Мәдәни җомга

БАШ РЕДАКТОР

Лена ГАЙНАНОВА Хикәя Безгә ясле-бакчаларга йөрү эләкмәде. Әнкәйләрнең итәкләреннән төшкәч тә, без урамга чыгып, бәпкәләр, бәтиләр, бозаулар, этләр белән дуслашып, бер-беребезнең телләрен, теләкләрен аңлашып, алар белән бергә табигатьнең бертигез балалары булып яши башладык. Кырларны, урманнарны да зурлардан башка гына айкый идек. Өйгә дә ашыйсы яки йоклыйсы килгәндә генә кайтып керә...

Лена ГАЙНАНОВА

Хикәя


Безгә ясле-бакчаларга йөрү эләкмәде. Әнкәйләрнең итәкләреннән төшкәч тә, без урамга чыгып, бәпкәләр, бәтиләр, бозаулар, этләр белән дуслашып, бер-беребезнең телләрен, теләкләрен аңлашып, алар белән бергә табигатьнең бертигез балалары булып яши башладык. Кырларны, урманнарны да зурлардан башка гына айкый идек. Өйгә дә ашыйсы яки йоклыйсы килгәндә генә кайтып керә идек. Бервакытны менә шулай чәчәкләр, бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр арасында гамьсез йөгереп йөргән җирдән тотып алып, кулга чүпрәктән теккән букча тоттырдылар да безне мәктәпкә илтеп бирделәр.

Мәктәптә безнең өчен бөтен нәрсә сәер һәм кызык иде. Парта арасында утыру да, кара такта да, кыңгырау шылтыравы да. Ә иң ошаганы - укытучы апабыз булды. Шундый чибәр, яшь, ягымлы! Ул чагында безнең авылда бөдрә чәчле кешеләр аз иде әле. Шуңа күрә, укытучы апаның саргылт бөдрәләрен, аларның елык-елык ялтырап китүләрен дөньяларны онытып карап утыра торган идек. Укытучы апа журнал өстенә иелеп, синең исемең турысына «5»лене куйган чакта шул бөдрәләр, бер-берсенә бәрелеп, чыңлап китәр төсле тоела. 1 нче «А»ларны дүрт балалы, йончыган бер апа укытканга, алар алдында без, 1 нче «Б» лар, кәперәеп, укытучы апабызның чибәрлеге белән мактанып йөри идек.

Мәктәптә өйрәткән тәртипләрнең иң кызыгы - кул күтәрү булды. Һәркемнең һәрвакыт кул күтәрәсе, парта арасыннан торып басасы килә. Ә кул күтәрергә сәбәп һәрвакыт булып тормый. Шуңа күрә, тышка чыгасым килә дигән сылтау белән кул күтәреп, бер дәрестә классның яртысы «тышка чыгып керә» иде.

Бервакытны укытучы апа безгә: «Класста староста сайларга кирәк, кемне сайлыйбыз?»- диде. «Староста»ның ни-нәрсә икәнлеген белмәсәк тә, без дәррәү кул күтәрдек. Минем урыным укытучы өстәле каршында ук. Урынымнан яртылаш торып, алга таба үрелеп, кулны укытучының борын төбендә үк җәһәт-җәһәт селкеп торгангамы, апа мине дәште. Торып бастым. «Йә, кемне?» - ди укытучы. Мин назландырып боргаланырга тотындым. «Әйт инде, кемне?» - дип кабатлый апа. «Мине…»- дим. Укытучы бер мизгел тын торды. Нәни йөрәгем белән сизеп алдым: шомлы тынлык иде бу. Боргаланудан туктап, апага күтәрелеп карадым. Әнә аның иреннәрендә кечкенә генә көлемсерәү эленеп тора. Берәр ялгышлык ычкынды микәнни?! Апа: «Йә, балалар, староста итеп Ләләне сайлыйбызмы?» - дигәч, класс авыр көрсенеп куйды.

Староста булсаң, такта сөртә торган чүпрәкне юешләп керү, укытучылар бүлмәсеннән акбур алып килү кебек эшләр синең үзеңә генә тапшырылачак, дип уйлаганбыз, ахрысы. Апа старостаның класстагы тәртипне күзәтү, тәнәфестә кычкырып, сикереп, йөгереп йөрүчеләрне тыю кебек вазифаларын аңлаткач, класс җиңел сулап куйды. Мин авыр көрсендем.

Соңыннан белдем инде: староста итеп үзеңне күрсәтмиләр икән. Ул чагында унтугыз яшьтә генә булган укытучыбыз Мәрзия апаның миһербанлылыгын, тактын хәзер дә сокланып искә төшерәм. Әгәр ул шул чагында безгә сайлауның нәрсә икәнлеген аңлатып торса, мин иптәшләр алдында бик тә уңайсыз хәлдә калган булыр идем. Һәм мин, мөгаен, моннан ары һичкайчан җәмәгать эшләрендә катнашмаска, читтәрәк йөрергә тырышыр идем. Ә бу, үз чиратында, мәктәп өчен зур югалту булыр иде - чөнки мин, старосталыктан соң, җәмәгать эшләренең башка төрләрен дә үтеп, берзаман мәктәп стена гәзитенең баш редакторы вазифасына кадәр үк үсеп җиттем!

Гәзитне чыгаруда безгә рәссамыбыз Клим бик зур ярдәм күрсәтә иде. Идея - минеке, рәсем - аныкы. Клим, ясаячак рәсемен күз алдына китереп, карандашын кәгазьгә төрткәнче үк шаркылдап көлә башлый һәм ясап бетергәнче көлүдән туктамый торган малай иде.

Гәзитне стенага элгән көнне мәхшәр була. Урамнан килеп кергән һәр укучы, аягындагы карын да кагып тормыйча, кеше өелеп торган җиргә килә. Алда басып торган балаларны этә-төртә, йә иңбашларына тотынып, сикерә-сикерә гәзитне карарга керешә. Көлеш, кычкырыш башлана. Дәрескә чакырган кыңгырауны да ишетүче юк. Коридорда эрегән кардан су җыелаэ таеп егылучылар да була.

Бервакытны шундый хәлне мин читтән генә, авызымны ерып, рәхәтләнеп күзәтеп тора идем, алдыма директор абый килеп чыкты. Йөзе бик ачулы. Минем яннан үткәндә ул: «Учком председателе, комсорг һәм син дәрестән соң минем кабинетка җыелыгыз», - диде.

Бу көннәрдә мәктәптә учком да, комсорг та булмаганга, директор абый янына үземә генә җыелырга туры килде. «Нәчәлникләрнең башкалары кайда?» - дип сорады директор. «Бар булганы шунда, - диде кабинетка килеп кергән пионервожатый. - Менә бу кыз элек комсорг иде, аны редактор итеп куйганнан соң, башка комсорг сайларга өлгермәдек әле. Ә учком председателе авырый. Редактор буларак, бу кызны учком председателе урынбасары итеп тә куйган идек». «Һе, бу кызыйдан монарх ясагансыз икән. Бөтен властьны үз кулына алган!» - диде директор абый. Монысы инде артыграк иде. Минем ни гаебем бар монда? Сайламасыннар иде! Мин директорга шулай дидем. Әле болай дип тә өстәдем: «Монарх - ул буржуй, дигән сүз инде. Мин нишләп буржуй булыйм? Безнең класста хәтта Хәлимне дә буржуй дип булмый әле». Директор ихтыярсыз рәвештә генә сорап куйды: «Ни өчен булмый?» «Чөнки әтисе сугышта үлгән». «Ә ни өчен була?» «Була, дип ни... булмый, дим ич, ну... буржуйга охшаган гына ул. Класста берүзе кибет кәчтүме киеп йөри. Узган ел Залтауста эшли торган абыйсы калдырып киткән иде. Быел тагын өпер-яңа диярлек кышкы пәлтәсен дә калдырган әле!» Минем оста җавабымнан булыр, директор абый көлемсерәп куйды. «Күрәм, син политикада ярыйсы гына сукалыйсың икән, - дигән булды. - Ләкин мәктәпнең дә бит үзенә күрә эчке һәм тышкы политикасы бар. Гәзиткә шулар турында җитди итеп язып булмыймыни соң? Югыйсә, шайтан белсен, нәрсә чыгарып эләсез анда. Коридордан үтеп йөрерлек түгел. Укучылар дәрескә соңга кала. Класска кергәч тә әле шул гәзит турында сөйләшәләр, көлешәләр, үчекләшәләр. Гәзитегезнең кыйбласы юк!»

Директор абый бүлмәсеннән мин борынымны салындырып чыктым. Редактор итеп куйган чакта миңа: «Гәзит эшен җанландырырга кирәк», - дигәннәр иде. Инде гәзит тә, аны укучылар да җанланды, дип куанып йөргәндә генә әрләсеннәр инде үзеңне! Мәктәпнең тышкы политикасы, ди тагын. Анысы нәрсә икән инде? Эчкесе аңлашыла - дәресләр, җәмәгать эшләре, ә тышкысы?..

Гомумән, эчке һәм тышкы политиканы да, аларның үзара бәйләнешен дә бераз аңлыйбыз инде аңлавын, анлык кына баш бар. Әйтик, өйдә иелеп идән себергәндә яки физкультура дәресендә мостик ясаганда баш әйләнеп, күз аллары караңгыланып тора икән, ул инде чәйне күбрәк шул көе генә эчкәнгә. Башка әйбер белән эчәр идең, ул әйберләр илне җимереклектән торгызуга китә. Ә илне Гитлер фашист көчсезләндергән. Шәһәрләрне, авылларны яндырган, кешеләрне үтергән, никадәр баланы ятим калдырган. Шулай итеп, минем чәйне шул көе генә эчүем турыдан-туры Гитлерның басып алу политикасына, фашизмга бәйле булып чыга. Аларын гына беләбез без. Кечерәк чакта гына ул, башта акыл азрак чакта, бүтәнчә уйлыйсың. Әйтик, җәйгә таба, көннәр җылынгач, үзең шикелле балалар белән кырларга, якын урманга чыгып китәсең дә, юа, кузгалак ише үләннәр белән ашказаныңны тутырып, өйгә аппетитыңны тагын да ныграк ачып кайтасың, аны япмыйча гына печәнлеккә менеп ятасың... Нәни башыңа төрле уйлар килә: Гөлҗамал әби белән Дәстия әбигә ничә яшь икән? Җитмеш бардыр. Әгәр алар шикелле карт әби булганчы яшәсәң һәм гел ашыйсы килеп торса? Юк, үскәч, бер аппарат уйлап тапмыйча булмас, ахры. Ул, теге, абый калдырып киткән наушниклар кебек, башка атландырып куя торган булмас, нәни генә, беләзек шикелле генә булыр. Алдыңда ашарга әйбер булмаса, винтигын «шылт» - сулга борасың да куясың. Бөтенләй ашыйсы килми башлый. Әгәр ашарга әйбер булса, «келт» - уңга борасың. Аша рәхәтләнеп...

«Эләктеме?» - Пышылдап диярлек әйтелгән сүздән мин сискәнеп киттем. Каршымда мәктәп завхозы Харис абзый басып тора икән: «Диликтырдан, дим, нык эләктеме?» - дип кабатлады ул, кабинетка ымлап. «Эләкте», - дидем мин, көрсенеп. Аннары аңа таба омтылып: «Харис абзый, син бит сугышта булган кеше. Медальләрең дә бар. Син эчке һәм тышкы политикаларны да яхшы беләсең инде, әйеме?» - дип әйтеп салдым. «Ә как же! Беләм, бик беләм, - диде Харис абзый. - Сугышта без политиканың эчкесен дә, тышкысын да үзебез ясап йөрдек. Сиңа аның кайсысы кирәк?» «Йә, белсәң, әйт алайса, мәктәпнең тышкы политикасы ни була?» Харис абзый бермәл юк мыегын сыпыргалап торды. Аннары: «Диликтыр үзе үк әйттемени? - дип миңа сораулы карашын текәде. Диликтыр әйткәченнән... нәрсә булыр дисең? Шул, шкул йортындагы нәрсәләр, шәт. Патамушты шкул йорты яныннан Хәйбулла бакчасы башлана. Хәйбуллада нинди политика булсын? Шул, тәгаен, шкул йортындагы нәрсәләр шкулның тышкы политикасы булыр!»

Безнең мәктәп йортында утын сарае, ат абзары, яшелчә бакчасы бар. Нүжәли шулар тышкы политика булыр? Күңелдә шик барын-бар да, тик сугыштан дүрт медаль тагып кайткан Харис абзыйга да ышанмый ярамый...

Ни булса булды, гәзитнең киләсе санында мондый җитди мәкалә пәйда булды: «Шимбә көнне кич белән Габдулла абзыйның ала кәҗәсе, дүрт бәрәкәен ияртеп, мәктәпнең яшелчә бакчасына кергән һәм ерткычларча кәбестәләргә ташланган. Нәтиҗәдә дүрт кәбестә яртылаш һәлак булган, өч кәбестәнең башы яраланган. 4 нче «А» классыннан ике малай бу эшне үз күзләре белән күреп торган. Ләкин алар, пионер башлары белән, кәҗәдән курыккан һәм аңа бер сүз дә әйтмәгән. Шуның аркасында мәктәпнең тышкы политикасына зур зыян килгән».

Гәзитне кичтән язып, коридорга иртән генә элдек. Безнең класста беренче дәрес - география. Укытучы апа мине карта алып килергә дип укытучылар бүлмәсенә җибәрде. Коридорга чыксам, күрәм, безнең гәзитне бер абый укып тора. Менә ул сыны катып көләргә тотынды. Гәзиттән нинди көлке тапты икән бу? Ачуым чыгып, янына килдем. Гомәр абзыйның Уфада укып йөргән малае икән. «Абый, - дидем, - нәрсәгә ул кадәр көләсең? Гәзиткә шүрәле мөгезе төшермәгәннәрдер ич?» Абый миңа карап алды да үз янына дәште: «Кил әле, харендәш, кил әле, кара, нәрсә язганнар, - диде ул. - Габдулла абзыйның кәҗәсе мәктәпнең тышкы политикасын бозган. Ха-ха-ха... Син белмисеңме, кем язды икән моны? Менә юмор ичмасам, вот юморист! Ха-ха-ха!» Бу тагын шашынып көләргә тотынды. И кыланышы! Әллә кем диярсең, гәзиттән көлеп маташа. Ә үзе... үзе, бөтен кеше пима киеп йөргәндә, кыланчыкланып, аягына ботинка элгән. Галстук таккан булган. Стиляга! «Туктале, - диде ул шулвакыт, - мин бу мәкаләне үзебезнең институт гәзитенә бирермен. Мәктәп стена гәзитеннән», дип куярмын». Һәм абый кеше, кесәсеннән блокнот, карандаш алып, мәкаләне күчерә дә башлады.

Минем кәефем кырылды. Җитди әйбер турында язсаң да, һаман мәзәк кенә чыгып тора түгелме? Инде хәзер нишләргә? Әллә, мәйтәм...

Уйлавым булды, эшләвем булды. Кич белән избачка киттем. Гәзит-журналлар актарган булам, алдымда кәгазь, карандаш. Безнең гәзиткә яраклы дип тапкан нәрсәләрне сыптырам гына...

Менә гәзитнең яңа санын элеп куйдык. Тәнәфестә читтән генә күзәтеп йөрим. Укучылар нишләр икән? Менә бер малай, тыраклап барган җиреннән туктап, гәзиткә кадалды. Берничә секундтан тыраклап үз юлына китеп тә барды. Әнә өч кыз чыркылдашып, серләшеп килә. Гәзит янында алар да озак юанмады...

Ниһаять, күңелем тынычлангандай булды. Гәзитнең кыйбласы да әллә кайда түгел, шул избач ягында гына булган икән ич. Избачка ешрак йөри башладым...

Көннәр уза торды, гәзитләр алмашына торды. Коридорда өелешеп, аяктагы карларны эретеп торучылар да юк, гәзит аркасында дәрескә соңга калучылар да юк. Редколлегия әгъзаларына үпкә тотучылар да бетте. Югыйсә, элек, гәзит чыккан саен тәнкыйть өчен «гонорар түләүчеләр» дә булгалый иде. Мәсәлән, бервакытны, физкультура дәресендә Кызыл Ярдан чаңгы шуганда гәзиттә үзен «2» легә атландырып төшергән өчен Нәүгат мине тау башыннан мин теләмәгән вакыттарак һәм мин теләмәгән яккарак озатты... Дәрескә һаман соңга калып килүе турында шигырь чыгарган өчен Галимҗан әле бүген генә свежий корымнан изгән карамны мич артына алып кереп түкте... Хәзер рәхәт, гәзитне беркем укымый да, беркем үч тә тотмый, директор да ачуланмый. Директор абыйның укучылар гәзите белән танышырга, бәлки, вакыты да булмагандыр инде, әмма аны коридордагы тәртип бик канәгатьләндерә иде бугай, ул кайчагында минем яннан узганда: «Эшләр барамы, баш редактор?» - дип елмаеп киткәли иде.

Менә шулай гәзит чыгарырга тәмам остарып беткәч, күңелемә бер әрсез уй кереп-чыгып йөри башлады: үсеп җиткәч, әллә, мәйтәм, миннән үтә шәп бер журналист чыгарга итәме?!.

РЕДАКЦИЯДӘН. Классик әдәби мирасыбызны, шул исәптән Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Г.Исхакый һ.б. иҗатын өйрәнүдә һәм халыкка җиткерүдә армый-талмый хезмәт куйган текстолог галимә, гәзитебезнең даими авторы Лена ханым Гайнанова бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без аны күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз, каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат куанычлары һәм озын гомер телибез.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: