Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Гомерен өзгән генерал

Быел 9 мартта танк гаскәрләре генерал-лейтенанты, Советлар Союзы Герое Алексей Осипович Ахмановның тууына 120 ел тулды. Тик аның гомере фаҗигале тәмамланган: 1949 елның нояб­рендә, дан-шөһрәтенең иң югары ноктасында, А.Ахманов атылып үлгән. Бу акылсыз адымга барырга данлыклы генералны нәрсә мәҗбүр иткән соң? Сәбәпләрен ачыклап карыйк әле. "Вак-төякне хөкемгә тартырга, калганнарын атып...

Быел 9 мартта танк гаскәрләре генерал-лейтенанты, Советлар Союзы Герое Алексей Осипович Ахмановның тууына 120 ел тулды. Тик аның гомере фаҗигале тәмамланган: 1949 елның нояб­рендә, дан-шөһрәтенең иң югары ноктасында, А.Ахманов атылып үлгән. Бу акылсыз адымга барырга данлыклы генералны нәрсә мәҗбүр иткән соң? Сәбәпләрен ачыклап карыйк әле.
"Вак-төякне хөкемгә тартырга, калганнарын атып үтерергә!"
Армия җитәкчелеген күздә тотып, Җиңүдән соң ук Иосиф Сталин Лаврентий Бериягә шундый приказ бирә. Кызыл Армиянең югары офицерларын күпләп юк итү Икенче бөтендөнья сугышына кадәр башланган була инде, сугыш беткәч, намуслы хәрбиләрнең кабат кирәге калмый. Моны гаскәрләрне үзенчәлекле мобилизацияләү дип тә атап була. "Хезмәт ияләренең күпсанлы үтенече буенча" илдә кабат үлем җәзасы кертелә. Репрессияләрнең иң кызган мәле 1950 елга туры килә - 20 генерал һәм 2 маршал атуга хөкем ителә. Советлар Союзы Маршалы, Советлар Союзы Герое Г.Кулик, Авиация маршалы С.Худяков, контр-адмирал П.Бондаренко, генерал-полковник, Советлар Союзы Герое В.Гордов, генерал-майорлар П.Артеменко, М.Белешев, М.Белянчик, Н.Кириллов, И.Понеделин, Ф.Рыбальченко, М.Сиваев, бригада командиры Н.Лазутин, Советлар Союзы Герое М.Косса атып үтерелә. Аларга башка сыймаслык гаеп­ләүләр тагыла - ватанга хыянәт, ил җитәкчелегенә каршы коткы тарату, И.Сталинны үтерергә маташу һ.б. Рәхимсез җәзалаудан соң алар үзләренең теләсә нинди, гайре табигый гаепләрен дә танырга әзер була.
Әлеге корбаннарның күбесе - Алексей Ахмановның сугышчан дуслары. Ә якташы генерал Василий Гордовны 1947 елның 12 гыйнвар
ынд
а кулга алалар һәм "СССРда капитализмны торгызу тарафдары булуда, Совет властен бәреп төшерергә өндәүдә, Совет Армиясендәге сәяси аппаратны бетерергә омтылуда" гаеп­лиләр. Әлбәттә инде, 23 нче танк корпусы командующие Ахманов тикшерү барышыннан хәбәрдар була. Шунлык­тан Советлар Союзы Герое Алексей Ахмановның, кулга алу һәм җәзалаулар хурлыгын күрергә теләмичә,
1949 елның 17 ноябрендә Минскида мордар китүе гаҗәпләндерми. Аны тыныч кына җирләп тә куялар. Ә менә аның сугышчан дусты, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Владимир Тамручины чекистлар кулга алып, 1950 елның 28 октябрендә Суханов төрмәсендә кыйнап үтерә.
Итекчедән - командующийга кадәр
Алтын Йолдыздан тыш, танк йөртүче Ахманов ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, 1 дәрәҗә Кутузов ордены һәм 2 дәрәҗә Суворов ордены белән дә бүләкләнгән. Аны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү кәгазендә менә нәрсә язылган: "Көньяк-Көнбатыш фронтның бронялы танклар һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующиеның танк гаскәрләрен сугышта куллану буенча урынбасары полковник А.Ахманов 1942 елның ноябрь-декабрендә Калач-Сталинградский шәһәре, Перелазовская станциясе һәм Дон буендагы һөҗүмнәр вакытында 18, 24 һәм 26 нчы танк корпусларында сугышты. 24, 26 корпуслар әлеге сугышларда гвардия корпусы исеменә лаек булды."
Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләү кәгазеннән: "1945 елның 25 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр Будапешт шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак барган сугышларда гвардия генерал-лейтенанты Ахманов, танклары күпкә артыграк булган дошман һөҗүмнәрен кире кайтарганда, гаскәрләр белән идарә итү осталыгы һәм искиткеч батырлык күрсәтте. Аның җитәкчелегендәге 23 нче танк корпусы дошманның ике сайланма дивизиясен чигенергә мәҗбүр итте, аңа зур зыян китерде. Барлыгы 100 бронялы машина, төрле калибрдагы 59 орудие юкка чыгарылды, 1500 солдат һәм офицер үтерелде һәм яраланды."
Кара тамгалы анкета
Алексей Осипович Ахманов 1897 елның 9 мартында Биектау районы Алат авылында туган. Мәктәптә укуын тәмамлагач, Казанда итек теккән. 1915 елдан - Көнбатыш фронттагы Сембер укчы полкында рядовой. Бер елдан кече унтер-офицер чинында әсирлеккә төшә. 1918 елда Казанга кайткач, пекарняда утын яра. Гражданнар сугышы кызган мәлдә, 1919 елда Кызыл Армия ягында сугыша башлый, Казандагы 2 нче мөселман пехота командирлары курсын тәмамлый. 1920 елда инде Көньяк фронтта батальон командиры була. 1922 елда Киев хәрби округы физик үсеш курсларын тәмамлый һәм 4 нче Киев артиллерия мәктәбенә ату эше инструкторы итеп билгеләнә, тик 1923 елның сентябрендә демобилизацияләнә.
1932 елдан язмышы аны танк гаскәрләре белән бәйли, ул комбат була. Бөек Ватан сугышы башланырга ике ай кала, А.Ахманов Көнбатыш Махсус хәрби округындагы 27 нче танк дивизиясе командиры итеп билгеләнә. Дошманның беренче һөҗүме вакытында аның дивизиясе тулысынча кырылып бетә. Ул үзе бер төркем сугышчысы белән көчкә чолганыштан чыга. 1941 елның августында Ахмановка танк бригадаларын формалаштыруны ышанып тапшыралар. Вязьма янында ул икенче тапкыр чолганышта кала. Бу юлы да могҗиза белән генә үзебезнең якка чыга. Анкетасындагы мондый "келәймәне" НКВД инде берничек тә оныта алмый.
Ахманов Калинин фронтында танк гаскәрләре белән командалык итә, Сталинград сугышында, Ростов һәм Воронеж өлкәләрен, Донбассны һәм Украинаның сул ярын азат итүдә катнаша. 1944 елдан гомеренең азагына хәтле генерал Ахманов 23 нче танк корпусы белән командалык итә, ул Яссы-Кишинев операциясендә, Румыния, Венгрия һәм Австрияне азат итүдә аеруча батырлыклар күрсәтә.
Советлар Союзы Герое исеме Алексей Ахмановка 1945 елның 28 апрелендә бирелә. Җиңүдән соң яңа үрләрне яулыйсы да яулыйсы гына кебек. Чыннан да, К.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиядә укыганнан соң, 1948 елда Ахманов Белорус хәрби округы бронялы танклар һәм механикалаштырылган гас­кәрләре командующие итеп билгеләнә... Әмма Сталин тагын хәрби кадрларны чистартуны башлый. Мөгаен, чираттагы сугышка әзерләнәдер...
Михаил ЧЕРЕПАНОВ.
Алсу Зәйдуллина тәрҗемәсе.
.Алексей Ахмановның Татарстан Милли музееның Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы экспозициясенә куелган шинеле һәм төрепкәсе; Будапешт урамнарындагы танклар, 1945 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев