Мәдәни җомга

ЭНҖЕБӨРТЕК (Әкият)

- Арабызда син иң уңганы, иң булганы. Мөгаен, бәйгедә киясе күлмәгең дә күптәннән әзердер. Кая, киеп күрсәтеп, бер мактанып ал әле. Ишектән кереп килгән бу күрше кызын Энҗебөртек бигүк өнәп бетермәсә дә, елмаерга тырышып каршы алды. Борчуларын әлегә беркем дә сизмәсен, белмәсен. Бигрәк тә бу кызый. - Ник әле син...

- Арабызда син иң уңганы, иң булганы. Мөгаен, бәйгедә киясе күлмәгең дә күптәннән әзердер. Кая, киеп күрсәтеп, бер мактанып ал әле.

Ишектән кереп килгән бу күрше кызын Энҗебөртек бигүк өнәп бетермәсә дә, елмаерга тырышып каршы алды. Борчуларын әлегә беркем дә сизмәсен, белмәсен. Бигрәк тә бу кызый.

- Ник әле син мине шул кадәрле мактыйсың. Патшалыгыбыздагы һәр Кар кызы да булдыклы ич. Оста куллы да. Әнә, үзеңнең өс-башыңа кара, нинди нәзакәтле, күркәм. Чибәрлегең турында әйтеп тә тормыйм, битең кояштай яна.

Энҗебөртек күз кырые белән генә янындагы күршесенә күз сирпеп алды. Үтә сылу шул Акъсылу... Исеме җисеменә туры килеп тора. Ул буй-сын дисеңме. Дулкынланып иңнәренә сибелгән алтынсу чәчләр бер Кар кызында да юктыр, шәт. Алсуланып янып торган бит алмаларын куе-озын керфекләргә төренгән шомырттай кара күзләре ничек нурландыра. Һәм шушы чибәркәйнең күңелендә Акъегет!

Көнләшмә, Энҗекәй, көнләшмә!!! Кар иленең иң булдыклы егетенә бер Акъсылуның гына күз атмавын яхшы беләсең. Патшалыгыгызның күпме кыз-җилкенчәге төннәрен аны уйлап уфтана торгандыр әле.

- Шугалакта булдым. Акъегет тә анда иде. Рәхәтләндек тимераяк белән боз өстендә рәсем ясап. Уйнап-шаярып, кич булганын сизми дә калганбыз. Йөзем шуңа алсулангандыр.

- Ярый, китим. Мин болай гына, кайтышлый хәлеңне белергә генә сугылган идем.

Бу кызый көн саен диярлек аларның ишеген шакый. Энҗебөртекнең аны бигүк күрәсе килеп тормый да соң. Күршесе булгач, аралашмыйча да ярамый. Ә өнәмәве - Акъегет янында күзләрен майландырып чикылдаганга гына түгел анысы. Теге сурәтләр төшерелгән дәфтәрен югалтканнан соң, шик-шөбһә тынгылык бирми күңеленә. Сызымнарын күп вакыт өстәл өстендә калдыра иде шул. Кемдер алыр диеп уена да килмәде.

Аптыраганнан инде, монда Акъсылуның кулы уйнамады микән, дип тә шикләндерә. Юк-бар уйларыңны йөгәнлә, җанкисәгем, йөгәнлә! Акъегетне үзенә каратырга тырышуын күреп, ачыргалануың да җиткән. Кешене бер дә юкка угрылыкта гаепләү - бу инде… Кемнәр генә булмый өегездә. Абыйларыңның дус-ишләре, иптәшләрең-яшьтәшләрең. Бәлки, үзең үк төшереп калдыргансыңдыр әле берәр җирдә. Табигать гүзәллеге белән хозурланып, хыял дөньясында йөзәргә бик яратасың ла. Дәфтәреңне дә һәрвакыт үзең белән ала идең. Ничек кенә булмасын - сызымнары юк!

Күңелсез уйларыннан арынырга теләп, кич якынлашып килүгә дә карамастан, Энҗебөртек урамда йөреп керергә булды. Нинди гаҗәеп матур алар яшәгән төбәк - Кыш бабай патшалыгы. Карлар иле халкының боздан корылган өйләре ай нурында шундый да мәһабәт булып күренә ки, һәрберсе карап туймаслык, күркәм. Кыш бабай сарае аеруча нәфис. Бозга уелып ясалган бизәкләре искитмәле. Ә инде тирә-якка күз сирпесәң, өем-өем булып түшәлгән кар катламнарының аклыгыннан-пакьлегеннән күзләр камаша.

Их, бәйге дә булмаса... Ә сынау көне отыры якынлаша бара. Рәсем эскизларын югалтканнан соң, яңаларын кәгазьгә төшерергә күпме генә газапланмасын, тегеләредәй җетеләрен Энҗебөртекнең әлегә ясый алганы юк шул, юк! Ничәмә еллар дәвамында күңеле түрендә яралган бизәкләргә җан өреп, шул югалган дәфтәр битләрендә чагылдырган иде бит ул.

...Яңа елны үз патшалыгында каршылагач, Кыш бабай һәр елны да Җир шары буйлап сәяхәткә чыгачак. Бәйрәме тантанасына үзе белән Кар иленең иң лаеклы Кар кызын һәм Кар егетен дә алачак.

Егерме яше тулган, яшьтәшләре арасында үрнәк булырлык кыю-гайрәтле, мәрхәмәтле-ярдәмчел Кар егетен Кыш бабай һәм Кар иленең аксакаллары һәр елны да үзләре билгели. Быелгы Кар егете, һичшиксез, Акъегет булыр. Бигрәк тә соңгы батырлыгы аңарга дан китерде, ихтирам өстәде.

Их, егеткәйгә пар итеп Энҗебөртекне сайласыннар иде!

... Яңа елны каршы алу тантанасында, унсигез яше тулган Кар иле кызлары, энҗе-мәрҗәннәр белән үзләре чиккән күлмәкләрен киеп, калфакларын беркетеп сәхнәгә күтәрелә. Чигешләрендә моңа кадәр Җир күкрәгенә кунмаган кар бөртекләренең чагылыш табылуы зарури. Шул бизәкләрнең төрлелегенә, чигешләренең осталыгына карап билгеләнә дә инде иң кәттә Кар кызы. Һәм дә менә икенче кышта Кыш бабай кызларның үзенчәлекле әлеге сурәтләренә сихри көч өстәп, аларны кар бөртекләре итеп җиргә яудырачак.

- Синекеләр дә күз явын алырлыктыр...

Акъегетнең тавышын ишетеп, Энҗебөртек сискәнеп куйса да, каушавын сиздермәскә тырышып, кулындагы карын йомарлап, егеткә томырды.

- Син шулаймы әле? - Егет Энҗебөртекне куалый китте. Алар бик озак кар атышып уйнады.

- Акъегет, дәү әтиебез белән сәяхәткә чыгу бәхете кемнәргә елмаер икән?

- Миңа... һәм сиңа!

Кызый кар атышып уйнауданмы, әллә шатлыктанмы, тәмам алсуланган йөзен егеткә күрсәтмәс өчен өйләренә йөгерде. Их, сүзләре чынлап та кабул булсын иде Акъегетнең! Энҗебөртекнең әнисе белән әтисе дә, Кар кызы һәм Кар егете булып, Җир халкы белән Яңа елны каршы алу сәяхәтеннән кайткач дуслашкан бит. Берничә елдан туйларын да үткәргәннәр.

- Кызым, Яңа ел - Җир халкының бик тә кадерле бәйрәме ул. Күркәм итеп бизәлгән чыршы тирәли, Яңа елга яңа теләкләр тели-тели, җырлый-бии күңел ача бәйрәм халкы. Сиңа да шул могҗизаны күрергә язсын, кошчыгым! - дип, әнисе аңарга шул сәяхәте турында еш сөйли иде. Җир халкы белән очрашкан мизгелләрне тасвирлаганда, шундый да очкынланып яна иде әнкәсенең күзләре.

Энҗебөртеккә югалган теге рәсемнәрен күңелендә яңартып, кабат чигү берни түгел анысы. Күлмәге дә, калфагы да ялт-йолт итәчәк. Акъсылу да, әнә, уңгансың-булгансың, дип юкка гына әйтмидер. Чигешләре һәрчак бәйге күрке. Тик менә дәфтәрен генә, кемдер табып алып, күчерә күрмәсен. Әнә, бер елны шулай булды. Бер-берсенә охшатып киенгән Кар кызларын ярышта бөтенләй катнаштырмадылар да. Кем хаклы, кем кемнекен чәлдергән - төпченеп тә тормадылар хәтта.

Әнисе белән әтисе исән булсамы! Һичшиксез, нинди дә булса бер киңәш бирерләр иде. Ә абыйларына нәрсә, кыз эскизларын югалткач, кайгысын уртаклашасы урынга шатландылар гына:

- Сынауда катнашмавың безнең өчен кулайрак та әле. Әгәр сәяхәткә китсәң, син пешергән тәм-томнарны күпме гомер татый алмас идек, - диделәр. Иптәш кызларының да үз мәшәкатьләре үзләренә җиткән. Алар да бит түземсезлек белән сынау көнен көтә.

Их, үгет-нәсихәт бирергә әнисе белән әтисе юк шул, юк... Кич белән, саф һава суларга дип, йөрергә чыккан җирләреннән кайтмадылар. Ак аю балаларын ауларга килүчеләргә юлыгып, һәлак булганнар. Акъегет башка Кар иле егетләре белән ярдәмгә ашыккан-ашыгуын. Аяклы ерткычларның арт сабакларын да укытканнар, йомшаккайларны да коткарганнар. Әти-әнисенә генә ярдәм итә алмаганнар. Егетләр килеп җиткәндә кадерлеләре инде җан биргән булган. Тигезсез алышта яраланган Акъегетне Кыш бабай үзе тәрбияләп аякка бастырды.

Төшендә Энҗебөртек янә әнисе белән әтисен күрде. Алар җитәкләшеп, бер йолдыздан икенчесенә күчә-күчә, талпына-оча бии иде. Әнисе шунда:
- Күрәсеңме, балакаем, бу йолдызчыклар ничек ялт-йолт итеп тирә-якка нур сибә. Балкышларын исеңдә калдыр да, күлмәк-калфагыңа чик шул җем-җемнәр чагылышын, - дип киңәш бирде...

...Бәйге тантанасы игълан ителүгә, гаҗәеп музыкага ияреп, берсеннән-берсе гүзәл Кар кызлары сәхнәгә күтәрелде. Үзеннән чак кына алда атлаучы Акъсылуның күлмәгенә күз салуга, Энҗебөртек югалган дәфтәренең кем кулына эләгүен шундук чамалады. Шикләнүе юкка булмаган икән... Дөрес, кар бөртекләре сурәтләрен ул бераз үзгәрткән- үзгәртүен...

Шулай да кызыкайның күңеле бигүк бозык түгел икән әле. Күзләре очрашкач, карашын аска төбәде. Җырлавы да, биюе дә сүлпән булды. Бу хәрәмләшүгә аны Акъегеткә тартылуы этәргәндер инде. Бер шулай, иптәш кызлары белән чана шуганда, ул аның:

- Мин аңардан чибәррәк тә, аграк та. Ә никтер Акъегетнең күзләре шул почык борында. Ничек итсәм-итәрмен, егеткәйне барыбер үземә каратырмын, - дигәнен ишеткәне бар иде. Бу бәйгедә үзенең тәгаен җиңмәячәген чамалаганга, Энҗебөртекнең дә Акъегет белән сәяхәткә чыгуын теләмәгәндер, күрәсең. Сызымнарын да шуңа чәлдергән булып чыга инде.

...Чират Энҗебөртеккә дә җитте. Аның энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән өс-башының күркәмлеген күреп, залдагылар дәррәү кул чаба башлады. Чыннан да, кызның киемендәге кар бөртекләре искитмәле, берсеннән-берсе матуррак иде шул.

Бераздан алып баручы Энҗебөртекне кабат сәхнәгә чакырды.

- Әйдә, җыр-биюгә дә осталыгыңны күрсәт, - диде ул. Һәм кызый әнисе белән әтисенең йолдыздан-йолдызга талпынып очуын күзаллап, сәхнә буйлап йөзеп китте.

Әнкәсе аңа төшендә гаҗәеп моңлы җыр да өйрәткән иде.

- Сүзләрен дә, көен дә бик ныклап исеңдә калдыр, балакаем, - диде ул. - Син аны үзебезнең патшалыгыбызда яшәүчеләргә дә, Җир халкына да, һичшиксез, ирештерергә тиешсең. Җырым Кар иле халкының да, адәм балаларының да тормышын нурландырыр! Бәхетнең чисталык-пакьлектә, миһербанлылык-изгелектә икәнлеген кабат искәртер. Ә саф күңеллеләр беркайчан да әшәкелек тә кылмас, шәфкатьсез дә булмас.

Кызыйның шул сихри җырны сузып җибәрүе булды... тамашачылар һәммәсе дә аягүрә басып, аңа кушылды. Әйтерсең лә әнисенең гаҗәеп аһәңен алар да тыңлаган иде…

Бәйге тәмамлануга, Кыш бабай, сәхнәгә менеп, Энҗебөртек белән Акъегетне Кар кызы һәм Кар егете булуы белән тәбрикләде.

- Сездәй кызларым һәм улларым булганда, үз патшалыгыбызда яшәүчеләрнең киләчәге өчен дә, Җир халкы өчен дә борчылмыйм, - диде ул. - Явызлыкны, мәкерне йөгәнли алырсыз, дип уйлыйм. Җир шарында барча халык дус, тату гомер итәр. Ә хәзер, әйдәгез, Яңа ел табынына. Тиздән Яңа ел башлануын белдереп, сараебыз сәгате сугар...

- Быелгы елан елында җирдә иминлек булсын! Үтереш-сугыш, мәкерлек- гаделсезлек арабыздан китсен! Һәр елны да Кар иле халкы да, Җир кешеләре дә Яңа ел бәйрәмен кайгы-хәсрәтсез, куанып каршы алсын. Яңа ел бары тик шатлык-сөенеч кенә бүләк итсен! Һәрберегез изге теләген әйтсен!

Кыш бабайга кушылып, табындагыларның барчасы күңеленнән үз гозерен кабатлады.

Аннары Кыш бабай Кар кызы һәм Кар егете белән пар ат җигелгән чана янына юнәлде. Ашыгырга кирәк, аларны бит түземсезләнеп Җир халкы көтә. Яңа ел бәйрәменә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: