Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Гагарин һәм татарлар

Легендар шәхес Юрий Гагарин тормышында әһәмиятле роль уйнаган татарлар да күп.

Татарлар арасыннан галәм киңлекләренә очучы космонавтлар юк. Әмма космоска очарга тулы әзерлек үткән, яисә космик киңлекләрне үзләштерүгә үзләреннән зур өлеш керткән милләттәшләребез хәтсез булган, алар әле бар. Тиңе булмаган легендар шәхес Юрий Гагарин тормышында әһәмиятле роль уйнаган татарлар да күп. Алар турында «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов аеруча күп өйрәнгән, «Космос нас зовет, Зихангиры!» дигән саллы китап та язган. Анда космонавтика, космос киңлекләрен үзләштерүче татарлар турында күп мәгълүмат бирелгән.  Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне алдыннан Хәлил әфәнде белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.

Смоленск өлкәсенең Гжатск районының Клушино авылында туган Юрий Гагарин, әлбәттә, татарлар белән аралашып үсмәгән. Аның тормышында беренче очраган татар – Оренбургта хәрби-авиация училищесының очучы-инструкторы булып эшләгән Ядкәр Акбулатов була. Ю.Гагарин 1955 елда шушы хәрби-авиация училищесында укый башлый. Очучы-инструктор беренче тапкыр булачак космонавт белән 1955 елда очраша. Ул көнне Ядкәр Акбулатов лагерьда дежур тора, кичке якта авиациянең бер бүлекчәсендә берникадәр тәртипсезлек күреп, үз янына старшинаны чакыра. Инде йокларга ятып өлгергән старшина очучы-инструктор янына майкадан һәм итекләрдән генә йөгереп керә. «Старшина Гагарин сезнең әмер белән килде», – ди. Я.Акбулатов аны «Старшина икәнең күренми. Ник офицер янына формасыз килдең?» – дип шелтәли. Гагарин шушы сүздән соң йөгереп чыгып китә һәм берничә минуттан хәрби формадан килеп тә җитә. Я. Акбулатов аңа тәртип бозган кешене табарга һәм тынычландырырга куша. 

Юрий Гагарин, гадәттә, «бик яхшы» билгеләренә укый. Әмма дәүләт имтиханнары вакытында теорияне әйбәт белгән егет ник­тер «дүртле» ала. Укытучысы Я.Акбулатов аңа имтиханны кабат бирергә куша. Бу юлы булачак космонавтның белеме «бишле» билгесе белән бәяләнә. Аңлашыла ки, Ю.Гагаринның беренче космонавт булып галәмгә очуы, инструктор остазы өчен көтелмәгән вакыйга була. Беренче космонавт Оренбургка килгәч, укытучыны элеккеге укучысы катнашында үтә торган тантанага кертергә теләмиләр. Әмма ул әмәлен таба һәм очрашуга генерал машинасында килә. Шунда Гагарин остазы Я.Акбулатовны күреп ала һәм аның тарафына килә башлый. Тантанада катнашучылар, беренче космонавтка, читкәрәк китеп, юл ача. Бу да остаз өчен көтелмәгән хәл була, ул космонавтның үзе янына килүенә ышанмыйча тора. Өч метрлап ара калгач, Ю.Гагарин елмаеп, кочагын җәя. Ядкәр ага да аның каршысына атлый, кочаклашып күрешәләр. «Гагарин, курыкмыйча космоска менгәнең өчен рәхмәт! Син – безнең горурлыгыбыз!» – ди аңа остазы (ул аңа фамилиясе белән дәшә торган була). Ул җавап итеп: «Иптәш командир, үзегезгә бик зур рәхмәт! Өйрәтмәгән, укытмаган булсагыз, космоска менеп җитә алмаган булыр идем», – ди. Остазы банкетта утырганда ­Ю.Гагариннан, «Җирдән күтәрелеп киткәндә әйткән «Поехали!» сүзе кайдан килде?» – дип сорый. «Иптәш капитан, бу – сезнең гыйбарә бит. Сез, без 12 мең метр­лы биеклектәге зонага менәргә кузгалганда, гади генә итеп, «Ну, поехали!», дип әйтә идегез. Шул сүз бездә ышаныч тудыра иде. Әйтерсең атта юырт­тырып килергә китәбез», – дип елмая. Ядкәр ага Ю.Гагаринны йомшак холыклы, эчкерсез кеше дип искә ала торган була. 

Тагын бер милләттәшебез – Гагаринның шәхси машина йөртүчесе – Татарстанның Сарман районындагы Теләнче Тамак авылында туып-үскән Гариф Сәйфиев. 1962 елда 20 яшьлек егетне армиягә алалар, һәм Мәскәү янында урнашкан космонавтлар әзерли торган үзәктә машина йөртүче итеп куялар. 1964 елда Гарифны бик тә җаваплы хезмәткә – Гагаринның шоферы итеп билгелиләр, ул космонавтны «Волга» машинасында йөртә. Авыл егете тыйнак, оялчан да булгандыр. Ю.Гагарин аны артык күп сөйләшмәве, сабыр һәм эшчән булуы өчен ихтирам итә. Аннары космонавт төгәллекне дә бик ярата, көннәре исә минутларына кадәр бүленгән. Беренче космонавт ялларда Мәскәүдән 170 чакрым ераклыктагы араны Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәрендә яшәүче әнисе янына кайта. Юлны ике сәгать эчендә үтәләр. Беренче тапкыр кайткач, космонавтның әнисе Анна Тимофеевна Гарифны өстәл янына дәшә. Егет уңайсызлана, чакыруны кире кага. Ю.Гагарин шунда: «Без бит – синең белән адашлар. Мин – Гагарин, син – татарин. Мин дә – авылда үстем, син дә – авылныкы. Оялып торма, әйдә», – дип егетне өйгә алып керә. Егетнең хезмәте тәмамлангач, беренче космонавт аңа Йолдызлы шәһәрчегендә калырга тәкъдим итә, фатирлы итәргә вәгъдә бирә. Әмма Гариф ата-ана сүзеннән чыкмый торган чын татар егете була, бер авыз русча сүз белмәгән өлкән яшьтәге авыру әнисенә шәһәр фатирында яшәү кыен булыр, дип баш тарта. Егет хезмәтен тәмамлап, авылга кайткач та, машина йөртүче булып эшли, космонавтны йөртүе турында артык сөйләми. Бүгенге көндә Гариф Сәйфиевнең истәлекләрен туганнары да, авыл халкы да кадерләп саклый, ул яшәгән йортка истәлек тактасы да куелган. 

Әлбәттә, Ю. Гагаринга кыска гына гомерендә башка татарлар белән дә аралашырга туры килгән. Космостан төшкән корабын Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янындагы кырга утырткач, беренче кеше итеп, басуда оныгы Румия белән бергәләп бәрәңге утырту белән мәшгуль  Әнихәят апа белән күрешә, әбекәйгә хәтта корабльнең эчен дә күрсәтеп чыга. Соңыннан ул алар турында истәлекләрендә «Урманчы хатыны Анна Тахтарова белән оныгы Рита» дип яза.

Ю.Гагаринның татарларга ихтирамы турында аның белән кыс­ка гына вакытта аралашып алган кешеләр дә искә алып сөйли. Шушы көннәрдә Югары Ослан районында «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының зона утырышында булырга туры килде. Алар космонавтлар ­Ю. Гагарин һәм А. Николаев белән очрашкан һәм алар белән фотога төшкән Бибинур апа Хөснуллина турында бик яратып сөйләде. 101 яшьлек Бибинур апа бүген Казанда улы Рөстәм һәм килене белән яши икән. Соңрак Бибинур апаның үзе белән дә аралашып алдык. Ул бүген дә бик зиһенле, хәтере дә бик күпләр сокланырлык әбекәй. Кама Тамагы районының Кыртапа авылында туып-үскән Бибинур Шәйхел­ислам кызы, Спас педагогика техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа җидееллык мәктәбендә эшли башлый, соңрак Яңа Болгар авылында яңа ачылган җидееллык мәктәпкә гео­графия укытучысы булып кайта, 1949 елда аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Б.Хөснуллина 1972 елга кадәр шунда хезмәт итә. Бу елларда мәктәп Югары Ослан районының алдынгы уку йортларының берсенә әверелә. Шушы уку йортында белем алган кешеләр Бибинур апа турында аның бик гадел җитәкче булуын, беркай­чан да хезмәттәшләренә дә, балаларга да тавыш күтәрмәвен, барысы да аның күз карашыннан аңлашылуын искәртәләр. Ул үзе дә, хезмәттәшләре дә аның үрнәгенә ияреп җиң сызганып эшли, шуңа күрә мәктәп тә һәрвакыт иң яхшылар рәтендә була. Б.Хөснуллинаны 1966 елда партиянең ХХIII съездына делегат итеп җибәрәләр. Ул шунда беренче космонавт Ю. Гагарин белән очраша һәм истәлеккә фотога төшә. «Без корылтайда өч укытучы идек. Шуларның берсе – мин. Без – укытучылар космонавтлар белән күрештек, аралаштык, беренче космонавт белән фотога да төштек. Ю.Гагарин хәтеремә гади, көләч, ачык йөзле, мөлаем кеше булып кереп калды», – дип сөйләде ул. Съезддан кайтып, озак та үтми, Бибинур апага заказ белән затлы конвертка салынган фотолар килеп төшә. Анда, космонавтлар белән төшкән фоторәсемнәр белән  бергә, Гагаринның Бибинур апага үзе атап язган, култамгасы куелган фотосы да була. 

Ю.Гагарин белән аралашып, аның култамгасын алучылар арасында татар журналисты да бар. Ул – былтыр гына арабыз­дан киткән, гомере буе татар матбугатында эшләгән Саимә Ибраһимова. Аны 1961 елның җәендә, «Яшь ленинчы» газетасыннан, Гагаринның Гжатскига әнисе янына кунакка кайтуын ишетеп, шунда командировкага җибәрәләр. Әмма С.Ибраһимова, минуты-сәгате белән юлга кузгалса да, өлгерми, Гагарин инде Йолдызлы шәһәрчегенә киткән була. Саимә апа, шәһәр партия комитетларында, музейларда, мәктәптә, берничә тапкыр әнисе Анна Тимофеевна янында булганнан соң, мең бәла белән дигәндәй, космонавтның адресын таба. Аны аңа Анна Тимофеевна әйтә. Әмма Чкаловскига килгәч тә, күрешү тиз генә килеп чыкмый, Ю.Гагаринның саулыгын тикшерәләр, ул хастаханәдә ята, шулай да кайтырга мөмкин икән. Монда да журналист сиземләве һәм әрсезлеге кирәк була. Хатыны Валентина, «Юра бүген кайтмас ахры», дигәч, күңелсезләнеп чыгып киткән Саимә апа космонавт яшәгән йортка килүче затлы машинаны һәм аның эчендә утырган Ю.Гагаринны күреп ала, һәм артта калсам, сакчысы кертмәс, дип уйлап, аларның үзләреннән алда фатирларының ишеген ачтыра. Ул әнә шулай, бернинди рәсми кәгазьсез беренче космонавтның өенә керә. Космонавт Саимә апа белән бик җылы аралаша. Журналист аңа үзе белән алган «Яшь ленинчы» саннарын бүләк итә, космонавтның Гжатскидан юллап алып килгән фотоларын күрсәтә, укучылар өчен берничә сүз язуын үтенә. Беренче космонавт автомат ручкасы белән «Яшь ленинчы» дип язылган кәгазьгә «Юные ленинцы Советского Татарстана! Будьте достойнымы внучатами Ильича! Гагарин. 23.06.61», дип яза, аны «Яшь ленинчы»да бастырып чыгаралар. Гжатскидан алып килгән яңа фотода исә Саимә апаның үзенә дә атап язылган истәлек сүзләре саклана.

Сөембикә КАШАПОВА. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев