Мәдәни җомга

ХХ ЙӨЗНЕҢ АТАКЛЫ ТАВЫШЫ

Тарихта шундый шәхесләр була: алар, инде күптән гүр иясе булса да, һаман да халык хәтерендә яшәвен дәвам итә. Юк-юкта аларны искә төшерәләр, шуларга бәйле ниндидер легендалар сөйләп алалар. Шундый шәхесләрнең берсе, һичшиксез, Юрий Борисович Левитандыр. Аның хакында миңа да байтак сүзләр ишетергә туры килде. Кайсылары дөрес, кайсылары юк, дигәндәй. Чынлыкка...

Тарихта шундый шәхесләр була: алар, инде күптән гүр иясе булса да, һаман да халык хәтерендә яшәвен дәвам итә. Юк-юкта аларны искә төшерәләр, шуларга бәйле ниндидер легендалар сөйләп алалар. Шундый шәхесләрнең берсе, һичшиксез, Юрий Борисович Левитандыр. Аның хакында миңа да байтак сүзләр ишетергә туры килде. Кайсылары дөрес, кайсылары юк, дигәндәй. Чынлыкка туры килмәгәннәре дә байтак булса кирәк. Шулай икәнлеген каян беләсең, дип сорасагыз, күпләрдән аермалы буларак, миңа аны күрү, хәтта үзе белән азмы-күпме аралашу да насыйп әйләде.


Мин күргән вакытта аңа инде 55 яшь булган икән. Ул шактый озын буйлы (180 сантиметр тирәсе булыр), тулы гына гәүдәле, салмак кына хәрәкәтле, ипле генә сөйләшә торган кеше иде. Үзара гәпләшкәндә тавышы йомшак кына чыга, аны һич тә "тимер тавышлы" атаклы Левитан дип уйламассың да.

Без аның радиодан сөйләгәнен тыңлап үстек. Ул сөйләсә, көт тә тор, илдә, дөньяда ниндидер гадәттән тыш вакыйга булган, дигән сүз. Әйтик, 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагаринның галәмгә очу хәбәрен ул, үзенең бөтен тавышын эшкә җигеп, бик тә тантаналы итеп җиткергән иде. Аның тавышы сугыш турындагы фильмнарга кереп калган. Һәр елны 9 майда - Җиңү бәйрәмендә - радио һәм телевидение тапшыруларында Ю.Левитан тавышы яңгырамый калмый. Йә аның укуында 1941 елның 22 июнендә сугыш башлану турында совет хөкүмәте белдерүен, яки Бөек Җиңүгә ирешүебез турында СССР Кораллы көчләре башкомандующие боерыгын яңгыраталар. Шул вакытларда тыңлаучыларның бала йоннары кабара, икенче төрле әйткәндә, каз тәне чыга, алар бу вакыйгаларның асыл мәгънәсен аңнары белән генә түгел, хисләре белән дә кабул итә.

Юрий Борисович 1914 елның 2 октябрендә Владимир шәһәрендә дөньяга килә. Без бу өлкәгә кергән Муром шәһәрен Мәскәүгә барганда-кайтканда гел үтеп йөрибез. Башкалага нибары 300 чакрым гына булса да, Владимир ягындагы урысларның сөйләме шактый үзенчәлекле. Алар "а" авазын да "о" дип әйтергә күнеккән, ягъни "о-лаштырып" сөйләшәләр. Милләте буенча яһүд булса да, Юрий җирле урыслар кебек сөйләшергә шулкадәр күнеккән, аны сөйләме җәһәтеннән әйләнә-тирәдәгеләрдән аерып булмаган. Мин аның бу ягына ни өчен артык әһәмият бирәм, чөнки тормышы алга таба әдәби сөйләм белән бәйле булырга тиешле яшүсмергә алай сөйләшү шактый кыенлыклар китереп чыгара.

Эш шунда, ул яшүсмер чагында очраклы рәвештә үзләрендәге өлкә театрына бара, анда ниндидер бер спектакльне карый. Малай артистларның уенына таң кала. Шуннан соң ул театрга иң яратып йөрүчеләрдән булып китә. Юра, ниһаять, катгый карарга килә: ул, һичшиксез, артист булачак. Өлгергәнлек аттестаты алгач, егет Мәскәүгә театр институтына бара. Ләкин аны, синең сөйләмең мәскәүчә әдәби түгел, дип, кире кагалар, бүтән безгә килеп йөрмә, дип тә өстиләр. Менә ул күңелсез генә урам буйлап бара. Шунда күзе белдерүләр тактасына төшә. Анда Бөтенсоюз радиосында дикторлар курсы ачылуы турында хәбәр ителә. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, дигәндәй, әле генә бер ишектән сөрелгән 17 яшьлек егет шунда кереп чыгарга уйлый. Монда да аңа шул ук сүзне әйтәләр.

Ләкин шунда арадан берсе:

- Бу егетнең тавышы ошый миңа. Мәскәүдә яши-яши сөйләме дә үзгәрмәсме? - дип әйтеп куймасынмы.

Юраны радио студиясенә эшкә алалар, стажер булырсың, диләр. Нәрсә кушсалар, шуны башкара торган вазифа булып чыга бу. Юрий бер үк вакытта Р.Плят, В.Яхонтовлар белән бергә дикторлар курсына да йөри. Әдәби сөйләм дәресләрен анда В. Качалов үзе алып бара. Ни хикмәт, бөек артист егетнең сөйләмендә уңай якка үзгәрешләр булуына игътибар итә, аның белән аерым да шөгыльләнә. Моны инде студиянең дикторлар бүлегендә дә күреп торалар. Юрийга ара-тирә концерт программаларын алып барырга да рөхсәт итәләр.

Ю. Левитанның язмышын үзгәртеп җибәргән бер хәл булмаса, белмим, ул шундый ярдәмче эшләрдә күпме йөрер иде икән? Эш шунда, Мәскәү радиосы җирле гәзитләр өчен төрле рәсми хәбәрләр, материаллар тапшыра. Диктор аларны, язып барырга өлгерсеннәр өчен, салмак кына укый. Бу эш эфирда бара, әмма ул тапшыруларны радиочелтәрләр аша тыңлаучыларга җиткермиләр. Шуңа күрә күпләр мондый тапшырулар барлыгын белми дә. Менә шул "диктант яздыру" эшен бервакытны Ю. Левитанга йөклиләр. Аның укуын эфирдан очраклы рәвештә И. Сталин тыңлый. Текстны башта салмак кына әйтеп яздыргач, ул материалны башыннан ахырына кадәр укып чыга. Бу юлы аның укыганы "Правда" гәзитенең баш мәкаләсе була. Ни хикмәт, ил җитәкчесенә бу дикторның тавышы ошый.

Тыңлап бетергәч, И. Сталин радиокомитет җитәкчесенә шылтыратып:

- Әле генә сезнең анда "Правда" гәзите материалын кем әйтеп яздырды? - дип сорый.

- Яшь хезмәткәребез Левитан фамилияле егет.

- Миңа аның тавышы, аннан да бигрәк укый торган текстны аңлап җиткерә алуы ошый. Шушы арада партиянең XVII съезды була. Минем анда сөйләгән докладны радиодан шушы егетегез укысын.

- Ярый, Иосиф Виссарионович, ул укыр...

Шул рәвешле, Ю.Левитан әле генә икенче-өченче пландагы тапшыруларда гына катнашып йөргән җиреннән төп материалларны укучы диктор булып китә. Бу хәл 1934 елда була. Димәк, инде сугышка кадәр үк 7 ел буена ул Бөтенсоюз радиосының визит карточкасы буларак йөртелә. Шулай да аның киң танылуы Ватан сугышы еллары белән бәйле.

1969 елда мине, Татарстан радиосы дикторын, Бөтенсоюз радиосына берничә айга дикторлык осталыгы курсларына җибәрделәр. Анда без Юрий Борисович уздырган дәресләрдә дә катнаштык. Ул осталык мәсьәләләрен күбрәк сугыш вакытындагы вәзгыяь һәм шул чорда укыган материалларга нигезләп яктыртты.

1941 елның 22 июнь таңында иртәнге сәгать 6да аның өендә телефон шылтырый. Радиодан икән. Тиз генә радиокомитетка килергә кушалар. Ара ерак түгел, ул тиз генә барып та җитә. Бинага килеп керүгә, ул ниндидер киеренкелек сизә, кешеләр борчуда. Кайберләре елый да... Димәк, соңгы вакытларда хәвефләнеп көткән хәл чынбарлыкка әверелгән - сугыш башланган!

Ю. Левитанга әйтәләр:

- Тиздән сугыш башлану турында совет хөкүмәтенең белдерүен китерерләр. Укырга әзер булып тор! - диләр.

Тиз дигәннәре озакка сузыла. Текстны сәгать 12ләргә генә китереп җиткерәләр. Күрәсең, аны язу, бер карарга килү җиңел булмагандыр. Ник дигәндә, Сталин фашистларның һөҗүм итәргә әзерләнүе турындагы хәбәрләргә ышанмаган, Гитлерның берьюлы ике фронтта сугыш алып барырга башы ике түгел, дип уйлаган ( 2 елдан бирле инде Аурупада сугыш бара).

Радиодан сугыш башлану хәбәрен ирештерү, тышкы эшләр министры В. Молотовка йөкләнә. Ул сөйләгәннән соң, Ю. Левитан рәсми текстны укырга тиеш була. Ул: сугыш башлануы турындагы хөкүмәт белдерүен нинди интонация белән укырга, дип баш вата. Монда "тимер" интонациягә урын юк. Шул ук вакытта диктор тавышында төшенкелек тә булырга тиеш түгел. Чөнки ул шундук миллионнарның күңеленә күчәчәк. Ниндидер урталыкны табарга кирәк. Ә инде хөкүмәт белдерүенең беренче җөмләсенә күз төшерүгә, аның уе яктырып китә һәм ул бу очракка бәрабәр күңел көйләнешен тоя. Бу гаять мөһим документны укыгандагы тавышында билгеле күләмдә фаҗигалелек тә, шул ук вакытта кешеләрнең рухын ныгытырдай ышанычлылык та булырга тиеш, дигән уй аңа әлеге четерекле хәлдә дөрес карарга килергә ярдәм итә. Ю. Левитан сугыш вакытында 2 меңнән артык Совинформбюро хәбәрен һәм башка бихисап рәсми материаллар укый.

Аңлашыла ки, Юрий Борисовичны сугышка кадәр дә, сугыш вакытында да халыкка күрсәтмиләр, радиодагы бик тар даирәдән башкалар аны күреп белми дә. Ул совет иленең көчле бер идеологик коралына әйләнә. Левитанны юк итү Гитлерның хәтта максатына әверелә. 1942 елның кышында Бөтенсоюз радиосы бинасын махсус рәвештә бомбага тоталар. Бинаның бер канатына нык кына зыян килә. Бәхеткә, Ю. Левитан бинаның икенче өлешендә була. Радиокомитетның зыян килгән техник җиһазларын ничек кирәк, алай җайлаганнан соң, сәгать ярымнан эфирга Ю. Левитанның тавышы чыга. Гитлер, Сталин белән Левитанны үзенең иң зур дошманнары, дип игълан иткән, дигән легенда халык арасында юкка гына тумагандыр. Ә менә Сталинның Левитанны ныклап саклауны оештырырга кирәк, дип күрсәтмә бирүе хак булса кирәк. Бу хакта әлеге курсларда вакытта аның бу еллардагы хезмәттәше О.Высоцкая сөйләгән иде. 1942 елда Ю. Левитан белән Ольга Сергеевнаны берничә айга Свердловскига җибәреп торалар. Алар шуннан "Говорит Москва" дип тапшырулар алып бара. Тапшыруларның биредән алып барылуы, Ю. Левитанның Урал башкаласында икәнлеге үтә яшерен сер итеп саклана. Бу хакта берничә дистә елдан соң гына матбугатка саркып чыга.

Сугыш вакытында бервакыт И. Сталин чит ил журналистлары белән очраша. Аңарга бирелгән сорауларның берсе болай була:

- Ничек уйлыйсыз, сугыш кайчан бетәр?

Сталин шунда:

- Левитан әйткәч, бетә, - дип җаваплый.

Әйе, сугыш тәмамлану, җиңү хәбәрен дә эфирдан Ю.Левитан укый. Эш болай була. 9 майда төнлә Германиянең җиңелүен тануы турындагы документка кул куела. Бу хактагы хәбәр яшен тизлеге белән илебезгә тарала. Әмма радиодан әле рәсми хәбәр укылмаган. Шуңа карамастан, Кызыл Мәйдан халык белән тулган. Барысы да шатлана, кочаклаша, җырлый, бии. Шунда радиодан, 21 сәгать 50 минутта хөкүмәтнең мөһим хәбәре тапшырылачак, дип белдерү бирәләр. Ю.Левитан, Кремльдән текстны алып, сакчылар чолганышында Кызыл Мәйданнан үтәргә һәм ГУМ бинасында урнашкан радио студиясеннән Җиңү турында башкомандующийның боерыгын укырга тиеш була. Алар Спас капкасыннан чыга, ләкин халык ташкыны аша уза алмыйлар.

- Иптәшләр, безнең бик мөһим эшебез бар, зинһар, үткәрегез! - ди сакчылар.

Әмма халык көлә генә:

- Бүген нинди эш? Менә хәзер Левитан Җиңү турында хәбәр тапшырачак...

Ул аларга үзенең Левитан икәнлеген әйтә алмый ич инде. Халык белсә, аны кочаклап, үбеп, кысып, харап итүләре мөмкин.

Левитан белән сакчылар кире Кремльгә кайта. Аларны ара-тирә Сталин чыгыш ясый торган студиягә кертәләр, Ю.Левитан Җиңү турындагы боерыкны шуннан укый. Хәбәр рәсми рәвештә бөтен дөньяга тарала.

Сугыштан соң да 30-40 ел буена Бөтенсоюз радиосыннан иң мөһим хәбәрләрне бары тик Ю.Левитаннан гына укыталар. Әйтик, дөньяда беренче тапкыр космоска кеше очыру турында ул укыган рәсми хәбәрләр бүген дә колагымда яңгырап тора сыман. Бу турыда Юрий Борисович үзе менә болайрак яза. 1961 елның апрель башында ул Кавказ шифаханәләренең берсенә ял итәргә һәм дәваланырга килә. "Хәтерлим, - ди ул, - әле 10 апрельдә ашыкмыйча гына, минераль су йоткалый-йоткалый, иске "Огонек" журналларыннан кроссвордлар чиштем, зәңгәр офыкларны тамаша кылып һәм шифалы, чиста һава сулап хозурландым...

11 апрельдә, иртәнге аштан соң, көтмәгәндә, Мәскәүдән шылтыраттылар. Радиокомитетыбыз җитәкчесе икән.

- Юрий Борисович, - диде ул, - эшкә кайту мәсьәләсенә сез ничек карыйсыз? Үзәк комитет үзегезне көтәргә мәҗбүр итмәссез, дип ышана...

"Димәк,бүген булмаса, иртәгә ниндидер гадәттән тыш вакыйга көтелә", - дип уйладым мин.

- Ә миңа кайчан китәргә?

Трубкадан ачык тавыш ишетелде:

- Һәммәсе дә көйләнгән, бер сәгатьтән сезне алырга машина киләчәк, аннан - самолетка. Махсус рейс: Минеральные Воды - Мәскәү.

Диңгез дулкыны төсендәге "Победа" машинасы 40 минуттан килеп тә җитте...

...Мин башта текстны тиз генә күздән кичердем. "Советлар Союзы гражданы Юрий Алексеевич Гагарин..." Аннан соң өермә кебек тизлек белән студиягә атылдым. 10 сәгать 2 минутта, үземне кулга алып, ТАСС хәбәрен эфирдан турыдан-туры укый башладым. "1961 елның 12 апрелендә Җир тирәли орбитага дөньяда беренче тапкыр кеше утырган «Восток» космик корабле-иярчене җибәрелде… Күпбаскычлы космик ракетаны җибәрү уңышлы булды. Корабль-иярчен Җир тирәли орбитада очышын дәвам иттерә" (Дихтяр А. Прежде чем прозвучало "Поехали!" - М.: Издательство политической литературы, 1987. - С. 7, 10).

Шәхси тормышына килгәндә, Юрий Борисович әле сугышка кадәр үк Раиса исемле кызга өйләнә. Кызлары Наталья туа. Сугыш вакытында аның гаиләсе белән аралашырга әлләни вакыты булмый. Шуңа күрә гаилә таркала. Ю. Левитан хатынының әнисенә үз янында калырга тәкъдим итә. Алар өчәү: Юрий Борисович, хатынының әнисе, кызы Наталья бергә яши. Дөрес, Раиса бераздан кире кайтырга тели, әмма Ю. Левитан кабат кушылуга катгый каршы килә. Башка хатынга да өйләнми. Ул болай уйлый: яшь хатыннар аңа нәрсәгәдер исәп тотып киләчәк, ә карт хатыннар мине кызыксындырмый.

Тора-бара Ю.Левитан, кызына фатирын калдырып, үзе яңасына күчә. Кайнанасын да үзеннән калдырмый. Кызына ай саен тормыш итү өчен җитәрлек акча биреп бара. Оныгым Борисны мохтаҗлыкта үстермәсен, ди. Әмма кызы Наталья да, оныгы Борис та фаҗигале рәвештә һәлак була. Хәзерге вакытта Борисның улы Артур исән. Ул атаклы бабасының истәлеген кадерләп саклый, аның Новодевичье зиратындагы каберен да тәртиптә тота.

1983 елның августында партиянең Белгород өлкә комитеты һәм ветераннар советы чакыруы буенча Ю.Левитан шул шәһәргә бара. Аны төрле авыллар буйлап та йөртәләр. 4 августка каршы төндә ул Бессоновка авылында кинәт йөрәк өянәгеннән вафат була. Ә менә "Правда" гәзитенең 1983 елгы 6 август санында бирелгән кайгынамәдә Ю.Левитанның рәсеме урнаштырылмаган. Моны инде сугыш вакытында аңа карата чикләүләрнең дәвам иттерелүе дип аңларга кирәктер. Югыйсә, СССРның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган атаклы шәхескә, вафатыннан соң булса да, ул вакыттагы төп гәзиттә зурлап хөрмәт күрсәтелергә тиеш булгандыр. Бу очракта да җитәкче даирәләрнең аңа тиешле бәяне биреп бетермәве чагыла. Хәер, әле таза-сау чагында да аны артык иркәләмәделәр. 1975 елның 7 маенда гына Ю.Левитан хакында "Правда" гәзитендә мәкалә басылып чыкты. Шуннан соң аңа мактаулы исем бирү мәсьәләсе күтәрелә. Ике төрле ният була - Социалистик Хезмәт Героемы, әллә СССРның халык артистымы? Ниһаять, соңгысын бирергә дигән карарга киләләр. Бер уңайдан бу исем О.Высоцкаяга да бирелә.

Кыскасы, Ю.Левитан кебек шәхесләр үзләре яшәгән чорда ил тарихын иҗат итүчеләр рәтендә була. Алар онытылырга,эшләре һәм шәхесләре хәтеребездән җуелырга тиеш түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: