Мәдәни җомга

БОЛГАР КЫЗЫ АЛТЫН БӨРТЕК

РЕДАКЦИЯДӘН. Балалар язучысы һәм журналист Нурия СӘЙЯР шушы көннәрдә генә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Байтак еллар "Мәдәни җомга" гәзите редакциясендә эшләгән каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, иминлек, рух ныклыгы һәм бәрәкәтле иҗат уңышлары телибез. Нурия СӘЙЯР БОЛГАР КЫЗЫ АЛТЫН БӨРТЕК (Әкият) - Балакаем, бердәнберем! Киңәшкә чакырдым...

РЕДАКЦИЯДӘН. Балалар язучысы һәм журналист Нурия СӘЙЯР шушы көннәрдә генә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Байтак еллар "Мәдәни җомга" гәзите редакциясендә эшләгән каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, иминлек, рух ныклыгы һәм бәрәкәтле иҗат уңышлары телибез.


Нурия СӘЙЯР

БОЛГАР КЫЗЫ АЛТЫН БӨРТЕК

(Әкият)

- Балакаем, бердәнберем! Киңәшкә чакырдым сине. Кулымдагы бу хат Аждаһадан. Җавабыңда - илебез язмышы. Фикереңне әйткәнче ныклап уйла, кошчыгым! Бик ныклап уйла!

Залга үтүче кызына хан кулындагы хатын укый.

«Галиҗәнап Болгар ханы! Шәһәрең еланнарым белән уратылып алынган. Ә үз көчем-кодрәтемне язып тормасам да аңларсың дип уйлыйм. Миңа буйсынып ясак түләргә риза икәнсез - мәрхәмәтем булыр сиңа һәм халкыңа. Әгәр инде каршылык күрсәтергә җөрьәт итсәгез - илеңне, җиреңне еланнарыма тапшырам».

- Йә, кызым, нәрсә диярсең? Менә, мә, бинокльдән кара әле. Шәһәребезне чыннан да төрле яктан еланнар уратып алган. Ә - әнә, тегендәге тау башында Аждаһа үзе.

Күренеп тора, әтисе бүген төн буена керфек тә какмаган, ачыргалануы тавышына гына түгел, йөзенә үк чыккан. Хан кызы Алтын Бөртек, озак кына тирә-якны күзәткәннән соң, кадерлесен юатырга ашыга:

- Әйе, әтием, илебезгә чыннан да бик зур афәт килгән. Ил халкын җыеп, киңәшик. Күпчелек ничек хәл итсә, без дә шулай эшләрбез. Күрәсебез халкыбыз белән бергә булсын.

Хан җыелганнарга хатны укып чыгып, алардан гадел киңәш сорый.

- Халкым, соңгы сүз сездән! Тигезсез сугышта ханлыгыбыз, шәһәребез җимерелеп, үзебезнең кырылып бетүебез дә ихтимал. Ә коллыкка сатылсак... Кардәшләрем, ничек карар кыласыз, шулай булачак. Язмышыбыз сезнең иректә.

Икенче көнне Болгар халкы белән Аждаһа еланнары арасында тиңсез көрәш башлана. Ханның гаскәре дә, халык та ничек кенә аяусыз сугышмасын, камап алучылар аларны кысрыклаганнан-кысрыклый. Болгарларның саны азайганнан-азая. Ханның да, аның баһадирларының да җан биргәннәрен күреп, хан кызы Алтын Бөртек кылыч күтәрердәй хатын-кызларны көрәш кырына дәшә. Ирләр киемендәге, атларга атланган хатын-кызлар еланнарга, ә хан кызы үзе Аждаһага ташлана.

Аяусыз алыш вакытында кызыйның очлымы башыннан шуып төшә дә, алтынсу чәчләре җилдә җилфердәп, иңнәренә тарала. Йә ходаем! Менә кайда икән илаһи гүзәллек! Сугышчылар арасына күктән фәрештә кызы иңде диярсең.

Аждаһа, сугышчы киемендәге чибәркәйне күреп, еланнарын шып туктата. Моңа кадәр әле мондый ук алиһәне күргәне юк иде лә. Кояш нурында җемелдәгән, дулкынланып билдән түбән сибелгән аксыл-сары калын чәчләре генә дә ни тора!

- Чибәркәй, гафу ит! Шәһәрегездә күзнең явын алырлык мәрҗән бар икәнен белмәдем. Мәрхәмәтемне сорап яныма үзең киләсең калган. Синдәй гүзәлкәйне, һичшиксез, үз канатым астына алган булыр идем. Ханлыгыгызга да, әтиеңә дә бармак белән дә орынмас идем. Еланнарым, шуышыгыз кире урыннарыгызга! Ә син, кызый, туйга әзерлән! Мин күптәннән синдәй гаҗәеп толымлы, гүзәл кәләш эзли идем.

- Чәчләрем, бәлки, чыннан да исертерлектер. Тик алар сине иркәләр өчен түгел, хәсис!

Алтын Бөртек җил тузгыткан чәчләрен бер толымга җыйнап, кылычы белән ялт иттереп кисеп ата да, аларны җил уңаена очыртып җибәреп, дошманы алдына килеп баса:

- Үземне дә кылычыма тапшырам. Йә сиңа әҗәл, йә миңа үлем, атамны үтерүче, халкымны кыручы!

Хан кызының зәһәрле карашы үҗәтлек кенә өсти Аждаһага.

- Гүзәллегең - һәр хатын-кыз көнләшерлек. Батырлыгың - һәр ир-ат кызыгырлык. Чибәрлегеңне күреп таң калсам, курку белмәс йөрәгең тагын да һушрак күңелемә. Тәхетемдә урының, һичшиксез, янымда булырга тиеш. Бүгеннән син минем кәләшем! Ике сөйләмим!

- Ашыкма, канэчкеч, хәшәрәт! Үлсәм дә, йөзеңне телгәшләп үлим!

Алтын Бөртек ачуыннан зәһәрләнеп, атын бар куәткә куалый-куалый, Аждаһага томырыла да кылычы белән тегенең башын кисеп тә ата. Шулчак тирә-якны көлү авазы тетрәндерә. Бу хәлдән коты алынып, кызый күзләрен йома. Ә инде аларны кире ачканда - дошманының киселгән башы урынына яңасы үскән була.

- Йә, ничек, тәкәбберкәй? Үтердем дигән идеңме? Ха- ха- ха... Абзаңны җиңелмәс Аждаһа диләр! Мәрхәмәтемне теләмәгән идең, инде кодрәтемне татып кара. Үзең үк ялынып, хатының булырга ризамын, диеп килгәнче җәза көтә сине. Моннан шактый еракта, урман кочагында күл бар. Ә аның уртасында утрау. Көндезләрен еланнарым белән шул күлдә яшәрсең, алар кыяфәтен алып. Кеше икәнлегеңне онытып. Ә хәтерең бөтенләй томаланмасын өчен, кичләрен - кояш баеп, ай калыккач, утрауга чыгып янә үз йөзеңне алырсың. Иркә хатын булып, тәхетемдә янәшә утырырга теләмәгәч, еланнарым янында шуыш! Карап карыйк, үзсүзлегең күпмегә җитәр. Бел, хатыным булырга риза түгелсең икән, гомерең шунда узар.

Шул көннән Алтын Бөртек көндезләрен елан булып, кичләрен үз халәтенә кайтып, еланнар белән мыжлап торган утрауда Аждаһаның колы булып яши башлый.

Көннәрне көннәр куа... Тик, сугыш кырында кисеп аткан алтынсу чәчләре элеккедән озынрак булып үсеп җитсәләр дә, кызыкай үҗәтлеген югалтмый. Ничек кенә моңсу булса да, аянычтан күз яшьләре кипмәсә дә, ул барыбер җәфалаучысына буйсынмаячак!

Ә бер көнне...

Бу урман артындагы уйсулыкта яшәүче Кубрат хан үзенең җан сакчылары белән ау вакытында шул якларга килеп чыга. Отышлы атыштан соң, кичке ашка туктыйбыз дигәндә генә, тегенең иң яраткан лачыны алардан аерылып, төлке артыннан атыла. Ханша иярченнәренә үзен шул тирәләрдә көтәргә кушып, кошына иярә. Шулай куышып йөреп, галиҗәнап кич җиткәнен сизми дә кала. Ярый әле адашырлык түгел: айлы кич гаҗәеп якты.

...Кичнең сихри тынлыгыннан ләззәтләнеп, атын салмаклата төшә егеткәй. Чү, җыр авазы ишетелә түгелме соң? Ерак та түгел күңелне тетрәндерерлек итеп кемдер шундый да моңсу итеп җырлый ки! Тавышында шулкадәрле сагыш - әллә җырлый, әллә елый!

Егет биноклен аваз килгән якка юнәлтә. Тирә-як ул басып торган биеклектән ай яктысында ап-ачык күренә. Якындагы күл уртасындагы утрауда кечерәк кенә беседка. Мөгаен, җырның хуҗасы шундадыр. Әйе, озак та үтми, аннан зифа буйлы бер кыз чыгып, уйсулыктагы бердәнбер каен агачына сөялеп, моңсу җырын көйли-көйли, толымнарын таратырга тотына. Ә салмак кына искән җил шул дулкынланып торган калын, озын чәчләр белән уйнапмы-уйный.

Эһ, җилкәй урынында буласы иде дә, шул исерткеч чәчләргә орынып кына булса да аласы иде! Кем соң син, озын толымлы серле гүзәлкәй?

Хан, кыз белән танышу өчен, күл янынарак барырга диеп, атын шул якка боруы була, алдындагы еланнарны күреп, шып туктап кала. Аллам сакласын! Эреле-ваклы шуышучылар белән тирә-ягы мыж килә икән ләбаса! Шул чаклы хәшәрәт каян җыелган монда? Егет ул тирәдән тизрәк шылу ягын карап, атын куалый төшә. Ә инде җирәнгечләрдән арынгач, биноклен яңадан утрауга юнәлтсә... Әбәү, тегеләр белән күл эче дә мыжлап тора икән ләбаса! Утрауны да биләп алганнар. Әнә берсе, иләмсез юаны, каен агачы янына сузылып яткан да кызның һәр хәрәкәтен күзәтә. Могҗиза... Ә бәлки... кызый шушы еланнар патшабикәседер? Алайса, нигә тавышында шулкадәрле сагыш? Ничек белергә икән моңлы җырчының серен?..

Таң да ата, көн дә туа. Кояш нурлары иркәләүгә үк уянып, шаһзадә биноклен яңадан утрауга төби. Әмма шуышучы теге хәшәрәтләрдән гайре берни күрә алмый. Күпме генә күзәтсә дә, серле кыз күзенә чалынмый. Ә менә кояш баеп, ай калыккач, югалган кыз яңадан беседкасыннан чыга. Яңадан тирә-якка күңелне тетрәндерерлек моңсу җыр агыла. Кем соң син, гүзәлкәй? Нигә бу чаклы аяныч тавышыңда?

Яшь хан уйга кала. Ничек кенә үзе белән хәбәрләшергә? Тукта әле, тукта. Әгәр дә өйрәтелгән лачыны аркылы хат җибәрсә! Чыннан да... һәм егет, тиз генә язуын язып, лачынын утрауга очырта.

Кыз да җавабын озак көттерми. Хаты каен тузына агач ботагы белән генә язылган булса да, сүзләре укырлык.

«Белмим, егет, кемдер син. Дусмы, дошманмы?.. Тик кем генә булсаң да, бу яклардан ераккарак китүең хәерлерәк булыр. Мин кайчандыр мәгърур Болгар ханы кызы идем, ә хәзер Аждаһа колымын. Көндезләрен елан кыяфәтендә йөрим дә, кояш баегач кына үз халәтемә кайтам. Хатыны булырга ризалык бирсәм генә, теге мөртәт мине сихереннән азат итәчәк. Ә ул үзе - үлемсез. Димәк, минем коллыгым да мәңгелек. Хәшәрәт илемне җир белән тигезләп, халкымны юк итте. Син дә, егеткәй, ханлыгың кешеләренә коллык китерәсең килмәсә, безнең тирәдән тизрәк китү ягын кара!»

Кубрат хан, кызның хатын укып чыккач та, мәркәзенә кайтып, аксакалларын җыя һәм:

- Утраудагы кыздан ары яшәвемнең һичбер яме юк! Көнен дә, төнендә уеымда ул. Аның сагыш тулы моңлы тавышы әле дә колагымда яңгырый. Без икебез дә Аждаһа коллары. Бирегез бер акыл: еланнар хуҗасыннан ничек котылырга? - диеп, тегеләрдән ярдәм сорый.

Вәзире аңарга күрәзәче чакыртып, киңәш-табыш итеп карарга тәкъдим итә. Ә теге исә, дикъкать белән китапларын актарганнан соң, Болгар ханлыгының һәлакәтен, Алтын Бөртекнең фаҗигасен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

- Алайса мин, тимер читлек ясаттырып, лачыннарым ярдәмендә кызны бирегә китертәм. Кичләрен минем янда булыр, ә көндезләрен читлегендә яшәр. Мин андый бәхеткә дә ризамын.

- Ханым-солтаным, ашыкмагыз! Сүзләремә колак салыгыз! Алтын Бөртек чибәр генә түгел, зирәк-акыллы кыз да икән. Ул дөресен язган. Аждаһадан котылмыйча, аны азат итүдән файда юк! Еланнар патшасы утрауга килеп тоткынын ай саен тикшереп китә. Кәләшенең бездә икәнлеген белүгә үк, явыз ерткыч сезнең халыкны да аямаячак.

Күрәзәче, егетнең бик сагышланганын күреп, китапларын яңадан актара. Аннары мондыйрак фикер әйтә:

- Әйдәгез болай эшләп карыйк! Кич җитүгә, өйрәтелгән лачыннарның томшыкларына янып торган бәйләмнәр асып, аларны утрауга ташлатыйк. Ут ялкыныннан качып, йокыдан миңгерәгән еланнар шундук күлгә шуачак. Ә шул вакытта башка лачыннар, кызны паласка утыртып, тизрәк бирегә җиткерерләр.

Тегенең сүзләреннән ханшаһ бик канәгать калса да, аянычын да әйтми булдыра алмый:
- Бәй, Аждаһа кызның юклыгын барыбер сизәчәк лә.

Әмма киңәшче ул ягын да алдан ук уйлаган күрәсең:

- Ханым-солтаным! Шуңа да иң алдан күл тирәсен ат кылыннан үрелгән җәтмә белән уратып алыйк. Аның аркылы бире якка бер генә елан да үтеп чыкмаслык итеп. Аннан инде, җәтмәдән бераз ераграк, канау казытырга кирәк булыр. Кызыебыз күккә күтәрелүгә үк, күлнең суын шунда агызасы гына кала. Шул вакытта томшыкларына ялкынлы бәйләмнәр асып, бер-бер артлы калган лачыннарыбызны да җир өстендә тәгәрәшеп яткан теге хәшәрәтләр ягына очыртырбыз. Ялкын күреп, Аждаһа да шунда томырылачак. Шуышучылардан шулай гына котылып булыр, дип уйлыйм.

Күрәзәченең киңәшен җиренә җиткереп эшлиләр дә... Тәне янып яраланса да, еланнар хуҗасы ялкын аркылы качып котыла шул, каһәр. Үлем белән тартышып, сараенда дәваланып ятучы Аждаһа да булмаса, Кубрат хан белән Алтын Бөртек, бер-берсе белән кичләрен генә кавышса да, үзләрен бәхетле санап, инде күптәннән гөрләтеп туй да иткән булырлар иде дә... Тик теге хәшәрәтнең тылсымы өркетә...

Ә бер кичне кыз сөйгәнен гадәттәгедән дә ягымлырак каршы ала.

- Батыр лачыным, сал башыңны тезләремә. Бүген мин сиңа иң моңлы җырларымны җырлыйм.

Кубрат хан таң алдыннан уянып китсә, сөйгәне юк. Өстәлдә хат.

«Егеткәй, мин сине яраткан булып кыландым гына. Ни пычагыма миңа синең ханлыгың? Аждаһа хатыны булып, мин бөтен җир халкына баш булачакмын. Ә синең ише адәми зат чибәрлегемә тиң түгел! Бел, бүтән мине эзләргә җөрьәт итмә. Булачак иремнең гаярьлеген, аның байлыгының тиңсезлеген синең белән яшәп караганнан соң гына аңладым. Бары тик мәгърур Аждаһа гына миңа пар! Кисәтеп әйтәм, эзләмә мине. Бу юлы синнән котылыр өчен шәрабеңә йоклата торган дару гына салдым. Тагын да эзәрлекләсәң, киявемә әйтеп үзеңне дә, ханлыгыңны да юк иттерермен! Хуш!

Алтын Бөртек».

Егетне бу хат тәмам аптырашта калдыра. Ышаныргамы, ышанмаскамы? Юк! Алтын Бөртегенең самими карашын Кубрат хан беркайчан да оныта алмаячак. Нәрсә булса шул булыр. Сөйгәненнән башка яшәү - ни мәгънә.

Ханзадә, аксакалларын, ханлыгында яшәүчеләрне җыеп, әмерен әйтә:

- Якыннарым, халкым! Моңа кадәр сүземнән чыкмадыгыз. Рәхмәтем зур сезгә. Һәрвакыт яхшы киңәшчеләрем булдыгыз. Хәзер дә теләгемә каршы килмәссез дип уйлыйм. Вәзирем, халкымны сиңа тапшырам. Ә үзем Аждаһа белән көрәшергә китәм. Йә бәхетемне, йә үлемемне табармын. Миңа барыбер Алтын Бөртексез яшәү юк! Ә сезгә бер генә көн дә кичекмичә бу тирәләрне калдырып, теге хәшәрәтләрнең кодрәте җитмәслек якларга, ераккарак күчеп китәргә туры килер.

Хан сүзен тәмамлауга, күрәзәче аның алдында тез чүгеп, сүз сорый:

- Ыруыбыз башлыгы, ханыбыз-солтаныбыз! Көндәшегезне үлемсез диләр. Алтын Бөртек тә сөйләгән бит, башын чаптым, яңа баш үсте дип. Син аны яуга чакырып берни майтара алмассың. Биредә хәйлә кирәк. Без аның сараена җир астыннан юл салыйк. Ул әзер булуга, дошманың алдына капылт чыгып, кылычыңны йөрәгенә кадарсың. Тәгаен әйтмим, бәлки, файдасы тияр.

Ә Аждаһага килсәк, кызның сараена кайтуына бик-бик тә сөенә. Үзенә эзләп азапланасы булмады.

- Ярый, кызый, мин сине гафу итәм. Синең килүең шатлыгыннан ханыңны да кичерәм. Тик бел! Йә үз теләгең белән кичекмичә хатыным буласың, йә теге мәлгунеңне иле белән юк итәм!

Менә Алтын Бөртек кәләш киемендә. Җиң эчендә үткен ханҗәр. Нишләргә, нишләргә?.. Үзенә кул салса, бердәнберенә һәлакәт. Аның халкын афәттән коткарып калыр өчен, ялган хат язып калдырды ла ул аңар. Бу канатлы иблиснең терелеп килүен сиземләп, шушы җирәнгеч янына ашыкты.

Болай да үлем, тегеләй дә үлем. Үзен шушы килбәтсез куенына этәрсә этәрер, сөйгәне халкына зыян китермәс!

Алтын Бөртек никах укытырга дип Аждаһа янына юнәлгән генә иде, аяк астындагы идән ишелеп төшмәсенме! Һәм шул чокырдан алдына Кубрат хан чыгып баса.

- Ашыкма, Алтын Бөртек! Мин синең хатыңда язып калдырган сүзләреңә ышанмадым. Күз карашың хәзер дә хәтерем түрендә. Аларда сөю һәм самимилек. Андый күзләр алдаша алмый! Син безнең өчен үзеңне корбан итмәкче булдың, кадерлем минем. Халкым язмышына борчылма, аларга бу явызның агуы җитмәячәк. Алар еракта. Ә мин синсез барыбер яши алмыймын. Йөрәгебез йә бергә тибәр, йә бергә туктар!

Кызны иркәләүче ягымлы карашын ханша Аждаһага төби. Күзләр очкынында зәһәрлек һәм нәфрәт.

- Ә син көрәшкә әзерлән, карап карыйк, кайсыбыз җиңәр?

- Юк, егеткәй, мин кагылмыйм сиңа! Алтын Бөртек хатыным инде минем. Күрмисеңмени аның кәләш киемендә икәнен?

Шулчак кыз егетнең билендәге икенче кылычын алып, яклаучысы янына үтә.

- Кабахәт җирәнгеч, мин синең хатының түгел! Булмаячакмын да! Бердәнберем әйткәнчә, мин фәкать аны гына сөям. Бары тик Кубрат батырымның ханлыгы өчен куркып кына синең хатының булырга ризалашкан идем. Ә хәзер, аның халкына синең зыян-зәүрәт ясый алмаячагыңны белгәч, мин дә сөйгәнем белән янәшә басам. Йөрәкләребез безнең бергә генә тибә ала! Йә син, йә без!

Хан белән Артык Бөртекнең кылычлары белән теге әзмәвергә һөҗүм итүләре була, еланнар патшасы үзеннә-үзе кечерәя башламасынмы... Һәм кечкенә генә еланга әверелеп, идәндәге ярыкка кереп, юк та була. Аптырашта калган кыз белән егет янына идән астындагы чокырдан күрәзәче калка.

- Ханыбыз-солтаныбыз һәм гүзәл кыз Алтын Бөртек! Тәкъдир китабында, бер-берсе өчен үлемгә барырга да курыкмыйча, бер-берсен саф сөю белән ихластан ярата алган парларның кылычлары Аждаһага каршы бергә күтәрелсә генә, еланнар патшасын үлем көтә, дип язылган иде. Кодрәтле галиҗәнап! Миңа сезне алдан кисәтергә ярамый иде, ул чагында еланнар патшасын берничек тә җиңеп булмаячак иде. Хисләрегезнең сафлыгы үзегезгә дә, халкыбызга да тиңсез бәхет китерде. Әнә, калган шуышучыларны да анда лачыннар берәм-берәм чүпли. Бүгеннән Аждаһа коллыгыннан барча халык азат. Ал кәләшеңне кулларыңа, улым. Әйдәгез ханлыгыбызга. Халкыбызны да үз җиребезгә кире кайтарып шатландырыйк! Барча халыкны сөендереп, куанычыбызны тагын да арттырып, туегызны да үткәрик.

Ә инде туйның ничек узганын, халыкның сөенечтән ничек кинәнгәнен язып тормасам да аңлашыладыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: