Мәдәни җомга

Бизәкләр әйлән-бәйләне

“Бик күптән, балаларым мәктәптә укыганда ук алар өчен стена газетасына рәсемнәр сызгаласам да, лаеклы ялда да бизәкләр ясармын әле дигән уй башыма да кергәне булмады”, – ди Гөлзирә Бекташева. Аңа – җитмеш бер яшь, әмма бу ханымның яшәү рухы чишмәдәй! Шат һәм чиста күңелле булуы рәсемнәре өчен сайлап алынган төсләр палитрасы аша да сизелә. Аларга көрән яисә кара төс белән бер сызык та сызылмаган!

“Әти-әнием – укытучылар иде, үзем дә озак еллар шушы һөнәр буенча эшләдем. Укучыларыма игътибарлы һәм ихтирамлы булдым, шуңа күрә алар да мине якын күрде. Дөрес, сигезенче классны тәмамлагач, полиграфия училищесында хәреф җыючы белгечлегенә укып, төрле типографияләрдә дә хезмәт куярга туры килде. Аннан соң Фирганә типографиясенә эшкә урнашырга бардым һәм ишектәге игъланга күзем төште. Анда педагогика институтына бәйгесез генә укырга керергә була дип язылган иде. Укытучы булырга кирәк дигән теләк белән документларымны күтәреп, институт бусагасы аша атладым, әмма үзбәк ире: “Син – татар, үзбәкчә белмисең, алмыйбыз сине”, – дип борып чыгарырга теләде. Шулчак документларымны кире алдым да, “бик яхшылап” үзбәкчә сүгенү сүзләре тездем. Ул да аптырап калмады: “Ә... сез үзбәкчә бик яхшы беләсез икән, алабыз, алабыз”, – дип такылтады. Билгеле, мин Урта Азиядә туып-үскән кеше буларак, үзбәкчә аңлый да, сөйләшә дә белә идем... Күп еллар буе үзбәк авыл мәктәпләрендә рус телен һәм әдәбиятын укыттым, тормышка чыгып, өч бала үстердем. Кызларым: Гүзәл – тегүче, Назлыгөл – әзер итекләрне бизәүче, улым Салих – төзүче. Менә инде Башкортстаннан Казанга килеп, дүрт ел улым гаиләсендә оныкларымны карап яшим. Гомумән, тугыз оныгым һәм бер туруным булуы белән үземне бәхетле хис итәм! Үзенчәлекле рәсемнәр ясый башлавыма да дүрт ел”, – ди Гөлзирә Солтан кызы. 

“Рәсемнәрегез арасында мистикага бәйле булганнары да бар, алар барысы да уңай энергия тудырырлык композициядә төзелгән. Бәлки, сезнең язмышыгызда мистик вакыйгалар булгандыр”, – дим сәләт иясенә. “Беренчедән, мин Күктәге болытларны күзәтергә яратам һәм аларда кинәт кенә төрле сюжетлар пәйда булуын күргәлим. Истә калдыру өчен, аларны тиз арада кәгазьгә күчерәм, буш вакытым булгач, төсле каләмнәр ярдәмендә кечкенә картина итеп ясыйм. Мәсәлән, Салават шәһәре читендә ике агач йорт кырыннан уздык һәм аларның болытлардан кул сузымында гына торуын күреп шаккаткан идем. Болытлардан торган көчле кулларның Стәрлетамактагы Шихан тавын кочып торуларын да үз күзләрем белән күреп, шуны да рәсем итеп ясап куйдым, бу тауны могҗизалар белән дә бәйлиләр бит... Болытларда голограммалар пәйда булу – таралган күренеш инде ул. Икенчедән, язмышымдагы мистик хәлләрне күп еллар узгач кына аңлап алам, ә ул вакытта, балачакта һәм яшьлектә алар бик табигый кебек булып тоелган. Мәсәлән, кечкенә чакта биш-алты кызчык белән бергә барганда, елгага егылып, башым һәм кулларым белән ләмгә эләктем, аякларым гына су өстеннән күренеп торган, кечкенә кызлар куркуларыннан мине ташлап өйләренә таба чапкан. Ә мине судан ап-ак киемле олуг яшьтәге бер ир-ат тартып чыгарды да, әниемә кадәр илтеп куйды! Әнием аңа күчтәнәч бирү өчен өйгә кереп китә, әйләнеп чыкканда, ул зат инде юк була. Төнге икеләргә кадәр типографиядә эшләгән һәм шуннан соң җәяү кайткан чак­ларым иде, ул куркыныч вакытларда да ак киемле шул ир-ат явызлардан аралады, берсен хәтта юл аша читкә тотып атты... Ул мине өйгә кадәр озатып куя, ләкин бер сүз дә дәшми иде. Аннан соң мине балачакта һәм үскәч тә кайвакытларда кара яисә соры эт озата торган булды. Газета типографиясендә эшләгәндә, бер йорттан соры овчарка чыгып, эшкә кадәр, ә аннан соң эштән өйгә кадәр озата кайта иде, мин аны ашатканымны да, сыртыннан сыйпаганымны да хәтерлим, әмма ул кайтып җиткәч юкка чыга иде. Соңрак аның моннан биш ел элек үлгән овчарка рухы булуы ачыкланды...” – дип искә алды Гөлзирә ханым үзе белән булган гайре табигый хәлләрне.

Рәсемнәр барысы да - фантазия байлыгы. “Башта берәр кечкенә генә бизәккә игътибар итәм, ул конфет кәгазенә яисә журнал битенә төшерелгән булырга, челтәр бизәге яисә берәр киемдәге рәсем детале дә булырга мөмкин. Шул детальгә таянып, тулы бер рәсем килеп чыгарлык итеп бизәкләр ясый башлыйм, рәсемне һәрчак кәгазь бите уртасыннан ясап китәм, әмма әле аның ахыр чиктә ничек килеп чыгачагын, ничек тәмамланачагын алдан ук күзалламыйм, бар да фантазияләрем юнәлеше белән бәйләнеп бара. Һәр рәсемне дә ашыкмыйча, бер атна ясыйм”, – ди ул. Оста куллы ханым вакыты булганда калдык-постык тукымаларны үзара яраклаштырып тегеп, үзенчәлекле картиналар да иҗат итә. Аның күп кенә рәсемнәре күргәзмәләрдә дә катнашкан, Халык­лар дуслыгы йорты һәм М.Горький музее күргәзмә залларына да куелып, тамашачы игътибарын җәлеп иткән, сатып алучылар да табылган. 

2016 елны ул инде БДБ рәссамнарының һөнәри берлегенә дә кабул ителгән.

Гөлзирә Бекташева ясаган һәрбер рәсемдә геометрик фигуралар, күзләр, чәчәкләр, уңай юнәлештә әйләнүче космик спиральләр, чиксезлек билгесе һәм төрле тамгалар кабатлана, ә сурәтләнгән җан ияләре һәрчак елмаюлы, әйтерсең бар Җиһан аша шатлык елгасы ага. Кемнәрдер, бик югары Күктән, аның рәсемнәре аша кешеләрнең камил булуын, үз-үзләренә ышанычлары артуын тели, мәхәббәтнең мәңгелек көч булуын, ә яктылыкның сүнмәячәген, кешелекнең әле күп гасырлар буе яшәячәген искәртә. Күренә ки: дөнья матурлыгын тоеп, аны зурларга өндәүче Гөлзирә Солтан кызы үз иҗаты аша, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып, Җирдәге җан үсешебез безнең үзебездән торуын раслый. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: