Мәдәни җомга

ӨЧ БӘРӘҢГЕ (Хикәя)

Җәмит РӘХИМОВ ӨЧ БӘРӘҢГЕ (Хикәя) Ындыр артына җитүгә эсселек хәттин ашты, сулышны куырып ала сыман. Үзем дә абайламастан, авызымда булмаган төкерекне йотарга маташам. Бугаз төене бер өскә, бер аска йөгергәндәй булды. Әмма тамакны чылатырлык төкерегем табылмады. Ихтыярсыздан кояшка карадым. Көнбатышка тәгәри башласа да, ул аяусыз кыздыра. Нишләргә соң? Чишмәгә җитәргә...

Җәмит РӘХИМОВ

ӨЧ БӘРӘҢГЕ (Хикәя)

Ындыр артына җитүгә эсселек хәттин ашты, сулышны куырып ала сыман. Үзем дә абайламастан, авызымда булмаган төкерекне йотарга маташам. Бугаз төене бер өскә, бер аска йөгергәндәй булды. Әмма тамакны чылатырлык төкерегем табылмады. Ихтыярсыздан кояшка карадым. Көнбатышка тәгәри башласа да, ул аяусыз кыздыра. Нишләргә соң? Чишмәгә җитәргә байтак бар әле. Мин ике тәгәрмәчле кул арбасына төялгән, үземчә ярыйсы ук кысып мунчала бау белән бәйләнгән коры имән ботакларына карап алдым. Бүген анысын да күбрәк төяп ташлаганмын, арбам сизелеп авырайды.

Хәер, арбаның авырлыгы да, көннең кызулыгы да урманнан чыкканда ук сизелгән иде. Нишләптер башта аларга игътибар ителмәде. Әй, анда ни. Урман авызыннан ук юл түбәнгә таба китә. Аннан озын үр төшәсе. Арба белән түбән төшүе кыен анысы. Шулай да иңкәеп тартып кайту түгел. Өстәвенә, тау битендә җиләс, тирләтми. Монда бит, ындырлар ышыгында, «әби чәче»н селкетерлек тә җил юк. Җитмәсә, юлы да туфраклы, ком чүленнән барасыңмыни. Бер телем ипи капсам, җилтерәтеп кенә алып кайтыр идем анысы. Бүген ипи түгел, иртән пешергән аш та умачсыз, шау кычытканнан гына иде шул. Хәл китү дә шуннандыр. Алай да нишләптер ашыйсы килми, сусатты. Һич тын алмый бер чиләк суны эчеп бетерермен сыман. Ике, юк, өч телефон баганасы арасын гына үтәргә дә... Арбамның ике як тәртәсенә чатыр ябышып, бөкрәеп диярлек яттым, бар көчемә алга таба киттем. Тик көчәнсәм дә юлым үрчеми, һаман беренче баганага җитеп булмый. Күбрәк алдырыр өчен, күземне йомып, юлның урта чокырын ат тоягы эзләреннән чамалап, алга ыргылам. Болай да озак атлап булмый каһәрең, күзләрне ачасы, чишмәне тизрәк күрәсе килә. Әһә, беренче багана артта калып бара. Тагы, тагы көч куярга да... Шулай күзләрне бер ачып, бер йомып атлый торгач, колакка су чылтыраганы ишетелде. Чишмә янына җитеп бетмәвемне белеп торсам да, арбаның алдын җиргә куеп, мурып беткән усак улакка таба чаптым. Килеп җитүгә, иелеп, авызымны салкынча юеш улакка төрттем.

Бар икән дөньяда тәмле нәрсә! Нинди татлы, һич туеп булмый. Туктап хәл алам да эчәм, хәл алам да эчәм. Ниһаять, җитте бугай, эчкәнем кире авызга килә башлады. Ә сусау басылмый сыман. Тукта, юынгач үтәр, бәлки. Әбекәй мәрхүм җәйге челләдә җиләккә баргач, чишмә саен туктап, кулларын-битләрен юа торган иде. Нигә дисәң, ул су эчми, уразада була. «Тәнне чылатсаң да сусау басыла ул», - дия торган иде.

Шуларны уйлый-уйлый башымны суга тыгам. Ах, шәп! Саф, салкын су рәхәтенә сөенеп, җилкәмне, аркамны куям. Җанны хушландыргыч гөрләвекләрнең юл-юл булып билемә, ботларыма агып төшкәнен тоям. Булса да булыр икән дөньяның рәхәте! Хәзер иркенләп өйгә кайтырга да була. Инде күп тә калмады. Чишмә тыкрыгын узып, олы урамга керәсең, аннан ярты чакрым чамасы баргач, бер үр менеп, олы тыкрыкка борылып, өч йорт үтсәң, безнең капка! Аның олы ягын ачып, арбаны ишегалдына гына кертеп куясың да, Шушмага торып чабасың. Текә яр башына җитүгә, күлмәк-ыштаннарны салып тормый гына суга - гөмберт! Анда инде рәхәтләнеп йөз дә чум, йөз дә чум!

Тик анда җиткәнче байтак бар шул әле. Җитмәсә, эчтә бүреләр улый. Юк, анысын истән чыгарып ташларга кирәк. Ул хакта уйладыңмы, сабырсызландыра башлый. Текә ярдан суга сикерү хакында уйлау шәбрәк. Әмма уй дигәнең мине һич тыңламый, йә күкрәккә куеп каерып киселгән ипи, йә эре-эре умачлы үләнсез куе аш, йә ярмаланып пешкән «чикмәнле» бәрәңге күз алдына килә. Тик чынында юк бит алар! Әни өйдә торса, үләннән булса да берәр нәрсә әмәлләр иде. Алар бар да утауда шул. Бәлкем әле аш та пешергәндер... Булмас, кичке эңгер-меңгер төшми торып, кайтмыйлар алар. Шунсыз ашау дип авызыңны да ачма. Алай дисәң дә... Пич арасындагы чиләктә өч бәрәңге бар ич! Иртән әни көтү куып, эшенә киткәндә уяткач, юынганда үз күзем белән күрдем. Нык үрүдән пәҗи башлаган йодрык-йодрык өч бәрәңге! Анысы булгач, казан асып пешерүен пешерәм инде мин аның!

Шулай хыялланып кайта торгач, теге үргә дә, хәтта аның яртысына җиткәнмен. Уй ләззәтеннән мин әле аны сизмәгән дә булыр идем, бәлки. Тәгәрмәчләр сумалага ябышкандай, арбам кинәт авыраеп туктап калды. Үрнең иң текә җире икән шул. Мин талпынып алдым - йөгем урыныннан кузгалмады. Ах, шулаймы, тискәреләнәсеңме?! Ничава, мондый чакта нишләргә икәнен беләм мин. Артыма таба борылам да, аркамны ике тәртәне тоташтыручы аркылы агачка терәп, арбаны уңга каерам. Сул тәгәрмәч, нәни генә дуга ясап, бер-ике чирек алга китә. Аннан арбаны сулга каерам. Уң тәгәрмәч үргә таба тәгәри. Шулай боргалый торгач, тәмам тиргә баттым, алай да ике-өч метр җир киттем бугай. Әмма ни гаҗәп, шуннан соң йөгем селкенмәс булды. Тартынам, йолкынам - кузгалмый. Көчсезлегемә гарьләнеп, елар чиккә җиттем. Их, бер сынык ипи капсам!

Ипекәй хакында уйлап оеп киткәнмен. Ат пошкырган тавышка сискәнеп, башымны күтәрдем. Капкалары күләгәсендә аксак җирән бияне җитәкләгән Рәхмәтулла бабай басып тора. Алар тирәсендә нәни колын, койрыгын буташтырып, чебенләп йөри. Безнең бригаданың дирбиячы карты ап-ак сакалын кулы белән учлаган да йоклап киткән сыман. Юк, йокламый, миңа карап тора икән. Бераздан аның:

- И балалар, балалар. Шушы ярман булмаса, болай изелер чагыгызмыни сезнең?! - дип сөйләнгәне ишетелде. Ул да түгел, арбам тәртәсенә кемдер килеп орынды.

Икәүләп тарткач, чүп тә түгел икән арба авырлыгы! Ә дигәнче үрне менеп тә җиттек. Моннан инде безнең иске урыс капка күренеп тора. Өстәвенә, такыр таш юл, үзе түбән таба. Бөтенләй пүчтәк инде. Рәхмәтулла бабайга рәхмәт әйтергә дә онытып, өйгә таба юырттып киттем.

Таралмасын дип, муртайган капканы сак кына ачып, ишегалдына үттем. Хәзер, бу каһәрле арбаның алдын җиргә куям да... Юк, Шушмага торып чаба алмадым. Әллә нишләп хәлем китте. Капканы да ябып тормый, баскыч өстенә, күләгәгә килеп утырдым. Иске имән такта астыннан тоткасы гына күренеп торган комганны тартып чыгардым да борыныннан су эчә башладым. Суы җылы, хәтта куе сыман. Авызымда калган кадәрен җиргә төкердем дә күзләремне йомдым. Җиләстә бераз хәл алырга исәп.

Мин изрәп күпме утырганмындыр, капка яклап кемдер кыштырдагандай булды. Күзләремне ачып карасам, капканың урта баганасы янында ике абый басып тора. Күзләремә ышанмыйм. Сугыш чыкканнан бирле, көндезен урамда Рәхмәтулла бабайдан башка ир-ат заты күргәнем юк иде минем. Сирәк-мирәк булса да нефть эзләүчеләр узгалый узгалавын. Тик алар йә зур гына иске «пәти тункы» машинасында, йә шакмак ягып, төтенгә уралып йөри торган трактор арбасында була торганнар иде. Болар исә җәяүле. Туктале, өсләрендә безнең төшкә дә кермәгән, нефтьче абыйлар гына кия торган бик таза кара пинжәк-чалбар түгелме соң? Шул җир маена бәйле кешеләр икән. Нишләп йөриләр безнең тирәдә? Без аларның күбесен таныйбыз. Болар исә әллә нинди. Кышын үзем укыган китаптагы Швейк рәсеменә тартымнар. Сакаллары да ни сары, ни кызыл, яңакларын ялкын чолгаган төсле. Күр әле, чәчләре дә шундый икән. Әллә теге сугыш чыккан елны район үзәгенә килгән, без - икенче сыйныф укучылары - колхоз машинасына төялеп, карап кайткан шамакайлармы соң болар? Алай дисәң, кем цирк күрсәтеп йөрсен ди хәзер! Теләнчеләрме әллә? Юу-ук, болар теләнчегә бөтенләй тартмый: аякларында хәтта күн итекләр! Мондый ач вакытта өшәнмәгәннәр дә.

Шул чак кинәт колагыма Рәхмәтулла бабайның кыш башында сөйләгән сүзләре ишетелгәндәй булды: «Күрше мукшы авылы янына бер әртил нимес солдатлары китергәннәр. Сталинградта әсир төшкәннәр ди. Сугыш бетеп дөньялар иминләнгәнче шунда торачаклар, имеш». Шулар булыр микәнни? Алай дисәң, гел кешегә охшаганнар. Без ишеткән кадәренә караганда, аларда кеше кыяфәте калмаска, ерткыч җәнлек күк булырга тиешләр ләбаса.

Мин аларга карап торам, алар - миңа. Ни китмиләр, ни ишегалдына үтмиләр. Кыймыйлармы, тел белмиләрме? Сорашып йөриләр дияр идең, шул көнгә калганмы алар?! Бөтен авыл сөйли: бал-май эчендә йөзмәсәләр дә, тамаклары тук, ятар урыннары сиртмәле карават икән. Әле беркөн генә, кич капка төпләрендә Рәхмәтулла бабай Хәсән картка сөйләп утырды: «Күр инде, кордаш, безнең хөкүмәтнең миһербанлыгын, - ди. - Шушы заманда, үзебезгә такы-токы вакытта да, теге әсир солдатларны ач тотмый икән. Көнгә өч мәртәбә кайнар аш, һәркайсына чирек буханка ипи алып торалар ди. Билләһи менә, райкум секретаре үзе әйтте җыелышта. Алай да арада тәмлетамаклары бар икән. Берчакны күрше Карамалы мукшыларына барып сөт-күкәй сораганнар ди. Акчага инде анысы».

Шул тәмлетамаклар микәнни? Кызыксынуым әллә ниткән ачуга әйләнә башлады. Алай, сөт-күкәй кирәк икән сезгә! Бик белеп кагылгансыз, бездә бик күп инде ул! Быел яз сыер зыянлады, сигез тавыкның икесен көзән буды. Ә сез... Каймак кирәкмиме тагы? Шул чак кисәк кенә күз алдыма матчага кыстырылган кара пичәтле кәгазь күренеп киткәндәй булды. Әткәйнең һәлак булу хәбәре! «Сталинград янындагы сугышларда» диелгән. Тукта, шушы кызыл сакаллар белән кара-каршы сугышкан булып чыга түгелме? Бәлки шушыларның берсе аткандыр әткәйгә. Минем бердәнбер әткәмне харап итүче, үземне, минем сыман йөзләрчә малайларны, кызларны корал белән дә, ут белән дә юк итүче, ачлык белән җәфалаучылар шушылар булып чыга түгелме соң?!

Йодрыкларым чытырдап кысылды. Юк, йодрыктан гына шүрләрлек түгел болар. Автомат, һич югы аучы мылтыгы кирәк монда. Тик аны каян аласың ди. Авылдагы бердәнбер мылтык - каравылчы Локман бабайда, анысының да патроннары юк. Ә нигә мылтык кына? Теге кинода партизан бабай шушы газраилләрнең берсен балта белән тончыктырды ич. Әнә минем балта якында гына, ботак-сатак арасыннан түтәсе күренеп тора. Үтүен үтми, әти киткәннән бирле чарланмаган, йөзе пычкы тешен хәтерләтә.

Ниндидер дуамал гайрәт мине урынымнан күтәрә. Мин арбага, балтага ыргылам. Һәм... каядыр караңгы базга очам.

Бу хәл мизгел эчендә булып уздымы, мәңгелектәме - белмим. Аңыма килгәндә баскычның иң түбәнге киң басмасында ятам, өстемә кызыл сакаллы ике ят йөз иелгән, мине тарткалыйлар, хәлсез кулларымны хәрәкәтләндерәләр иде. Аңыма килсәм дә, торырга ашыкмадым, кыектагы черек салам кырыеннан күренеп торган зәп-зәңгәр күккә карап ята бирәм. Тегеләр: «Гут-гут!» - дип миңа елмайдылар, аркамнан кагып куйдылар. Аннары нигез ташына утырып, тәмәке төрергә тотындылар. Бу минутта үзем түгел, алар кызганычрак булып тоелды миңа. Әй, ничек онытканмын, бүген иртән генә әнинең күрше Мәрвия апа белән сөйләшкәнен ишетеп тордым ла. Язгы ташу Шушма күперен өзеп ташлагач, станцага юл өзелгән, районның ярты ягы азык-төлексез калган, хәтта нефтьчеләр дә атна-ун көн чамасы иписез утыра ди. Район колхозларыннан җыелган балта тотардай карт-коры Шушма ярында куна-төнә ята, күпер төзәтә ди. Инде эш бетеп бара, станцага юллаучы машина-трактор, атлы олаулар аръякка чыгарга атлыгып көтеп торалар икән. Бүген-иртәгә ипекәй кайтачак, имеш, авылга!

Шулай булгач, бу кызыл сакалларга да узган атнаны ачлы-туклы үткәрергә туры килгәндер, мөгаен. Шуңа аптырап кайбер сабырсызлары тирә-як авылларга чыкканнардыр. Һай, ахмак та инде мин. Алар гаеплемени мондый хәлгә. «Аларны бит ут эченә Гитлер мәлгунь куып китергән, - ди Рәхмәтулла бабай, - тыныч кешеләргә атарга шул зобани кушкан. Күбесе безнең кебек үк игенчеләр инде боларның», - ди.

Мескеннәр. Аларны да өйләрендә безнең сыман ятим калган уллары, кызлары көтәдер. Бәлки, алар да бер сынык ипигә тилмерәдер. Кайтсыннар иде балалары янына. Ул илнең балаларына да безгә килгән төсле кара пичәтле кәгазь бармасын иде.

Шул чак сикереп торам да ишектән өйгә кереп китәм. Пич арасындагы чиләктән өч бәрәңгенең икесен алып тышка атылам һәм үргән бәрәңгеләрне кызыл сакалларга сузам. Алар үзләренчә нидер сөйли, кулларын бутый. Мин берни аңламыйм, «Наен, наен», - дигәннәрен генә ишетәм. Шулай бер мәл тарткалашкач, бәрәңгеләрне тез башларына куям да ачык капкадан чыгып су буена йөгерәм.

Шунысы гаҗәп, ул көнне кабат ашыйсы килгәнемне хәтерләмим. Әрәмәдә котырып үскән балтырган бәбәге, елан көпшәсе, кузгалак басты микән әллә ачлыкны? Озак кына су кереп, болында байтак йөргәч, өйгә кайтып сәкедәге иске юрган өстенә аудым. Ятуга йоклап та киткәнмен. Бервакыт аңыма килгәч, битемә томан аша гына сукыр лампа яктысы төшкәндәй булды. Әни исә үзе күренми, савыт-сабалар шалтыратып нидер эшли, бик ерактан зәгыйфь тавышы гына ишетелә:

- И бала, бала, өч бәрәңгенең дә икесен кешегә биргәнсең, ахры. Тор инде, хет аша, бөтен бер ипи алып кайттым әнә.

Мин торырга тырышып карыйм, ләкин булмый, һаман саен эри барам, эри барам...

Иртән торганда, өйдә берәү дә юк. Өстәлдәге калай савытта пешкән ярты бәрәңге дә тирәли әйләндереп киселгән олы бер телем ипи! Мескен әнием, каян алдың бу күчтәнәчне?! Тиз генә юынып керәм дә өстәлгә ябырылам.

Тагы чирек сәгатьтән, үзебезнең авыл башында чыгарылган нефть белән арба көпчәкләрен майлап, урманга утынга барырга җыена идем инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: