Мәдәни җомга

Безнең Рөстәм

Минем аякларым юк, димәк, кулларым бик көчле булырга тиеш. Шуңа күрә һәркөн спорт белән шөгыльләнәм.

Рөстәм Нәбиев – 2015 елда Омск янындагы Светлый бистәсендәге уку үзәгенең иске казармасы 1,5 секунд эчендә җимерелгәннән соң исән калган солдатларның берсе. Ике клиник үлем һәм 16 операция кичергән, бөерләр эшчәнлеге туктап торуны да уздырган, госпитальдә ятып 39 килограммга калган түзем җан. Әмма соңрак, ике ел ярым зур спортта булып, 2018 ел ахырына кадәр Мәскәү яны «Феникс» следж-хоккей командасы ярышларында катнашкан, күп җиңүләр яулаган булдыклы ­паралимпияче дә!

29 яшьлек Уфа блогеры. Аның Инстаграмын 1,3 миллион кеше укый. Татар мотиваторы. «Герой нашего времени» премиясе лауреаты. 2021 елның 2 октябрь көнне ул тагын күпләрне сокландырды. Алдан ук әйтик: планетаның биеклеге буенча сигезенче сигезмеңлек тавы, Непалдагы Манаслуның биеклеге – 8156 метр!


Ул Инстаграм битенә шушы юлларны өстәде:

«Күпләр моңа ышанмады, ләкин мин булдырдым! 2021 елның 2 октябрендә сәгать иртәнге 10.00 да мин Манаслу тавы түбәсендә басып тордым. Мин бу дөньяда сигезмеңлеккә бары тик куллары белән генә меңгән беренче кеше буларак, альпинизм тарихының яңа битен яздым». «Шул да мәгълүм: Манаслуга күтәрелү – чын каһарманлык. Сигезмеңлек – ул үлем зонасы, бирегә барысы да менеп җитә алмый, монда кеше мөмкинлекләренең чиге, һәм минем очракта бу икегә тапкырлана... Тауны күрәм, үз максатымны күрәм. Аңлыйм, гадәти булмаячак, ләкин мин йөз процентка тырышачакмын,– дип аңлаткан иде Рөстәм Нәбиев. (Ул бу күтәрелеше белән кешенең рух һәм ихтыяр көчен күрсәтеп бирде. Ул бу күтәрелешне үзе өчен һәм башкалар өчен дә башкарды). – ... Иртән иртүк иң әүвәл палаткада элеп куелган үз якыннарымның фотоларына карыйм. Һәрберсенә кулым белән кагылып чыгам, изге көн телим һәм берсен үзем белән алам. Әнием фотосын. Мине яклаучы, һәрвакыт минем янымда булучы фәрештәм.

– Миңа хәзер синең булышлыгың бик мөһим, әни, ишетәсеңме? Үбәм, һәм күкрәк кесәсенә тыгам. Мин әзер! Бар тормышымның иң катлаулы маршрутына чыгарга әзер.»

«Булдырдың, Рөстәм! Озын гомерле бул!» – дип үз соклануларын белдерүчелар саны – берничә мең... Ә бәлкем, Рөстәмнең Инстаграмына язылган һәркем дә шушы теләктәдер... Билгеле, котлыйбыз!

Рөстәмнең мотивацион чыгышларын күрмәсәм дә, мин аның Инстаграм сәхифәсен укып чыктым. Бу татар ир-аты бары тик мактауларга гына лаек! Рөстәм минем мөрәҗәгатемне дә кире какмады. Быел татар журналы өчен әзерләнгән язманы укып, үз ризалыгын бирде. Рәхмәт сиңа, Рөстәм! Ә иң яхшы теләкләремне мин сиңа шул вакытта ук язган идем инде. Аннары: «Синең Инстаграмда бер пост бар, син анда биисең. Бу бию – бар кешеләргә дә, аларның бар сорауларына да җавап!» – дип яздым мин сиңа. Зарланып-шыңшып утыручылар шул биюне генә дә карый ала. Моннан кала Рөстәм Нәбиевның Инстаграмындагы әлеге юлларны да укып чыгарга мөмкин.

«Минем аякларым юк, димәк, кулларым бик көчле булырга тиеш. Шуңа күрә һәркөн спорт белән шөгыльләнәм. 2020 елның 12 сентябрендә Россиянең иң биек Эльбрус тавы түбәсенә кулларда гына күтәрелеп, ­дөнья рекордын куйдым. Унбиш сәгатькә сузылган күтәрелеш вакытында алты килограммга ябыктым, чөнки әлеге экспедициядә катнашу өчен гаять күп рухи һәм физик көч таләп ителде... Мин Эльбрус тавына (5642 м) бары тик кулларымда гына менә алган беренче кеше. Әйе, кулларым бозваткыч корал белән утыз мең тапкыр сукты. Һәм бу хакта сөйләгәндә минем белән күтәрелгән ике дустым Виктор белән Иоанн булышлыгы хакында да әйтергә кирәк.    

Күтәрелешкә ярты ел әзерләндем, күнегүләргә атнасына биш тапкыр йөрдем. Унөч километрны кулларда гына үтәргә кирәк иде бит... Күтәрелеш вакытында кулларым бик нык арды, аларның кайчак тыңламый ук башлаган чаклары да булды. Әлеге максатымны тормышка ашыруым кызларымның киләчәктә әтиләре белән горурланачаклары белән дә бәйле иде. Һәм, билгеле инде, бу җиңү миңа хәләл җефетем Индирага карата булган мәхәббәт хисләремне Россиянең иң биек тавында торып әйтү өчен дә кирәк булды». (Бу күтәрелешнең махсус сертификаты бар. Р. Нәбиев 2020 елны - Эльбрусның көнбатыш ягындагы түбәсенә, ә быел көнчыгыш түбәсенә күтәрелде!).

«Тернәкләндерү үзәгендә аяк протезларына мине бер көн эчендә бастырдылар да: «Йә, әйдә, йөр инде хәзер!»  – диделәр. Моның алдыннан гына мин җиде ай урын өстендә яткан адәм идем бит әле! Умыртка баганасы өчен бу халәт, кинәтлектән бигрәк, нинди авырлык тудырганын күзаллый аласыз­мы?! Минем аңым ук ничек итеп кешечә йөрергә кирәклеген оныткан иде инде... Ә бит мине башта өйрәнчек протезларга күчерергә тиешләр иде, алар кыс­ка була, алар белән яхшы йөрер­гә дә күнегеп китәргә мөмкин, берочтан умыртка баганам да ныгыр гына иде... Мине исә иң заманча һәм шул ук вакытта катлаулы протезларга бастырдылар. Бу адым үтә нык авырту аша бирелә. Ләкин мин беренче көннән үк алар булышлыгында тәүлекләр буе диярлек йөрергә өйрәндем. Кулым белән таякка да таяндым, билгеле. Ни дисәң дә, арба белән йөрү җиңелрәк иде... Ә хәзер минем күпкә җайлырак протезларым бар».

«Госпитальдә, комадан чыккач, гәүдәмне селкетә дә алмадым. Ясалма сулыш аппараты астында булу сәбәпле бер сүз дә әйтә алмадым. Аякларым юк икәнен күрдем. Шул чак, әйтерсең мине яшен сукты... Күзләрем белән: «Аякларым кайда?!» дип сорадым... әмма нишлисең... Бик күп еладым, ашамадым. Ике атна йокламадым, киләчәгемне уйлый торгач, башым чатнап ярылыр халәткә килде... Кырык көн яткач, үлгән солдатларның исем-фамилияләрен ишеттем... Бу минем өчен авыр уйлардан, акылдан шашыр дәрәҗәдән арына башлаган беренче көн булды. Чөнки әлеге кара исемлектә минем бер якын дустым да бар иде. Кинәт кенә үземнең яшәргә һәм бәхетле булырга тиеш икәнемне аңладым. Аякларсыз булса да. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләремне әйттем, чөнки никадәр яшь гомер юкка чыккан, ә мин исән идем. Һәм үз уйларымда яңа тормышымны төзедем: яраткан кешем минем белән булачак, кызым туачак, автомобиль йөртәчәкмен һ.б. Яшьрәк чакта, армиягә кадәр, Уфа дәүләт нефть техник университетында укыганда ук инде, мин шундый катлаулы язмышка калган сыр­хаулар, спортчылар һәм гади кешеләр хакында, аларның ничек итеп авыр сынаулар аша үтеп, үз тормышларын дәвам итүләре турында язмалар укып, шул язмалардагы аяксыз калган каһарманнарның фотоларын «ВК»дагы бер папкага туплап бара идем һәм аларның нык ихтыярлыкларыннан көнләшеп тә куя идем хәтта. Чөнки минем үземнең дә бик тә яхшы спортчы буласым килә иде. Ахрысы, шушы уйларымның көче Күкләргә таба юнәлеп тә барган... Хәзер мин үзем шулар хәлендә. Әмма башымдагы барлык хис-фикерләрем бик күптәннән бирле позитив юнәлештә. Армиягә мин бик теләп, хәрби комиссариатка үзем бардым. Безнең нәселдәге бар ир-ат та армиядә булган. Әмма мин анда нибары өч атна хезмәт итә алдым. Реанимация­дә ятканда... аяклар юк, кулларымны да кисеп алу турында сүз бара, чөнки гангрена тәнемә үк тарала башлаган... Ә мин үз уйларымда бары бер сорауга гына җавап эзлим: «Дус кызым Индира минем белән калырмы икән?!» Чөнки без бит армия­дәге фаҗигагә кадәр биш ел буе дус булып йөргән идек. Госпитальдә мин аның теләсә кайсы карары белән дә риза булачагым хакында әйттем. Билгеле, Индираның бәхетле булуын гына теләдем.«Сайлап алу мөмкинлегең бар», дигәч үк, йөрәгем бу җирләрдән китәрлек дәрәҗәгә җитеп, нык итеп типте, аның мине ташлап китүен һич теләми идем. Индира минем белән ахыргача булачагын әйткәч, тормыш шул мизгелдә үк ямьләнде. Ә бит мин ул чакта балаларыбыз булырмы-юкмы икәнен дә белми идем әле. Операцияләр, чиксез күп антибиотиклар, наркозлар... хәтта яраларны яңадан бәйләп куюлар вакытында коточкыч авыртудан җәфаланмасын дип бирелгән наркозлар... 2017 ел җәендә гаилә кордык. Тормыш физик зәгыйфьлеккә ташлама ясамый ул. Син барыбер ир-ат. Индираны бәхетле итәсем килү теләгем күңелемнән беркайчан да киткәне юк».

«Мин 2015 елның 24 июнендә армиягә чакырылдым һәм Омскига эләктем. Үзем дә шунда булырга теләгән идем... Армиядә нибары 18 көн хезмәт итеп калдым. Фаҗига кинәт килә икән. 2015 елның 12 июлендәге фаҗига бар язмышымны үзгәртте.

...Икенче каттан беренче катка барып төшү белән өстемә өченче һәм дүртенче кат җимерекләре дә ауган. Ярты тонна. Мин аңымны бер мизгелгә дә югалтмадым. Җимерелү булгач та, биш минутлык тынлык туды, аннары бар яктан кычкырыш, ыңгырашулар башланды. Барысы да әниләрен искә төшереп кычкырды. «Әнием, миңа ярдәм итче!» – диделәр. Без барыбыз да бик яшь идек шул. Минем дә бер дә үләсем килмәде, еладым, паникага бирелдем. Ярдәмгә чакырырга тырыштым, ләкин мине беркем дә ишетмәде. Бик тирәндә ята идем. Иптәшләрем дә ярдәм сорап кычкырды... Аларның үлүләрен дә аңлап, ишетеп яттым... Аларга нибары 18 яшьтән алып 23 яшь иде. Минем өчен бу коточкыч куркыныч вакыт җиде сәгать буе дәвам иткән. Мине җимерекләр арасыннан чыгару кырык минутка сузылган. Җимерелүдән соң биш сәгать үткәч, мин инде үземнең акрынлап үлә башлавымны сиздем, чөнки нык кысылган булуымны һәм тәнемдәге кан йөреше туктар дәрәҗәдә булуын аңладым, кулларымны да, аякларымны да сизми башладым. Күзләрем йомылды. Теләсә кайсы мизгелдә үлеп китә алуымны аңладым. Ләкин курыкмадым, чөнки белә идем: дөньяның теге ягында мине Әнием каршы алачак. Һәм мин барысы белән дә, әти-­әнием белән, дусларым белән һәм... Индира белән бәхилләшә башладым, барысыннан гафу үтендем. Шул чак нык еладым. И, Аллаһы Тәгаләм! Ни өчен соң болай? Миңа бит нибары 23 яшь. Ә Индира? Ул бит минсез калачак! Зинһар өчен, мине алма. Минем аны җирдә берүзен генә калдырасым килми. Әгәр мин үлсәм дә, Син аны бәхетле итә күр, зинһар! Бик үтенеп сорыйм. Гафу ит мине барысы өчен дә, Индира, кадерлем минем, мин сине яратам. Бәхилләшкәндә, иң авыры шул: менә син үләсең, ә тормыш инде синсез генә дәвам итәчәк дигән уйлар... Ниһаять, өстә торучы, теләсә кайсы мизгелдә миңа ишелә алырлык куркыныч бетон плитәне алдылар, үземә хәл керә башлады кебек, аннары авырту шогыннан үлмәсен дип, мине ясалма комага керткәннәр. Аяк­ларым шартлап кына сынган. Бер аягым, гомумән дә, сынудан асылынып ук төшкән булган... Гангрена да тиз башланган, кан агулану, сеңерләрдәге некроз... кан басымындагы тотрыксызлык... Табиб ир-ат әтиемә: «Илгиз, улыгыз барыбер үләчәк. Аяк­ларын да кисеп тормыйбыз инде», – дигән. Үлем янәшәмдә үк торган, ә әтием бар җаваплылыкны үз өстенә алып, мине очкыч белән Мәскәүнең Академик Н.Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпиталенә алып киткән. Аэропортка барып җиткәнче үк, медицина җиһазлары йөрәгем туктавын күрсәткән, паника башланган, әмма җиһазлар ялгышкан булуы да тиз ачыкланган. Аллаһы Тәгалә безне ташламаган».

«... Европага чыккан саен, Россиядәге безнең кебек кешеләр мохитенең таш гасырдагыдан алга китмәвен күреп кәефсезләнәм. Пандуслар булмау, аз хәрәкәттәге авырулар өчен җәмәгать транспортына керү-чыгудагы кыенлыклар хакында уйланып борчылам. Варшава, мәсәлән, бай дәүләт башкаласымы? Һич юк. Ә бит ул Европадагы безнең кебекләр өчен иң кулай, иң уңайлы шартларга ия шәһәрләрнең берсе. Димәк, бу ил хөкүмәтен тәшкил итүчеләр башка адәмнәр хакында да уйлый... Россия нинди ресурслар иле, ә кешеләргә, зәгыйфь сәламәтлеләргә уңайлы юллар күпме? Бу дәүләт миннән гарип кеше ясады бит... ә минем кебекләр өчен нинди шартлар бар һәм алдагы елларда тудырылачакмы алар?! Кызганыч, әмма бездә сәламәтлекләре начарайган кешеләрнең тормышын яхшыртуны уйлау урынына күккә космик ракеталар очырту күпкә җиңелрәк, ахрысы... Мин һөнәри спортчы түгел. Әмма спорт белән, авыр атлетика белән җитди шөгыльләнүем аркасында, нык булдым һәм дә күптонналы җимерек астында исән калдым һәм шундый кот­очкыч басымга чыдый алдым. Миңа ярдәмгә килүче коткаручыларның исләре киткән: ничек исән калган? Аңында һәм әле сөйләшә дә?Аллаһы Тәгалә миңа янә тормыш бирде. Хәзер дә миңа спорт белән шөгыльләнүем бик булышлык итә. Яшьтәшләремә: «Һәммәгез дә спорт белән булдыра алган кадәр шөгыльләнегез, рухыгыз­ны һәм тәнегезне хәзердән үк чыныктыра башлагыз!» дигән киңәш бирер идем. 2019 елны Омскига барып, коткаручыларым белән күрешкәч, җимерек урынның күләмен күреп, гомумән сүзсез калганнарын да белдем. Мине дә бит коткаручы этләр булышлыгында 2-3 сәгать үткәч кенә эзләп тапканнар, әмма өстемдәрәк булган бетон плитә теләсә кайсы мизгелдә төшеп, гомеремне алыр­лык булуы сәбәпле, тиз арада чыгара гына алмаганнар. Элмә конструкция­ләр дә бик тиз генә куелмаган... Болар хакында миңа коткаручылар үзләре сөйләде. Ахрысы, мин әле «күлмәктә үк тә туган». Ике тапкыр: беренчесендә – дүрт минутка, икенчесендә биш минутка йөрәгем бөтенләй туктап торган. Шуңа күрә ике клиник үлем кичергән кеше буларак башкаларга шул хакта да әйтер идем: тормышыгыздагы һәр минутыгызның кадерен белеп яшәгез!»

«... Сынаулар. Алар һәрчак килеп чыга... Алар бит шәхсән миңа алдан да килгән иде. Беркөнне, алты яшемдә, мин үз әниемнең инде күптән үлгән икәнен белдем, бу хакта миңа әбием сөйләде. Мин бу турыда ишеткәч, бәлкем, барысын тиз генә аңлап та бетермәгәнмендер... әмма дөнья шул сәгатьтә үк җимерелде дә куйды. Аннары миңа иң беренче тапкыр аның фотосурәтен күрсәттеләр.

«Ничек мин сиңа охшаганмын икән, әни!» – дип пышылдадым. Бик тә авыр булды миңа. Ләкин иң авыры алда булып чыкты. Минем бит инде әнием дип йөртә торган кешем бар иде. 

Әтиемнең бертуган апасы һәм аның ире мине һәм биш яше җитеп килүче Илнур абыемны тәрбиягә алган икән. Миңа ул вакытта бер яшь тә өч ай булган.

Әбием яныннан өйгә кайткач, хәзер аңа кем дип дәшим икән инде дип уйландым. Мин аның ике үз улына да: «Әниегезне чакырыгыз әле», дип тә әйтә башладым... Бу хәл әнием өчен дә авыр булды, төннәрен аның елаганын да ишетә идем. Ниш­лисең, кечкенә идем шул... Аннары аңладым инде. Без абыем белән бик тә нык хөрмәттә үстек. Без аларга барысы өчен дә гомер буе рәхмәтлебез!

Ә үз әнием Раушания дүртенче бала булып туган, һәрчак табибә булырга хыялланган. Туймазы медицина колледжын тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли дә башлаган, аны бик яратканнар, хөрмәт иткәннәр, матур итеп җырлаган да икән әнием. Тырыш та булган. Хыяллары да булган аның, балалар табибәсенә укып бетерәсе килгән...»

«Сынаулар... алар, гомумән дә, күптөрле. Мәсәлән, беренче кызыбыз София туганда Индира янында булмадым, ул чак бу хакта уйлап та карамадым. Ә менә икенче кызыбыз туар алдыннан бу халәтне үзем күрергә тиешлегемә төшендем, сәхифәмә: «Син бу мәлдә аңынны югалта да аласың бит», дип язучылар да артты, ләкин мин үз карарымнан кире кайтмадым. Бу да үзенә күрә бер сынау иде. Кызыбызны туган сәгатендә үк күрү теләгем зур булды һәм хәзер дә әлеге сынау катыш куанычлы сәгатьләрне искә алам. Бүгенге көндә гаиләм, кызларым минем яшәвемә көч бирә, киләчәгебезгә өметләр өсти. Индирага мин аеруча рәхмәтлемен! 

Ә кайгы килгәч... (ул чакта өч атна реанимациядә, унбер ай буе госпитальдә яттым бит), әтием, аның хәләл җефете, кадерле Алинә апабыз, Индира да... мине нык тәрбияләделәр. Мин 41 килограммга ябыктым. Комадан 20 июльдә, нәкъ Индираның туган көнендә чыктым. Ул беренче көннәрдә бик нык борчылды, куллары да кайчак калтырап китә иде, ә мин аны тынычландырырлык сүзләр дә әйтә алмадым. Чөнки тавышым ул чак бөтенләй юк иде. Яралардан күп кан саркыган көннәр дә булды, аларны ашыгыч рәвештә, авырту баса торган уколларсыз да тектеләр. «Бик авырта», ди­сәм, «син бит десантчы, түз!» диләр иде. Муенымда сулар өчен трубка торды. Трахеотомия. Яза да алмый идем... Тормыш өчен мөһим катетерларны, трубкаларны, системаларны, датчикларны үземнән йолкып ташламас өчен кулларымны да һәрчак диярлек бәйләп куялар иде. Минем психик истерикаларым булды, билгеле. Ә иң авыр мизгелләр Индираның мине фаҗигадән соң, реанимациядә иң беренче тапкыр күргән вакыт булгандыр. Мин бит аның өчен һәрчак таяныч һәм яклаучы булырга тырыштым. Ә хәзер ул нәрсә күрде?!. Ул вакытта үз көчем белән кымшана да алмый идем.

Индираның әти-әнисе дә гел догада булды, мәчеткә барып сәдакалар бирделәр... Әтием мин ач булмасын дип урам да себерде, ә Алинә апа мине тернәкләндерер өчен янымнан китмәде. Барын да эшләде, үзе пешергән ризыкларны калак белән ашатты, күтәреп йөртте, еламаска, кәефне төшермәскә өйрәтте, ә бит аңа ул чак нибары 35 яшь иде... Ә миңа 23 яшь. Рәхмәт яусын аңа! Алинә апаның игелеген беркайчан да онытмам! Аның булышлыгы белән коляскада йөрергә өйрәндем, ай ярым эчендә протезларда йөри башладым, ә алар дөньядагы иң яхшылары булып саналса да 12 килограммлы, нык, ләкин авыр иде... Гомумән, мондый «аяк­лар»ны минем дә аякларым бар дип йөрү өчен, күп очракта тышкы эстетика өчен киясең... Протезлар белән йөреп әллә нәрсә майтарып булмый. Мондый хәлдәге бик күпләр башкаларның караш-фикерләреннән куркып, урамга чыгарга да атлыгып тормый. Чөнки шушындый авыруларга җәмгыятьтәге караш мәрхәмәтлерәк булырга тиеш. Моның аша үзем дә үттем, башкаларның «әй, бичара...» дигән карашларын күрмәү теләгем дә зур булды.

Яшибез икән, димәк, ничек яшәү өчен сайлап алу мөмкинлегебез бар. Гамәлләрне уңыш­лар хакына кылырга кирәк. Шуңа күрә кулларыгызны салындырмагыз! Менә мин дә коляскада йөрермен дип һич тә уйламаган идем. Бу – сынаулар, ә алар җиңел була алмый. Беркайчан да бирешмәгез! Үзегезне кимсетмәгез һәм үз холкыгыз­дагы көчле якларыгызны гына арттырыгыз! Без Соль-Илецкида ял иткәндә, пляжга бардык. Шундагы бар кешенең күзләре бездә генә булды. Миңа шул чак бик авыр иде. Кешеләргә тәрбия җитми дияр идем. Кешеләрне тышкы кыяфәтләре буенча гына аерып карарга кирәкми».

«Һәрбер яңа көндәге һәрбер сулышыгызга рәхмәтле булыгыз, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итегез! Җимерекләрдән чыгарылгач, беренче көннәрдә: «И, Аллаһы Тәгаләм! Бу яктылыкны, зәңгәр күкне күрү нинди зур бәхет!» – дип шатландым. Мин – бәхетле, сез дә бәхетле булыгыз! Без бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Безгә карап һәм бездән соң да күпләрнең күңелләрендә югалган өметләренә ышаныч әйләнеп кайтса, шул минем өчен иң мөһиме булып саналачак».

«... Курку хисе минем күңелемдә дә бар. Ябык мохит эчендә калудан һәм биеклектән куркам. Беренче тапкыр курку хисе белән шул 2015 елның 12 июлендә очраштым, казарма җимерелгәч. Анда минем кебек 24 яшь кеше, солдат һәлак булды. Җиде сәгать буе җимерек астында ятканда үземне җәрәхәтләрдән түгел, ә кысанлык аркасында туган паникага бирелүдән үләрмен, дип уйладым. Шулчак үземдәге киеренкелек халәтен бетердем, күзләремне йомдым һәм кычкырып болай дидем: «Бар да яхшы, Рөстәм. Тынычлан. Бу – вакытлыча. Түз!» Бу миңа чыннан да булышты. Ә икенче курку хисе белән әле дә көрәшәм. Ничек Хәрби Һава гаскәрләрендә хезмәт итәргә ашкындым икән? дип тә уйлыйм, ә бит парашют белән очышлар ясауны күз алдына да китерә алмый идем. Әмма мондый теләк бар иде, менә инде очкычтан берничә тапкыр парашют белән дә сикердем. Куркыныч була башласа, мин шул ук вакытта бу куркыныч мизгел узып китүен күзаллый башлыйм. Ярдәм итә. Бу хакта күп уйланмау да яхшы».

«Аллаһы Тәгалә безне сабыйларыбыз белән куандырды. Минемчә, без үз бәхетебез шатлыгын башкаларга да алар өчен үрнәк итеп күрсәтәбез. Әлбәттә, син кичергән бәхетне башка кеше кичерә алмый. Әмма уңай үрнәкләр кирәк ич».

«... Бер көн протезларда йөргәндә егылгач, тора алмыйча азапландым, янымда беркем дә юк. Торалмыйча берничә кат егылгач, еладым да хәтта. Мин бит сәламәт чакта бу хакта уйлап та карамас идем. Шулчак мине Индира күреп алды, йөгереп килеп: «Сиңа авыр бит, йөрмәсәң дә була. Мин синең канатларың булырмын!» – диде».

«Кешеләрдә яхшы хисләр булуы мөһим. Мин үләргә ятканда да әтием: «Бары да яхшы булачак, бары да яхшыга үзгәрәчәк, әлеге сынауларны җиңеп чыгачакбыз, инша Аллаһ», – ди торган иде. Әтием шул чакларда беркайчан өметен өзмәде. Әйе, күп кенә көннәрдә мин фантом авыртуларын тоям. Шул сәбәпле кайчагында рәтләп йоклап та булмый. Аяклар юк. Әмма алар авырта. Ампутациядән соң 5 ел узды. Ләкин бүген дә аларны бар кебек итеп сизәм. Әйтерсең аякларымның табаннарын кымшатам, тезләремне бөгеп-турайтам һәм хәтта аяк бармак­ларымны да хәрәкәтләндерәм. Минем баш мием, аякларым булмаса да, аларга сигналлар җибәрә, ахрысы. Югалткан аякларым бик нык сызлый. Мондый авыртулар көтмәгәндә башлана һәм бик көчле була. Әйтерсең синең аягыңны сындыралар яисә аяк тиресенә энә кадыйлар. «Аякларны» көзән дә җыерган кебек, нервлары да кысылган кебек тоела. Тыныч кына ятканда, «аякның» калган өлеше үзеннән үзе калтырый, «үз-үзен ата» башлый. Бу халәт башлана да тәмамлана... шулай берничә сәгать буе дәвам итәргә мөмкин. Аны туктатып та, контрольгә алып та булмый. Чыдый торгач, әлеге халәт үзеннән-үзе юкка чыга тагын. Ләкин кайчак шушындый халәт бик нык борчый. Әйтерсең лә аяк бармагы нәрсәгәдер эләккән һәм аны берничек тә аннан чыгарып булмый... Яисә аларны кашыйсы килә. Алар кытыкланган кебек тә була... Мондый халәтне беркемгә дә теләмим. Шундый көннәрнең берсендә мин бик нык хисчәнгә әйләндем, психикам какшый башлады... Шулчак «аякларыма» әйттем: «Сез юк инде, мине тынычлыкта калдырыгыз!» Ниш­ләп мондый авыртулар килеп туадыр... белмим».

«Тормыш нинди генә булса да искиткеч матур! Шундый хыялым да бар иде әүвәл: әнине бик тә төшемдә күрәсем килә иде. Хәзер дә бу хыял күңелем түрендә, аның кабере янына килгәч:«Әнием төшемә керсәңче», дип телим. Алты яшемнән унсигез яшемә кадәр мин табиб булырга хыялландым. Хәтта медицина университетына укырга да кердем. Әмма үзем теләгән факультет булмагач, киттем. Балачакта үземдә ниндидер гайре табигый сәләтем булуына ышана идем, хәтта бу хакта шикләнми дә идем. Менә хәзер инде аңлыйм: мин кешеләргә нинди хәлләргә калсалар да тормышны яратсыннар өчен мотивация һәм ышаныч бирергә тиешмен. Мин – тормышка реаль караучы кеше. Күпләрнең, бәлкем, ничек шулай елмая аласың, аякларың турында хыялланасыңмы һәм аларны кире кайтарасың килер идеме, дип сорыйсы килер. Юк. Аллаһы Тәгалә минем шушылай итеп яшәвемне теләгән. Мин кайтарып булмас артыннан куа алмыйм. Ләкин, аякларымны сагынам. Аны күптөрле итеп аңлатып була. Туганнарың, гаиләң булу белән дә. Һәм шулай дип тә әйтер идем: әгәр кеше үзенә бирелгән чиксез мөмкинлекләрне максималь дәрәҗәдә куллана ала икән, бу да бәхет. Шуңа күрә үз мөмкинлекләрегезнең кадерен белегез! Кешеләр, үзегезнең никадәр бәхетле икәнегезне дә аңламыйсыз. Сезнең кул-аякларыгыз бар. Сез сау-сәламәт. Күпләр сезне бай кешегә санар иде бу халәттә булуыгыз өчен генә дә! Шуның кадерен дә белмичә, сук­ранып утыручылар күп. Менә гәүдәм белән тулысынча протезларга баскач, нинди хисләр кичергәнемне сез күз алдына да китерә алмыйсыз. Аны сүзләр белән аңлатып та бирә алмыйм! Басып тора алуым, аяк астында җирне сиземләвем, кешеләрнең күзләренә кайдандыр түбәннән түгел, ә туры итеп карый алуым, хәләл җефетем, балаларым белән теләгән җиргә бара алуым – минем өчен бәхет! Минем башкаларга булышасым килә! 2015 елны Дагстанда хәрби сугышлар булды... Анда катнашкан яралыларны мин тернәкләнү узган госпитальгә дә алып киләләр иде. Анда күргәннәр мине шок хәленә кертә иде. Гомеремдә беренче тапкыр ике кулсыз, ике аяксыз кешеләрне күрдем, хәтта инде күзләре булмаганнарны да... Шул мизгелдә бу кешеләргә миңа караганда да миллион тапкыр кыенрак икәнен аңладым. Аларның җәрәхәтләре минекенә караганда күпкә авыр иде... Шуннан соң үз-үземә сүз бирдем: беркайчан да үз тормышымнан  зарланмаячакмын, чөнки башкалар белән чагыштырганда, Аллаһы Тәгаләнең миңа карата булган мәрхәмәте чиксез булуын аңладым. Әгәр дә бер кеше генә булса да миңа синең үрнәгең аркасында, синең сүзләреңне укып, авыр булып тоелган хәлләрне җиңеп чыктым, дип язса, үземнең фаҗигадә исән калып, бу җирдә юкка яшәмәвемне аңлармын».

«Рәхмәтле булу да мөһим. Менә быел Омскидан Мәскәүгә күчерелгәч, Бурденкодагы реанимация бүлегендә мине дәвалаган табиб-реаниматолог Андрей Виктор улы белән күрешеп, аңа янә рәхмәтләремне әйттем. Анда мине дәвалауда катнашкан бар табибләр, шәфкать туташлары, һәммәсе дә исемдә. Андрей Викторович беренче көннән алып минем янымда булды. Мин аның җәфалануларымны җиңеләйтергә теләвен күңелем белән сизә идем. Һәр иртә аның ишек ачып керүен көтә идем. Ул гадәти табиб түгел иде! Әле дә исемдә, бервакыт йоклый алмадым. Нинди генә йокы дарулары бирмәделәр, бернәрсә дә ярдәм итми, ә йоклыйсым бик тә килә иде. Аннары минем янга Андрей Викторович керде, минем башыма терәлде һәм... бишек җыры җырлый башлады. Сез күз алдына китерә аласыз­мы? Һәм мин йоклап киттем. Бу мәл хәтеремдә иң җылы мәл буларак мәңгегә истә калды. Мин үземне шушы хисләргә мохтаҗ булган нарасый бала итеп хис иттем. Моны сүз белән сөйләп аңлата да алмыйм. Аннары мине үлекле хирургия бүлегенә күчерделәр, ләкин Андрей Викторович анда да кереп, хәлемне белеп йөрде... Менә 2015 елның сентябреннән соң быел мин аның янына үзем килдем. Һәм утыз елга беренче тапкыр аның янына янә рәхмәтләрен әйтергә килгән беренче пациенты да булдым...

Бишек җырын искә алганда, мин аларны кызларым София һәм Әминәгә күп кат җырладым. Бүген төнлә уянып киттем һәм янәшәмдәге балаларыма карап, Аллаһы Тәгаләгә тагын бер кат рәхмәтләремне укыдым! Бүгенге көндә мин – иң бәхетле кеше!»

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: