Мәдәни җомга

Дүрт кенә сәгатьтә (Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал белән соңгы сөйләшү)

Гамил Афзалның тууына 95 ел Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән...

Гамил Афзалның тууына 95 ел
Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәребез белән без ихластан горурланабыз...
Татарның зур әдәби мирас китабында Гамил Аф­зал иҗаты аерым урын алып тора. Юмор һәм сатира остасы буларак танылган әдип шак­тый озын, катлаулы юл үтеп, зур сынаулар аша узып, шигърияткә килә һәм ничәмә-ничә еллар бер дә тайпылмыйча, «елый-елый, көлә-көлә», «кеше бәхете өчен сөенеп», үз сукмагын сала.
Гамил Афзал май аенда 82 яшен тутырды һәм әле дә, Аллага шөкер, үзенең егетлеген саклап, җор тел­ле, яшь күңелле булып кала бирә. Дөрестән дә, күңел барыбер картаймый, барыбер яшьлектә торып кала икән шул. Әдипнең үзе белән кабат очрашкач, мин моңа тагын бер кат инандым. Дүрт сәгать эчендә ул күп кенә хатирәләрен яңартты, бертуктамый сөйләде дә сөйләде...
- Гамил ага, балалык елларыгыз узган Такталачык авылы Сезнең күңелегезгә нинди җуелмас истәлекләре белән ке­реп калды?
- Әтинең тегермәненә барып йөрүемне ачык хәтерлим. Анда аңа ашар­га алып бара идем. Он тартты­рырга җыелган абзыйларның төрле кызык­лы, маҗаралы хикәятләрен тыңлап, күңелгә шом йөге­рә. Ә алар җен-пәриләр, убырлылар хакында, бу җан ияләрен күрүләре турында сөйли иде...
Авылда көмеш тәңкәләрдән йөзек ясаучы бер оста бар иде. Берсендә апаларыма ияреп, мин дә аның янына киттем. Аларга 20 тиенлек көмештән, миңа 15 тиенлектән йөзек эшләп биргәне исемдә. Ә мин исә: «Шулай эшләргә өйрәнсәм, чын оста булам», - дип дәртләнеп йөри идем.
Киез итекләргә олтан салучы Миңнегол, басу каравылчысы Гаяз (кушаматы - «Мат­рос») абыйлар бар иде заманында...
Башкаларныкы кебек үк, минем дә кендек әбием булды. Бәйрәмнәрдә әниләр: «Күчтәнәч, хәер биреп чык», - дип, нәрсә булса да тоттырып, аның янына кертеп җибәрә иде. Кендек әбиемнең Кирам дигән малае белән беренче сый­ныфта бергә сабак укы­дык, берсендә авылга кай­ткач, ул мине үзендә кунак итте.
- Сезнең «Кышкы озын кичләрдә» исемле китабыгызда тормыш юлыгыз үткен тел белән тасвирланган. Әмма 82 ел гомер үтелгән бит, үзе шуның кадәр том­лыкларга тиң...
- Әйе, хатирәләр, яза­сы сүзләр күп, вакыт кына тар. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1930-1931 ел­ларда Такталачыкның Бир­ге як мәчетендә беренче сыйныфта сабак укыдым. Безгә латин графикасы нигезендә төзелгән әлифбалар өләштеләр. «Са-ра мәк-тәп-кә ба-ра...» дип иҗекләп укуларым истә. Ә иң беренче укыган кита­бым Фатих Кәримнеке иде. Ул аның да тәүге китабы булган икән...
...Озакламый туган якны ташлап китәргә туры кил­де. Актанышка кулак гаилә­ләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гә­рәй, Ямалы авылларында кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорск якла­рына китереп ташлады. Авылдан әтинең бертуганы Әфтах та, Гыйльфан абый да безнең янда иде. Соңгысының малае Нәсим белән беренче сыйныфта да бергә укыган идек, монда килгәч тә аерылмадык. Ә ул сугышка китте дә хәбәр­сез югалды.
Башта - металлургия заводлары, аннары тегү цехында мөдир, гомуми торакта комендант та бул­дым...
- «Магнитогорск» сүзен ишетүгә, яшьлек сандыгыгыздан иң бе­ренче булып нинди хатирәләр яңара?
- Әлбәттә, татар театр труппасын оештырып йөрүдер. М. Фәйзинең «Гали­ябану», Г. Камалның популяр әсәрләрен сәхнәгә алып мендек. Мин апам янына Башкорт­станга кайтып кит­кәч, театр куюлар да тукталган, дип ишеттем.
- Янәдән туган туф­ракка аяк басу кайчан насыйп булды соң?
- 1959 елда ике көн Такталачыкта торып киттем. Районда шигырьләр сөйлә­дем, радиодан чыгыш ясап, үземнең бу авылныкы икәнлегемне әйттем. Кулак дип сөрелүебез турында ләм-мим. Аръяк мәчетенең под­валында (хәзерге мәчет ур­нашкан як. - Л. Ш.) җые­лышта катнаштым, дүрт такта кисәгенә беркетел­гән фанерадан гыйбарәт трибунада бер сәгать буе үз әсәрләремне укыдым. Уты­рышны детдом директоры Газиз агай (минем дәү әтием Нәҗип Газизов. - Л. Ш.) алып барды. Иң башта: «Фәләнов ип­тәш, мондамы?» - дип, һәр кешене барлап чыкты. Газиз агай парторг икән, детдом директоры да икән ул, ак костюм киеп йөри иде...
- Шуннан соң кайт­каныгыз бармы?
- Юк...
- Нигә?
- Әтиемнең бертуганы Әфтах абыйның өен детдом иткән булганнар. Соңгы кайтуымда ул бердәнбер таныш йорт иде. Калганнары үзгәреп беткән. Нигезебез турын­нан берәр үлән булса да эзләп карадым, әмма таба алмадым.
- Нәфисә апа Сезне тәрбияләп кенә тора. Сер булмаса, аның белән кайда таныштыгыз? Ничә ел бергә то­расыз?
- Нәфисә үзе Башкортстанның Яңа Шәрип авылыннан. Бу авыл патша заманында хәзер­ге Актаныш районының Иске Шәрип авылыннан аерылып чыккан булган. Апам янында яшәгәндә очраштык. Миңа егерме­ яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә.
...Моннан тыш Гамил ага Мохтар Мутин, Һади Такташ, Сибгат Хәким турында сөйләде, үткәннәрен искә алып, янә бала булды, мизгелдә егеткә әйләнде дә күз ачып йомганчы кыю ир булып җитеште. Шушы дүрт кенә сәгать әңгәмәбез тарих битләрендә күмелеп, әйтергә өлгермәгән сүзләр өзелеп калды. Әмма шагыйрь барыбер уйлары белән туган якларын иңлә­де, күңеле белән туган авылына кайтып туктады.
Әңгәмәдәш Ленар ШӘЕХ.
2003.
.Ленар Шәех авылдашы Гамил Афзал белән. 2001.
.Гамил Афзалның тууына 90 ел тулу уңаеннан уздырылган кичәдә Нәфисә Афзалова кызлары Раушания, Рауза, Галиябану һәм кияве Наил белән. Әлмәт. 2011 ел.
.Мәскәү дәүләт университетында татар шигыре яңгырый (сулдан уңга): Хатип Госман, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов. 1964 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: