Мәдәни җомга

Галәмгә юл ачышкан...

12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне Галәм киңлегенә юл ярырга хыялланган конструктор Сергей Королев үзенә ярдәмчеләрне югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләр арасыннан эзли. Өч инженер сайлап алу өчен, үз вәкилен, 1957 елда Казан дәүләт авиация институтына да җибәрә. Тегесе чыгарылыш кичәсенә барып җиткән 70 курсташ арасыннан иң...

12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне
Галәм киңлегенә юл ярырга хыялланган конструктор Сергей Королев үзенә ярдәмчеләрне югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләр арасыннан эзли. Өч инженер сайлап алу өчен, үз вәкилен, 1957 елда Казан дәүләт авиация институтына да җибәрә. Тегесе чыгарылыш кичәсенә барып җиткән 70 курсташ арасыннан иң яхшыларны барлый. Кызыл диплом алган, фәнни иҗат белән шөгыльләнгән, өйләнмәгән - фатир кирәкмәгән, тулай торак канәгатьләндергән егетләргә ябык шәһәр булып саналган Калининградка (хәзерге Королевка) килергә юллама бирә. Нәтиҗәдә Кировтан Николай Павлович Береснев (1934), Түбән Новгород (элекке Горький) өлкәсеннән Әхтәм Айман улы Алимов (1932) һәм Татарстаннан самолет төзелеше буенча инженер-механик Гыйльметдин Заһретдин улы Дәүләтшин (1933) яшерен сер белән уратылган оешмага килеп эләгә. Эшли башлауга ук, 4 октябрьдә алар беренче җир иярченен - спутнигын очыртуның шаһитлары була. Тора-бара Николай айга барып җитәрлек аппарат җитештерү төркеменә җитәкчелек итә. Әхтәм винттан алып катлаулы җиһазларга кадәр эшләүче конструкторга, сектор башлыгына әйләнә. Гыйльметдин 1 нче тәҗрибә-конструкторлык бюросына - тәүге ракетаның беренче конструкторы Клавдий Михайлович Тихонравов кул астына килеп керә. Яңа оешкан 9 нчы бүлектә, 100 ләп хезмәттәше белән, кешене галәмгә очыру аппаратын ясау эшчәнлегенә кушыла. Уртача яшьләре 28 дән артмаган инженерлар төркемендә ул Сергей Королевның 1946 елдан бирле хыялланган очышны чынбарлыкка әйләндерүдә катнаша. Сайлау иләгеннән узган космонавтлар төркемендәге алты кандидат белән очрашып, аралашып эшли. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Г.Дәүләтшин космик аппаратны җиргә төшерү траекториясен билгеләү, тормоз системасын камилләштерү мәсьәләсен хәл итүгә өлеш кертә. Ә бу бик четерекле бурыч. Чөнки исәп­ләүләрдә хата җибәрелсә, күктән җиргә төшкәндә кешегә басым 15-20 тапкыр артырга мөмкин. Ул исә 8-10 тапкыр күбәйгән "авырлыкка" гына чыдый ала. Моны бака, маймыл, эт, бөҗәкләр белән үткәрелгән тәҗрибәләр дә ачык күрсәтә. Хаталанмас өчен, тормоз двигателен дөрес эшләтергә кирәк. Хәрәкәт теориясе белгеченнән - баллистиктан исәпләүләрдә зур төгәллек күрсәтү сорала. Җитәкчелек эшче төркемнән әледән-әле хисап таләп итә. Шуның бер чагылышы, мәсәлән, "С.П.Королев исемендәге "Энергия" ракета-космос корпорациясе. 1946-1996 еллар" дигән китапта теркәлә. 107 нче биттә 1958 елгы фоторәсем урнаштырыла. Анда "Борттагы кеше белән җир иярченен (ОД-2 объектын) булдыру мәсьәләләрен алдан тикшерү мәгълүматлары" хисабын барлыкка китерүче 14 затның, шул исәптән Казанда югары белем алган Николай Береснев, Әхтәм Алимов белән Гыйльметдин Дәүләтшинның исем-фамилия­ләре дә телгә алына.
- Беренче космонавт Юрий Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә галәмнән җиргә исән-сау әйләнеп кайтуы баш конструктор Сергей Королев җитәкчелегендә гамәлләребезне дөрес юнәлештә тормышка ашыруга дәлил булды, - ди Г.Дәүләтшин.
Ул коллективның көләч йөзле, шат күңелле Юрий Гагарин белән очрашуын да яхшы хәтерли. Шунда С.Королев шәкертенә: "Син - дөньяда галәмгә беренче юл яручы, - дигән. - Киләчәктә эзеңнән баручыларның икенчесе дә, йөзенчесе дә булыр. Эшне башлап җибәрүче икәнлегеңне беркайчан да исеңнән чыгарма. Сиңа дөньяның карап торуын онытма". Тик Юрий да җир улы бит. Хәрби аэродром җитәкчесенең 50 яшьлек бәйрәмендә булып, тиешле ял күрми. Башлык ике кешелек очкычта һавага күтәрелергә тәкъдим ясагач, аннан да баш тарта алмый. Ә ике дус очучы утырган самолет урман эчендә җиргә кадала һәм шартлый. Фаҗига төрле имеш-мимешләр тудыра...
Космос тармагында эшләү бәхете тәтегән Г.Дәүләтшин, гомумән, күп инженерларның остазына әйләнгән С.Королевны кат-кат искә төшерә. "СССР белән АКШ арасында ракеталар ясау өлкәсендә узыш барганда, ул Байконур космодромыннан кайтып кермәде, - ди. - Сынау­ларны күзәтте. Самолетында һәрчак документлар, макет, прибор, детальләр йөрде. Тәҗрибәләр нигезендә, җиңел һәм чыдам ракеталар ясалды. Кирәк чакта, ул хезмәткәрләргә ярдәм кулын да сузды. 1962 елда, Куба кризисы вакытында, булышлыгы миңа да тиде. Чөнки хәрби комиссариат мине су асты көймәсенә ракета белгече итеп җибәрергә теләде. Төп эшчәнлеккә тукталу куркынычы туды. Сүз Королев дәрәҗәсенә барып җитте. Ә ул СССР оборона министры, маршал Малиновскийга шалтыраткан.
- Безне белгечләрсез калдырасыгыз киләме? - дигән җитәкчебез. - Илнең ракета калканын булдырырга нигә комачаулыйсыз?.."
Шуннан бирле Гыйльметдин тынычлыкта кала.
Аңа шулай ук хезмәттәше - СССРдагы беренче баллистика белгече Рифат Аппазов та С.Королевның изгелеге турында күп сөйли. Алар, Бөек Ватан сугышыннан соң, бергә Германиягә бара икән. Ракета ясау тәҗрибәсен өйрәнәләр. Ә илгә кайткач, конструкторга телефоннан шалтыраталар:
- Син репрессияләнгән Кырым татарын нишләп янәшәңдә эшләтәсең?
- Ул алыштыргысыз белгеч, - ди С.Королев. - Нишлибез: илнең ракета калканын ныгыту буенча эшчәнлегебезне дәвам итәбезме, яисә Аппазовны куабызмы?
Ныклык күрсәтеп, каһәрләнгән Кырым татарын яклап, Королев аны үз янәшәсендә саклап кала. Рифат Фазыл улы техник фәннәр докторы диссертациясен яклый. Оешманың баллистика бүлегенә җитәкчелек итә. Мәскәү авиация институтында студентларга белем бирә. Очу аппаратлары хәрәкәте теориясе фәненә багышлап, академик Святослав Лавров, конструктор Вячеслав Мишин белән бергә, тармагындагы тәүге дәреслекне - "Баллистика управляемых ракет дальнего действия" (Мәскәү, 1966, "Фән" нәшрияты) китабын чыгара, әле истәлекләр дә язып калдыра.
Гыйльметдин Заһретдин улының да 1957-2015 елларда узган үз юлы бар. Ракета белгече башта 1 нче тәҗрибә-конструкторлык бюросында башлаган эшчәнлеген, исемен яңарткан Үзәк машина төзелеше эксперименталь конструкторлык бюросында, Академик С.П.Королев исемендәге "Энергия" ракета-космос корпорациясендә дәвам итә. Аннары Үзәк машина төзелеше фәнни-тикшеренү институтында (1973-2001), Үлчәү техникасы фәнни җитештерү берләшмәсендә (2001-2015) хезмәт куя. Проект баллистикасы өлкәсендә киң кырлы тикшерүләр үткәреп, тәҗрибәләрне 1962 елдан соң СССР Фәннәр академиясенең тиз хәрәкәтләнүчән электрон-хисаплау машинасында камилләштерә, техник фәннәр кандидаты диссертациясен (1976) яклый. Фәнни җитәкчесе - техник фәннәр докторы, профессор Цезарь Васильевич Соловьев аның хезмәтенә югары бәя бирә. Булачак инженер - космонавтлар Валерий Кубасов, Олег Макаров, Виталий Севастьянов, Георгий Гречко, Константин Феоктистов һәм башкалар белән бергә эшләп, теориянең тиешле зурлыкта ясалган космик аппарат модельләрендә гамәлгә ашуын күрә. Очыш вакытында да әлеге ачышлар кеше иминлеген кайгыртуга хезмәт итә. Хаталанмаска язмалары да булыша. "Активно-гравитационные маневры космических аппаратов" (1980, Мәскәү, "Машиностроение" нәшрияты) китабы, мәсәлән, ракета-космос көчләре инженерларына тәкъдим ителә. Аның төп эчтәлеге космик аппаратларны планеталарда, айда, җирдә хәрәкәтләндергәндә гравитация кырыннан файдалануга багышлана. "Методы многокритериальной оптимизации параметров технических систем. Оценка их качества" (Мәскәү, 1993, "Машина төзелеше" фәнни-тикшеренү үзәге нәшрияты) кулланмасы исә машина һәм прибор төзелеше белгечләренә адреслана. Аның битләрендә ягулык аппаратларын бәяләү буенча яңа фикер әйтелә. Ракеталарны ерак араларга очырганда урындагы мөмкинлекләрдән файдалану мәсьәләсе көн тәртибенә куела. Мәсәлән, авырлыкны арттырып, нигә Марска артык азот, кислород төяп йөрергә? Аларны кайтканда шунда гына тупларга кирәк. Әмма бүгенге көндә кулланышта булган химик һәм сыек­лыклы - реактив двигательләр белән моңа ирешү мөмкин түгел. Алмашка атом-төш-реактив һәм атом-төш-электр двигательләре килергә тиеш. Тик хәзергә аның соңгысы бөтенләй юк. Ул проектта гына бар, яки бик нык кечерәйтелгән рәвештә генә ясала. Бу - теория. Аны гамәлгә ашыру өчен еллар кирәк.
- Югыйсә, эшне юктан башлаган идек бит, - ди ракета инженеры. - Тәҗрибәбез булмады. Алга таба хаталарны төзәтә-төзәтә юл ярып барырга туры килде. Ә хәзер, кулланырга теләсәң, никадәр китап, белгечләр архивка тапшырган күпме хисап документлары бар. Галәмгә юл яру - заман өчен коллектив хезмәт, гадәти эш. Шуңа күрә хәзер һәрбер космонавтка Россия Герое исеме дә бирелми.
Исем-дәрәҗә дигәннән, гәрчә 82 яшенә кадәр эшләсә дә, гариза язгач 58 ел бил бөккән хезмәт урыныннан авырлык белән генә җибәрелсә дә, татар улы Гыйльметдин Дәүләтшинны артык үсендермиләр. Аксакалның күңелен фәкать җәмәгать оешмалары гына күрә. Россия Космонавтика федерациясе аның күкрәгенә - С.П.Королев исемендәге "Ватан космонавтикасы алдындагы казанышлары өчен", Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәре хакимияте "Юрий Гагаринның галәмгә очуына 50 ел" медален, Бөтенроссия космос гаскәре ветераннары берлеге "Җирдәге тормыш хакына" билгесен тага.
Югыйсә, сүз Җир иярченнәренә, "Восход" һәм "Союз" корабльләренә, күп тапкыр файдаланучы ракета-галәм сис­темаларына, "Яшен-1" космик элемтә аппаратына, Марс һәм Венера планетара автомат аппаратларына, орбиталь "Мир" станциясенә һәм башка очкычларга канат куешкан шәхес турында бара бит! Хәер, бу эшләрнең юл башында торган атаклы конструктор Сергей Королевка да тиешле кадер-хөрмәт күрсәтелмәгәндә, гади ракета инженерының кулын кысып, кем дәүләт бүләге тапшырсын инде. Сергей Королевтан, әнә, Гыйльметдин Заһретдин улы искә төшергәнчә, Марска очу хыялын тартып алалар. Бу эшне СССР җитәкчесе Никита Хрущев улы эшләгән заводның берсенә тапшыралар. Акча да шул тарафка ага. Нәтиҗәдә Марска сәяхәт өлкәсендә өстенлек АКШ ягына күчә. 60 яшьлек конструкторның йөрәге, мондый гаделсезлеккә һәм хурлыкка түзмичә, 1966 елда тибүдән туктый.
Әлеге хәлләрдән Г.Дәүләтшинның хатыны Кафия Әхмәт кызы (Вахитова, 1940) да яхшы хәбәрдар. Чөнки ул да, Мәскәү авиация институтын тәмамлап, 1961-2002 елларда С.П.Королев исемендәге "Энергия" ракета-космик корпорациясендә эшли. Хезмәт юлын траектория­ләрне исәпләүче техник-хисап­лаучы булып башлап, әйдәп баручы инженер вазифасында төгәлли.
Дәүләтшиннарның балалары Лилия белән Марат - Мәскәү энергетика университетында белем алган инженерлар. Берсе - "Дар" фәнни-тикшеренү институтында, икенчесе "Алмаз-Антей" холдингында ачышлар ясый.
Гаиләнең уртак проекты да бар. Гидравликага нигезләнеп автоматлаштырылган сугару җайланмасы ул. Һава торышына карап эшли. Яңгыр яуса, ял итә. Кызу вакытта көнгә бер мәртәбә су сиптерә. Ачышка патент та бирелә. Күпләп җитештерүне җайга салып, ясалма яңгыр яудыргычны сатуга чыгару мәсьәләсе көн тәртибенә куела. Әмма эшне гамәлгә ашыру вакыты килеп җиткәч, гадәттәгечә, шәһәр хуҗалыгында моңа акча табылмый.
- Оборона оешмасында эш башкару исә бик кыйммәткә төшә, - ди Г.Дәүләтшин. - Кече предприятие оештырсаң, муеннан кредитка батасың. Аннары яшь тә бар бит инде. Ә балалар төп хезмәт урыныннан китә алмый. Нәтиҗәдә һәрбер шәхси хуҗалыкка кирәкле сугару җайланмасы, серияләп чыгарылмыйча, әрәм булып ята.
Россиянең галәм башкаласы дип саналучы Королев шәһәренә багышлап нәшер ителгән "70 ветков вокруг солнца" (2010) китабында исә өлкән Дәүләтшинның "Кала өчен автоном электростанция" дигән күләмле мәкаләсенә урын бирелә. Аннары проект белән кызыксынучылар да табыла. Тик эшне башлап җибәрү турында сүз чыккач, алар тагын юкка чыга.
Төп эшеннән киткәч, техник фәннәр кандидатының икенче сулышы ачылгандай була. Күңелендәге уйларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә теләп, "Кольцевая космология" (Мәскәү, 2015) һәм "Геоцентризм и модели вселенной" (Мәскәү 2017) китапларын чыгара. Бу әле соңгы нокта куелган дигән сүз түгел. Гыйлем иясе өйдәге иркенлек шартларында, бай тәҗрибәсенә таянып, күңеле белән галәм киңлегенең яңа биеклекләренә юл яра.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
Казан - Королев - Казан
.Дәүләтшиннар гаиләсе, 1975 ел, Миасс шәһәре.
.Фикердәше Әхтәм Алимов белән.
.Смоленск өлкәсендәге Гагарин каласында
космонавт А.Леонов белән очрашуда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: