Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Әдип романнарында тарихилык

Аның әсәрләрендә татар тарихының реаль документлар һәм чыганаклар нигезендә торгызылган төп вакыйгалары турында сөйләнә.

Язучы В.Имамов, хәзерге заман тенденцияләренә бирешмичә, үз иҗатында тарихилык принципларына тугры кала. Каләм остасы үз бурычын “тарихи үсеш закончалыкларын формалаштыруда түгел, бәлки тарих барышының иң нечкә чагылышларын кешеләрнең үз-үзен тотышында һәм аңында гәүдәләндерүдә күрә” (Кожинов В.В. Историзм // Литературная энциклопедия терминов и понятий // М., 2001. 321-322 битләр). Язучы татарларда милли горурлык хисен уятуны үзенең төп бурычы, дип саный. Шуңа күрә В.Имамов – үз укучыларын тарих белән таныштыручы мәгърифәтче-әдип тә ул.


Вахит әфәнде – документаль повестьлар, тарихи очерк һәм романнар остасы буларак танылган шәхес. Ул татар тарихы белән студент чагында ук кызыксына, Пугачев яулары темасы белән мавыга. Соңрак үткән заман каһарманнарын үз әсәрләрендә мәңгеләштерә башлый. 

Әдип төрле жанрларда да уңышлы эшли. Иҗат юлының башында ул үзен лирик һәм юмористик хикәя, повестьлар (“Ир канаты” (1988), “Нәзер” (1991), “Могикан” (2001) язуда сынап карый. Аларда сугыштан соңгы еллардагы авыл тормышын сурәтли. “Могикан”да торгынлык һәм үзгәртеп кору чоры вакыйгалары тасвирлана. Бу китабында әдип халык һәм хакимият арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр хакында уйлана. 

В.Имамов тиз арада укучылары арасында очерклар язучы буларак та дан казана. Аның әдәби-публицистик “Әфган кызалаклары” (1991), тарихи “Яшерелгән тарих” (1993) очерклар җыентыклары дөнья күрә. Бу китаплар җәмәгатьчелектә көчле резонанс тудыра. 

1994 елдан әдип тарихи романнар авторы буларак дан казана башлый. “Сәет батыр” романы һәм “Татарлар Пугачев явында” роман-хроникасы өчен 1995 елда язучыга Г.Исхакый исемендәге әдәби премия тапшырыла. “Утлы дала” романын (2001, 2012) язуга В.Имамов 30 елга якын гомерен сарыф итә. Романда монголлар ябырылу чорында Идел Болгарында, рус кенәзлекләрендә һәм Евразиянең көньягындагы далаларда булган тарихи вакыйгалар сурәтләнә. Язучы әйтүенчә, әлеге романын ул мәгърифәтчелек максатында язган. Чыңгызхан эшчәнлегенең колачына сокланып, В.Имамов үз әсәрендә ул идарә иткән чордагы татар, болгар, рус, монгол, кыпчакларның үсеш дәрәҗәсен тасвирларга теләгән. Әлеге романы өчен 2014 елда язучы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

 2002 елда В.Имамов “Тозлы яра” роман-дилогиясен яза, анда безнең заманның әхлакый-этик проблемалары күтәрелә. 2004 елда әдипнең татар эмиграциясе тарихы турында “Япун тарихы” романы дөнья күрә. 2005 елда Казанның меңьеллыгына В.Имамов укучыларына “Казан дастаны” тарихи романын бүләк итә. 2018 елда аның “Карабәк”, “Каенсар” тарихи романнары басыла. В.Имамовның барлык тарихи романнары да саллы документаль нигездә язылган һәм авторның архивлардагы чыганаклар белән төпченүчән хезмәтенең нәтиҗәсе булып тора. Романнар каләмдәшләре тарафыннан да, тарихчылар, әдәбият белгечләре, лингвистлар тарафыннан да югары бәяләнә. 

2014 елда әдип үзен яңа жанр формаларын тудыруда сынап карый – “Сөләйман солтан” кыйссасын һәм “Җидегән” тарихи бәянын яза. Безнең заман укучыларының нәрсәгә өстенлек бирүен тоемлап, В.Имамов тарихи романнарның үзенә хас кырыс өслүбеннән читләшә һәм Сөләйман солтан белән Роксолана тормышы турында беллетристик бәян иҗат итә. Аларның мәхәббәтен сурәтләгәндә автор романтизм алымнарын куллана. В.Имамов, нигездә реализм методы кысаларында калып, үз кыйссасында цивилизация, аерым бер ил тарихында яки шәхес язмышында очраклылыкның роле хакында да фикер йөртә. Татар язучысы тарихи вәзгыятьне үзгәртергә сәләтле көчле шәхес проблемасын да күтәрә. 

Ерак үткәннәрдәге вакыйгаларны яктыр­тып, В.Имамов тарихи чынбарлыкның киң панорамасын тасвирларга омтыла. Язучы укучыларын тарихтан сабак алырга өнди. Аның әсәрләрендә татар тарихының реаль документлар һәм чыганаклар нигезендә торгызылган төп вакыйгалары турында сөйләнә. В.Имамов персонажлары системасында үзәк урынны уйлап чыгарылган геройлар түгел, бәлки реаль кешеләр – тарихка кереп калган күренекле шәхесләр били. Бөтен иҗат юлы дәверендә үзе тугры калган тарихилык принцибы В.Имамовка сурәтләнә торган чорның характерлы үзенчәлекләрен, аның чынбарлыгын, җирле колоритын, традицияләрен, йолаларын һәм телен ышандыргыч итеп тасвирлау мөмкинлеген бирә. Язучының иҗат фантазиясе бервакытта да тарихи фактлар белән каршылыкка керми. В.Имамов еш кына автор исеменнән бәянләү алымын куллана, аны шәхсиләштерелгән хикәятләр белән тулыландыра. Әдип чыганаклардан уңышлы файдалана һәм алардан романнары өчен күп төрле сурәтләү чараларын таба. 

Язучы Марсель Галиев бер мәкаләсендә В.Имамовның үзе сурәтләгән чорга баштанаяк чуму сәләтенә соклана: аның фикеренчә, әдип теге яки бу дәвер рухы белән шулкадәр илһамлана ки, табигатькә дә шул заман кешесе күзе белән карый башлый, геройларның киеме, холкы, дөньяга карашы да нәкъ шул заманча булып чыга. Авторны үз геройларыннан һәм алар яшәгән чордан аерып алып булмый, аның сөйләм өслүбе дә әсәрдәге сөйләм мохитенә тәңгәл килә. В.Имамов әсәрләрендәге персонажларның сөйләме социаль һәм шәхси яктан дифференциацияләнгән. 

Тасвирланган заман рухын һәм әхлагын торгызырга, Болгар яки Алтын Урда чорындагы татар телен мөмкин кадәр төгәлрәк яңгыратырга омтылып, В.Имамов шул дәверләрдәге фольклор әсәрләрен җентекләп өйрәнә. Моны дәлилләү өчен, мәсәлән, “Карабәк” романына мөрәҗәгать итү дә җитә. Язучы өчен фольклор сәнгать осталыгы, шигъри тәэсирлелек үрнәге генә түгел, халыкның тормышын, омтылышларын, психологиясен һәм әхлагын аңлату чыганагы да булып тора. Шунлыктан язучы романга керткән фольклор элементларының идея-сәнгать асылы шулкадәр зур да. В.Имамов әлеге тарихи чорны объектив сурәтләү бурычына җавап биргән халык җәүһәрләрен бик җентекле сайлап кына ала. 

“Карабәк” романында халык авыз иҗатының төрле жанрлары очрый: җырлар, риваятьләр (Дию һәм батыр сугышы турында риваять), мәкаль һәм әйтемнәр. Әлеге материал төрлечә кертелә: кайберләре (нигездә мәкаль һәм әйтемнәр) үзгәртелмичә файдаланыла, кайберләрен исә язучы бераз үзгәртә. Геройлар файдаланган мәкаль һәм әйтемнәр, барыннан да элек, халык акылының чагылышы булып тора. Романда кулланылган фольклор үрнәкләре аның тел байлыгын арттыра, сурәтләүне төгәлрәк һәм җетерәк итә.

В.Имамов үзенең хикәяләвенә тасвирлана торган замандагы әдәбият үрнәкләрен дә кертә. Әйтик, "Карабәк" романына шул чорда яшәгән Өмми Камал (XIV йөз азагы – 1475) шигыре кертелгән, анда төрки халыкларның бердәмлеге идеясе чагыла:

Араннарны яңартырга мең җай 
                                            бирде тәкъдир,
Сине гафләт йокысы исерткәндер, ханым.
Колыннарыңны нишләп бергә тупламадың,
Айгырсыз да калгач, нишләр алар җаны?
Араннарны гына ла бер җимергәч,
Кайтмас инде, кайтмас илнең 
                                        бер югалган даны.
Монафикъ вә соран түрәләрең
Базарга да куймый сатты, сатты инде аны.
Кара гавам яше – тирән күлдер,
Теткәләнеп бетте җаны-каны.
Туктамышын каргар яңа буын,
Бәддогадыр илнең кайтавазы...

Язучы үзенең бәянына төрки халыкларның элеккеге бердәмлеге, башкорт һәм татарларның кардәшлеге турында топонимик легенданы кертә. Анда бүре көтүенә Чулман елгасын куып тотарга һәм аның суын тау башына кире кайтарырга фәрман биргән карт Дию хакында сөйләнә. Бүре балалары, Диюнең һәрвакыт бергә булырга кушуын санга сукмыйча, аерыла һәм Агыйдел елгасының капма-каршы ярларында кала. 

Үзенең тикшеренүләреннән соң, лингвист З.Сәлахетдинова мондый нәтиҗәгә килгән: “Текстның образлылыгын арттыру өчен, В.Имамов төрле сурәтләү чараларын җәлеп итә. Бу вакытта тел чаралары әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм идеясенә тәңгәл китереп кенә түгел, бәлки авторның үзенең дөньяны күзаллавы, шәхси сыйфатлары һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып та сайлана”. 

Язучы ономастикасының лексик составын анализлап, З.Сәлахетдинова анда кеше исемнәренең 48% – гарәп, 11% – борынгы грек, 9% – төрки-татар чыгышлы булуын ачыклаган, моны әсәрләр хронотопының характеры таләп итә. В.Имамов романнарында күренекле тарихи шәхесләрнең исемнәре еш очрый, мәсәлән, Чыңгызхан, Кол Гали, Бату хан, Идегәй, Карабәк, Кануни Сөләйман, Роксолана, Петр I һ.б. Язучы дини лексиканы да киң файдалана. Аның әсәрләрендә Аллаһ Тәгалә, Тәңре, Мөхәммәд пәйгамбәр, Иисус Христос, Хозыр Ильяс, Изге Мария һ.б. шактый еш искә алына. Персонажларга характеристика биргәндә, әдип “сөйләүче исем” алымыннан да оста файдалана (Каты кабык Харис, Бѳкре Карун, Озынколак). В.Имамов үз әсәрләрендәге вакыйгалар барган урынның географик үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнә, шунлыктан аның романнарындагы топонимнар биредә яшәүче халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ул топонимик легендаларны да уңышлы куллана. Язучының тарихи романнарында төрки һәм төрки булмаган кабиләләрнең дистәләрчә атамасы очрый, бу укучыга сурәтләнә торган чор халкы турында күзаллау формалаштыру мөмкинлеген бирә. 

“Казан дастаны” романының сүзлек составын тикшергәч, В.Имамовның бу әсәрендә гомумалтай лексик берәмлекләрен актив куллануы күренә: иравыл, тирмә, мәргән һ.б. З.Сәлахетдинова аларны 5 тематик төркемгә бүлгән: хәрби лексика, социаль-сәяси лексика, көнкүреш лексикасы, терлекчелек терминнары һәм аучылык терминнары. Романда борынгы төрки лексика да шактый, әлеге сүзләрне тикшеренүче 6 тематик төркемгә туплаган: хәрби лексика (көбә), социаль-сәяси лексика (түрә), абстракт төшенчәләр (сөм), кием лексикасы (кушак), көнкүреш предметлары (каек), туганлык мөнәсәбәтләрен белдерә торган сүзләр (җигән).

“Утлы дала” романында В.Имамов гомумтөрки сүзләрне актив куллана, алар арасында хәрби (кылыч),социаль-сәяси лексиканы (тылмач), көнкүреш лексикасын (алачык), туганлык мөнәсәбәтләрен белдерә торган сүзләрне (олан) аерып күрсәтергә була. 

В.Имамовның тарихи романнарында лексиканың төп катламын төрки-татар сүзләре тәшкил итә, алар арасында иҗтимагый-сәяси (байгура), хәрби (йөзбашы), көнкүреш лексикасын (читән, чабагач), кешене сыйфатлаучы сүзләрне (олуг), кием-салым лексикасын (чалма) аерып атарга мөмкин.

 Без дә З.Сәлахетдинова бәяләмәсе белән килешәбез һәм: “В.Имамов әсәрләре татар әдәби телен үстерүдә мөһим роль уйный, аның сүз байлыгын, өслүб мөмкинлекләрен һәм формаларын шактый баета. Стилистика алымнарының байлыгы, образлы сурәтләү чараларын куллану В.Имамов әсәрләренең гомумхалык телен әдәби файдалану лабораториясе булуын дәлилли”, – дип саныйбыз. 

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА.

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев