыбыз да хәйран калдык. Пләмәшнең акчасы күп бит инде хәзер, нәрсә генә алып кайтмаган: гомердә күрмәгән ризыклар, эчемлекләр бар иде. Саимә апагыз кабыргага төртеп торса да, рәхәтләнеп эчтем. Үз туганыңда булгач, кыенсынып тормыйсың бит ул. Бер минем генә түгел, барысының да күзе кызды. Кайчан мондый байлыкны күрәм әле, мәйтәм, әллә күрәм, әллә юк, ичмасам, бер мәртәбә булса да ләззәтләнеп калыйм, дидем. Андагы биски-мискиләрне, әллә ничә мидәлле шәрабларны үз гомеремдә дә күргәнем юк иде. Безнең кибетләрдәгесе ерунда, диде пләмәш. Кибеттәгеләрне дә эчеп караганы булмаган кешегә боларның барысы да үтрически тәэсир итә иде. Ну, малай, рәхәтләнеп тә карадым: тегесен дә эчтем, монысын да эчтем, кыскасы, аракы-шәраб дәрьясында туйганчы йөздем. Йөзүен-йөздем, әмма соңыннан ярга чыга алмаганмын, дулкын белән көрәшә-көрәшә, тыпырчына-тыпырчына энекәшләрдә "батып" калганмын. Аякта булмагач, карчык мине ташлаган да әтиләрдән калган төп йортка кайтып киткән. Бер-ике сәгать ятканнан соң гына айкала-чайкала кайтырга чыкканмын. Озатып куючы да булмаган, ичмасам, әгәр озатып куйсалар, әллә нинди хәлләргә юлыкмас та идем.

Кайтып барам шулай, ашыкмыйча гына. Безнең өйгә илтә торган юл өстендә асылмалы басма бар. Киң һәм тирән инеш аркылы салынган бу басма, кереп бастыңмы, тирбәлә башлый. Шулай тирбәлә-тирбәлә басма уртасына җиттем. Әсәрләнеп китеп, йолдызларга күтәрелеп каравым булды, башым әйләнеп, суга барып төштем.

"Бетүем шушы икән, - дип уйлап алдым. - Хәзер су төбенә китәм". Юк, китмәдем: колачлап йөзә башладым. Шулай йөзә-йөзә башым белән ниндидер бер утрауга барып төртелдем. Утрау әлләни зур булып чыкмады, кеше дә яшәми икән анда. Җитмәсә, үтереп ашыйсы килә башлады: су белән көрәшеп, җеп өзәрлек тә хәл калмаган. Киттем эзләп, ашарлык берәр нәрсә тапмаммы, дип. Нәрсә табасың инде андый җирдә? Табуын-таптым - ул зур бер баткаклык булып чыкты. Ярый әле аякны тиз генә тартып алырга һәм янәшәдә торган таш өстенә менеп басарга өлгердем. Югыйсә, ул мине тартып, үзенә суырып аласы иде. Айга рәхмәт: төнне көн кебек яктыртып тормаса, чынлап та шунда батып үлгән булыр идем. Аңа рәхмәтемне җиткерим, дип, күккә карасам, Ай өстендә кинәт зур кара тап пәйда булды. Шуны күрүгә, куркып киттем: Ай белән минем арада ниндидер зур бер нәрсә хәрәкәтләнә. Ни булыр бу? Кинәт шул бер нәрсә каршымда гына үскән бер куакка очып кунды да күзләремә туп-туры карап:

- Ну, хәлең ничек, Якуб абзый? - диде.

- Яхшы, - мәйтәм, - танымыйча торам әле, син кем буласың соң?

- Син нәрсә? - ди бу миңа. - Бөркет ич мин. Синең белән элек тә очрашкан бар безнең. Хәтерең бик кыска икән. Ну, ничава, исеңә төшерермен әле.

- Кит инде! Нүжәли очрашкан бар синең белән? Онытканмындыр, гаепләмә зинһар, - дигән булам. Үзем аның кешечә, өстәвенә, әле безнеңчә сөйләшкәненә гаҗәпләнеп торам. Чиста сөйләшә бит татарча. Шаккатырсың. Кайбер татар, кеше кыяфәтендә булса да, үз телен белми.

- Нәрсә эзләп килеп чыктың инде бу якларга? - ди бу, мине санга сукмыйчарак.

- Алай эзләгән нәрсәм юк-югын. Менә өйгә ничек кайтасы дип аптырап торам әле.

- Ә-ә, аңладым. Бу утраудан китәсең килә инде синең, әйеме?

- Нәкъ шулай. Хатын, балалар сагындыра бит, күрәсе килә.

Әлеге утрауга ничек килеп эләгүем турында тиз генә сөйләп бирдем. Хәлемне яхшырак аңласын, мәйтәм. Бәлки, моннан ычкынуның бер-бер чарасын табар.

Ул мине башын чайкый-чайкый тыңлап бетергәч:

- Якуб абзый, дуңгыз булганчы эчүең ярый торган эш түгел-түгелен, - диде. - Үзең син болай яхшы кешегә охшагансың. Үсмер чагыңны да хәтерлим әле мин синең. Шуңа күрә сиңа ярдәм итмәкчемен: утыр минем өскә, муенымнан кочып тотын, югыйсә, төшеп калырсың. Борчылма, чыгарам мин сине бу сазлыктан.

- Син мине күтәрә алырсың микән соң? Мин дә хәйран авыр бит.

- Күтәрәм, күтәрәм. Анысы өчен кайгырма. Синнән авырракларны да күтәргәнем бар минем. Ризамы, юкмы? Башыңны тизрәк эшләт, югыйсә, син басып торган таш тиздән сазлыкка сеңәчәк. Күрәсеңме, инде яртысы кереп баткан?

Куркуымнан, әлбәттә, шундук риза булдым: сазлыкка батып үлгәнче, тизрәк очып китүең хәерлерәк.

- Алайса, җәһәт кенә менеп утыр өстемә. Киттек, - диде Бөркет.

Аңа менеп утырып, муенын нык итеп кочып алуым булды, Бөркетем күтәрелеп тә китте. Ул минутта аның бу ярдәме этлек белән бетәр, дип, кем уйлаган?

Әй, очабыз, әй, очабыз! Очкан саен югарырак күтәреләбез. Берзаман җир дә рәтләп күренми башлады.

- Карале, Бөркеткәем, без дөрес очабызмы соң? Түбәнрәк төшик әле. Безнең авыл өстеннән очып барабыз бугай. Мине шунда ташлап калдыр инде син, - дим, тавышымны мөмкин кадәр йомшаграк итәргә тырышып. Кем белә аның уенда ни икәнен?

- Ай-һай, хәйләкәр икәнсең, Якуб абзый. Күзләреңне зуррак ачып, түбән кара әле: мылтыклы ике кешене күрәсеңме? Бер алкаш аркасында атылып үлә алмыйм инде, бигайбә, - дип, Бөркет тагын да югарырак очып менеп китте.

"Эх, авызыңа төкерим", - дидем, эчтән генә сүгенеп. Моның белән сүз көрәштерүдән файда чыкмаячак, ни буласын көтәргә генә кала.

Шулай да:

- Сер булмаса, әйт инде, кая очабыз соң без? - мәйтәм.

- Телеңне тый, карт иблис. Үзем беләм мин, - диде теге, усал итеп.

Мин курка калдым. Нишләп кинәт кенә үзгәрде әле бу? Мине коткару өчен түгел, бетерү өчен алып киткән икән бу шайтан, дип уйлап куйдым. Башка сүз катмадым. Беткән баш-беткән, дидем дә, ни буласын көтеп, сүзсез генә оча бирдем.

Ул да булмады, яңа туып килгән Айга очып килеп төштек. Бөркет селкенгәләп алды да:

- Төш өстән. Килеп җиттек. Ара бигрәк ерак икән, арытты, - диде.

- Мин сиңа болай ерак очарга кушмадым бит. Төшереп калдырырга иде авылга.

- Калдырмый гына торыйм әле. Оныттыңмы: үсмер чагыңда, бер көтү малай җыелышып, безнең ояларны туздырып, йомыркаларны эчкәнегезне, тишелеп чыккан балаларыбызны оядан сыпырып төшергәнегезне? Исеңдәме? Менә шуның өчен хәзер утыр инде Айда.

- Айда? Мин монда ничек утырыйм? Монда тотыныр урын да юк бит. Тар гына урак. Кай җиренә утырыйм соң мин аның? Зинһар, кызган инде мине, калдырма инде салкын Айда.

- Ә-ә, шулаймы? Балаларыбызны юк иткәндә сез безне кызгандыгызмы? Йөрәкләрдәге яра бүген дә төзәлмәгән. Кем төзәтер аны?

- Гафу ит инде, Бөркеткәем. Уйланылмаган ул чакта. Яшь идек бит, акыл кермәгән.

- Менә хәзер уйларга вакытың күп булачак. Кылган бөтен гамәлләреңне акылың аша үткәр, әгәр акылың булса, аннары "Утырып уйлар уйладым" дип китап язарсың. Туфан абзаңныкы кебек үк булып чыкмас, билгеле, шулай да эшләреңне анализлап, яман белән яхшыны аера башлап, бәлки, тәүбәгә килерсең.

- Ничек языйм мин монда китап? Акылың китте мәллә? Кайда кәгазь, кайда ручка? Өстәл кайда?

- Анда минем эшем юк. Болар - синең борчулар. Начар гамәлләр кылганда миннән сорап тормыйсың бит. Җаен үзең табарсың. Төш тизрәк, югыйсә - үзем кагып төшерәм. Канатым белән берне бирсәм, Айга гына түгел, Җиргә кадәр очып төшәрсең. Ул чакта инде сөякләреңне дә җыеп ала алмассың.

Шулай дигәч, төшми хәлең юк инде. Курка-курка гына төштем дә Айның урагына тотынып утырдым. Ай-һай салкын икән Ай, арт санымны шундук суык өтеп ады.

- Без синең белән, ниһаять, исәп-хисапны ясадык, бер-беребезгә бурычлы булып калмадык, - диде Бөркет.

- Ах, син, тегенди-мондый, - дип сүгеп аттым мин моны. - Оятсыз икәнсең, ничек минем берүземне монда калдырып китәсең?

Бөркет бу сүзләремнән шаркылдап көлде дә, канатларын җилпеп, Галәмгә китеп югалды. Шуннан бирле минем аны күргәнем юк.

* * *

Шулай итеп, мин аяныч хәлдә калдым. Тегендә-монда караштырам: берни күренми. Кинәт Айның кыл уртасында шыгырдап ишек ачылып китте. Кем чыкты, дип уйлыйсыз инде? Ай кешесе. Чәченнән таныдым: ап-ак, өстәвенә җем-җем килә.

- Сәлам сиңа, Җир кешесе. Хәлең ничек? - ди бу миңа.

- Яхшы әле, - дигән булам, үзем салкыннан һәм куркудан дерелдим. - Күргәнеңчә инде.

- Ничек бу якларга килеп чыгасы иттең?

Мин аңа бөтен тарихымны сөйләп бирдем.

- Алай икән! Сиңа монда калырга ярамый бит, туган. Синең ишеләр Ай тәртипләрен, Айдагы сәясәтне бозачак, шуңа күрә моннан китеп югал, югыйсә...

- Ай, Аллам, мин бит үзем теләп килмәдем. Мәҗбүриләп алып килде бит теге чукынчык. Хәзер ничек китим соң инде? Кузгалырга да куркып утырам бит.

- Анда минем эшем юк. Ничек телисең, шулай кит. Сүз көрәштереп торма, җирбит, - ди бу миңа.

- Мин сезгә начарлык эшләмим ләбаса. Менә шул уракка гына тотынып торыйм инде!

- Тотынып торма син аңа, җибәр яхшы чакта. Ычкындыр кулыңны.

- Селкенмәячәкмен дә, - дидем мин, ачуым килеп.

- Әле шулаймы? Хәзер күрербез: селкенерсеңме - юкмы, - дип, Ай кешесе чыккан ишегенә таба юнәлде. Кереп киткәч, ишеген шундый каты итеп япты - Ай белән бергә очып китәм, дип торам. Озак та тормый, ул яңадан әйләнеп чыкты. Кулында ит кисә торган зур гына пычак. Бер сүз дә әйтмичә, яныма килде дә мин тотынган урынны кисте дә төшерде. Мин Айның шул кисәген тоткан килеш очып та киттем. Теге оятсыз артымнан: "Юлыңа ак җәймә!" - дип кычкырып калды. Вәт миһербансыз! Вәт канэчкеч!

Таш кебек аска томырылгач, болытларны тишеп узгач, бераздан каяндыр көчле җил чыгып, мине эләктереп алды да тәгәрәтә-тәгәрәтә, бөтерә-бөтерә үзе белән очыртып китте.

"Йа Хода! Тагын ниләр күрәсе бар икән?" - дип уйлап та өлгермәдем, баш очымда гына казлар каңгылдашкан тавыш ишеттем. Күтәрелеп карасам, көз көне бездән киткән кыр казлары кайтып бара. Алар да мине танып алды. Командирлары - зәһәр ата каз, минем янга очып килде дә, гаҗәпләнеп:

- Бәй, син Якуб абзый түгелме соң? Нишләп очып йөрисең монда, Ай белән Җир арасында? - диде.

- Мин, мин! - дидем мин шатланып, көтмәгәндә якын танышымны очраткандай. - Менә шулай килеп чыкты инде.

Аңа да үзем турындагы хәлләрне сөйләп бирергә туры килде.

- Мин сине коткарырмын, Якуб абзый. Тотын минем аякларга. Нык тотын, ычкынып китүең бар. Өеңә илтеп куям мин сине, - диде ата каз.

Аның бу сүзләреннән канатланып китсәм дә, ышанып ук бетмәдем. Шулай да башка килер ярдәм булмагач, күндем инде. Ата казның аякларына ныклап ябыштым да очып киттек барыбыз бергә. Ата каз, мин ычкынмасын дип, аякларын чалыштырып куйды. Әй очабыз, әй очабыз. Кайчакларда җилне дә узып китәбез. Бермәл аска карасам - диңгез җәйрәп ята. "Бәрәч, бу бит безнең як түгел", - дип уйлап куйдым. Уемны ата казга да җиткердем. Ул бер дә исе китмичә:

- Борчылма, Якуб абзый, без әүвәл Гарәбстанга кереп чыгарга булдык. Анда яшәрбез бераз. Сездә салкынчарак икән әле - хәбәр килде. Бәлки, быел шунда калырбыз да, - диде.

- Ничек инде Гарәбстанга? Син, өйгә алып кайтам, дидең бит.

- Ш-ш-ш-шаулама, ахмак! Телеңне тый. Теге елны исерек баштан безнең туганнарыбызны атып йөргәнеңне оныттың мәллә? Ничә казның башына җиттең?! Һәр җинаять үз җәзасын алырга тиеш. Тыныңны чыгарма, юкса...

- Зинһар, тимә син миңа. Башка беркайчан да киек казларга атмам, дип сүз бирәм.

- Синең сүзеңә кем ышансын? Алкаш бит син. Бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле сөйлисең. Хатыныңны да ничә ел ялган ашатып яшәтәсең.

- Юк, юк, ялган сөйләмим. Сөйләмәм, диюем. Бүгеннән эчүемне дә ташлыйм, яңа тормышта яши башлыйм. Ышан, зинһар. Илтеп куймасаң, әнә теге корабка төшереп җибәр, алар безнең якка бара булыр.

- Без бит аның өстеннән очмыйбыз. Сине төшереп җибәрсәм, суга батып үләчәксез бит?

- Юк инде, нәкъ аның өстеннән очабыз бит. Мин ычкынам.

-Ычкынсаң-ычкынасың инде. Үзеңә үпкәлә. Хәерле юл, бүтән күземә күренмә! - дип, ата каз, чалыштырган аякларын аерып куйды. Куллар ычкынды. Шундук түбәнгә томырылдым.

Ата каз хаклы булып чыкты: мин йөзеп барган корабка туры килмәдем, башым белән тирән суны ертып кереп, су төбенә килеп кадалдым. Суда аяклар гына чайпала. Моны кит күреп торган икән, ашыга-ашыга яныма килеп җитте. Мине этә-төртә су төбенә сузып салды да, койрыгы белән суга китереп суккан иде, фонтан булып күтәрелгән тозлы суга баштанаяк коендырды. Мин болай да су эчендә ятканга, моның әлләни тәэсире булмады. Аптыраган кит мине мәгарәдәй авызына капты да ярга таба йөзеп китте. Мәктәптә аның турында укыганыгыз, рәсемен дә күргәнегез бар бит инде: китның авызы гаҗәеп зур булса да, тамагы кечкенә: вак балыклар гына үтә, тешләре дә йомшак, чәйни алмый. Шуңа күрә артык курыкмадым: нишләтә инде бу мине, дип, бераз шикләндем генә. Ярый әле кеше ашый торганына туры килмәгәнмен.

Кит авызында җылы булса да, чирканыч иде: бөтен җирдә лайла, сасы ис, һава юк - буылып үләм, дип торам. Дөрес, мин тончыгып үлмәсен дип, тешләреннән рәшәткә ясап, авызын бераз ачкалады кит, ну бит аннан һава түгел, су керә. Әле дә ярый озак йөзмәде. Бераздан иләк авызын уймактай бөрештереп, каты теле белән арт ягыма нык итеп бәреп, өреп җибәргән иде - авызыннан су белән атылып чыктым да җир өстенә лапылдап килеп төштем. Сыным катты. Сулыш алалмыйча да ятам шулай. Арка белән барып төшкәнгәдер инде. Шулчак үтә дә таныш бер тавыш ишетелде:

- Тор, хайван. Дуңгыз да синнән чистарак җирдә ауный. Кешелектән чыгып барасың бит инде, - диде ул.

Шунда күземне ачып җибәрсәм, янымда Саимә җиңгәгез басып тора. Кулындагы зур чиләктән миңа су коя, үзе туктаусыз мине битәрли.

- Туктый белмәдең инде, паразит. Кая килеп түнгән бит: кеше ерактан урап үтә торган җиргә килеп яткан. Хәтәр урын бит бу: монда аунап йокыга киткән, аннары акылдан язган алкашлар аз булдымы? Оныттыңмыни шуны? Тор тизрәк. Ходаем, күпме түзәргә була инде бу хәлгә?! - дип, ул еларга ук кереште.

- И-и карчыгым! Бер дә борчылма, мин бу агуны бүтән авызыма да алмаячакмын. Сүз бирдем. Кемгә, дип сорама түлке, үзем беләм мин. Менә күрерсең, кешечә яши башлыйбыз бүгеннән. - Үзем дә туйдым инде. Валлаһи! - мәйтәм.

Чынлап та мин сүземдә тордым. Әле дә эчмим бит. Саимә җиңгәгез баштагы мәлдә бик гаҗәпләнгән иде, хәзер ияләнде инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: