Чуашстан илендә
Борын төбендәге Чуашстан районнарына инде 15 ел буе барганым юк иде. Туган нигезе - Чичкан авылының 350 еллык тантанасына каләмдәшем Ркаил Зәйдулла кунакка дәште. Берочтан даннары таралган Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларын да күреп кайттык. Нәтиҗә кып-кыска: анда гомер итүче милләттәшләрнең тормыш-мәгыйшәте тиңсез сокландырды. Яманат сату күңелемә бик үк ятмаса да,...

Яманат сату күңелемә бик үк ятмаса да, Җәлилгә яңа музей-комплекс ачу тантаналарына баргач, аның туган авылында кичергән үкенечләр бәгыремне телә. Мостафада элеккеге колхоз урынында "җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять" ише оешма да калмаган, күпчелек ирләр йә район үзәгенә, йә Оренбургның үзенә үк йөреп, җан сакларлык хезмәт хакы эшли. Шуңадырмы, хуҗалыкларда мал тотучы кешеләр бик санаулы, хәтта бәрәңге бакчалары арасыннан икесенең берсен алабута баскан. Туган авыл үгигә әйләнгәнгә, 18 ел буе Мостафада һәм аның күрше-тирәсендәге татар авылларында газиз Сабантуй бәйрәменең дә узганы юк икән. Хәер, Татарстаннан читтәге төбәкләрне генә яманлау да урынсыз, хәтта үзебездә дә ничәмә-ничә йөз авыл Сабантуйлар уздыру гадәтен онытты бит инде...
.jpg)


Урмайдан кул сузымында гына Тукай авылы бар (ул тарихи документларга Токай булып кергән). Шунда ике-өч ел элек кенә мәхәллә мәдрәсәсе ачып куйганнар (исәпләре башлангыч мәктәп рәвешендәге чын мәдрәсә ачу булса да, мәркәз уткүзләре моңа киртә салган, шуңа аны мәхәллә каршындагы ирекле уку йорты итеп кенә оештырырга мәҗбүр булганнар). Мәдрәсәдә дистәләгән сабыйлар да, абый-апалар да гарәп әлифбасын, гарәп телен, Коръән һәм дөньяви тәгълимат үзләштерә. Бу уку йортын да тукайлылар үзләре җыйган вакыф акчасына төзегән, аны ачкан вакытта килеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аларга бәләкәй автобус бүләк итеп киткән. Ни гаҗәп яки ни үкенеч: нәкъ шушы мәдрәсә төзелешен тәмамлап яткан чакта саксыз чыккан янгыннан өч күрше гаилә барча хуҗалык һәм мөлкәтеннән мәхрүм калган икән, авылдашлары янә үзләре хисабына бичараларга бер ай эчендә өр-яңа йортлар калкытып та биргән. (Мин 1960 елларда Кукмара районының Толлы авылында булып узган коточкыч янгынны хәтергә төшереп баш ватам. Ул вакытта 84 хуҗалык янып юкка чыккан. Район җитәкчелеге һәр колхозга йөкләмә җиткергән дә алар икешәр-өчәр йорт калкытып, Толлыда юкка чыккан урамны бер җәй эчендә кире кайтарганнар. Алла сакласын, хәзер андый бәла-каза туса, бичара халыкка ярдәм кулы сузардай инвесторлар табылырмы икән?)
Чуашстандагы һәрбер татар авылында диярлек менә шундый мәдрәсәләр эшли. Сабыйлар шуларда татарча да, гарәпчә дә укырга өйрәнә, һәркайсында кече яшендә үк Галиҗәнап Китапка мәхәббәт тәрбияләнә. "Имтиханнарны русча бирү турында закон керттеләр дә балаларыбыз туган телләрендә уку һәм аралашудан туктады, татар теле бетә", дип зарланырга үтә яратабыз. Ә бактың исә, әнә, асыл милли аң сакланган төбәкләрдә дин әһелләребез дә Ана телебез сагына чыгып баскан, ахыр чиктә, бездә Батыршалар һаман бар икән бит!..
Мондагы татар авылларының искиткеч гүзәллеге, икешәр катлы ташпулатларда яшәгән халкының уңганлыгы-булганлыгы турында сөйләп тормыйм. Җанны бүтән төрле, яңа сорау борчый: нишләп бездәге эшкуарларны очсыз-кырыйсыз сандагы салымнар күләме белән бугаздан алдылар да, алар нилектән банкларындагы хисапларын ябып, үз кәсепләрен күршедәге Ульян, Удмуртия, Чуашстан җирләренә күчереп куйдылар соң? Донорлык, алдынгылык турында күкрәк суккан газиз туфракта да халкыбызга мәгърур урман кебек тезелешеп, күкрәк киереп гомер кичерердәй форсат ачылырмы?..
И.ВАХИТОВ.
.Урмайдагы Үзәк мәхәллә мәчете.
.Шыгырдан авылындагы "Өч сәхабә" мәчете.
.Тукай авылындагы мәхәллә мәдрәсәсе.
.Урмай авылындагы Болгар мәчете.
Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз