Мәдәни җомга

“Бу безнең Такташ түгел”

Казан уртасында, беркемгә дә әйтмичә, тавыш-тынсыз, мыштым гына, бөек татар шагыйре Һади Такташ һәйкәлен бастырып куйдылар. Һәйкәл Казанның Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чатында, Кабан арты мәчете янында урнаштырылган. Тирә-ягы тәртипкә китереп бетерелмәгәнлекне сәбәп итеп, аның тантаналы ачылышы булмады. Әлбәттә инде, узып йөрүчеләр һәйкәлнең кем истәлегенә куелуын да белми....

Казан уртасында, беркемгә дә әйтмичә, тавыш-тынсыз, мыштым гына, бөек татар шагыйре Һади Такташ һәйкәлен бастырып куйдылар.
Һәйкәл Казанның Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чатында, Кабан арты мәчете янында урнаштырылган. Тирә-ягы тәртипкә китереп бетерелмәгәнлекне сәбәп итеп, аның тантаналы ачылышы булмады. Әлбәттә инде, узып йөрүчеләр һәйкәлнең кем истәлегенә куелуын да белми. Татар шагыйренең туганнары исә Такташны танымый һәм һәйкәлнең сыйфатыннан да, урнаштырылган урыннан да канәгать түгел. Алар "Такташ туганнарының теләкләре исәпкә алынмады", дип түрәләргә үпкә белдерә.
Татарга эконом-класс һәйкәл дә ярыймыни?
Әдәбият галиме, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова - Һади Такташ нәселе килене. Такташның икенче хатыны Гөлчирә ханымның кызы - Эльвира Кудрецкая. Миләүшә ханым - аның улы галим Айдар Хәбетдиновның хатыны.
«Һәйкәл кую турында сөйләшү 20 ел элек үк башланган иде, - дип ачыклык кертте Миләүшә ханым. - Ул чактагы мәдәният министры Зилә Вәлиева әни (каенанасы, радиожурналист Эльвира Кудрецкая) белән Казан урамнарын гизеп, һәйкәлгә урын билгеләде. Шуннан бирле сузылган мәсьәлә бу. Һәйкәл авторы - сынчы Асия Миңнуллина белән очрашу дүрт ел элек аның остаханәсендә булды. Һәйкәлне кабул итәрлек түгел иде, анда Такташ образы бөтенләй чагылмаган. А.Миңнуллина миңа ретушланган фотолар бирделәр дип акланды. Тавыш күтәрмәдем, аңа Такташ китабын бүләк иттем, гаилә фотоларын алып килдем.
А.Миңнуллина концепциясенә килсәк, ул Ленин калыбына салынган шагыйрьне иҗат иткән. Совет әдәбияты белән таныш булган кеше бу һәйкәлдә рәхәтләнеп Ленинны да, революционер Павел Власов белән Владимир Маяковский фигурасын да таный ала. Ләкин монда татар язучысы, бөек Такташ рухы бөтенләй юк. Такташтан совет чорында татарның Владимир Маяковскиен ясадылар. Ул мифка әйләнде, ә асылда дөреслеккә гомумән туры килми. Гыйсъянчылык - шагыйрьгә Маяковскийдан түгел, Әхмәт Ясәвидән килгән традиция. Маяковский белән тиңләштерәләр, ә чынында, 1927 елдан алып үлгәнчегә кадәр, совет комиссарлары Такташка беркайда да басылырга ирек бирми. Юк, татар хакимияте аны Маяковский дәрәҗәсенә тамчы да күтәрмәгән. Ул китап­ларын җәдидләр акчасына, алар типографиясендә бастырган», дип ачынуын белдерде галимә. Бу һәйкәлне Миләүшә Хәбетдинова "эконом-класс һәйкәле" дип атый.
«Теләкләргә түрә саңгырау»
Такташның туганнары һәйкәлнең урыны белән дә канәгать түгел. Алар һәйкәл өчен иң кулай урын дип Ленин бакчасын даулый. Такташ аңа якын урында яшәгән, шуннан ерак булмаган редакциядә эшләгән, Ленин бакчасында халык белән очрашкан, шигырьләрен сөйләгән, шахмат уйнаган. Әмма түрәләр үзенчә хәл иткән. Сынчылар да, түрәләр дә һәйкәлне бүгенге урынына, юллар чатына урнаштыруны трибун-шагыйрь күкрәге белән җилләрне каршы ала, дип аңлатмакчы, күзгә төтен җибәреп акланмакчы була. Әле ярый, "рәхмәт төшкере", туганнарның Такташ сынын мәчеткә һичьюгы арты белән урнаштырмагыз, кулына гәзит түгел, китап тоттырыгыз, дигән сүзләрен исәпкә алганнар икән әле.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Такташның килене Рәмзия Такташның да күңеле үпкә белән тулы:
«Һәйкәлнең гипстан ясалган вариантын беренче тапкыр күрсәткәндә, мин бара алмадым, хастаханәдә идем. Икенчесендә катнаштым. Анда мәдәният министры урынбасары Светлана Персова бар иде. Янына килеп, мондый һәйкәл кую - Такташны түбәнсетү була, дидем. Ашыкмагыз, эшләсеннәр, камилләштерсеннәр, дидем. Әмма безнең сүзләргә колак салмадылар. Очрашудан кайту белән сынчыларга 25 фото сайлап алдык. Анда Такташның портретлары, күмәкләшеп төшкән фотолар да бар иде. Карасыннар, өйрәнсеннәр, чорны аңларга тырышсыннар, дидек. Әмма бернигә дә ирешә алмадык, бик кызганыч.
Тупас ботинка кигән, эшчегә охшаган бу сын авторларының берсе - Андрей Балашовның үзенә охшаган. Урыны белән дә килешмәдек. Мәчет каршына сын бастырып кую бернинди кысаларга да сыймый. Безнең мәдәнияттә мәнсезлек хөкем сөрә. Салих Сәйдәшев һәйкәлен ачу тантанасы искә төшә. Аңа оныгы Валерий Сәйдәшев тә килгән иде. Тик аны күрүче, телгә алучы, сүз бирүче дә булмады. Такташ оныкларына, туганнарына исә һәйкәлнең куелуы турында хәбәр биреп тә тормадылар».
«Бу - зиратта урнаштырылган Такташ түгел»
Без һәйкәл авторы Асия Миң­нуллинага да шалтыраттык. Билгеле, ул Такташ туганнарының фикере белән килешми.
«Һәйкәлгә бәйге игълан ителде, мин бу эшкә фәкать җиңгәнгә күрә генә алындым. Кайчан булганын әйтә алмыйм, бу - күптән булган хәлләр. Хәйран гына зур бәйге булды ул. Ә бу һәйкәл моннан 3-4 ел элек әзер иде инде, быел урнаштырганнар. Әгәр сынны зиратка әзерләсәк, без бөтен туганнарның фикерен өйрәнер, алар җаена биеп торыр идек. Ә шәхескә һәйкәл шәһәр урамына куела икән, монда туганнардан бигрәк, җәмәгатьчелек (?) фикерен исәпкә алырга кирәк. Туганнары аңарда гыйсъянчыга караганда лирикны күрәләр. Кемдер аны "татар Маяковские" ди. Мин Такташ аркылы шул чорны, шушы заман шагыйрен күрсәтергә тырыштым. Аның казанышлары да, хаталары да булган. Тарихта берьяклы гына персонажлар юк бит, Такташ та күпкырлы», дип акланды ул безгә.
Сүз уңаеннан, Миңнуллина-Балашов тандемының Казандагы эшләре шактый инде хәзер. Гомумән, соңгы елларда Татарстан башкаласында Асия Миңнуллина, Андрей Балашов, Мәхмүт Гасыймов һәйкәлләре генә куела. Татарстан Мәдәният министрлыгында аларның иҗат җимешләре генә җиңә. Әйтерсең лә бездә башка сынчылар юк.
Тантаналы ачылыш көтеләме?
Һади Такташ һәйкәле тирәсендә аңлашылмаучанлык, туганнарының теләкләре ни өчен исәпкә алынмавы хакында сорауларны Татарстан Мәдәният министрлыгына да юлладык.
"Һәйкәл куелу турында карар 2008 елда кабул ителде. Аның нигезендә Мәдәният министрлыгы 2010 елның 8 ноябреннән 22 декабренә кадәр Һади Такташ һәйкәленә иң яхшы эскиз проектына ачык бәйге игълан итте. Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эскиз проектларының берсен дә кабул итмәде һәм иң яхшы эскиз проектына ябык бәйге үткәрергә карар кылды. 2012 елны үткәрелгән ябык бәйгедә беренче урын алган эскиз проекты комиссия тарафыннан тулаем хуплап кабул ителде.
Һәйкәлне әзерләгәндә даими киңәшмәләр үткәрелде, алар Асия Миңнуллина остаханәсендә дә узды, бирегә Такташның туганнары да чакырылды. Модель аларның төзәтмәләрен искә алып әзерләнде», дип язылган җавапта. Конкурста Асия Миңнуллинадан башка тагын кемнәр катнашуы да, һәйкәлнең нинди бәягә төшүе дә - "хәрби сер".
Министрлык һәйкәлне урнаш­тыру урынын Казан җитәкчелеге сайлап алды дип аңлата. Һәйкәлне урнаштыру һәм тирә-юнен тәртипкә китерү эшләре - Казан башкарма комитеты җилкәсендә. Урын сайланганда, бу җирдән Һади Такташ урамы башлануы - төп фактор дип аңлаталар. Казан мэриясенең матбугат хезмәте Такташ һәйкәленә бәйле барлык сорауларга Татарстан Мәдәният министрлыгы җавап бирә, дип читкә качып котыла. Мэриядә дә, министрлыкта да һәйкәлнең тантаналы ачылышы кайчан булачагы хакында әйтә алучы юк.
Такташның мемориаль тактасы кайда?
Такташның туганнары татар шагыйренә игътибар юк дип зарлана, әлеге һәйкәлне дә эткә ыргыткан сөяктәй кабул итәләр. Аларны тыңлагач, Казанда Такташка бәйле истәлекле урыннарны максатчан рәвештә юк итәләр дигән фикер калка.
«Калада шагыйрьгә бәйле истәлекләр бар ул. Казанга беренче тапкыр килгәч, Такташ бүгенге рус ТЮЗы бинасына бара. Анда элек татар театры эшли, ул шунда суфлер булып урнаша. Тик бүген анда шагыйрь турында бернинди мәгълүмат та юк. Яшәү урыны "Чернояровский пассаж" бинасында була. Бу бинаны газета-журналлар редакцияләре урнашкан урын буларак беләбез. Шул ук вакытта аның иҗат кешеләренә яшәп тору өчен кунакханә бүлмәләре дә була. "Чернояровский пассаж" бинасы төзекләндерелде, әмма аның хуҗасы бу йортта Һади Такташ, Фатих Кәрим кебек шәхесләрнең эшләве турындагы мемориаль тактаны яңадан урнаштыруны кирәк тапмады. Гәрчә реставрациягә алу турында килешүдә төзекләндерелгән бинага истәлек такталарын кире урнаштыру турында пункт та бар. Такташны искә алу кичәсендә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бу истәлек билгеләрен кире урынына куярга сүз биргән иде. Вәгъдә әле һаман да үтәлми.
Такташка кагылышлы тагын бер урын бар иде, ул да булса, аның яшәгән йорты. Ләкин УНИКС комплексын төзегәндә, бу йортны җир белән тигезләделәр. Гәрчә яңа корылма проектын 80 сантиметрга гына борасы бар һәм тарихи йорт сакланып калыр иде. Шушы йортны юк иткәндә түрәләр Такташның гаиләсенә, туганнарына, язучыларга бу бинаны төзеп бетергәч, УНИКСта Такташның мемориаль бүлмәсе булдырылачак дип сүз бирде. Еллар үтә бара, УНИКС та искерде, әмма анда мемориаль бүлмә һаман да юк», - дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.
Әле ярый, Татар яшьләре форумы, "Калеб" яшь иҗатчылар буыны бар. Алар Такташ-фест үткәреп, шагыйрьнең хәтердә яшәвен күрсәтә. Яшьләр әдипне бу һәйкәлдән түгел, әсәрләре аша үзләштерсен иде.
Гадилә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, Байбулат ДӘҮЛӘТ.
"Азатлык" радиосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: