Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

БАКУЛАРДАН БЕР ӘЙЛӘНДЕМ

Миңа бик күп җирләрдә булырга туры килде. Финляндиянең - Хельсинки, Казахстанның Петропавел, Алматы шәһәрләренә юл ялгадым. Пермь краеның Барда районында, Свердловск өлкәсенең берничә татар авылында, Екатеринбургның үзендә, Пенза, Ульян, Самара өлкәләрендә, Оренбур якларында, Санкт-Петербург, Мәскәү калаларында, Башкортстанда, Татарстанның байтак район һәм авылларында, мәктәпләрендә, Казанның үзендә һәм башка җирләрдә дә милләттәшләрем...

Миңа бик күп җирләрдә булырга туры килде. Финляндиянең - Хельсинки, Казахстанның Петропавел, Алматы шәһәрләренә юл ялгадым. Пермь краеның Барда районында, Свердловск өлкәсенең берничә татар авылында, Екатеринбургның үзендә, Пенза, Ульян, Самара өлкәләрендә, Оренбур якларында, Санкт-Петербург, Мәскәү калаларында, Башкортстанда, Татарстанның байтак район һәм авылларында, мәктәпләрендә, Казанның үзендә һәм башка җирләрдә дә милләттәшләрем белән очраштым, иҗат кичәләрендә катнаштым.

Боларны белгән дуслар: "Бакуда булганың бармы?", "Баку матур шәһәр, анда да татарлар күп яши бит, барып кайт!" - дип, күңелемдә ул яклардан да әйләнеп кайту теләген уяттылар.

Һәм, ниһаять, анда бару мөмкинлеге дә туды: Баку татарлары оешмасы җитәкчесе Гөлҗан Мәсәутова ТРның Әзәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров булышлыгы белән Бакудагы Даими вәкиллектә иҗат кичәм оештырылды.

Баку буйлап сәяхәт ясадык. Борынгы һәм хәзерге кала белән таныштык. Чынлап та, шәһәрнең гүзәл урыннары күп икән. Торак йортларның барысы да диярлек төзекләндерелгән, шул җирлектә табыла торган саргылт төстәге туф белән тышланган. Каспий диңгезенең яр буйлары конуссыман һәм бормаланып үскән агачлар белән бизәлгән. Чакрымнарга сузылган гүзәл бакча-парклар, күркәм яңа корылмалар, күккә ашкан биналар - барысы да күз явын алырлык һәм күңелләргә кереп калырлык. Әле тагын бер үзенчәлекле нәрсә күрдем: урам аркылы җир астыннан чыгу юлларында эскалаторлар эшли. Бездә бит алар - зур кибетләрдә һәм метро станцияләрендә генә. Шулай булса да үзебезнең Казаныбыз тагын да матуррак булып тоелды. Күрше тавыгы күркә булып күренсә дә, үзеңнеке иркә шул. Бакуның байтак урамы тар, машиналар бер-беренә ышкылып диярлек йөри, юл бирергә атлыгып торучы да юк - тизрәк үзе үтеп китәргә ашыга.

ТРның Әзәрбәйҗан Республикасындагы Даими вәкиллегенә Баку татарларының иҗатым белән танышу өчен җыелуы - минем өчен иң күңелле һәм гомергә истә калырлык көн булды. Татарлар гына түгел, очрашуга әзәрбәйҗаннар да килгән иде. Өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, яшьләр дә, балалар да бар иде. Шигырьләр сөйләнеп, җырлар җырланганнан һәм шактый сорауларга җаваплар бирелгәннән соң, Бөтендөнья татар конгрессы биреп җибәргән һәм үзем дә алып килгән шигырь, проза, балалар өчен язылган китапларымны бүләк итеп өләштем. Шуннан соң татарча гөрләтеп биедек. Фотога да төштек. Баку телевидениесенең AZTV "Новости" программасында кичә турында хәбәр бирелде, өзекләр күрсәтелде.

Мондый очрашулар бик кирәк. Беренчедән, язучы үзе илһам алса, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләр дә үз телебездә яңгыраган шигырь-җырларны ишетеп рухи азык ала. Телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмас өчен дә, милли моңыбызны, әдәби телебезнең сафлыгын, матурлыгын йөрәкләргә, җанга сеңдереп калу өчен дә мондый аралашулар, бәйләнешләр даими һәм мәҗбүри оештырылырга тиеш. Халкыбызның моңга, шигърияткә сусавын язучылар, сәнгать әһелләреннән кала кем бастыра ала соң? Бигрәк тә балалар, яшьләр әлеге чараларда ешрак катнашса, телебез югалмас.

Төрле төбәкләрдә йөргәндә, анда тупланып яшәүче халкыбызның тормыш-көнкүреше белән кызыксынам. Татар китаплары куелган китапханәләр бармы? Укыйлармы? Гәзит-журналларга язылалармы? Бакуда да моның белән кызыксындым. Китаплар булса да, журналларга язылу юк икән. Кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Хельсинки, Казахстан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ульян, Чуашстан якларында көр, мул тормыштагы татарлар бер-бере белән ярдәмләшә, гореф-гадәтләрне саклый, мәчетләргә йөреп гомер кичерә. Аларның үз бизнеслары, хәйрия кылу мөмкинлекләре бар. Ә Бакуда хәл бераз икенчерәк: монда татарларга үсеп китү бик авыр икән. Шуңа күрә милләттәшләребездән күренекле бизнесменнар да, галимнәр дә, мәшһүр шәхесләр дә аз икән анда. Мөлкәтсез калып, алданганнары да бар икән. Андагы бәяләр дә нык югары: бездәге белән чагыштырып та булмый. Шуңа күрә аз эш хакы, аз пенсия алучыларга анда гаҗәп авыр: кайберләренең ашарына да җитми, тилмереп яшиләр икән. Бу турыда белгәч, кәефем китте. Бездәге әзәрбәйҗаннар әйбәт яши бит...

Альфред әфәнде белән әңгәмә дә кордык. Сорауларым күп иде, җавап аласым килде. Бу вәкилебез, Наил Зарипов киткәннән соң, 2013 елның июнендә эшли башлаган. Статусы да, вазифалары да шул ук. Вазифаларның иң җаваплысы: беренчедән, сәүдә-сәнәгать, инвестиция өлкәсендәге хезмәтләрне гамәлгә ашыру; икенчедән, мәдәният, сәнгать, гуманитар өлкәләрдә башкарыла торган эшләрне җиренә җиткерү. Бакудагы милләттәшләр диаспорасы белән һәрвакыт бәйләнештә булып, уздырыла торган чараларда катнашу һәм ярдәмләшү дә кирәк. Чөнки шунсыз андый кичәләрне оештырып булмаячак - башка чыганаклар юк. Сабантуй да гөрләп узган. Мең кеше җыелган. Казаннан Хөкүмәт җитәкчеләре дә, артистлар да килгән.

Гөлҗан ханым Мәсәутова да милләттәшләр белән бик күп чаралар үткәрә. Төрки халыклар арасында киң таралган "Карга боткасы" йоласын ул кабат гамәлгә керткән. Бик күп кеше катнашкан. Бу турыда хәтта инглиз телендә чыккан брошюрада да язып чыкканнар. Ул гына да түгел: "Татар ашлары", бабайлар һәм әбиләр, урта яшьтәгеләр, яшь кызлар конкурслары үткәрелә. Осталык күрсәткәне бүләк ала. "Мастер-класслар уздырабыз: чәк-чәк, пәрәмәч, бәлеш пешерәбез, яшьләрне аш-су осталыгына өйрәтәбез. Телевидениедән туры эфирда бара бу чара. Шуңа күрә шалтыратучылар күп була", - ди Гөлҗан ханым. Татарча җырлый торган ансамбльләре дә бар икән.

- Безгә төрле визитлар була: үзебезнең республикадан да, башка җирләрдән дә киләләр. Үзем дә Казанда еш булам, - дип сүзен дәвам итте Альфред әфәнде. - Бакуда элек Г.Тукай урамы булган. 90 нчы елларда аны башка исем белән йөртә башлаганнар. Казаныбызда Нариман урамы бар бит. Аның исемен алыштырырга уйлаган кеше дә юк. Шуңа күрә без Бакуда Г.Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсен күтәрдек. Ходай кушып, бу эшне гамәлгә ашырырбыз, дип уйлыйм. 2015 елда Бакуда Татарстан көннәрен уздыру ниятебез дә бар.

Әзәрбәйҗанда - 4 миллионнан артык кеше яши. Татарлар элек 28 мең булган. Бүгенге көндә 20 мең тирәсе. Сумгаит шәһәрендә дә бераз татар бар. Кайбер авар, әзәрбәйҗаннарның хатыны татар икән. Бу якта - күбрәк Пенза, Ульян мишәрләре. Яшьләр үзләрен татар дип санасалар да, телне, гореф-гадәтләрне белмиләр. Шуңа күрә вәкиллектә татар телен өйрәнү классы ачканнар. Анда Алсу Йосыпова укыта. Дәресләрдә милли традицияләргә, татарлар тарихына да игътибар бирелә.

Киләчәктә дә шундый күркәм очрашулар насыйп булса иде.

Флёра ТАРХАНОВА,
ТРның атказанган
сәнгать эшлеклесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев