БИЕКЛЕК
(Хикәя) Лира Кадим кызы Ибраһимова Алабуга шәһәр хакимиятенең матбугат үзәгендә эшли. Ул - "Мирас итеп йолдыз калдырам" һәм "Җимчәчәк" дигән китаплар авторы. Бала чакта зәңгәр күккә карап, Бармы синең уйга батканың?.. Әнгам Атнабаев. - Әнкәй, ә Җир шарын сатып алып буламы? - Юк, кызым. Әнисе кызына сөеп һәм сокланып карады....
(Хикәя)
Лира Кадим кызы Ибраһимова Алабуга шәһәр хакимиятенең матбугат үзәгендә эшли. Ул - "Мирас итеп йолдыз калдырам" һәм "Җимчәчәк" дигән китаплар авторы.
Бала чакта зәңгәр күккә карап,
Бармы синең уйга батканың?..
Әнгам Атнабаев.
- Әнкәй, ә Җир шарын сатып алып буламы?
- Юк, кызым.
Әнисе кызына сөеп һәм сокланып карады.
- Ә нишләп? Үзең бу дөньяда бар нәрсә дә сатыла, дисең ич.
- Җир берәү генә.
- Ә ул зурмы?
- Зур.
- Ничек зур? Безнең авыл кадәр ничә авылны кушсаң, Җир кадәр була?
- Ай, белмим кызым.
Әнисе тагын елмаеп куйды.
- Барыбер, якынча күпмегә сатып алып булыр иде?
- Нигә алай борчыласың әле ?
Әнисе, борынын мышкылдатып караватында йөзтүбән ятучы кызының чәчләреннән сыйпады.
- Кичә апа китап укыды. Атом бомбасыннан үлгән кыз турында... Нигә торналарны шулай күп ясадылар икән? Ул кыз барыбер терелми ич инде.
Кызчык авыр сулап йөзен борды да, мунча артында үзләре күптән түгел генә җирләгән үрдәк бәбкәсен исенә төшерде. Таптап китмәсеннәр өчен, тал чыбыгын ваклап, чардуган да корып куйдылар. Кабере өстенә "Яраткан Йомшакка Энҗе һәм Чулпаннан"дип язу да калдырдылар. И елады апасы. Энҗе дә елады, тик ул күбрәк апасын кызганып елады бугай.
Әнисе елмаеп, һаман аның чәчләреннән сыйпады.
- Үскәч, барысын да белерсең. Юк белән башыңны катырма.
- И, мин озак үсәм ич ...
Энҗе, торып, яңа өйнең яңа гына буялган идәнендә дымлы эзләрен калдырып, өй алдына чыкты. Кояш төшкелеккә күтәрелгән иде инде. Ерактан, лерт-лерт килеп, мотоцикл тавышы килде. Әле яңа гына куян оялары янында маташучы апасы кай арада лапас башына менеп тә баскан? Энҗе дә шунда йөгерде. Биек баскычтан менә-менә тирләп чыкты.
- Акба-ба-а-а-ай! Ничек күтең шартлама-а-а-й!
Парлашып, бар көчләренә, бар авылны яңгыратып кычкырды кызлар. Тик салмак кына ләңгелдәгән матай тавышында ишетмидер шул Акбабалары. Хәер, ишетмәсә дә, белә инде ул аларның ни дип кычкырганнарын. Әнә ничек балкый аның тузанлы йөзе.
Кызлар кабалана-кабалана баскычтан кире төште дә, узыша- узыша урамга йөгерде. Хәзер иң рәхәте! Акбабаларының Тузигы җылыткан матай лүлкәсендә йортларына тиклем рәхәтләнеп селкенеп керәсе бар бит әле!
- Нәрсә, көнбагышыгызны киптереп ашадыгызмы?
Акбабалары канәгать елмая иде.
- Без аны кич белән лапас түбәсенә җилләргә җәеп калдырган идек. Иртән торуга юк.
Акбабалары күкрәген киереп көлеп җибәрде.
- Кичә дә шулай булды.
Энҗе Акбабасының тиктомалдан көлүен аңламады.
- Лапас башына җәйдек, дисез инде, вәт шельмалар.
Ул тагын рәхәтләнеп көлде.
- Зурнәгез менеп, җыеп төшкәндер. Сез бит аның җыеп куйган кәнфитләрен табып чүплисез.
- Юк, зурнәй анда менәлми.
- Йә мәчегез - Катафей Иванычыгыздыр.
- Катафей мичтән чыкмый, Акбабай. Лапас түбәсенә дә менми, яңа өйгә дә күчәсе килми.
Өчесе дә башларын түбән иеп, беравык дәшми торды.
- Чыкмый, дисез инде алайса, вәт шельма, ә?
Акбабалары, кесәсенә тыгылып, зур учы белән тутырып алып, кызларга кыздырылган көнбагыш өләшеп чыкты.
- Чыпчыкка җим бетмәс. Анда киптермәгез көнбагышыгызны. Мичтә киптерегез.
Вәт, җүләрләр! Ничек шуңа башлары җитмәгән диген, ә? Чыпчыклар чүпли бит инде аны! Ничә көн баш ватып йөрделәр: кем чүпли дә, кем чүпли? Ярты чиләк көнбагыш тү-тү, монысын Акбабаларына әйтмәделәр генә.
Кичкырын үрдәк бәбкәләрен куалап, аяк очындагы суга төшерделәр. Зурайганчы, көненә бер-ике тапкыр гына, шулай суга төшергәлиләр аларны. Елга буендагы, юанлыгыннан кабыгы эченә сыешалмый икегә ярылып, бер канатын чишмә өстеннән җәеп җибәргән карт талның шул ботагында рәхәтләнеп, Акбабаларының кесәсеннән чыккан җылы көнбагышны чирттеләр. Дөньядагы иң рәхәт урын бу! Ятып торырга да җайлы булсын өчен ботактан -ботакка сузылган такталарын да үзләре җәйде. Кирәкле такталарны алгансыз, дип, бер-ике матурын әткәләре кире алып менеп китте-китүен. Ярар инде, болай чабып йөрсәң дә, куркыныч түгел. Карт тал бит ул зурнәләре кебек. Ярата ул аларны, егылсаң да, авырттырмый. Очып төшә башласаң, ботаклары белән җәһәт кенә эләктереп ала да, йомшак кына, чүлт итеп, чишмәгә төшерә.
- Әкрам Айраты миңа кодагый, ди.
Энҗенең апасы пырхылдап көлеп җибәрде.
- Нишләп?
Нәрсә соң ул кодагый, диясе килгән иде дә, эндәшмәде. Синең белән сөйләшүе дә кызык түгел дип, апасы йә тагын сөйләшмәс.
- Минем ата куянны сезнең ана куянга илткәч, без синең белән кода-кодача булабыз инде, ди.
-Ы-ы-ы ... Әкрам малае тәртипсез икән алайса.
Апасының матур тавыш белән: "Бабочка-коробочка, улети на небко. Там твои детки, кушают конфетки. Всем ребятам раздают, а тебе ни одной не дают", - дип, әллә кемнәрдән ишетеп кайтып, кат-кат җырлаган такмагын тыңлап, тагын бик озак утырдылар әле. Әллә нинди җыр бу, матур да үзе. Әнкәйләрдән кәнфит кызганып тормыйлар инде, аны үзләре бирә ич алар. Энҗе авыр сулап куйды. Юк кәнфитне кемнән кызганасың инде? Бу арада ларукка да кләндил генә китергәләделәр.
- Әйдә, киттек.
- Кайда?
- Катафейны чыгарабыз.
- Юк, мин бармыйм, куркам.
- Әйдә, дим, карале. Алайса, башка минем белән йөрмисең.
Борынын җыерып кына Энҗе тал өстеннән аска шуышты.
- Акбабай бит көнбагышны мичтә киптерергә кушты,- диде апасы, бушап калган учларын итәгенә сыпыргалап. - Иске өйнең миче әйбәт бит инде.
- Песи ич анда.
- Ут яккач чыга ул.
Карт песи акыллы иде. Ишек төбендә кызлар күренүгә, элеккеге кебек, койрыгын чәнчеп аяк асларына ташланмады. Ялт итеп кенә мич авызына сикерде дә, чүп-чар арасына кереп тә шылды. Белә ул кызларның нигә кергәнен.
- Катафейваныч, песекәй, чык инде аннан, матурым. Әйдә, без сиңа тәмле сөт бирәбез.
- Пес, пес, пес.
- Сәер, хәзер песи алар янына килми дә, элеккеге кебек сырпаланып иркәләнми дә.
Энҗенең апасы идәндә торган көнбагышлы чиләкне аяклары белән этеп куйды да, иске кисәү таягын алып, мичкә тыкты.
- Чык, Катафей, хәзер без монда ут ягабыз.
Энҗе куркынып, куллары белән башын кысты.
- Апа, якма, янып үлә, ич.
- Яна ди, сантыймыни ул? Хәзер чабып чыга.
Мич алдындагы кәгазьләр чатырдап яна башлады.
- Кәш, чык аннан, Катафей дим, - дип өзгәләнеп кычкырды Чулпан апасы.
Әмма песи мич авызына чыгарга ашыкмады. Энҗе куркуыннан, йөгереп барып, иске киң ишекнең артына кереп посты.
Ул вакытта апасы бөтен мич алдын ялмап килгән ялкын белән көрәшә иде инде.
- Зурнә-ә-ә-й! Зурнәй! Катафей, песекә-ә-й, чык, дим, нәләт!
Апасы кисәү таягын болгап атып, урамга чыгып качканда, ишек артындагы сеңлесенең күлмәк итәгенең дерелдәвен генә күреп калды.
- Кач, әткәй үтерә!..
...Мәчене кич буе эзләделәр. Зурнәләре исә: "Дөнья күргән песи бит ул, янмас. Ялкыны да мич авызыннан ары китмәгән иде ", - диде.
Ләкин кызлар моңа ышанмады. Алар күсе- тычканнардан саклаган өен ташларга теләмәгән тугры песине кызганып, төн буе елап чыкты.
Иртән иртүк Акбабалары аларны, зурнәсен һәм тагын бер әбине матаена утыртып, ерак урманга җиләккә илтеп куйды. Чәчәкле болында йөгерә- йөгерә туйганчы җиләк ашадылар. Бу мәлдә, алар үзләре дә җиләктән-җиләккә куна-куна очкан күбәләкләр иде.
- Акбабай, көчек бирермен, диде, ишеттеңме?
Апасының коңгырт күзләрендә чаткылар биешеп алды.
- Кайчан? Алдама!
Җиләк өзәм дип үрелгән җиреннән туктап, Энҗе һушсыз калды.
- Амбарда бер эт балалаган. Аласы матур, сезгә биремен, диде. Алабай кушырбыз, яме.
- Ямьсез ич Алабай. Тырнаклары ак булса, Актырнак дип кушарга була.
Ахирәте белән бар дөньясын онытып, күптән инде тау түбән аякларын салындырып, әллә нинди булмаган хәлләр турында гәпләшеп, әледән-әле шыек-шыек көлгәләп утыручы зурнәләре шулчак:
- Балалар, әйдәң, кортчы бабаңны җиләк белән сыйлап, яңа балыннан авыз итеп чыгыйк. Яңгыр җилләре дә искәли, рәхмәт яугыры, - диде.
Кызлар шатлыгыннан, бер-берсен кытыклый-кытыклый чыркылдашып, яннарында гына чекердәгән чикерткәнең җырын бүлдереп, үләндә тәгәри-тәгәри көлешергә тотынды. Нинди әйбәт көн бу? Ничек рәхәт бүген аларга!
- Апа, кояшка карале, аның бал ашыйсы килә микән?
- Күзеңне бозасың, кояшка яулык аша карарга кирәк.
Энҗе, апасыннан күреп, зур ак яулыгын җәеп, битенә каплады да тынып калды.
- ...Киләдер.
- Ә син каян беләсең?
- Соң, су эчкәнне, бал гына ялый беләдер инде. Бал судан тәмлерәк бит.
- Ничек итеп су эчә соң ул?
- Яңгырдан соң күлләвекләр кояш чыккач кибә бит инде.Зурнәй, бәрәңге яфракларын да кояш ашый, ди бит.
Энҗе, ярты күзен генә чыгарып, апасына карап куйды. Әллә ниләр белә аның апасы!
- Катафейга да бал бирсәң, чыкмас иде микән?
- Яратмый инде ул безне хәзер...
- Әйдә, зурнәйләр кереп киткән бит инде.
Дәррәү сикереп торып, озын күлмәк итәкләренә буталана-буталана, абына-сөртенә, кызлар умарталыкка чапты...
Алар җәяүләп кайтырга чыкканда, яңгыр туктап, кояш, күз яшьләренә коенгандай, эре яңгыр тамчыларына күмелеп утырган сагышлы, яшь каеннарның әле берсенә, әле икенчесенә күчә-күчә, колакларына нидер пышылдап, нурга күмү белән мәшгуль иде.
- Апаем, кара, самолет! Кукурузник!
- Аһ-һ-һ...
Бу көтелмәгән яңалык, шушы аваз, Энҗенең бөтен сулыш юлын каплап алып, башкасына чыгарга мөмкинлек бирмәде.
Апасы яңгыр чылатып киткән юеш үләнне ялан аяклары белән чәпелдәтеп:
-Әһәһә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-й!- дип, ак яулыгын болгый-болгый, алан өстеннән очып килгән самолетка каршы йөгерде.
-Утырт әле-е-е-е-е-е-е-!
- Мине дә-ә-ә-ә, мине дә-ә-ә-ә. Һа-а-а-а-ай!
Кызларны күреп үртәгәндәй түбән генә очып килгән кукурузник, урманга җитәрәк биеклеген арттырды да, яңа гына күкрәп үткән яшенле яңгырдан соң таралган татлы һавадан ләззәтләнеп утырган агачларның тынлыгын бозып, үкерә-үкерә ары табан очып китте.
- Кара ничек астан гына оча, әйеме?
- Ыһы...
Самолет очып киткәч тә, Энҗе, башын җилкәсенә каерып салган килеш, тагын озак иттереп, көтүеннән аерылып калган бәрән шикелле, ялгыз гына күпереп торган ак болытка карап торды әле.
- Утырсаң, йомшактыр инде анда... Бер урап кайтырга иде шул болытта.
- Ул пар бит, - дип, үзенең олырак икәнен сиздерде апасы.
- Әллә кайда алып китәр әле, Уфага тиклем. Аннан ничек кайтасың?
Энҗе апасын ишетмәде.
- Безнең авылның кайда икәнен белә ич инде ул болыт. Турысына җиткәч кенә төшеп каласың.
Нидәндер, күзләрен бик тирән мәгънәле итеп кысып, хихылдап көлеп куйды Чулпан апасы.
- Синең очучы буласың киләме?
- Юк, мин брач булам. Кошларны дәвалыйм, җанварларны...
Шулчак Чулпанның күз алдына иске өй чормасында качып яткач мескен мәчеләре белән, теге көнне исерек лесник абыйсы китереп ташлаган яралы саесканның ватык кер юу машинасы эчендә бәргәләнүе килеп басты. Бер мизгелгә генә Энҗе дә керфекләрен апасына табан авыштырды да, дымлы күз карашын тагын якты һавага күтәрде.
- Ә минеке килә.
- Елак бит син. Елакларны очучы итеп алмыйлар.
Энҗе күзләрен һаман күктән алмады... Кайчан да булса үзенең самолеттан да биеккәрәк күтәреләчәген, һәм шул билгесез югарылыктан якты һәм иркен дөньяны манзара кылачагын күңеле белән тоя, тик ул дөньяның нинди икәнен генә күз алдына китерә алмый иде әле.
Алабуга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев