Мәдәни җомга

ГАБДЕРӘШИТ КЫЗЫ КҮПЕРЕ

(Хикәя) - Авылга хәзер өч-дүрт елга бер генә кайтып күренәсез, оят түгелме сезгә? - дип каршыладылар безне төп йортта. - Тукта әле, энекәш, куеп тор әле үпкәләреңне. Кара, бу бит, теге, без кайтканда туып калган бозау, әле һаман сөт эчәмени? Чебиләр дә нәкъ шул. Кыярлар, кишерләр дә шул ук түтәлләрдә...

(Хикәя)


- Авылга хәзер өч-дүрт елга бер генә кайтып күренәсез, оят түгелме сезгә? - дип каршыладылар безне төп йортта.

- Тукта әле, энекәш, куеп тор әле үпкәләреңне. Кара, бу бит, теге, без кайтканда туып калган бозау, әле һаман сөт эчәмени? Чебиләр дә нәкъ шул. Кыярлар, кишерләр дә шул ук түтәлләрдә үсә иде. Әнә күрше Сара җиңги дә һаман судан кайтып җитә алмаган икән, алпан-тилпән атлап килә.

Авылга кайткан саен мин йортта, урамда, бөтен җирдә элекке, иске эзләрне табарга тырышам. Күңелемә гаҗәеп бер дәрт кереп, йорт эшләрен дә нәкъ унсигез яшемдәгечә җәһәт кенә эшләп ташларга омтылам. Өйгә кайтып керешкә үк көянтә-чиләкләрне эләктереп алам да чишмәгә китәм. Яланаяклап, җырлый-җырлый идәннәр юарга тотынам... Йөгереп кенә йөрим, көлеп-елмаеп кына сөйләшәм... Шул чакларда мин еш кына кызымның серле генә елмаеп миңа карап торганын шәйләп алам. Ә кайчагында ул соклануын яшереп тора алмый: «И, әнием, син нинди яшь, нинди чибәр! - дип, кочып, үбеп тә ала.

Көннәрнең берендә кызым урамнан кайтып керде дә: «Бүген клубта концерт, аннан соң танцы була икән, барабызмы?» - дип хәбәр салды. «Барабыз, әбәзәтелне барабыз, - дим, дәртләнеп. - Күрсәтеп карыйм әле мин сезгә чын биюләрнең нәрсә икәнен! Без яшь чакта һәр биюнең үз исеме, үз көе, үз хәрәкәтләре бар иде. Хәзер генә ул барлык көйгә дә бер үк төрле боргаланасыз. Биеп күрсәтәм әле бүген яшьләргә!»

Кичәгә бик җентекләп, озаклап әзерләндек. Көтү кайтып, сыерлар савылып, маллар ябылып беткәч, клубка барырга чыктык. И кичнең җылылыгы, тынлыгы! Һавада яңа сауган сөт, яшел печән исләре! Юлдагы җылы тузан эчендә йөзеп кенә баргандай буласың. Бала вакытта яланаяклап шул тузанны пырхылдатып йөргән чаклар искә төшә... Кайчагында юл кырыендагы каткан балчыкка юлыгып, сөртенеп тә алабыз, рәхәтләнеп көлешәбез. Әй, туган авылыңның җаныңа рәхәт туган сукмагы ла бу! Шәһәрнең эссе көнне сасы ис чыгарып ята торган асфальты түгел инде!

Кызым бара тырык-тырык, мин дә калышмыйм: тырык-тырык. Шул чагында ачык тәрәзәләрдән кемдер кычкырды: «Кызлар, кая барасыз?» Без яңгыратып җавап бирдек: «Клубка, танцыга!» Кызым бара тырык-тырык, мин дә калышмаска тырышам: тырык-тырык.

Клуб тулы халык. Кая карама - таныш йөз. Менә бусы Зәйтүнә кызы инде. Ходаем, охшаса да охшар икән адәм баласы анасына. Бусы - Рафикныкы, бусы - Сылуныкы. Яшь егетләрнең, кызларның күбесен таныйм бит мин, таныйм! Алар гына мине белми. Таныш йөзне күргәч, елмаймый да, исәнләшми дә мөмкин түгел. Шулай да яшьләрнең кайберсе миңа шундый ук елмаю, исәнләшү белән җавап бирә. Ә кайберләре сәерсенеп текәлеп тора.

Күрше кызы алып калган урыннарга узганда миннән бер ярым диярлек озын егетләр, кызлар арасында әледән-әле буталып, югалып та калгаладым. Зифа буйларына, сәламәтлек ташып торган йөзләренә сокландым .

Утырган урыныбыз озын имән эскәмия булып, кешеләрне тиешлесеннән артыграк сыйдырган иде. Нәкъ без яшь чактагы кебек: әле эскәмиянең бер башындагылар этәреп куя, әле икенче башындагылар. Күңелле, чырык-чырык киләбез. Тыгызлыктан бөркү булу да әлләни түгел. Яшьлек ялкыны, яшьлек кайнарлыгы ул! Әнә ике якта тәрәзәләр ачык. Әкрен-әкрен җиләс җил дә кереп чыга.

Трибунада яшь, чибәр егет авылның перспективасы турында сөйли. Кемдә иде соң әле мондый чатнап торган матур тавыш? Кем бөркете бу? И-и, бөтенесен дә искә төшереп бетереп буламыни... Чү! Нәрсә ди? «Мамай заманыннан калган Габдерәшит кызын долой», - диме? Ә, юк, «Габдерәшит кызы күперен долой!» - ди. «Кырык ямаулы Габдерәшит кызы күперен җимерергә кирәк!» - ди.

Бик таныш нәрсәләр турында сөйли иде бу егет. Һай, әллә күпме гомер үткән икән шул ул вакыйгалардан соң, әллә күпме сулар аккан шул күпер асларыннан...

... Беренче класста укыган чагым иде. Мәктәпкә без бер чокыр аша, шул чокыр төбендә яткан, кыюрак тавык сикереп үтәрлек кечкенә генә елга аша чыгып йөрибез. Яз җиттеме, шул нәзек кенә елга, киң дәрьяларга охшарга тырышып, кабарына башлый. Авыл урамнарыннан, кырлардан төшкән сулар гына тутыра алмас иде, бәлки, бу биек ярларны, Урал тауларының шул тирәдәге кыяларыннан, Захар түбәсеннән, Үтбикә битләреннән эреп килгән кар сулары чокырны тутырып, елганы актарылып, үкереп агарга мәҗбүр итә иде. Шул вакытта елганың онытылып торган исемен дә искә төшерәләр: «Нисе киткән», «Нисе ташыган».

Елганың нәкъ мәктәп балалары чыгып йөри торган җиренә ике бүрәнә салынган. Без берәмләп кенә, шуышып кына атлап, шул басмадан теге якка юнәләбез. Миңа чират җитеп, басмага кердем. Аяк астына гына карап, басмага ыргылган суны күрмәскә тырышып, шактый җир шуыштым. Тукталып, калтыраган тезләрне бераз тынычландырганнан соң, кузгалыйм дисәм, борын төбемдә генә мөгез пәйда булды. Әз генә алгарак күтәрелеп карагач, мөгезнең иясен дә күреп алдым. Каршымда галәмәт зур кәҗә басып тора иде. Башлар әйләнгәндәй булды. Шунда гына игътибар иттем: ярның ике ягында да бик каты шаулашалар, миңа төрлечә киңәшләр бирәләр, кайберләре хәтта көлә иде. Мин бик зур тырышлык белән сул аягымны уң аягым баскан бүрәнәгә шудырдым. Кәҗә мине аңларга, дүрт тәпиен дә буш калган бүрәнәгә генә басып атлап үтәргә тиеш иде. Ә ул урыныннан да кымшанмый! Күши әле җитмәсә, туган абзарында басып торамыни! Ә артка таба чигенүне уйламый да инде бу! Нишләргә? Үзеңне саклау инстинкты булдымы бу, белмим, мин аякларны кабат ике бүрәнәгә куйдым да, артка таба шуыша башладым. Кәҗә дә миннән бер адым да калмыйча атлый иде. Кәҗә мөгезенә күзне текәгән килеш шактый бардым. Күз кырыем белән шәйлим: су инде ургымый, әнә баткаклык, димәк, ярга ерак калмый. Ләкин киеренкелектән иртәрәк бушаныпмы, әллә артымда һаман кычкырып киңәш бирүчеләргә колак салуданмы, нидәндер, аякны кыеграк басып, ярдагы баткакка барып төштем. Мине мәктәп завучы Барый абый күтәреп алды. Икенче кат инде мин басма өстеннән кемнеңдер кулына тотынып шуыштым.

Өйгә кайтып кердем. Әнкәй мине: «Әллә пычракка чумдырып алдылармы, кызым?» - дип каршылады. Җылы өй, әнкәйнең шаяру катыш иркәләп әйткән сүзләре, ниһаять, мине аңыма китерде. Куркуданмы, нидәндер, еларга онытылган булган икән. Иң башта, сәке өстенә менеп утырып, тәмләптереп еларга тотындым. Үзем башымнан кичкән хәлләрне такмаклыйм. Кәҗәне сүгәм. «Йә инде, мин бит бер генә бүрәнәдә басып торырга риза идем, ә ул нигә икенчесеннән генә үтәргә риза булмады? Аңа шул мине җиңәргә, мине чигендерергә кирәк иде!» Әнкәй әйтә: «Ярый әле, кызым, артка чигенергә башың җиткән, кәҗә алай итә алмый шул, сакалы гына зур бит аның, акылы юк. Син бик дөрес эшләгәнсең», - ди. Бераз елап та алгач, әнкәй мине сакаллы кәҗәдән дә акыллырак итеп тә чыгаргач, күңелләр күтәрелеп китте. Басма өстендә кәҗә белән очрашу да, куркулар да бөтенләй онытылды, мәзәге генә калды...

Юк, онытылмаган икән әле. Оныттырмадылар!..

Безнең мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы, гадәттә, клубта уздырыла торган иде. Авыл советы, колхоз идарәсе кешеләре дә шунда була. Шул, чираттагы бер җыелышта мәктәп завучы Барый абый язларын балаларга басма аша мәктәпкә йөрергә куркыныч булуы, Нисе елгасы аша чын күпер салуның кирәклеге хакында әйткән. Бик тәфсилләп минем кәҗә белән басмада очрашуларымны сөйләгән. Ә клуб тулы халык рәхәтләнеп көлә икән. Булганын гына әйтсә икән, булмаган нәрсәләрне дә сөйләгән!

Имеш, басма өстендә мин кәҗәне бик озак үгетләп торганмын, ә кәҗә, мин әйткәннәргә риза булмыйча, башын селки икән. Әле алай гынамы! Имеш, мин, егылгач, баткакка башым белән үк чумып киткәнмен. Барый абый, имеш, мине пычрак эченнән көчкә эзләп тапкан һәм югары күтәргәч, кайсы алдым, кайсы артым икәнлеген аңламый торган.

Ялган, бары да ялган! Баткаклык нинди тирән булса да, анда бөтен гәүдәң белән рәхәтләнеп пычранып ятарга мөмкин түгел иде! Чөнки минем кулда мәктәпкә йөртә торган букча! Беренче класс укучысына кирәк бөтен нәрсә шул чүпрәк букчада йөри: китаплар да, безгә бик сирәк кенә бирелә торган чын дәфтәрләр дә, карандаш та, ручка да. Анда әле минем бармак башы кадәр генә булса да кара изә торган карандаш та бар, аны югалтсаң, көнең корымнан изгән карага калса, «бишле»ләрне бик өмет итмисең инде. Букча төбендә сынык пәке дә ята. Мин аны Рафиктан иске резинкага алмаштырып алган идем. Резинка Рафикка рогатка ясарга кирәк, ә сынык пәке миңа карандаш очларга ярап тора. Шулкадәр байлыкны ничек итеп баткакка болгатасың инде! Барый абый мине җилкәмнән эләктереп баткаклыктан тартып чыгарганда, мин букчамны баш өстемә үк күтәреп тоткан идем, бер генә җире дә чыланмаган иде. Әле шуның өчен мине мактаучылар да булды бугай.

Барый абый шул җыелышта елга аша күпер салу кирәклегенә авылдагы җитәкчеләрне ышандырган булса кирәк. Икенче язны без ике ягына култыксалар ясалган чын агач күпердән чыгып йөрдек. Шул вакытларда әткәйгә: «Синең кызың күпер салдыртты бит!» - дип шаяртып әйткәлиләр иде. Ләкин ул күперне беркемнең дә Габдерәшит кызы күпере дип атап йөрткәнен хәтерләмим. Трибунадагы бу сыбызгы шул замандагы берәр карттан әлеге кыйссаны ишеткән дә, докладына образлылык өчен кертеп җибәргән инде.

Күпер бик искергән. Ибраһимның оныгы мәктәптән кайтып килгәндә күпернең черек тактасына басып, елгага төшеп китә язган, аркасына кигән ранец кына эләгеп калып, баланы егылудан коткарган икән. Тимер күпер салырга кирәк, дип даулыйлар. Салсыннар соң! Ләкин нигә инде күпме еллар буе ничәмә кешегә хезмәт иткән күперне хурларга? Һи мәнсез! Кемнеке иде соң әле мондый әче чәрелдек тавыш? Кем сансызы бу?

Сәхнәдә концерт башланган икән. Бик чибәр кыз яшь гомернең узуы турында шундый моңлы, шундый тәэсирле итеп җырлады да, һич тә көтмәгәндә, авызын ерып чыгып китте. Яшь гомерең узса, мондый җырдан соң авызыңны бик ермас идең әле. Ә болай нәкъ мыскыл иткән шикелле булды. Минемчә, иң яхшысы, һәркем үз яшенә туры килгән җыр җырларга тиеш...

Концертның да рәте булырга охшамый. Эч тә поша. Залдагы бөркүлек тә җәфалый. Кара-каршы тәрәзәләрдән җил бәрдеме инде, белмим, билем чеметкәләргә тотынды. Кәеф китәргә итә, ахры. Кызымны күрше кызлары карамагына тапшырып, кайтып китәргә булдым. Ходаем, бу әзмәвердәй, ажгырып торган яшьләр арасыннан узулары! Бөтенесе янып, ялкынланып тора. Симезлектән инде бу! Тиреләренә сыеша алмаудан. Әти-әниләреннән көррәк шул болар. Өс-башларын гына кара. Бу затлы киемнәрне үзләре эшләп тапкан дисеңме әллә?

Урамга чыктым. Әкрен генә өйгә таба атладым. Әле бил, әле арка чемердәп куйгандай була, йөрәк тә шалит бугай. Үтәли җил эләктерде, ахры. Алай... «кырык ямаулы Габдерәшит кызы» диген алайса. Юк, күпере кырык ямаулы, ди. Хәер, анысы барыбер инде Мамай заманыннан калган булгач... Күпернең яңасын, тимерен салгач, Ибраһим оныгы күпере дип йөртерләр инде... Ибраһим безнең класстагы Камчатканың атаманы иде. Бигрәк елгыр, тиктормас малай иде шул. Әнә, оныгын да өлгерткән...

- Әби! - якында гына бала тавышы ишетелде. Кычкыручыга да, әбисенә дә күтәрелеп тә карамадым... Әбәү әттәгенәсе! Тагын каты баткакка абынып егыла яздым. Юлдан кырыйгарак чыкканмын, ахрысы. Уртасыннан барыр идең - тездән сасы тузанга барып керәсең. Рәтли алмадылар шул урам юлларын. Таш түшәргә, хәтта асфальт җәяргә дә булыр иде инде шәһәрдәгечә иттереп. Хәзер колхозлар ярлы түгел.

- Әби! - тавыш янәшәмдә үк ишетелде. Янымда кечкенә бер малай басып тора иде. - Әби, безнең сыерны күрмәдеңме? Көтүдән кайтмаганые, тукалые.

Әбиләрчә җавап биргәнемне сизми дә калдым:

- Юк, бәбкәм, тукалын да, мөгезлесен дә күрмәдем. Су буена чирәмгә төшеп китмәде микән?

Малай караңгыга кереп югалды. Мин үзебезнең йорт янына җитеп, капка алдындагы эскәмиягә утырдым... Алай... «әби» диген... Байтак гомер үткән икән шул. Менә бу эскәмиядә кызлар, егетләр җыелып, кызыклар сөйләшеп, йә серләшеп утыра торган идек. Маңгай турысында шул ук ай. Ул чагында ай җылырак та, шатрак та шикелле тоела иде... Алда гел серле билгесезлек, өметләр... Каршыда гына су буена төшеп китә торган тыкрык. Авыл башындагы абзарлардан бер көтү атны иртән дә, кич тә шул тыкрыктан сугарырга йөртәләр иде. Ат көтүләре хәзер юк инде...

Ат караучы Хәбибьян абзыйның йорты безнең янәшәдә генә. Аның үзе белән бергә картайган бер бик дәү биясе бар иде. Холкы әйбәт, акыллы ат, дип мактый торган иде абзый. Кызганып, ул аны бик озак вакыт иткә тапшырмый торды. Ат бик картайгач та, Хәбибьян абзый аның тезгененнән тотып, янәшә генә атлап йөрсә йөрде, ләкин дустына хыянәт итмәде. Аларның шулай гел җитәкләшеп йөргәннәре истә калган. Ул биясен еш кына безнең урам бакча белән үзенең капкасы почмагына бәйләп куя. Тезгенен озын калдырып, алдына хуш исле печән сала иде. Мескен ат уртлары белән шул йомшак печәнне дә бик авырлык белән чәйнидер кебек иде... Шул чагында урам буйлап килеп, тыкрыкка таба борылган чуар ат көтүен күзәтү кызык була иде. Уйнаклап килгән яшь тайларны, вәкарь белән генә юыртып барган көчле атларны күреп, әлеге карт бия дәртләнеп китә. Тураеп басып, күкрәкләрен киереп, кардәшләренә таба берничә адым атлап, борын тишекләрен дерелдәтеп, яшь чакларындагыча гаҗәеп матур итеп кешнәп җибәрә. Шаярышып килгән яшь атлар, кем бу шундый дәртле чакыру авазының иясе дигәндәй, борылышып биягә карый. Ә бу минутта карт бия, хәле китеп, башын элеккедән дә ныграк иеп, бөтен гәүдәсе белән калтыранып тора...

Алай... Әллә нигә бер «кешнәп» алырга ярый ла ул, тик шуның белән бергә эчеңдәге бөтен духың чыгып киткәндәй була икән шул.. Асылыңа кайту, диләр инде моны.

Алай... Бүген, шәт, йокларга печәнлеккә менмәбез. Йә җил чыгып куяр да, яңгыр китерер, урын-җирне дым тартыр... Кайнар мәтрүшкә чәен эчеп кенә, өйдә мамык юрган астына гына кереп ятарбыз. Мәтрүшкә дигәннән, аны Казанга күбрәк итеп алып кайтырга кирәк әле. Җитмеш җиде төрле чиргә сихәт булыр, дигән бит бабайлар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: