Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Безнең тарих - сурәтләрдә

Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр Троицкида гомер иткән татарның атаклы сәүдәгәрләре Яушевларга карый. Үз нәүбәтендә Яуш морзаның 1552 елда Казан шәһәрен Явыз Иван гаскәреннән саклаучылар арасында булуы билгеле. Яушның токымы Гайсә Йосыф улы Троицк каласына Татарстанның хәзерге Әтнә районы Иске Мәнгәр авылыннан килеп урнашкан. Гайсә Яушев та, аның балалары Әхмәтҗан, Закирҗан,...

Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр Троицкида гомер иткән татарның атаклы сәүдәгәрләре Яушевларга карый.
Үз нәүбәтендә Яуш морзаның 1552 елда Казан шәһәрен Явыз Иван гаскәреннән саклаучылар арасында булуы билгеле. Яушның токымы Гайсә Йосыф улы Троицк каласына Татарстанның хәзерге Әтнә районы Иске Мәнгәр авылыннан килеп урнашкан. Гайсә Яушев та, аның балалары Әхмәтҗан, Закирҗан, Мөхәммәтҗан, Хәкимҗан, Мөхәммәтлатиф, Шакирҗаннар бик тә уңган, гайрәтле, эш сөючән кеше булган. Аларның үз тырышлыклары белән нинди зур дәрәҗәләргә ирешеп, ничек мал табулары да, ничек милләтебезнең киләчәген кайгыртып үз малларыннан даими өлеш чыгарып тотулары тарихыбызда язылган. (Кара: Ислам на Урале. Энциклопедический словарь. Вып. V. - Москва-Нижний Новгород, 2009. - С.415-418). Шул мөхтәрәм затларыбыздан Әхмәтҗан Гайсә улы Яушевның балалары: Габделвәли (12.03.1840-13.09.1906), Муллагали, Мөхәммәтсадыйк һәм Мөхәммәтшәрифләр хакында берничә сүз әйтеп китик. Алар, Урта Азия (Төркестан) җирләрендә сәүдә һәм сәнәгать эшләрен киң җәелдереп, Ташкент шәһәренең I гильдия сәүдәгәрләре һәм атаклы җәмәгать эшлек­леләре булып таныла. Алар төзегән "А.-В.В.Яушев с братьями" ширкәтенең офислары Мәскәү, Варшава кебек үзәк шәһәрләрдә һәм үзәктән ераграк Троицк, Чиләбе, Оренбург, Кустанай, Ташкент, Әүлия-ата, Токмак кебек шәһәрләрдә ачылган. Болар өстенә, ерак дала ягында оештырылган җиде ярминкәдә һәм Гөлҗа шәһәрендә (Кытай) даими сәүдә үзәкләре дә булган.
Сәүдә йортларында эшләячәк яшьләрне Яушевлар үз хисапларына Мәскәү, Петербург, Берлин, Варшава коммерция югары уку йортларына җибәреп укыткан. Сәүдә йортлары барысы да лифт, телефон һ.б. белән җиһазландырылган булган.
Сәүдәләре гөрләп баруы хакында тукталып тормастан, аларның хәйрия эшләренә бераз күз салыйк. 1898 елда алар Троицк шәһәрендә "Җәмгыяте хәйрия" оешмасына нигез сала һәм беренче взнос итеп 6000 сум акча кертә. 1901-1906 елларда Габделвәли шушы җәмгыятьнең рәисе дә була. Энесе Муллагали җәмгыятьнең шәрәфле әгъзасы, рәисе (1907-1917 елларда), ятим балалар өчен ачылган приютлар эше комиссиясенең җитәкчесе вазифаларын башкара. 1909 елда Кустанай шәһәрендә хәйрия җәмгыяте оештыручыларның берсе, Троицк өязе төрмәләренең попечителе була. ­IБөтендөнья сугышы башлангач аларның игелекле эшләренә киң фронт ачыла. Троицк шәһәрендә яралы сугышчылар өчен ачылган лазарет нәкъ менә бертуган Яушевлар хисабына тотыла. 1893 елда алар акчасына Кустанай шәһәрендә беренче мәчет төзелә. 1894-1895 елларда Габделвәли үз акчасына Троицк шәһәрендә алтынчы мәчетне, мәчет каршында мәдрәсәне һәм алар янында барлык хуҗалык каралтыларын салдыра.
Яушевларның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә үз урыннары, шактый үзенчәлекле казанышлары бар. 1900 елда бертуганнарның Төркестанда атаклы төрки шагыйрь Әхмәд Ясәвинең (11 йөзнең ахыры - 1166) мавзолеен төзекләндерүгә 82 мең сум акча бирүләре - шуның ачык мисалы. Шул ук вакытта уртанчы энеләре Мөхәммәтшәриф тә Троицк мәчет-мәдрәсәләренә һәм ярлыларга ярдәм итеп өләшергә 26000 сумнан да артыграк акчасын бирә. Үзе үлгәч тә игелекле эше тукталмый: абыйлары һәм балалары Казан губернасы Царевококшай өязе Ключи-Сап, Цивиль өязе Акҗегет авылларында һәм тагын Троицк шәһәрендә 7 нче мәчет салдыру өчен бишәр мең сум акча бирә. Яушевлар Петербургтагы Җәмигъ мәчетен салдыруга да ярдәмнәрен кызганмаган. Болар өстенә Габделвәлинең 1893 елда 1000 данәдә Хәдисләр җыентыгын чыгаруга да акча бирүен дә, Муллагали ярдәме белән казах телендә беренче әдәби журнал "Айкап" («Таң») чыгуын да әйтми калып булмый.
Троицк шәһәре имамнары белән берлектә, бертуган Яушевлар татар мәгариф системасына үзгәрешләр кертүне башлап җибәрә. Алар ярдәме белән Троицк, Верхнеуральск, Кустанай шәһәрләрендә һәм өязләрендә яңа ысул белән укыта торган мәктәпләр ачыла. Троицк шәһәрендәге "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дәресләр аваз методы белән укытыла башлый, дөнья­ви фәннәр кертелә. Яушевлар мәдрәсә өчен кирәкле уку әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин итүне даими кайгыртып тора. Мәдрәсә Уралда иң яхшы уку йортларыннан санала башлый. Мәдрәсәнең чыгымнарына Яушевларның ел саен 10 мең сумнан да артыграк акча тотуларын әйтү дә артык булмас төсле. Габделвәли, Муллагали, Мөхәммәтшәриф бергәләшеп Троицкида ике сыйныфлы татарча-русча укытыла торган училище ачуга ирешәләр, соңрак бу училище алар ярдәме белән 4 сыйныфлыга әйләнә. 1915 елда Муллагалинең акчасына Троицкида татар ир балалары өчен педагогик училище "Дарелмөгаллимин" ачыла. Шул ук елда кыз балалар өчен шундый училище "Дарелмөгаллимат"ны мәрхүм Мөхәммәтшәрифнең хатыны Гайния Баһаветдин кызы ача.
Гайния ханымның тагын бер изгелеге хакында өстик. Совет власте урнашуга Яушевларның бар булган мөлкәтләре тартып алына, илдән китәргә мәҗбүр булучылары да бар. Гайния дә туганнары белән Кытайга китә. Шунда яшәп, бу игелекле хатын 1920-1922 елларда Татарстандагы ачлык вакытында укытучы-мөгаллимнәргә икешәр потлы азык-төлек посылкалары җибәреп тора.
Мөгаллимнәрнең адресларын сорап ул мөфти Риза Фәхретдингә хат яза. Р.Фәхретдин аңа 15 мөгаллимнең адресын җибәрә.
Троицкида Яушевлар салдырган йортлар сакланган. Шәһәрне бизәп торган биш йортларын күреп сокландым (перепись вакытында Троицкига билгеләүләрен сорап махсус барган идем). Мәчетләре сакланган, Яушевлар карамагында булган "Иске татар зиратын"да булдым. Анда Габделвәли белән Муллагалиләрнең ак мәрмәрдән куелган кабер ташлары сак­лана. Әмма Троицкида нәселләреннән беркем дә юк икән.
Яушевлар кылган изге гамәлләрнең барысын да санау мөмкин түгел. Тагын берничә җөмлә белән генә аларның милли хәрәкәттәге хәерле эшләрен генә искә төшерик. 1905 елдагы I Бөтен­россия мөселманнары съездында (Түбән Новгород, 15.8.1905) Габделвәли Яушев Троицк шәһәреннән делегат булып катнаша, ә Муллагали Петербург шәһәрендә үткәрелгән (СПб., 13-23.01.1906) Икенче съездда делегат була.
Яушевларның милләтне алга җибәрү, аң-белемле яшьләрне тәрбияләүдә күрсәткән изгелекләре, эшләре мәктәп дәреслекләренә кертелеп, укучылар күңеленә сабый чактан салынырга тиеш. Язылганнарга өстәп, фотоларны табуда атаклы журналист Вера Хәмидуллина булышуын әйтеп, аңа олы рәхмәтемне җиткерәм.
Тәэминә БИКТИМЕРОВА,тарих фәннәре кандидаты.
.Яушев Муллагали.
.Яушев Габделвәли.
.Яушева Гайния.
.Яушева Мәфтуха.
. Троицк. Яушевлар төзеткән мәчет. Хәзерге көндә дә исән.
.Абдулла Яушев йорты.
.Мөхәммәтвәли Яушев йорты.
.Яушевларның сәүдә йорты. "Пассаж".
.Яушевларның дачасы.
. Троицкида рус-татар мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары. Укытучы Мәдинә Терегулова. 1914 ел.
. Троицкида Зәйнулла Рәсүли (1833-1917) кабере.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев