Мәдәни җомга

Бәхетле син, каләмдәшем

Фәния апа Хуҗахмәтнең яңа китабы кулыма килеп кергәч, ике кич аерыла алмыйча, тәмләп укыдым.

Гомер буе журналистикада эшләп, берсеннән-берсе кызыклы язмалары белән ярты гасыр халкыбызны сөендереп торса да, бу - аның нибары икенче китабы. 


Беренчесен, “Язылмаган роман” дигәнен дә бер тында йотлыгып укып чыккан идем. Хәер, үзенең китаплары төрле сәбәпләр аркасында бик аз чыкса да, ул нәшер иткән дини календарь булмаган татар өе сирәктер. Менә инде чирек гасырдан артык ул шушы изге эш белән шөгыльләнә – халкыбызны ислам нуры белән агарта. Башта алар бу иҗтиһатны хөрмәтле Шәех ага Зәбиров белән бергәләп башкардылар, Шәех агабызның вафатыннан соң да Фәния абыстай югалып калмады, рухын, көчен туплап, календарьлар чыгаруны дәвам итте. Календарьлар гына түгел, халкыбыз өчен чишмә суыдай кирәкле йөзләгән башка китаплар, Коръән тәфсирләрен дә дөньяга чыгарды бу нәширә ханым. 

Фәния апаны без гаиләдә “абыс­тай” дип атап йөртәбез. Абыстай дип халык хөрмәтле, абруйлы хатын-кызларны зурлый. Фәния апабыз  исә бу исемгә бик тә лаек. Акыллы киңәш кирәкме, ярдәмме – үзенең күп санлы туган-кардәшләренә генә түгел, һәр каләмдәшенә ул ярдәмгә килергә әзер тора. Беренче карашка кырыс булып тоелса да, ул – бик шәфкатьле, нечкә күңелле кеше. Шәех агабызны ул исән чагында иң дәрәҗәле олпат кеше итеп олылады, рухи яктан күтәрде,  аның кадер-хөрмәтендә, җан җылысында татар журналис­тикасында күп хезмәтләр куйган могтәбәр Шәех ага җан тынычлыгы табып, Аллаһыга якынаеп, намазга басу бәхетләренә иреште. Инде вафатыннан соң да һәрдаим каләмдәшләрен, зыялыларны җыеп, Коръән укытып, хатирәләр барлап, аның туган көннәрен күркәм мәҗлесләр белән ядкәр итеп яши.  Ә менә үзенең туган көнен, гомер бәйрәмен абыстайның беркайчан да үткәргәне юк. Менә быел чәчәкле май аенда 70 яшьлек күркәм бәйрәмен дә тавыш-тынсыз гына үткәреп җибәрде, дисәм, дөрес булмас – бик матур, мәгънәле җыентык чыгарган лабаса. ­“Дөнья барыбер матур” дип аталган бу китап – абыстаебызның үз гомер бәйрәменә ясаган күркәм һәдиясе. 

Монда аның милләт гаме белән сугарылган язмалары тупланган. Алар арасында – очерклар, сәяхәтнамәләр, уйланулар, хатирәләр. Фәния апа үзенең геройларын бик яратып яза. Ул - бик тәртипле, тыйнак гаиләдә кадерле бала булып үскән, Түбән Кама шәһәрен баш әйләндергеч биеклектәге кранында эшләп төзешкән, дөнья буйлап бик күп юллар йөргән, дөнья бәясе шәхесләр белән аралашкан бәхетле иҗат әһеле, бәхетле журналист. Аның язмаларының геройлары – танылган актрисамы, дөньякүләм данлы балет биючесеме, әллә Ташкент–Казан поездында очрап язмышын бәян иткән авылдаш хатынмы – һәркайсы милләтебезнең гаять зур сурәтенең аерым бизәк-нәкышләре булып күз алдында җанлана. Фәния Хуҗахмәтнең бөтен язганнары, иҗаты – халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, хәсрәтләрен, гамьнәрен, борчу-шатлыкларын  тукып ясалган сурәте ул. 

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: