Мәдәни җомга

Үгисетү

«Әнии, үлмә!» дип кычкырганын гына хәтерли Флёра, упкынга оча. Унсигез көн кызышып, кара көеп ятканнан соң аны, инде үлде дип, подвалга төшереп куялар.

Ап-ак чәчле 90 яшәр ханым үз тормышын сөйли. Аның турында «әби» диясе килми. Ул - ир йөрәкле Шагыйрә. Университетларда укып, үзе тудырган хыял дөньясында очып йөргән иркә җан түгел, ә язмыш тарафыннан кагылып-сугылып, ачысын-төчесен татып, ил гамен әйтерлек булып җитлеккән шагыйрә. Ул сөйләгәннәр күз алдымда җанланып, кино картиналары кебек берәм-берәм каршымнан уза тора.

Әнә ул, биш яшьлек бәләкәй кызчык, әнкәсе белән бергә кызышып-көеп Сәпәй хастаханәсендә тифтән чирләп ята. Бер аңына килеп күзен ачканда әнкәсенең туганына васыятьләрен әйткәне колагына керә: «Балаларымны… ташламагыз…» «Әнии, үлмә!» дип кычкырганын гына хәтерли Флёра, упкынга оча. Унсигез көн кызышып, кара көеп ятканнан соң аны, инде үлде дип, подвалга төшереп куялар. Тик кызын аерып яраткан әткәсенең генә ышанасы килми, качып кына төшә дә карый, төшә дә карый. Ата күңеле сизгән икән, ул баланың култык астындагы бер тамыры тибүен шәйләп ала да, төреп, Әсәйгә алып кайтып китә. Шул көннән Флёраның ярым ятим тормышы башлана…

Үги ана бик уңган-булган, киштәсе тулы икмәк, тик бәгырендә үги кызга бер кыерчык сындырып бирерлек шәфкать табылмый… Райондагы җаваплы эшләрдә эшләгән әтисе Сабирҗан, бронь белән калу мөмкинлеге булса да, үз теләге белән фронтка китеп бара да, дүрт ел буе сугышта йөреп, 1944 елда Украина өчен барган сугышларда һәлак була. Соңгы хаты да шуннан килә: «Без атакага ташланганда кырыктан артык идек. Бу минуттан җидегә генә калдык. Монда – мәхшәр… Бөтен дөньясы ут белән чолганган. Без инде өч көн буе авызга бер тәгам ризык, су капмаган. Арыш уып кабарга да вакыт юк. Барыбыз да тереләй янып үлә барабыз», – дип язылган була анда. Әтисенең сугышта үлү хәбәрен алган 10 яшьлек бала аны бер тамчы да жәлләми: шушы кадәр усал үги ана кулына калдырып киткәнгә күңеле чамасыз әрни генә. Менә ятимә кыз капканы ачып урамга чыга, кайсы күршегә керим икән дип бермәл уйга калып тора. Кайсы йортка килеп керсә дә, какмый аны авылдашлар, «Сабирҗан абзый кызы!» – дип зурлап табынга утырталар, үз балалары белән рәттән тамагын туйдыралар.

Менә, ач-ялангачлыктан чарасыз яшүсмер кыз торф эшенә киткән апасын эзләп, авылдан чыгып китә. Тик апасы Ленинград төзелешенә киткән булып чыга, Флёра Ютазыдагы укытучысына барып егыла. Бу гаиләдә 7 ай бала карый ул. Җиде айлык, яшь тә җиде айлык ике баланы көне буе уйнатып, биетеп ардыра да, алар йоклап киткәч, китап укый. Укытучылар өендәге барлык китапны кырып-себереп укып чыга ул. Укытучы апасы матур киемнәр киендереп җибәрә аны, тик ятимлек кайтып керүгә якадан ала – авылга кайтып өй бусагасын атларга өлгерми, шул матур киемнәре белән коега төшкән чиләкне алыр­га җибәрәләр. Авылда багор җитмәслек тирән коеларга чумган чиләкне алырга гел ятим Флёраны төшерә торган булалар. Тик бу юлы никтер йөрәк әрни, матур киемнәр дә кызганыч, күз аткан егетенең йорты янәшәдә генә ләбаса, ул күреп алса, ояты ни бит…

Менә кыз бала күрше авылда кешеләргә җир казый. Җен урынына эшләгәнен күрше-тирәләр шаккатып карап китә. Берәүләр эшләгәне өчен бәрәңге бирә. Авыл уртасына җиткәч, бер морҗасыннан төтен чыккан йортны күреп ала да керә һәм «Минем бәрәңгемне күмеп бирмәссезме икән?» – дип сорый кыз бала. Ә анда җиде бала… Шул җиде янында ул да торып кала, кешедә җир казып йөргәндә, Җамал исемле солдат хатыны килеп, үзенә алып китә аны: «Сабирҗан абзый кызы, бүтән болай көрәк күтәреп йөрмисең!..»

Менә Флёра унике яшеннән ат җигә башлый, «атлы молотилка»га эшкә йөри, сугылмый калган икмәк кибәннәрен чатнама кыш көннәре суктыралар. Ач-сәләмә балага уку эләксә, елга бер-ике ай эләккәндер…

Менә 16 сы яңа тулган кыз баланы вербовка зәхмәте белән Кемерово шахталарына озаталар. Көненә 300 грамм ипи, бер тәлинкә тары өйрәсе бирәләр, шул ризык белән тукланып, көненә 12шәр сәгать эшлисең. Кая карама бетле чолгаулар, бетле кием  кыймылдап ята. Себернең бер генә шахтасында да лифтлар эшләми, чакрым ярым тирәнлектәге су баскан шахталарга пычрак баскычлар буйлап җәяү төшәсе. Кая гына тотынма, ток суга. Флёра беренче мәтәлә-кадала төшүендә үк 48 нче үлчәмле брезент чалбарының төбе аерылып чыга, зәхмәт. Аны мастерлык вазифасын үтәүче урыс егете, лава идәненә сузып салып, сүгенә-сүгенә тимер чыбык белән ямый. Алда – 12 сәгать буе вагон этү…

Авыр эш, начар шартларга карамый, яшьлек үзенекен итә. Баракларда йөзләгән егетләр-кызлар. Флёра да бик чибәр бер егет белән танышып ала. 8 ай кулны-кулга куеп кына йөри торгач, берзаман өч көн рәттән егет килми. Гарьләнә кыз. Бик яхшы җырчы дус кызының да шул Фазыл исемле егеткә гашыйк икәнен белеп алгач, җан сөйгәнен калдырып, бу шахтадан качарга уйлый. Менә барак ишегалды тулы халык, кичке уен бара. Йөгереп түгәрәк уртасына керә дә, егермеләп егет белән бии кыз, бик шәп биюче бит ул! Йөрәгенә капкан утка чыдарлык түгел, котырып-котырып бии! Шулчак түгәрәк уртасына Фазыл сикереп төшә дә икәүләп бииләр… Ә дус кызы түгәрәк читендә елап тора… Шул төнне ап-ак күлмәген кия дә, бу шахтадан чыгып китә кыз. Кая барасын үзе дә белми.

Иртеш суын сыңар кул белән генә йөзеп чыгып, бара да бара кыз. Менә юлында бер кап-кара күл очрый. Көннәрен качып ятып, төннәрен барып ялгызлыктан шулкадәр туйган ул, күл ярына баса да кычкыра:

– Әәәй, җеннәр, чыгыгыз!

Тик бер җен дә чыкмый, 25 чакрымны 3 көндә үтеп, икенче шахтага килеп урнаша. Юлларында юньсез кешеләр дә, юньлеләре дә очрый. Юньлеләре күбрәктер шулай да. Югыйсә, буыны да ныгымаган килеш шахталарда, урман кисүләрдә, тимер юлларда 4 ел газап чиккәндә, газаплардан качып поездларда сукбайлыкта йөргәндә ул үзен хатын-кыз буларак, шагыйрә буларак сак­лап кала алмаган булыр иде. Шахталарда сукырайган атлар язмышы турындагы үзәк өзгеч шигырь-поэмалар да язылмыйча калыр иде… Аннары – Донбасс. Әтисенең каны түгелгән җирләрне күрә, каберенә баш ия. Хат алышкан егете Тәлгать тә 7 еллык хезмәтен тәмамлап, шунда кайтып төшә. Чибәр егет, җырчы, кызлар күңелен яндыручы. Япониянең Маньчжурия чүлен беренче булып җырлап үткән кеше. Тик озак еллар хәрбилектә эчәргә ияләшкән. Ә монда – горелка, самогон, чибәр кызлар… Уйга батса да, чыга аңа кияүгә Флёра – яратудан бигрәк, юкка чыга бит бу, дип жәлләп чыга.

Менә алар җитәкләшеп җырлый-җыр­лый Әсәйгә, үги ана йортына кайтып баралар. Үләргә киткән түтекәй баеп кайта түгелме? Студебеккерга төяп кайт­кан чемоданнарны күрше авылдагы бер ишегалдына бушатып калдыралар да, җәяү китәләр. Бала-чага чыга каршы алырга, апалары килеп җитә. Үги анадан туган сеңелкәш исә – иң яратканы, бишектә чагыннан Флёра апасы аны үз баласы кебек күрә ич. Шахталарда эшләп тапкан акчасыннан утызлап күлмәк кенә кайтара ул аңа.

Менә Флёра гаиләсе белән Карабаш бистәсендә. Бер-бер артлы өч бала туа. Матур хатыннар белән күңел ачарга яратучы иргә ышанып торырлык түгел, тормышны алып барырга кирәк. Алып бара Флёра – көн-төн тегүдә ул. Себердә яшүсмер килеш шахта эшенең газапларына чыдый алмыйча качып шәһәрләр буйлап сукбайлыкта йөргәндә, яхшы кешеләр ятим баланы жәлләп һөнәр училищесына урнаштыра, шунда өйрәнгән тегүче һөнәренең кирәге чыга! Карабаштагы ательеда 12 авылга тегү тегә, унлап мохтаҗ гаилә хатын-кызларын бушка тегү эшенә өйрәтә. Ирләр нефть эшендә, ә хатын-кызларга эш юк. Үзе кисә, үзе тегә, исәп-хисабын да алып бара. Кичке мәктәптә дә укый.

Эштә ут уйнаткан, гаилә йөген тарткан ханымның күңелендә исә шигырь яши. Үзе турында шагыйрә дип уйламый да ул, тик күңел дигәнең гел шигырьгә, иҗатка, язучыларга тартыла. Гариф Ахунов, Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләймановаларның үзләренә генә түгел, бөтен гаиләләренә ярдәм итеп, тегеп киендереп яши ул. Ә ярдәм итәргә хәленнән килә, бер тәүлеккә әллә ничәшәр туй күлмәге тегеп, күз нурларын түгеп аякка баса ул. Кырык эше арасыннан Рафаэль Мостафин белән 7 ел хат алышырга вакыт таба ала. Муса белән бергә тоткынлыкта булып, туган илгә кайткач төрмәгә ябып юк ителгән кешенең эзләрен барлап, әйберләрен бөртекләп җыя, табылган бер шигырен, Алишның дәфтәрләрен Рафаэльгә җибәрә тора. Менә шул Мостафин хатлары аны тормыш баткаклыкларыннан исән алып чыга да инде. Югыйсә, фаҗиганең иң ачысы – бала хәсрәте белән дә сыный язмыш дигәннәре. Язучыларга ихластан игелек кылып яшәсә дә, дәфтәр калынлыгы гына шигырь китабын да бөтен көенчә түгел, әллә ничә җыентыкка бүлгәләп бетерәләр. «Эх, Казанга күчәсе, әдәбият казанында кайнап яшисе иде», – дигән якты уй ничә еллар инде күшеккән күңелне җылытып тора да бит… Тик аңа кадәр әле Тольяттига күчеп, бу шәһәрне нигезеннән башлап салышасы, анда фатир алып, ул фатирны Казандагы белән алыштыру өчен 8-9 ел көтәсе бар. Йөзләгән шигырьләр китап булып басылмыйча, ничә еллар укучысына барып җитә алмый яши. Ниһаять, 1980 елда күңеле тулы җирсү, иҗатка сусау, тормыш алып бару өчен сарыф ителгән еллар багажы белән Флёра ханым Гыйззәтуллина Казанга кайтып төпләнә. Аллаһы Тәгаләдән йөкләмә итеп бирелгән талантын тормышының иң катлаулы чорларында да юкка чыгармыйча саклап, ул дистәләгән поэмалар, шигырьләр, җырлар иҗат итте. Үз язмышын хурламыйча, гыйбрәт итеп, ватан гаме белән сугарылып, ул кайбер язучы исеме күтәреп йөргән үгез кебек ирләрнең төшләренә дә кермәгән әсәрләр язды. Иң авыр жанрларның берсе булган поэма жанрын иярләде, җан тетрәп укыр­лык йөзләгән әсәр иҗат итте. Дистәдән артык китабы басылып чыкты. Китаплары укучылар тарафыннан «Ел китабы» бәйгеләрендә җиңү яулады. Бүген 90 яшен тутырган хәлдә дә каләмен ташламый ул.

«Күрәсезме? Мин бүген дә язам!
Телләремне, билләремне язам…
«Күп яздың!» – дип битәрләмә, Казан!..
Язу – минем теләп алган җәзам», –

дигән Шагыйрәгә ашкынып кайткан башкаласы гына әлегәчә тиешле бәясен бирә, аның зур иҗатын тиешенчә бәяли белмәде. Төрле китаплары өчен сигез тапкыр (!) Тукай бүләгенә кандидат итеп күрсәтелеп тә, әлегә кадәр шул мөкатдәс бүләкнең аңа тапшырылмавын ничек аңлатырга?

… Яшь бөртеге исәбеннән саный китсәң,
Мин Тукайның күп гасырлык 
                                                сеңелкәше!
Әмма исрафлыкта узган ул вакытны
Нинди назлар түгеп кабат терелтәсең?!
Ни әйтәсең – тук чырайлы әзмәвергә –
Үзен: «Тукай токымы!!!» – 
                                       дип танытканда.
Борчак бөртегедәй ымсындыргыч
Өметеңә синең каныкканда?!

– дигән юллары күңелне сискәндерә, Ватан гаме белән иҗат иткән ак чәчле шагыйрә алдында оялудан, гамьсезлегебез, ваемсызлыгыбыз өчен уңайсызланудан җан бөрешә.

Тауларым да, таңнарым да минем
Мәхәббәткә ядкәр булып кала.
Сөю бүләк иткән чулпыларым
Үрелеп кала гасыр толымында.
Юк, мин дусны түгел, дошманны да
Аунатмадым тарих корымында.
Җанда Аккош күле яралганда
Мин гүзәллек иҗат иттем бары –
Илнең киләчәген сафландырып
Агымсулар аксын өчен ары…
Бүген дә мин Арча парчасыннан
Туй күлмәге җөйлим – йөзәрләгән…
Шуңа карамастан милләтемнең
Җан ярасы әле төзәлмәгән… –

дип йөзләрчә халыкчан, образлы, коеп куйган гүзәл телле, корыч рухлы әсәрләре белән Шагыйрә халкыбыз күңелендә күптән үзенә үзе һәйкәл куйды инде. Тик без генә моны танып, үгисетүдән туктап, аны зурлап өлгерербезме, белмим. Фатихасыз калмасак иде.

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: