Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ДАЛА РУХЫ ИРЕК ДАУЛЫЙ

Быел Галимҗан Ибраһимовның "Казах кызы" романы китап булып дөнья күрүгә 90 ел тула. Әмма ул шактый алданрак, 115 ел чамасы элек язылган. Әдип үзе икърар иткәнчә, әсәр 1909 елда хәзерге Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә языла башлаган. Бу елда, "Галия" мәдрәсәсеннән киткәч, ул төрле урыннарда, аерым алганда, казах далаларында да була....

Быел Галимҗан Ибраһимовның "Казах кызы" романы китап булып дөнья күрүгә 90 ел тула. Әмма ул шактый алданрак, 115 ел чамасы элек язылган. Әдип үзе икърар иткәнчә, әсәр 1909 елда хәзерге Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә языла башлаган. Бу елда, "Галия" мәдрәсәсеннән киткәч, ул төрле урыннарда, аерым алганда, казах далаларында да була. Аннан Миасска килә. Биредә дә күңеленә ятарлык эш таба алмагач, шушы романны яза башлый. Казанга килгәч, аны тәмамлап та куя. Димәк, язучы романны 22-23 яшьләр тирәсендә иҗат иткән. 1911 елда ул аны бастыру өчен Оренбурдагы "Вакыт" нәшриятенә бирә. Әмма нәкъ шул елда Русия мөселманнарына, аерым алганда, татарның мәгарифенә, нәшриятләренә һөҗүмнәр көчәя. Иж-Буби мәдрәсәсен тар-мар итү дә шушы вакытка туры килә. Моның шаукымы Оренбурга да барып җитә, тентү вакытында кулъязма жандармнар кулына эләгә. Шуның нәтиҗәсендә әсәр басылмый кала. Алай гына да түгел, бөтенләй югала. Кулында калган караламасы буенча автор текстны яңадан торгыза. Әмма, билгеле булганча, 1914 елның апрелендә Г. Ибраһимов Киевтә кулга алына. Әлбәттә инде, жандармнар аның барлык кулъязмаларын да тартып алып, капчыкка тутыра. Кире кайтарганда, романның 70 бите җитмәгәнлеге ачыклана. Димәк, авторга аны тагын тулыландырып язарга туры килә. Ниһаять, 1923 елның сентябрендә Казанда язучы "Казах кызы" әсәренә соңгы ноктаны куя.

Ни өчен әсәрне Оренбур жандармериясе кире кайтармаган соң? Киев җантимерләре дә романның байтак өлешен үзендә калдыра. Моңа җавап Г. Ибраһимовның 1932 елның 19 октябрендә Ялтадан Әхмәт Ерикиевкә юлланган хатында күренә. Әдип анда язганча, әсәрнең "царизмның колония сәясәтен ачу ягыннан да әһәмияте бар". Шул ук вакытта "Шәрекъне өйрәнүгә материал күп". Димәк, язучы "мәгәр нигез әүвәлгечә калды" дисә дә, роман күпмедер үзгәрешләр дә кичергән. Совет хакимиятенә 5-6 ел тулган дәвердә "колония сәясәтен ачу"ның әсәрдә күпмедер дәрәҗәдә көчәйгән булуы да бик мөмкин. Хәер, баштагы оригиналь текстлар табылмагач, фараз итәргә генә кала инде.

Шулай да әсәрдә Г. Ибраһимов әйткән колониализмның билгеләре бик ачык төсмерләнә. Билгеле булганча, казах даласы, нигездә, үз кануннары буенча яши. Әмма ак патша (Русиядәге патша хакимияте) тәэсире нык көчәйгәч, биредә дә чит-ят тәртипләр өстенлек ала башлый. Г. Ибраһимов моны әлеге әсәрендә шактый җентекле күрсәткән. Биредә, Русиядәге административ бүленешне кабатлап, җирле үзидарәне дә өч катлы итеп оештырганнар: булыс (волость), би, авылнай. Булыста хакимият өстән билгеләнеп куелган түрә һәм жандармнар кулында булса, би вазифасында берничә ыруны үз кулында тотучы җирле бай казах торган, ә ул исә авылнайларны (Русиядәге авыл старосталары кебек куштан кешене) билгеләп куйган. Би вазифасын алырга тиешле кеше сайлау аша узган. Ләкин бу сайлау биредә бик тә көлке рәвештә уздырылган. Дөресен әйткәндә, сайлауда халык бөтенләй катнашмаган. АКШта Президент сайлавы вакытында бөтенесен выборщиклар хәл иткән кебек, биредә дә байлар, аксакаллар, ыру башлыклары, алар тирәсенә елышкан кайбер хәллерәк кешеләр генә тавыш биргән. Би сайлау кампаниясенә мөнәсәбәтле рәвештә биредә урнаштырылган сәяси вәзгыятьнең никадәр аяныч булуы романда бөтен тулылыгы белән күренә. Казах халкы ак патша "демократиясенең" ниндилеген үз җилкәсендә татый. Ул алдашуга, бер-береңне сатуга, кирәк икән, көндәшләрне таптап узуга корылган. Шуңа күрә шымчылык тамыр җәйгән. Әнә найман ыруы башлыгы Байтүрә Хантимер улы ничә еллар биредә би (Русиядәгечә әйткәндә, волость старшинасы) булып тора. Аның төп хезмәте - ул да булса, кешеләрне ак патша чиновникларына чагу, аларны үз юлыннан алып ташлау. Танабуга ыруыннан Магҗан хаҗиның улы Арсланбайны ул, патшага тел тидерә, дип, сөргенгә үк җибәрттергән. Тома ятим Арсланбай акылы-фигыле белән халык арасында абруй казана башлаган. Байтүрәгә исә далада үзеннән башка абруйлы вә акыллы кешеләр кирәк түгел. Андыйлар аңа яңа сайлаулар вакытында комачаулык кына тудыра.

Әмма аңа һәм аның тарафдарларына кулдан хакимият китә, дип борчылырга урын юк. Чөнки сайлауда күпчелек тавыш алу ул әле би булдым, дигән сүз түгел икән. Байтүрә морза үлгәч, сайлауда Сарсымбай җиңеп чыга, аңа 14 тавыш күбрәк бирелә. Халык, сайлауда катнаштырылмаса да, елгасыз, күлсез тигез яланның уртасында утырган ак кирпеч өйдә урнашкан идарә янына җыелган. Алар йортка керә алмый. "Сары төймәле кара шинелен киеп, яшел читле фуражкасын бер якка салып, кылычтан, револьвердан, зур мыеклы, кырган сакаллы стражник Крапченко бик зур вәкарь белән тәртип саклап йөри..." Әлеге жандарм ак патшаның биредәге бер символы булып гәүдәләнә. Әйтерсең лә, ул "әйдә, җыелыгыз, шаулагыз шунда, барыбер сез теләгәнчә булмый" дия сыман. Сүз белән әйтмәсә дә, шулай булып чыга да. Сарсымбайның җиңүе мәйданга мәгълүм булгач, халык сөенечтән бик нык шаулап, дулкынланып ала. Хәтта Крапченконы "егып, аяк астына изеп үтәләр". Халыкның куанычы хәттин ашкан. Әмма озакка түгел. "Берничә минут үтүгә, эчтән ялтыр погонлы, кылычлы, рәсми киемдә начальник килеп чыга. Аның йөзендә ачу бар, иреннәре дерелдиләр. Яңгырбай белән Якуб (элеккеге Байтүрә бинең якыннары) аңа нидер әйтәләр, болар да кара көйгәннәр. Ул арада калын, симез гәүдәле, тоташ муенлы, тар иякле, киң маңгайлы, шат, көләч йөзе белән Сарсымбай ишектә күренә". Күрәбез, ак патша хакимияте вәкиле булган нәчәлник һәм Байтүрәнең дәвамчылары Яңгырбай белән Якуб "кара көйгәннәр", Сарсымбай исә "шат, көләч йөзле". Тик бу контраст озак дәвам итми. Байтүрә морза үзе вафат булса да, аның хакимлеген дәвам итәргә теләүчеләр һәм байлыгы калган. Хакимиятләрнең 1895 елда Петербургта Николай II нең тәхеткә менү тантанасында катнашкан морзаның нәселенә таянырга теләве бик табигый, алар бу максатта Якубка исәп тота. Калтай кебек мәсләксез, кыйбласыз кешеләрдән яла яздырып, Сарсымбай һәм аның кияве Арсланбайны юлдан алып ташлау аларга берни дә тормый. Казахлар арасыннан, ак патшага тел тидерәләр, дигән ялган гуаһлык бирүчеләр дә табыла. Нәтиҗәдә, Арсланбай кабат Себергә сөрелә. Ләкин бу юлы ялгызы гына түгел, кайнатасы Сарсымбай белән бергә. Даладагы бу абруйлы казахларның хатыннары Алтынчәч бикә белән Карлыгач Сылу да ирләренең билгесез язмышын уртаклаша, үз теләкләре белән алар артыннан китә. Бу - казах даласы өчен моңа кадәр күрелмәгән хәл була.

Сайлау дигән көлкеле нәрсәгә халыкның үз мөнәсәбәте дә кызыклы. Әлеге очракта күпчелек беренче карашка Сарсымбайны яклый кебек. Ләкин бу - аларның моңарчы казах даласы халкының канын эчкән Байтүрә тарафдарларына протест белдерүе генә. Чөнки Сарсымбайдан ниндидер яхшылык өмет итү беркатлылык булыр иде.

Әдип казах даласының киләчәген Магҗан хаҗи улы, яшь, кыю, үзе дөрес дип тапкан юлдан курыкмыйча атлаучы Арсланбайлар белән бәйли. Әнә, ул үзенең сөйгәненә дә:

- Йөрәгең нык булсын, безгә караңгы төн белән канатлы тулпарлардан башка дус та, ярдәмче дә юк! - ди.

Дала элек-электән казах кешесе өчен туган анасы кебек газиз, кадерле булган. Г. Ибраһимов, шуны ассызыклау өчен, романга эпиграф итеп казахның күренекле шагыйре Магҗан Җомабаевның "Айга" дигән шигыреннән менә бу юлларны алган:

Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан,
Җебәктәй җәсел чүптә битен җапкан,
Аскар тау, балдай татлы сулары бар,
Ана шул анам иде мине тапкан...

Бу да очраклы хәл түгел. Шагыйрь 1910-12 елларда Уфада "Галия" мәдрәсәсендә укый, шунда Г.Ибраһимов белән дә аралаша. Нәкъ менә аның тәкъдиме белән, Магҗан, урыс телендә белем алу максаты белән, Омски укытучылар семинариясенә китә. Ул 1912 елда Казанда "Чулпан" исемле беренче шигырьләр җыентыгын чыгара. Магҗаннар, Галимҗаннарның исемнәре байтак елларга әдәбиятебез сәхифәләреннән алып ташланса да, әсәрләре, аларда үткәрелгән карашлар халык күңелендә яшәвен дәвам итте. Аларга ихтыяҗ бүген дә зур. "Казах кызы" романында бәян ителгәннәр күп очракта бүгенге уй-хисләр белән тәңгәл килә икән, димәк, аның авторы 100 елдан соң да искерми торган әсәр язган.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
филология фәннәре докторы, КФУ профессоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев