Мәдәни җомга

Чорыбызның якты шагыйре

Кадыйр Сибгатуллин - сугыш чоры баласы, шул афәт ятиме. Ул үзе дан даулап, үзенә реклама ясап йөрүчеләрдән булмады. Сабыр, саллы, тыйнак шәхес иде. Әмма аның тыйнаклыгы Туфан Миңнуллин кисәтеп әйтә торган мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык түгел. Ул - горур тыйнаклык. Шагыйрь үз дәрәҗәсен яхшы белеп яшәде. Әдәби тәнкыйтьнең күз уңында булмаса...

Кадыйр Сибгатуллин - сугыш чоры баласы, шул афәт ятиме.
Ул үзе дан даулап, үзенә реклама ясап йөрүчеләрдән булмады. Сабыр, саллы, тыйнак шәхес иде. Әмма аның тыйнаклыгы Туфан Миңнуллин кисәтеп әйтә торган мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык түгел. Ул - горур тыйнаклык. Шагыйрь үз дәрәҗәсен яхшы белеп яшәде. Әдәби тәнкыйтьнең күз уңында булмаса да, Кадыйр Сибгатуллин үз иҗаты белән безнең шигъриятнең үзәгендә торучы шагыйрьләрнең берсе иде.
Шагыйрьнең шигъри сулышы иркен, диапазоны киң. Ул үзе инанганны авыз тутырып, башкаларны да ышандырырлык итеп әйтә белә. Аның үзенә генә хас шигъри күзаллавы, образлар системасы, халыкчан җор үткен теле бар. Купшы матурлык, ялган ялтыр бизәкләр исә аның шигъриятендә бөтенләй күренми. Кадыйрда олы гражданлык публицистикасы белән сугарылган хисләр дә, гаҗәеп нечкә лирик моң да бик табигый үрелеп килә. Ул - чын мәгънәсендә лирик, шул ук вакытта эпик колачка да ия шагыйрь күңеленең нинди тирән ассоциатив катламнарга үтеп керә алуына сокланмый кала алмый.
Кадыйр Сибгатуллин - иленә, туган төбәгенә, халкына җаны-тәне белән бирелгән шагыйрь. Аңардагы ватандарлык гади татар авылындагы гади бер ишектән атлап чыга да ("Шул бер ишек" шигыре), илләр-кыйтгаларны кичеп, олуг патриотизм хисе булып үсә, күтәрелә. Әмма бу һич тә кызыл лозунглар, ура-патриотизм, абстракт патетика ярдәмендә эшләнми. Бу чын шигъри сүз белән сурәтләнә.
Шагыйрьнең тематик колачын күзаллау өчен берничә шигырь исемен санап үтү дә җитә. Күрегез: "Абага чәчәге", "Алмалы ел", "Калай кыза", "Ялган яз", "Борчак ашы", "Кибәнче карт", "Атлар көтте авыл малайлары", "Соңгы чабатачы", "Авыл чикләвеге" - болар, әлбәттә, авылга кагылышлы шигырьләр. Шулай булмый хәле юк, Кадыйр да һәр күзәнәге белән авылныкы, авылдан үсеп чыккан шагыйрь ич. Ә инде "Иргә чыкмый калган апалар", "Инвалидлар", "Хәтер", "Һәйкәлләр", "Мәңгелек утлар", "Карт солдат", "Без сугышта һаман" кебек әсәрләрдә үткән сугыш яралары сыкрый. Чөнки ул сугыш афәтен безнең илдән дә нык татыган ил булмады... Ә инде "Кешеләрнең барын танып йөрим", "Тантаналы сагыш", "Җырга-моңга мохтаҗ чагым минем", "Мәгънә киңәйгәндә", "Хискә дә бай тормыш, төскә дә бай" шикелле әсәрләрне укып, шагыйрьнең рухи дөньясын, тоткан кыйбласын ачык төсмерлисең. Тагын бер мисал - "Декабрист хатыннары", "Син кош булып кердең минем төшкә", "Ни гомер күрмичә йөрелгән", "Югалт­кан, тапкан чагым", "Озату", "Мәхәббәт" һ.б. - әйе, әлбәттә, мәхәббәт, сөю-сөелү, хатын-кызга мөнәсәбәт... Моны аерым шәрехләүнең кирәге дә юктыр. Шигъ­риятне мәхәббәт кенә тудыра. Ә "Гөмбә сатучы карчык", "Роботлар турында гына", "Шимбә өмәсе", "Яшь шәһәрнең карт каены" кебек әсәрләрдә үзеннән-үзе шәһәр атрибутикасы, КамАЗлар җирлегендә үсеп чыккан-яңа кала рухы, анда яшәүче кичәге авыл яшьләре, бүгенге эшчеләр тормышы...
К.Сибгатуллинның иҗаты берьяклы гына анализлауга сыеп бетәрдәй түгел. Ул бик күп төрле бизәкләргә, төсмерләргә, нюансларга гаять бай иҗат. Шагыйрь шәхесе бөтен, шигърияте бөтен. Кайсы әсәрен укысаң да, ул чын, камил шигырь булыр.
Шушы җирдә бик каласы килә
Бер югалмый торган җыр булып -
Нәкъ программ шигырь юллары бит!
"Туфан белән сөйләшү"... Бу поэма - Кадыйр Сибгатуллинның йөрәгеннән өзелеп төшкән әсәр.
Ул Туфан белән сөйләшү аша заман турында, ил язмышы-халык язмышы турында зур фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Поэмада без Хәсән ага Туфан образына иле өчен иманыннан язмас, сынмас-сыгылмас зур шәхесне күрәбез.
Дөреслекне дөрес әйтер өчен
Туфаннардай булыр чак безнең.
Әйе, хәзер өлкәнәеп килүче буын шагыйрь­ләреннән дә ил-халык хакыйкать сүзен көтә, тәвәккәллек көтә.
Иманыбыз исән-саумы, дисәк,
синдә иде аның бизмәне.
"Хәлең ничек, энем?" - дия идең,
"Хәлем авыр минем", - димәдең.
Яки:
Үз йөрәгең-үзеңнеке, чыдар,
бәйлисе бар халык йөрәген...
Болар барысы да - Туфан, аның олпатлыгы, зурлыгы хакында йөрәк түреннән чыккан сүзләр.
К.Сибгатуллин үз әсәрендә шәхси вак­лыклардан өстен була алган, ул чын мәгънәсендә ил улы булып сөйләшә.
"Чын остазлар... Алар урынын бутән алалмый. Аксакаллар иртә китеп бара, калганнарның сакал агармый. Низагларга урын артып китте, зур мәҗлестә җитми мәртәбә. Сез кабызган шәмнәр яна бүген, Нинди утлар янар иртәгә?"
Болар-барыбызны да бик нык борчый торган мәсьәләләр. Автор белән бергә без дә:
Туфан булыр өчен яшәү кирәк
заманадан бераз зур булып, -
дигән нәтиҗәне ясыйк...
Кадыйр Сибгатуллин арабыздан бик иртә китеп барды (июнь, 1994 ел), аңа әле нибары илле ике яшь иде. Әйткәнебезчә, ул - сугыш вакыты афәтен җилкәсендә кичергән 40 нчы еллар вәкиле. Беренче "Әманәт" китабында ул: "Бишекләрдән үзебез төшеп җиктек туарылып калган атларны", - дип язса, соңга таба:
Ил канаты - ирләр үлсә, илләр үлә,
Ир исеме, ил исеме белән бергә, -
кебек девиз-нәтиҗә ясый.
Ир башының илдә тоткан роле турында шушыннан да үтемле итеп әйтеп була микән?!
Кадыйр Сибгатуллинның рухы бүген дә күңелләрдә яши, йөрәкләрдә моң да, туган җир белән горурлык та, киләчәккә ышаныч та тудыра белгән тантаналы горур шагыйрь икәнлеген аның бу шигъри юллары кабат раслый сыман:
Горур башны артка чөеп торам...
Моңлы безнең язмыш.
Йөрәгемә кага җылы дулкын -
Тантаналы сагыш.
Тантаналы сагыш.
Рамазан КӘБИРОВ.
.Чаллы әдипләре (сулдан): Р.Лотфи, Х.Хөснуллин, К.Сибгатуллин, В.Имамов. 1983 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: