Мәдәни җомга

БӨЕК МОРЗА ГАВРИИЛ ДЕРЖАВИН

Җырла син, и арфа, гел минем Казаным турында. Гавриил ДЕРЖАВИН.

Казан университеты профессоры Рәфыйк Нәфыйгов бер чакны минем исемне китәргән сүзләр ирештергән иде:

- Ә син шуны беләсеңме, Рәшит, Державин бит ул шигырьләрен татарча да язган...

Менә ничә еллар инде бу сүзләр минем колагымда яңгырап тора. Кызганыч, Рәфыйк Измаил улыннан аның сүзен кайтарып сорап, төпченеп, чыганакларга барып җитә алмый калдым.

Гомумән, без, Гавриил Державинның бүгенге якташлары, бу шагыйрьне - шагыйрьләр патшасын - Русиянең өч императоры каршында баш бирмичә, бил бөкмичә хезмәт иткән олуг дәүләт эшлеклесен ни дәрәҗәдә беләбез соң?!

Шигырьләрен озак еллар өйрәнү дәвамында мин Г.Державинның Әби патшага мөрәҗәгать итеп язган шигырь юлларына юлыктым:

Җырлаганым мактау, хыял гына түгел -
Моңа - күрче! - дөнья үзе шаһит -
Синең кылган эшләр асылын мин
Җырладым, җырлыйм, гел җырлармын -
Син моңарга лаек гүзәл шаһ бит!
Кинаямдә чынлыкны ачармын,
Җанымдагы татар җыры аша
Синең хакта алгы буыннарга,
Синең кояш кеби, йә ай кеби
Икәнеңне, һаман сөйли, сөйли,
Мәңгелеккә мин дә ашармын.

Бу шигъри юллар Г.Державинның «Морза карашы» дигән поэмасында ярылып ята (автор тәрҗемәсендә).
Шагыйрь үзенең морза икәнен Екатерина патшага «твой мурза» дигән имза куеп язган шигырьләре белән дә бер генә расламый. Хәтта берчакны кыргыз патшабикәсе дә «морза Державинга» исемләп хөрмәт хаты һәм алтын табакерка юллый.
Отставкага чыккан подполковник дәрәҗәсендәге хәрбинең беренче баласы булып дөньяга килгән Гавриил үзенең Андрей исемле энесе һәм сеңлесе белән бергә үтә кыен шартларда гомер сөрә. Ул башта чиркәү хезмәткәрләре ярдәме белән укырга-язарга өйрәнеп, бер каторжан алман укытучысы кулында нимес телен һәм каллиграфияне, рәсем ясау һәм копияләр төшерүне дә үзләштерә. Бу һөнәрләре аңа гомере буена ярдәм итә.

1758 елда Казанда гимназия ачылып, бертуган Державиннар шушы уку йортына килеп эләгә. Гавриил, яхшы укуы өстенә, рәсем ясауда, сызымнар сызуда, рәсемнәрдән үрнәкләр күчерүдә осталык күрсәтә башлый. Шуның аркасында ул гимназия директоры кушуы буенча хәтта борынгы Болгар хәрабәләренә барып, шушы шәһәрнең планын сызуда, биредә археологик, тарихи эзләнүләрдә катнашып, Мәскәү университеты кураторына гимназияне яхшы яктан күрсәтүдә дә өлешен кертеп өлгерә.

Шушы үрнәк эшләрен дә истә тотып, яшәү-уку шартларының кысынкы икәнен дә искә алып, яшь егетне Петербургтагы Преображенский полкына хезмәткә урнаштыру мәшәкатьләре килеп чыга. Ә инде патша галиҗәнапләрен саклый торган гаскәргә яраклы булуыңны раслар өчен үзеңнең, һичшиксез, дворян нәселеннән икәнеңне документ-язмалар белән исбатларга туры килә. Менә шушы чакта Державинның төп нәселе Иван Васильевич Темный патша чорында күрше дәүләткә хезмәткә күчкән Бәһрим морза - татар морзасы булганын ачыклап бирергә кирәк була.

Дворян нәселләрен теркәгән «Бархатная книга»да Бәһрим морза нәселе Нарбековлар, Акинфеевләр, Кеглевләр, Теглевләр рәтендә теркәлгән булып чыга. Үзенең нәселенә, бабаларына тугрыклы Гавриил Державин гомере буе үзенең нинди нәселдән чыкканын горурланып, күкрәк сугып әйтә-белдерә килә. Шагыйрьнең бөек талантыннан, дәүләт эшлеклесе буларак, тирән акылыннан, колачыннан хөсетләнеп, көнләшкәннәр дә. Җай чыккан саен аңарга аяк чалып, таяк тыгып торганнарга җавап рәвешендә ул менә мондый әче шигырь юлларын яза:

В угодность наконец общественному взгляду
Багрим к тебе пристал татарских мурз с гудком.
Но с вздохом признаюсь, в нем очень мало ладу,
И то уже порок: я смел блистать умом.

Гавриил Державинның атаклы «Запискалар»ында аның бөтен биографиясе ярылып ята. Һәр шигыренә, поэмасына, одасына язган үз аңлатмалары да бар.

Инде без Преображенский полкына эләккән үсмернең чыныгу, үсү, күтәрелү юлларына күз салыйк. Бу хезмәтендә ул шәхси кыюлыклар күрсәтә, гаскәриләр арасында танылып өлгерә. Әмма ашкынып күтәрелергә омтылган солдатның, соңра кече офицерның эшләре нишләптер сүрән бара - чөнки артыннан этеп торучысы да, кирәкле акчасы, мөлкәте дә юк. Шул уңайдан ул патшабикә Екатеринага мөрәҗәгать итеп, гыйбрәтле хат яза, үзе башкарган байтак хезмәтләрне бәйнә-бәйнә сурәтләп, беркадәр танылуга да ирешә.

Әмма Гавриил Державинның шагыйрьлек таланты, кешеләргә мәрхәмәтлелеге, ярдәмчел, белемле, сәләтле булуы аңа хәрби хезмәткә караганда күбрәк дан һәр хөрмәт китерә башлый. Бер чакны аның 20 еллап язган шигырьләре, язмалары янгынга эләгеп, көл-күмер була. Әмма Державин форсат чыгу белән янә иҗат эшенә керешә.

Ниһаять, көннәрдән бер көнне Г.Державинның саллы әсәрләре Әби патша өстәленә барып ирешә. Вольтер хәтле Вольтер кебек бөек акыл иясе белән язышып торган Екатерина яшь шагыйрьнең бөтенләй яңача яңгыраган одаларында тирән мәгънә күреп, аны соңыннан үзенә секретарь итеп тә чакыра. Ниһаять, шагыйрьнең ургып торган таланты бөтен империядә яңгыраш таба, аның кайбер әсәрләрен Екатерина хәтта берәмтекләп империя чиновникларына юллый торган була. Шулай итеп, шагыйрь патшабикә галиҗәнапләренә турыдан-туры киңәш-фикерләрен җиткерә ала башлый. Туры сүзен курыкмыйча әйтә, язып бирә.

Хәтта берчакны Державин «Бог» дигән ода-поэма язып бөтен ил җәмәгатьчелеген, әдәбият-фәлсәфә эшлеклеләрен сокландыра, әсир итә һәм баш идерә. Бу поэма әле дә колачын, биеклеген һәм бөеклеген югалтмаган. Урыс поэзиясендә моның дәрәҗәсендә язылган тирән дини-фәлсәфи, дулкынландыргыч башка берәр әсәр бар микән?

Морза Гавриил Державин бөтен империя алдында чиновник буларак та, затлы шагыйрь буларак та баш әйләндергеч карьера ясый. Сенатор, коммерц-коллегия президенты, Верховный Совет члены, финанс министры, дәүләт казначее, юстиция министры, губернатор кебек дәрәҗәле вазифаларда ул җиң сызганып, күпләрне көнләштереп эшли. Олонецки, Тамбов губернаторы хезмәтләрендә якташыбыз дәүләткүләм яңа, бәхәсле һәм хәвефле алымнар белән дә эш итә. Аның өстеннән донос-әләкләрне дә бертуктаусыз язып торалар.

Шул дәүләт эшләрен башкарганда ул туган җирен - Сокуры басуларын, Кама, Идел буйларын сагынып, юксынып яши. Берара Казан губернаторы булырга да хыяллана. «Туган илнең төтене дә татлы», - дип язганда Г.Державин, әлбәттә, туган төбәк һавасын суласы килгәнен гел сиздереп яши. «Җырла син, и арфа, гел минем Казаным турында», - дигән юлларда шагыйрьнең күпме мәхәббәте-яратуы сулкылдап тора.

Екатерина, Павел, Александр I кебек патшаларга турыдан-туры хезмәт иткән, аларны үзенең кыю фикерләренә колак салырга ияләштергән, җитди бәхәсләрдә үз кыйбласын яклый алган киң колачлы дәүләт эшлеклесе, чорының шагыйрьләр патшасы, үзенең татар морзасы икәнен бөтен империягә кычкырып әйтә алган иҗатчы Русия поэзиясендә бары бердәнбер - Державин гына. Аның:

Мин үземә гаҗәп вә мәңгелек
һәйкәл салдым,
Ул тимердән ныграк,
пирамидалардан калку, -

дигән шигырь юлларының соңыннан Пушкин әсәренә күчүе ике бөек шагыйрьнең иҗаты якын һәм аваздаш икәнен күрсәтеп тора.

Державинның Казандагы беренче һәйкәле башта университет ишегалдына, аннары Казан опера театры янына куелып, «Бакыр бабай» исеме белән тарихка керә. Әмма аны революция каһәре белән җимереп ташлыйлар.

Инде яңартылган Державин һәйкәле читтәрәк, юашрак булып, Казанның шау-шуларын йөрәге аша үткәреп утыра. Миңа калса, Державинның бүгенге урыны әлеге дә баягы Татар опера һәм балет академия театры янында сыман. Биредә аның шәкертләре Пушкин, Тукай басып тора. Алар поэзия атасын юксына. Опера театры ышыгында Державинга да урын бар бит! Архитекторлар, проектчылар, рәссамнар, шәһәр җәмәгатьчелеге бергә берләшсә, әзер һәйкәлне күчереп, «Бакыр бабай» бакчасын яңадан корып кую изге эш кенә булачак.

...Профессор Рәфыйк Нәфыйговның: «Державин шигырьләрен татарча да язган», - дигән сүзләрен мин әлегә төп-төгәл чыганаклар буенча исбатлап бетерә алмадым. Әмма шагыйрьнең:

Я пел, пою и петь их буду
И в шутках правду возвещу;
Татарские песни из-под спуду,
Как луч, потомству сообщу, -

дигән юлларында мин зур мәгънә күрәм. Державин чорында татарча белү ул дипломатия телен белүгә тиңләшкән. Гавриил Романовичның яшьли үк алман телен су кебек эчүе дә мәгълүм. Бәһрим (Ибраһим) морза нәселеннән чыккан укымышлы егетнең татарча яза, сөйли, җырлый алу мөмкинлеген дә кире кагарга ярамый.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Г.Державинның архивында татар фольклорына, язма әсәрләргә бәйле документлар барлыгын таныган галимнәр Ш.Садретдинов һәм X.Миңнегулов мәхәббәт җырларының, халык авыз иҗаты әсәрләренең кириллица алфавитында язылган һәм аларның юлга-юл тәрҗемәсе бирелгән материаллар турында раслый. Искиткеч хәл!

Казан гимназиясендә укыган, теләсә кайда татарлар белән даими очрашып, аралашып яшәгән Гавриил Державинның үз иҗатына татар көен, өлгесен кертә алуы аның одаларыннан һәм башка әсәрләреннән дә нык сизелеп тора. Һәрхәлдә татар халык авыз иҗаты, җырлары морза Гавриил Державин йөрәгенә үз һәм якын булган. Хәтта Державин танышкан татар текстларының шагыйрь, ахун Габдессәламгә баглы булуын да әйтәләр. Бу мәгълүматлар профессор Рәфыйк Нәфыйгов сүзләре янәшәсендә тора бит!

Гавриил Державинның безнең шигърияткә, әдәбияткә шул дәрәҗәдә якын һәм үз булуы, татар халкының авыз иҗатын, җырларын күңелендә йөртүе күп нәрсә турында сөйли, минемчә.

Рәшит ЗӘКИЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: