Мәдәни җомга

ЧИКЛЕ УРЫНДАГЫ ЧИКСЕЗ ДӨНЬЯ

Нур Әхмәдиевнең 70 яшьлеге уңаеннан Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында "Ялкын" журналы, "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй"), "Татарстан яшьләре", "Социа­листик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Беренче шигъри китабы 1980 елда нәшер ителә ("Аһәң"). Бүгенге көндә ул - төрле...

Нур Әхмәдиевнең 70 яшьлеге уңаеннан
Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында "Ялкын" журналы, "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй"), "Татарстан яшьләре", "Социа­листик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый.
Беренче шигъри китабы 1980 елда нәшер ителә ("Аһәң"). Бүгенге көндә ул - төрле жанрда балалар, өлкәннәр өчен ике дистәдән артык әдәби китап бастырган язучыларның берсе. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары ("Күктә ничә йолдыз бар?", "Аксак төлке", "Атларым, колыннарым" һ.б.), соңгы елларда дөнья күргән "Гречанкам минем" повесте, "Кайту" исемле киноповесте, "Амбирак, яки Кара каен кыйссасы", "Мөнирстан" әсәре укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.
Язучының иҗатын иңли торган бер мәсьәлә бар - ул бәхет проблемасы, дип яза профессор Д.Заһидуллина. Автор, тегеләйме-болаймы, шул проблеманы куя, чишә. Аның геройлары һәрберсе бәхетне үзенчә аңлый, шуңа ирешү өчен юл эзли. Н.Әхмәдиев тудырган әдәби иҗат дөньясы эволюциясе дә шул мәңгелек проблеманы чишүгә корылган.
Ул - укучылар арасында шагыйрь буларак танылган язу­чы. Ләкин ул, кеше җанын, психологиясен үзәккә куеп, вакыйгаларны күңел көзгесе аша сурәтләүче, үзенең әсәрләре аша дөньяны әдәби образларда гәүдәләнгән тормыш-чынбарлык ярдәмендә танып белергә өйрәтүче, гади генә нәрсәләрдә дә гадәти булмаган, гайре табигый нәрсәләрне күрә, тормыш авазларын, табигать "җанын" ишетә белүче, аларны әдәби әсәр теленә күчереп, иҗади-сәнгати дөньяда күрсәтә белү сәләтенә ия оста прозаик та.
Форма ягыннан Н.Әхмәдиевнең шигырьләре дә, чәчмә әсәрләре дә ритмик төгәллек, йөгерек тел белән сыйфатлана. Аларда афористик яңгырашлы, тирән мәгънәле, эчке рифмалы гыйбарәләр еш очрый. Лирик шигырьләр белән беррәттән Н.Әхмәдиев сюжетка корылган "Кушуч арыш", "Кар кешесе", "Ясыйн чыгам", "Чукындыру" һ.б. кебек поэмалар, балладалар, халык күңеленә җыр булып кергән лирик шигырьләр, тирән эмоциональ һәм хыялый фантастик дөнья тәшкил иткән психологик хикәя-повестьлар иҗат итүдә дә зур уңышка ирешә. Аларда авторның реаль дөньяны үзенчә кабул итүе, аңлавы һәм үзенә генә хас иҗади-сәнгати бер дөнь­я ача алуы чагыла.
Халык шагыйре Г.Афзал "Шушы болганчык, болгавыр заманда сугыш уйлап чыгаручылар халыклар язмышы белән уйнаганда, шагыйрь Ватан язмышы турында җан ачысы белән, күз яше белән җырлый. Нур Әхмәдиевнең шигърияте тоташ борчулардан тора" дип язган иде.
Н.Әхмәдиев иҗатында реаль урын әйберләр, кешеләр, вакыйгалар белән чуарланган, шулар белән тулган һәм кешене үзәккә куйган тормыш хасил итә. Аның иҗатында дөнья якыннары, туганнары, дуслары яши торган, кеше аңы кабул итәрлек, һәммә кеше өчен хас бер урын - яшәү өчен җайлашкан, реаль дөнья.
Психологик яктан әдәби урын буларак кечкенә, чикле урынның автор дөньясын ачып бирүдә роле шактый зур. Чөнки, кечкенә берәмлекләр, образлар зур мәгънәви көчкә ия. Аларда авторның иҗади-сәнгати дөньясы бөтен тулылыгы белән ачыла. Хис-кичерешләре, дөньяны кабул итүе, аңа бәясе бер ноктага җыйнала, фикернең үзәк ноктасына әверелә, бер шартлау хасил итә.
Еш кына әдәби урын төшенчәсе шартлы, символик төс ала. Кечкенә әдәби урын буларак чик­ле, ябык кешеләрне һәм башка предметларны сыйдырышлы бүлмә, техника да һ.б. булырга мөмкин. Н.Әхмәдиевнең "Ана" (1971) хикәясендә кечкенә чикле урын булып автобус тора. Ана белән сукыр баланың күрешү, очрашу урыны булган автобус җыелыштан кайтучы делегатлар белән генә түгел, ә ана һәм бала мәхәббәте, сагыну белән тулган. "Автобус эчендәге саран яктылыкта ана белән баланың күз төпләренә чыккан яшьләрен һәм бәхетле йөзләрен күреп, без алар арасындагы яктылыкның никадәр югары, саф, тирән икәнлегенә ышандык".
Әдәбият белгечләрен хронотоптагы тышкы як түгел, эчке потенциал җәлеп итә, шуңа күрә бүгенге фәндә хронотопларны мәгънәви шәрехләү һәм аларның бер әсәр, персонажның рухи дөньясы, язучы иҗаты, әдәби юнәлеш чикләрендә кисешүен күзәтү тенденциясе аермачык. Капка төбе, йорт нигезе, койма буе кебек урыннар татар әдәбия­тында табигый күренеш.
Туганнарың, бәлки, әйтер иде,
Кирәк чакта җитми кыюлык.
Күпме тапкыр капка төпләренә
Килеп җиткәч төштем коелып.
("Үткәнгә хат")
Яисә,
Диңгез булып җәйрәп ятар иде
Койма буйларында күз яше.
("Күреп торам...")
Н.Әхмәдиевнең иҗади-сәнгати дөньясында кечкенә урын булган капка төбе чикле булса да ябык түгел. Әлеге урын киртәләп алынмаган, шулай булса да, ул, һәрбер йортның үзенеке. Татар әдәбиятында капка төбен архетип урын дияргә дә була. Чөнки ул әдәбиятта борынгы заманнардан бирле күзәтелеп килә торган тотрыклы хронотоп. Капка ул - ныгытма, ул бер саклану урыны. Н.Әхмәдиев тудырган иҗади-сәнгати дөньяда реаль урын сурәтләнсә дә, капка төбе күбрәк шартлылыкка тартым. Н.Әхмәдиевтә капка төбе гөнаһсыз мәхәббәтнең шартлы билгесе, символы булып тора.
Әдәби урын буларак йорт нигезе дә ачык, чикле һәм бик күпне үзенә сыйдырышлы урын.
Син кунакка килгән йорт нигезен
Вакыт җиле ипләп тараткан.
("Үткәнгә хат")
Анда нәсел-нәсәп тамыры, гаиләнең гореф-гадәтләре, самими балачак, әби-бабай, әти-әни назы, туганнар җылысы. Йорт нигезе нәсел тарихы, нәсел язмышыннан милләт тарихына барып тоташа. Автор яшьлектә калган сөйгән ярын эзләп тә таба алмый. Ничек табалсын, чөнки ул кунакка кайтып йөргән йортның нигезен дә бит вакыт җиле инде таратып бетергән.
Әдәби урын, бигрәк тә ул кечкенә, чикле булганда, күбрәк милли төсмер ала, типологик рәтнең теге яки бу әдәбиятка хас милли үзенчәлекләрдән чыгып төзелү мөмкинлеген күрсәтә. Әдәби урын буларак ләхет образы бары тик мөселман илләре язучыларының гына иҗатында урын алырга мөмкин. Яки, ислам кануннарын яхшы белгән, алар тормышын тасвирлаган әсәрләрдә. Урын буларак ләхет ачык та, ябык та була. Тик ул, бер генә тапкыр ачыла һәм бер тапкыр гына ябыла. Башка урыннарга төрле халәттә урнашырга мөмкин булса да, ләхеттә бары тик ятып кына торырга мөмкин. Һәм анда кем булуыңа карамастан, кемнәрдер яткыра.
Син патшамы, шагыйрь, зимагурмы -
Кереп ятар урын - ләхеттер.
("Якыннарыма")
Бик кечкенә, чикләнгән әдәби урын лирик геройның да, персонажларның да эчке кичереш­ләрен, хис-тойгыларын чагылдыру чарасы. Әлеге төр әдәби урын Н.Әхмәдиевнең иҗади-сәнгати дөньясына милли буяулар, милли һәм индивидуаль бизәкләр өсти.
Иҗади-сәнгати дөньяда төрле дәрәҗәдәге социаль тирәлек тә әдәби урын вазифасын башкара. "Кушуч арыш" поэмасында шагыйрь тылдагы хатын-кызның, бала-чаганың гомер "асрау" мохитен сурәтли. Гөлбанат яшәгән, эшләгән, яшь койган әлеге тирәлек - сугыш чорының гомумиләштергән, типик тирәлеге, социаль урыны. Әлеге социаль тирәлек каргыш, кан-яшь белән, кайгы-хәсрәт һәм нәфрәт белән тулы.
Бик биектә, югарыда тормаса да, социаль тирәлекнең көтүче Хаҗи яши торганы туган як җылысы белән өртелгән. Артык күзгә-башка күренми, бер кеше дә кызыкмый торган хезмәт иясе шул җирендә үзен бәхетле сизә. Яралган җиренә яравына куанып яши Н.Әхмәдиевнең маллар гына түгел, ә Чорларны көтүче - бәхетле чор килгәнен көтүче Хаҗие.
Кешеләрне шартлы рәвештә генә булса да тигезли торган тирәлек - хастаханә, Н.Әхмәдиев дөньясында шактый тулы яктыр­тыла. Аклыкка төрелгән булса да, анда сафлык җитенкерәми. Ачык тәрәзәләрнең икенче ягында исә, тынчу түгел. Анда өмет, яктылык, сафлык.
Ак палата, ап-ак койкаларда
Унбер хаста ята тилмереп.
Шундый тынчу,
Ачык тәрәзәдән
Куйсын иде шунда җил өреп.
("Табиб язмышы")
Төрле пландагы социаль тирәлек автор тудырган сәнгати дөньяда бер-берсенә керешеп тә китәргә мөмкин. Автор чит илләрдә алтын сарайлар да, тәхетләр дә күрә. Укучыларны да шул дөньяга алып керә. Тик "Без кем!" дип яшәгән халыкның мескенлеге андагы социаль тирәлектә бөтен төсләре белән ялтырап күренә икән. Әлеге тирәлекне чагыштырып карау, авторның иҗади-сәнгати дөньясын тулы канлы итеп ачып бирә.
Ә менә үзеңне кеше итеп тою өчен барыбер үз илең, үз Ватаның, үз җирең, үз авылың кирәк икән. Чөнки син монда мескен түгел, син монда үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшисең.
Кайтып киләм сукыр бер тиенсез,
Тик ул хакта куркып уйламыйм.
Мин биредә Кеше.
Туган җирдә
Ялгыш та, юк, мескен булалмыйм.
("Читтән кайтып килеш")
Бу синең чын асылың, сине кеше итеп күрсәткән тирәлек. Н.Әхмәдиевнең иҗади-сәнгати дөньясында әдәби урын буларак социаль тирәлекнең иң тулы ачылганы - ул урта катлауның социаль урыны. Чөнки зур күпчелек шул тирәлек, шул урын кешеләре.
Рәфкать ШАҺИЕВ, язучы, филология фәннәре кандидаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: