Мәдәни җомга

Халкыбызның мирас сакчысы

- Әби, әкият сөйлә әле! Бәләкәй Марсель, өлкәннәрне күрде исә, шулай аптырата. Олыларның маҗаралы хикәятләрен тыңлаудан рәхәтлек таба. Шул тылсым тәэсиренә бирелеп, халык иҗатына якыная. Тик шулай да буфетчы булып эшләүче әнисе Хәлимә ханым милли җанлы малаен укырга Иске Кенәр авылына Ленинградтан эвакуацияләнгән Туманова классына бирә. - Ичмасам, әти дә...

- Әби, әкият сөйлә әле!
Бәләкәй Марсель, өлкәннәрне күрде исә, шулай аптырата. Олыларның маҗаралы хикәятләрен тыңлаудан рәхәтлек таба. Шул тылсым тәэсиренә бирелеп, халык иҗатына якыная. Тик шулай да буфетчы булып эшләүче әнисе Хәлимә ханым милли җанлы малаен укырга Иске Кенәр авылына Ленинградтан эвакуацияләнгән Туманова классына бирә.
- Ичмасам, әти дә сугыштан кайтып җитми, - дип уфтана малай. - Ул янәшәдә булса, татар классында укуыма каршы килмәс иде.
МТС оештырган Ибраһим Әхмәтҗанов, тылда эшләргә рөхсәт кәгазе бирелсә дә, яуга үз теләге белән чыгып китә. Дөресрәге, ирен югалткан бер ханымның: "Бу буегыз белән авылда ничек оялмыйча йөрисез? Безнекеләр күптән череп бетте инде", - дип төрттерүеннән соң, Әтнә төбәгенең Олы Мәңгәр авылында ятимлектә үскән ир Кызыл юл районыннан фронтка барып керә. Хатыны Хәлимә, улы Марсель һәм кызы Светлана бәхетенә, утлы өермәдән исән-сау чыгып, 1946 елда торган җиренә әйләнеп кайта.
Колхоз, соңрак район советы башкарма комитеты рәисенең улы, шуннан соң, татар классында урта белем ала. Милли әдәбият белгече булырга җыена. Тик бу юлы да әнисе улының ихлас теләгенә каршы төшә.
- Хезмәт хакы түбән булган эшкә нигә кызыгасың? - ди. - Син техникага якынаерга тырыш, инженер һөнәрен үзләштер. Уч тутырып акча алырсың.
Төзүче-инженерлар институты турында сүз чыга. Тик Марсель, күзенең начар күрүен, сызым ясарга көче җитмәвен әйтеп, бу тәкъдимне кире кага. Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортының ишеген ачып керә. Әмма хезмәт стажы булмауны сәбәп итеп, көндезге бүлеккә кабул ителми, белем серләренә читтән торып төшенә. Шул ук вакытта Компрессорлар заводының столярлык цехында балта остасы вазифасын башкара.
М.Әхмәтҗанов, бу елларны әрәмгә узган гомергә тиңләп, Казан дәүләт университетының әдәбият бүлегендә укырга талпынып карый. Әмма әдәбиятта кичке бүлек булмагач, тарихчылар өчен әзерлек курсына керә. Монда, чыгарылыш имтиханын тапшырганда, аңа: "Кырымны Россиягә кушу нәрсә бирде?" - дигән сорау туры килә. Марсель турыдан ярып: "Россия аны яулап алды", - ди. Теләсә кайсы сәясәткә яраклашучы хәсрәт тарихчы әлеге җавапны ошатмый. Нәтиҗәдә көндезге бүлектә уку юлы киселә. Бәхетенә, милли җанлы укытучы Ринат Гази улы Кашафетдинов ярдәме белән кичен белем алырга насыйп була.
Диплом эше итеп, студент шәҗәрә темасын сайлый. Моңа Олы Мәңгәрдә имам Һади Галиев күчергән, тулыландырган 54 токым язмасының бүгенге көнгә кадәр саклануы сәбәпче була. 19 буыны тоташкан нәселләрне искә төшерү укытучыларда зур кызыксыну уята. Хезмәт бертавыштан хуплана, югары бәя ала.
Татар халкы яшәеше белән тәфсилләбрәк танышырга теләү тойгысы 1939 елгы Марсель Әхмәтҗановка 32 яшьтә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (хәзерге сәнгать) институтының ишеген дә ачтыра. Өлкән фәнни хезмәткәр Фазыл Фәсиев җитәкчелегендә "Татар шәҗәрәләре" темасын җентекләп өйрәнә. Әмма 1975 елда яклау советы ябылу сәбәп­ле, филология фәннәре кандидаты диссертациясен тикшерүгә тәкъдим итү кичектерелә. Аның каравы, әдәбият бүлегендә күңелгә якын текстолог хезмәте башланып китә. Шагыйрь Һади Такташ, әдип Фатих Әмирхан хатлары барлана. Аларга аңлатмалар, искәрмәләр языла һәм өстәмә томнар дөнья күрә.
Сәгате суккач, диссертация яклау шатлыгы да килә. Әлеге бәхет Алма-Ата шәһәрендә, Казахстан Фәннәр академиясендә елмая. Гыйльми җыенга, милләттәше, ватандашы Марсель Әхмәтҗановка теләктәшлек күрсәтү өчен, композитор Латыйф Хәмиди дә сугыла. Галимнәр Казахстан гимнын, вальсын, операсын иҗат иткән танылган көйчене аягүрә басып каршылый. Шулай ук Марсель Әхмәтҗановка да хөрмәт күрсәтәләр.
Фән докторы диссертациясенә килгәндә, ул КДУда (1999) яклана. "Борынгы татар әдәбияты кулъязмаларда" дигән темага багышлана.
Гомумән, М.Әхмәтҗанов: "Тагын кайсы халыкта бу кадәр рухи хәзинә бар соң?" - дип, кулъязмалар җыюга зур игътибар бирә. 1972 елда башланган экспедициягә чыгуны 2012 елга кадәр туктатмый. 73 яшькә җиткәндә төрле төбәкләрдә 5 меңнән артык кулъязма туплый. Аларны капчыкка салып, кулга күтәреп Казанга ташый. Тасвирлап, кайсы фондта нинди мәгълүмат ятуны искәртеп, үз хисабына 7 белешмәлек чыгара. Табышларын фәнгә беркетеп, төрле темаларны өйрәнүчеләр өчен юл күрсәткече булдыра.
"Кулъязма туплауның тыелган тема икәнлеген онытыр­га ярамый, - ди филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Дәүләт бүләге иясе. - Озак еллар галимнәргә моның белән шөгыльләнергә рөхсәт ителмәде. Сталинчылар аларның иң әһәмиятлеләрен туздырды, юкка чыгарды. Ләкин аның калдыгы да - татар халкы өчен алтын дәрәҗәсендәге хәзинә. Ул милләттәшләребезнең укымышлылык күрсәткечен чагылдыра. Шуңа күрә 1960 елларда КДУ галимнәре Миркасыйм Госманов, Фатыйх Мөхәмәдъяров күңел көткән экспедицияләрне башлап җибәрде. Әмма бер үк вакытта татар китаплары табылу, күбәю кемнәргәдер ошамады. Университет китапханәсенең сирәк һәм кулъязма китаплар бүлеге хезмәткәре, аларны тасвирлап тарихка теркәп калдыручы Альберт Фәтхи җитәкчелектән: "Нигә макулатура җыясыз инде? Алар кемгә кирәк?" - дигән мәгъ­нәсез битәрләү сүзләрен еш ишетте. Тик башланган эш тукталмады. Әлеге кирәкле гамәл Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре тарафыннан да хуп­ланды. 1976 елда Нил Юзиев тарафыннан Кулъязмалар бүлеге оештырылды. Мирас кулъязмаларына урын бирүче почмак буларак, ул телгә Мирасханә исеме белән беректе. Табышлар 1972-1982 елларда элекке Ленин, хәзерге Кремль урамындагы почта янындагы бинада тупланды. Кышкы суыклар үзәккә үтсә дә, мондагы иркенлектән, фикер төрлелеген тоюдан күңел җылынды. 2008 елда Кремльгә күчкәч, бүгенге Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә эш шартлары тамырдан яхшырды. 8500ләп кулъязма шүрлекләрдә үз урынын тапты".
Әлеге исемлектә 800 берәмлек шәҗәрә дә бар. Халык өчен милли тарих ул. Гаиләгә, нәселгә, төбәккә кагылганлыктан, бу туп­ланма фән өчен дә бик мөһим. Анда төрки-татар исемнәре энҗе кебек ялтырый. Халкыбызга түбәнсетү ярлыгы итеп тагылган монгол исемнәре монда бөтенләй күренми. Көчләп чукындыру башлангач исә, ислам мәдәниятенә ябышуның көчәюе күзәтелә, мөселман исемнәре күпләп кушыла. Совет заманында исә, хакимият катнаш никахларны хуплап торгач, "интернациональ" исемнәр басып китә.
Тынгысыз М.Әхмәтҗанов тарафыннан әлеге шәҗәрәләрнең 60 проценты фәнни әйләнешкә кертелгән инде. Кызыксынучыларга унлап китап тәкъдим ителгән. Моңа багышланган саллы томның икесе дөнья күргән, өченчесе басмага әзерләнгән.
Татар зиратлары һәм алардагы кабер өсте мәдәнияте дә Марсель Ибраһим улы игътибарыннан читтә калмый. Мондагы ташбилгеләр, аның фикеренчә, таш кисү һәм язу сәнгатенең искитәрлек күренеше булып тора. Шуңа күрә алар исәпкә алынырга, сак­ланырга, югалмаска тиеш. Тик, тарихи дәлилләрдән күренгәнчә, гасырлар дәвамында аларны ботарлау, төзелештә файдалану күзәтелә. Болгар шәһәрендә, Казан Кремлендә күтәрелгән чиркәүләрнең нигезендә, әнә, гарәп хәрефле каберташлар шәйләнә. Вәхшилек чагылышы башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Галим мондый җимерүләрне чикләргә тели. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрнең зиратларына сукмак салып, фәнни экспедиция табышларын хәтер сагына бастыра. Мәрхүмнәрне кыргыйлыктан яклап, "Татар археографиясе" (Казан, 2013, 2014) китабының ике томын укучылар кулына тоттыра.
Гыйлем иясен дөнья бәясенә торырлык галимнәребезнең кадерсезләнүе дә борчый. Сәнгать белгече Фоат Вәлиев әнә, Казанга сыймагач, Йошкар-Олага барып эшләгән. Мари халкына хезмәт итеп, татарлар турында уйлаган.Мәскәүдә сыену урыны тапкан татарның беренче архитектура профессоры Исмәгыйль Гайнетдинов, хакимият юл куймагач, Казан биналарын үзе теләгәнчә милли бизәкләр белән челтәрли алмаган. Күренекле сынчы Садри Ахун да рәхәт тормыштан читкә чыгып китмәгән...
Аспирантларга күрсәтелгән мөнәсәбәт тә югары дәрәҗәдә түгел. Аларга еш кына очраклы темалар тәкъдим ителә. Борынгы мирасыбыз, шул чорның агышы, күренекле шәхесләре күләгәдә кала.
Әби-бабаларның, әни-әтиләрнең чын варисларына әйләнеп, татар булып калу мәсьәләсе дә үзәккә чыга. Моны истә тотып, Марсель Әхмәтҗанов һәм аның хатыны - тегүче Сәвия ханым балалары Азат, Алмаз, Айдар белән өйдә гел үзебезчә - туган телдә сөйләшә. Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем алган әлеге өч малайга әти-әни: "Укуда, урамда, эштә аралашкан телне, бусага янында аяк киемен салган кебек, ишек төбендә калдырыгыз", - дип киңәш бирә. Әхмәтҗановлар катнаш никахны да бәхетсезлек чыганагы дип саный. Чөнки йола төрлелеге, башкалар гадәтен көчләп тагу үзара каршылык китереп чыгара. Кимсетелгән адәмнәр хәлендә калмас өчен, 50 мең мәкальле телебезне һәм дөнья таныган мәдәниятебезне саклау мәслихәт. "Бу юнәлештә төп үрнәкне рес­публика, хөкүмәт җитәкчеләре күрсәтергә тиеш, -ди М.Әхмәтҗанов. - Алар татар тарихын, әдәбиятын, музыкасын яхшы белсен. Янәшәләрендә моны аңларлык ярдәмчеләре булсын. Халкыбыз моны күреп, куәтләп торсын. Шул чакта безне башка милләтләр дә хөрмәт итәр".
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: