Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ЕЛЛАР АША КАРЫЙМ ЮЛЛАРГА

Олыгая барган кешеләрдән: "Күңелем һаман да унсигездә" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрнең төбендә тирән мәгънә ята. Димәк, кеше әле якты өметләр, зур хыяллар белән яшәвен дәвам итә. Тумас борын картайганнардан аермалы буларак, тормышның тәмен, мәгънәсен белеп, узган елларына шөкрана кылып, бүгенге һәм иртәгәсе гамь белән яши. Бу...

Олыгая барган кешеләрдән: "Күңелем һаман да унсигездә" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрнең төбендә тирән мәгънә ята. Димәк, кеше әле якты өметләр, зур хыяллар белән яшәвен дәвам итә. Тумас борын картайганнардан аермалы буларак, тормышның тәмен, мәгънәсен белеп, узган елларына шөкрана кылып, бүгенге һәм иртәгәсе гамь белән яши. Бу бигрәк тә язучы өчен мөһим. Укучы аңардан заманча уйлауны, хис итүне сорый, димәк, ул кызыклы дөнья һәм образлар тудырган очракта гына бүгенге буыннарның игътибарын җәлеп итә ала. Киресенчә икән, аның каләме кичәге ихтыяҗларга гына хезмәт итәчәк. Менә ни өчен 70 яшенә җитеп килгәндә дә заманча әсәрләр иҗат итәргә сәләтле язучыларыбыз булуы сөендерә. Алар арасыннан беренчеләрдән булып Рәфкать Кәрами исеме күңелгә килә. Аның иҗатының соңгы еллар җимеше булган "Олы юл да сикәлтәле" исемле трилогиясенең укучы кулына килеп керергә өлгергән ике кисәге шулай дияргә мөмкинлек бирә. Каләмдәшебез барыбыз да узган шул олы юлның кайбер мөһим борылышларын шактый күләмле әдәби тукымада сәнгатьчә алымнар белән сурәтләүне бурыч итеп куйган. "Без узарга тиеш, әй, юллар бар", - дигән иде бер шагыйребез. Р. Кәрами ул юлларга бүгеннән торып нинди бәя бирә? Укучы шуны күрергә тели.

Кем ничектер, минем гадәт шундый - журналларда "дәвамы бар" дип бирелә торган әсәрләрне тәмам басылып беткәнче укымыйм. Чөнки, бүленә-бүленә укыганда, тәэсир өзелә, детальләрне янәдән кайтып искә төшерергә туры килә. Тулаем күзаллау булмагач, аңа төрле бәя бирү дә кыенлаша. Р. Кәраминең әлеге әсәренең беренче китабы басылып чыгуга да шактый вакыт узды. Бу каләмдәшебезнең иҗатын игътибар үзәгендә тотып килүче буларак, "Олы юл..."га карата да үз мөнәсәбәтемне шул сәбәпле вакытында белдерә алмадым. Менә кулыма аның икенче китабы килеп керде. Әле соңгысын кайчан укырбыз, анысын белеп булмый. Шуңа күрә трилогиянең ике кисәге буенча да күпмедер дәрәҗәдә фикер йөртергә мөмкин бит, дип, кулыма каләм алдым.

Әдәби әсәрнең үзәген анда сурәтләнгән төп герой тәшкил итә. Бу очракта ул - Габделнур. Без аның 10 елдан артыграк гомерен (14 яшьтән 26 яшькә кадәр) укучы күз алдында үткәрүенең шаһите булабыз. Еш кына язучылар "мин - язган әсәрләремдә", ди. Моның белән килешергә кирәк.

"Олы юл..."ның үзәк каһарманы белән әсәр авторының тормыш сукмаклары да бер эздән бара. Габделнур да Алабуга мәдәни-агарту мәктәбен тәмамлый, анда баянда уйнарга өйрәнә. Укуны тәмамлагач, 3 ай эчендә ике урында эшләп ала: район мәдәният йортында баянчы, авылда клуб мөдире. Әмма, кем әйтмешли, эшләгәне ашарына да җитмәвен белгәч, Әлмәт якларына, ягъни зур төзелешләр барган нефть төбәгенә юл ала. Гади эшче була, аннан электрик һөнәрен үзләштерә. 3 ел армия хезмәте, хәрби диңгез флотының яр буе берләшмәләрендә хезмәт итү: Кронштадт, Ярославль калалары… Армиядән соң ук Казан органик синтез заводын төзүдә катнашу, профсоюз оешмасы рәисе булу. Казан университетының тарих бүлеген читтән торып тәмамлау. Инде Рәфкать Кәраминең үз тәрҗемәи хәленә күз салсак, ул иҗат иткән Габделнур образының үткәне дә ике тамчы су кебек охшаш. Шулай икән, Габделнур белән Рәфкать арасына тигезлек билгесе куеп булмыймы? Алай итәр идең, әлеге роман барыбер дә документаль әсәр түгел. Автор, үзе үткәннәргә һәм кичергәннәргә таянып, әдәби образ иҗат иткән. Шуңа күрә без Габделнурны әдәби образ буларак кабул итәбез һәм аңа шуннан чыгып бәя бирәбез.

Шул ук вакытта дилогия (әлегә!) документальлеккә дә дәгъва итә. Чөнки автор 60 нчы еллардагы хәл-әхвәлләрне, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны көне-сәгате белән дигәндәй дөрес итеп тасвирлап бара, әсәр буенча шул чорда булган барлык эреле-ваклы тормыш күренешләрен билгеләп була. Ягъни Габделнур образы чор мохите эчендә бирелә. Ул барысына карата да игътибарлы, алар хакында аның үз карашы, бәясе бар. Ул чын мәгънәсендә узган гасырның 60нчы еллар кешесе, шуңа күрә һәммәсе аның карашы аркылы яктыртыла. Менә ни өчен әсәрнең танып-белү әһәмияте зур, аны шул дәвернең үзенә күрә елъязмасы дип тә санап буладыр. Бу җәһәттән караганда, романның әһәмияте, еллар үткән саен, арта гына барыр. Без тарихны әдәби әсәрләрдән түгел, бәлки, төп чыганаклардан өйрәнергә кирәк, дибез. Ә бу очракта Р.Кәрами әсәре кирәкле бер чыганак булыр кебек. Мин моны ышаныч белән әйтәм. Ник дигәндә, үзем дә нәкъ 60 нчы елларда армия хезмәтендә булдым. Әсәрнең төп герое Габделнур кичергәннәр дә минекенә охшаш. Куба тирәсендә АКШ белән СССР арасында килеп чыккан низаг минем үз язмышыма да нык тәэсир итте. Яки 1964 елның октябрендә Н.Хрущев барлык вазифаларыннан азат ителгән көнне зур киеренкелек белән җаваплы бурыч үтәүдә катнашуыбыз да бүгенгедәй хәтердә. Гәрчә башкарган хезмәтләребез арасында шактый зур аерма булуга карамастан, шул еллардагы вакыйгаларның әсәр тукымасында табигый урын алуы мине, укучы буларак, бик тә мавыктырды.

Р.Кәрами әсәрне зур әзерлек белән язган. Дөрес, аңа бу очракта югары белемле тарихчы булуы да ярдәм иткәндер. Чөнки һәрнәрсәдә төгәллеккә, дөреслеккә омтылуы сизелеп тора. Әйтик, Габделнурларны Кронштадка - хезмәт итү урынына - алып барганда, Ленинград аркылы уздыралар. "Габделнур һаман алан-йолан карана, һич кенә дә үзенең бай тарихлы, ишетүенчә, безнең татар агайлар да төзешкән борынгы шәһәр уртасыннан атлап баруына аның күңеле ышанмый. Куып китерелгән йөзләгән, меңләгән кешеләр сазлык җирләрне корыта-корыта, күбесенең гомерләре бәрабәренә һәркем сокланырлык шәһәр салып калдырганнар. Исемнәре билгесез ул гади крәстиәннәрнең, осталарның инде сөякләре дә череп таркалгандыр...". Шуннан соң 40 еллап узгач, яңа гасыр башында, минем үземә дә бу шәһәргә барырга, Сабан туенда катнашырга туры килде. Пулковода самолеттан төшкәч, безне шәһәрнең буеннан-буена үткәреп, Сабан туе буласы урынга алып бардылар. Зиннәтле йортларны, күккә ашкан чиркәүләрне күргәч, минем башыма да шуңа охшаш уйлар килде. Димәк, әсәрнең герое укучы белән фикердәш, мәсләктәш.

Габделнурлар буынының алга барышыбызда шактый әһәмиятле миссиясе булды. 60 нчы еллар башындагы "җепшеклек"тә алар үткәнебез, ата-бабаларыбыз тарихы һәм үзләре яшәгән шул чордагы хәлләр турында аз булса да дөресен белеп калды. Шуннан соң хакимияткә килгән генсеклар, күпме тырышса да, "җен"не тар шешә авызына кире кертеп бетерә алмады. Без моны Р. Кәрами әсәрендә дә күрәбез. Мәсәлән, Мәскәүдәге Кызыл мәйданда тарихи урыннарны карап йөргәндә, экскурсия алып баручы бер хатын Василий Блаженный чиркәве хакында:

- Бу собор Казанны җиңү хөрмәтенә салынган, - ди.

50 нче елларда болай дип әйтүче белән килешмәгән хәлдә дә, авыз ачып, берни дә әйтеп булмас иде, мөгаен. Яңа дәвердә, ягъни 60 нчы еллар шартларында, Габделнур инде дәшми кала алмый. Ул әлеге хатыннан:

- Гафу итегез, нинди җиңү хөрмәтенә?- дип сорый.

Хатын һич тә аптырап калмый, чатнатып җавап бирә, чөнки ул үзенең сөйләгәннәрен хакыйкать дип уйлый:

- Мең биш йөз илле икенче елгы.

- Минем белүемчә, ул - Казанны басып алу елы.

- Барыбер түгелмени, - ди гид.

- Җиңү белән басып алу - икесе ике нәрсә, - дип каршы төшә Габделнур. - Берлинның Триптих паркында совет солдатына һәйкәл бар. Менә ул фашистик Германияне җиңү хөрмәтенә куелган.

Габделнурның яңача фикерләве, үз карашын яклап сүз әйтүе шулай ук типик хәл иде. Дөресен әйткәндә, 80 нче еллар урталарыннан аеруча көч алып киткән хөрлеккә омтылыш билгеләре шул 60 нчы елларда шәйләнә башлады да. Акны - ак, караны - кара, дип бәяли һәм шуны башкаларга ишеттерерлек итеп әйтә алучы Габделнур кебекләр торган саен ишәя барды.

Шул ук вакытта Габделнур чын мәгънәсендә милли образ да. Гаиләдә алган әхлакый, дини, хезмәт тәрбиясе аның яшәү рәвешен билгели. Олыларны - олы, кечеләрне кече итү, милли кыйммәтләргә изге итеп карау аны төрле тайпылышлардан саклап та кала. Аның янәшәсендә армиядәге чикләүләргә түзә алмаучы, шул сәбәпле үз-үзенә кул салучылар да бар. Ә Габделнур өчен мондагы таләпчәнлек гадәти нәрсә, чөнки ул тормышның авырлыкларын күреп, тоеп үскән. Аңарда ялгыш адымнар ясаудан саклый торган каршы тору көче бар. Әнә, Аня атлы бер хатын егеткә кызык өчен генә чиркәүгә барырга тәкъдим итә. Габделнур аңа кистереп җавап бирә:

- Юк, миңа ярамый, - ди.

Дөрес, кешеләргә хас йомшак яклар, бигрәк тә хатын-кызлар белән артык мавыгып китүләр аңарда да бар. Әмма ул шушы гамәлләренә аек акыл белән бәя бирү сәләтенә дә ия. "Ул бит ике төрле тормыш алып бара икән: яхшы һәм яман. Бер яктан караганда, тел-теш тидермәслек үрнәк иптәш сыман: эшли, укый, хезмәттәшләре һәм бүлмәдәшләре белән тату яши,үзара мөнәсәбәт әйбәт, ата-ананы хөрмәтли, туганнары белән аралаша, кеше малына кул сузмый, хөкем ителгәне юк..." Шул ук вакытта ул 18 яшьлек Тамара кебек кызларны, аларның киләчәге турында уйламыйча, бәхетсез юлга кертеп җибәрергә дә мөмкин. Кызлардан сафлык таләп итеп тә, үзе егет пакьлеге мәсьәләсендә шактый талымсыз эш итүче дә ул. Моны аклау өчен, егет үзенчә бер сәбәп тә уйлап тапкан. "Габделнур әле гаилә корыр вакыт җитте, дип уйламый, үпкән-кочкан - җилгә очкан, дип, тагын бераз йөрергә ниятли иде. Бердән, аңа әле 26 яшь кенә, яшьлегенең кадерен белеп, ни кыланса - шул килешә өйләнмәгән егеткә, дип, типтереп калу форсатын кулдан ычкындырасы килми. Чат саен чибәр кызлар очрап, куеныңа керергә әзер торганда, кулыңны бәйләү юләрлек булыр иде..." Күрәбез, интим мәсьәләләрдә Габделнур - үзенең антиподы. Үзе әйткәнчә, бу - аның яшәешендәге тискәре як. Әлеге образның үз-үзен тотышындагы мондый кытыршылыкларга тәнкыйди бәясе аның киләчәгенә өмет белән карау мөмкинлеге бирә. Чөнки укучы белеп тора, Габделнур ихлас яратуның ни-нәрсә икәнен белми түгел. Аның Рәйсәнәгә мәхәббәте сафлыгы, самимилеге белән аерылып тора. Беренче мәхәббәте уңышсызлыкка очрагач, кем әйтмешли, кызларның башыннан йөри башлавы аның холкының бөтенлегенә зыян китерә. Габделнурны армиягә озатканда, әтисе әйткән сүзләр юкса аның бөтен тормыш юлына бирелгән нәсыйхәт булырга тиеш иде. "Син олы юлга чыгасың, - ди ул аңа. - Мин юлларны күп күрдем. Кайчак тар гына грунтовой юл да тип-тигез була. Кайсы төштә киң асфальт та сикәлтәле. Тормыш та шулай. Алдың-артыңны карап йөр, сак йөр".

Рәфкать Кәрами гомер буе яшьләр турында язды. Шуңа күрә аның укучылары да нигездә яшьләр. "Очар кошлар белән янәшә" трилогиясе, "Дүрт кешелек каюта", "Йөрәгемне ут алган" кебек әсәрләре үз вакытында укучылар тарафыннан җылы кабул ителде, күпләрнең яраткан китапларына әверелде. Язучы бүген дә дөньяны яшьләрчә кабул итә, аны заманча күрү һәм бәяләү сәләтенә ия. Шушы сыйфатлары аңа алга таба да иҗади канәгатьлек китерсен иде, дигән теләктә калабыз.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
филология фәннәре докторы,
профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев