Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Бакчасарай – бөек ханнар иле

Үз йөзен һәм үз бөеклеген саклый алган Кырым ханнарының газиз сарайлары 250 ел буена баскыннарның эчен яндырып исән-сау көенә басып тора әле!

Кырым. Бакчасарай. Биш гасыр буена җиһандагы бар мөселман өчен татар таҗы. Миллионлаган мөселман аны бер барып күрергә, бөек ханнар гизгән җәннәттәй бакча һавасын суларга, даһи Пушкинны гашыйк иткән «Күз яшьләре фонтаны» каршында тез чүгәргә, биш гасыр элек төзелгән мәчетләргә һәм сарайларга кереп, азатлыкка сусаган җаннарга ханнар рухын сеңдерергә мөмкинлек бирердәй бердәнбер тарихи һәм асыл һәйкәл бит ул! Бердәнбер, чөнки Казан, Себер, Әстерхан, Касыйм ханлыкларының ил башлыклары, изге таҗ ияләре, Ногай Урдасының баш биләре гомер сөргән сарайларның барысын да баскын көчләр хәрабәгә әйләндереп бетергән, элеккеге татар мәркәзләре урынында губернатор йортлары һәм баскын гаскәр казармалары, фәкать шул килмешәкләрне генә саклау өчен булдырылган таш кирмәннәр һәм чиркәүләр үсеп чыккан. Ә Бакчасарайга, менә, татарның эзен-рухын-нәселен дә калдырмыйча кырган килмешәкләрнең явыз кулы һәм үткен балтасы барып җитмәгән, үз йөзен һәм үз бөеклеген саклый алган Кырым ханнарының газиз сарайлары 250 ел буена баскыннарның эчен яндырып исән-сау көенә басып тора әле!


Бакчасарай – Казан, Әстерхан, Төмән-Тубыллар шикелле олы шәһәр түгел. Асылда, ул ике-өч чакрымга сузылган бер урамнан хасил. Әле шул урам да өч ягыннан биек, кара-соргылт төстәге мәрмәр кыялар белән уратып алынган. Ул кыялар аша туп сөйрәгән җәяүлеләр яисә ияргә менгән җайдаклар гына түгел, хәтта бүгенге иң куәтле танклар белән бронетранспортерлар белән дә үтеп керермен димә. Бакчасарай – ул таш кыялар белән уратылган кирмән, аннан фәкать Симферополь-Акмәчет ягына гына юл ачык. Ләкин ул яктан дошманнар килсә дә, оборона тотучылар ике яктагы кыялар өстенә туплар тезеп, капканы тулысынча бикләп куя ала. Бу кирмәнгә меңәрләгән җайдакларны дулкын артыннан дулкын итеп яуга ташлаган Батый хан гаскәре дә бәреп керә алмас иде сыман.

Бу табигый кирмәнне 1500 елларда ук Кырымның тәүге ханы Хаҗи-Гәрәй үз иткән. Ул чак бу тәхетне Кара диңгез ярындагы Күктүбәдән 12 чак­рымдагы үзәнлектә урнашкан Солхат, хәзерге Иске Кырым каласында тоткан әле. Ләкин диңгез буйлап килгән дошманнарның бер ыргылуда кулы җитә торган мәркәздә көн күрүнең бик хәвефле булуын бик тиз аңлагандыр. Шул туктаусыз яу һәм һөҗүмнәрдән гарык булу нәтиҗәсендә, ул Кырымның көнь­як борыны уртасында шушы кыялар ышыгын сайлап алган. Аның әмере буенча ­кыя-кирмәннең иң түрендә зур мәдрәсә ачып җибәргәннәр. Парад ишегенә зынҗыр элеп куйганга күрә соңыннан Зынҗырлы исемен алачак данлы мәдрәсә 1500 елда шулай канат ярган. Өч яклы кыялар ышыгын әүвәл җәйге ял урыны итеп тотсалар да, безнең Казаннан качкан һәм Кырым таҗдарына әверелгән Сәхиб-Гәрәй 1532 елда биредә хан сарае төзетә башлаган һәм тәхетне дә шушында күчергән. Сәхиб-Гәрәйдән соң тәхеткә менгән ханнарның 17 се бүгенге Евпатория, элеккеге Кизләү каласында 1552 елда Дәүләт-Гәрәй тарафыннан төзелә башлаган «Хан-Җәми» мәчетендә ант китерсә дә, аларның барысы да тыныч гомерләрен шушында кичергән. 1441 елдан башлап, 1783 елда баскын дошман алдында тез чүккәнгә кадәр Кырым тәхетеннән 44 хан кичкән. Баскыннар кулы белән тәхеткә утыртылган соңгы хан Шаһин-Гәрәй Бакчасарайны дошман кулына бәрелеш-яуларсыз гына тапшырган, шул сәбәп­ле бар дөньяга даны таралган Ханнар сарае да җимерелми калган.

Дөрес, бу сарай 1532 елда төзи башланган тәүге, асыл хуҗалык түгел инде. 1836 елда ул коточкыч янгын кичергән, борынгы осталар кулы белән сафка баскан сарай һәм мәчетләр нигезенә кадәр янып беткән. Ләкин инде ул чорда ук дистәләгән рәссамнар Ханнар сараен рәсемнәргә төшереп өлгергән, башлангыч төзелешнең сызымнары да калган. Шулар буенча сарай-мәчетләрне сафка бастырганнар, әмма һәр яңарту тәүге асыллыкны шомарткан, кечерәйткән, сарай диварлары элекке рухын җуйган.

1853-1856 еллар буена сузыл­ган әүвәл рус-төрек, аннары инде рус-инглиз, рус-француз сугышы вакытында Ханнар сарае хәрби госпитальгә әверелгән. Севастопольдән Бакчасарайга кадәр сузылган юл яралылар төягән арбалар белән тулган. Юлда үлгәннәрне чокыр һәм ерымнарга ыргытып барганнар, сирәкләре генә сарайдагы госпиталь түшәкләренә килеп җитә алган. Тик монда да меңәрләп җан биргәннәр. Офицер һәм генералларның кайберләрен Бакчасарай өстендәге Җефет-кала яисә Константин чиркәве янындагы зиратларга җирләп өлгерсәләр дә, кул-аяк­лары яуда өзелгән «самавырлар»ның күбесен кыялар астындагы упкынга озатканнар...

Хан сарае бүлмәләрендә Кырымны яулап алган Әби патша – яңа биләмәсе белән хозурланырга яраннарын 300 каретага төяп килгән Екатерина Икенче дә, Ливадиядәге сараена барышлый тукталган Николай Икенче гаиләсе дә, Павел Беренчедән кала барча императорлар һәм 21 яшьлек шагыйрь Александр Пушкин да йоклап чыккан. Ул шушында Кырым-Гәрәй хан әмере буенча Гомәр-оста ясаган «Күз яшьләре фонтанын» күргән, ләкин шагыйрь җанлы бит, тарихын ачыклап маташмаган, ахры. Бу фонтанны Гомәр-оста Диләрә-Бикәч төрбәсе янына 1764 елда ясап куйган булган. Әмма Бакчасарайны дошманнар басып алуга, кайсыдыр кенәз әмере буенча фонтанны 1784 елда сарай эченә, хәзерге урынына күчергәннәр. Һәм шундук ялган легенда да таралган. Имеш, Кырым-Гәрәй Мария Потоцкая атлы җариясенә гашыйк булган да, аңа өйләнә алмау кайгысыннан, менә шушы рәвешчә яшь агызган, имеш. Бу ялганны, мөгаен дә, Төркиядәге Сөләйман солтан белән Роксолана гыйшкына охшатып, рус хатыннарын данлау максатыннан тудырган булганнардыр, Пушкин исә мәхәббәт фонтанын бар дөньяга мәгълүм һәйкәлгә ­әйләндергән...

Ханнар сараенда бүген таҗдарларның җәйге һәм кышкы бүлмәләре, мәчетләр, диван (совет) яисә хөкем залы, хатыннарының һәм балаларының бүлмәләре, илчеләр бакчасы, җәйге беседка, төзелеп ятучы Карчыгалар манарасы, иркен бакча күренеше белән хозурланып була. Реставрациягә дигән сылтау белән ябып куелган тимер капка артында кечкенә зират та бар, анда байтак кына ханнар һәм аларның балалары, хатыннарының җәсәдләре җирләнгән. Кайбер күренеклерәк ханнарның табутларын түгәрәк төрбә эченә дә куйган булганнар, тик ул табутларның да күбесен ачкүз сакаллылар җимереп бетергән. Ирләр күзен кызыктырган харәм йорт 77 бүлмәне хасил иткән булган, ләкин аның да эзе калмаган шул...

Без телгә алып үткән Зынҗыр­лы мәдрәсәсе Ханнар сараеннан ике чакрым чамасы өстә, биек кыялар боҗрасындагы үзәнлектә урнашкан. Ул – бөек мәгърифәтче Исмәгыйл Гаспралы идарә иткән чорда, беренче җәдидчә уку йорты буларак дан алган. Хәер, шул ук Гаспралы – 1883 елда Россия империясендәге беренче төрки-татар газетаны нәшир итүче дә, 1889-1894 елларда шәһәр хакиме дә булып торган, 1886 елда тәүге төрки музыка театрын нигезләүдә дә катнашкан. Шул Гаспралы Казанда яңа төр – җәдидчә «Әлифба» тудырган Һади Максуди атлы мөгаллим егет барлыгын ишетеп алуга ук, аны үзенең Зынҗырлы мәдрәсәсенә укытыр­га чакыр­ган. Абыйсы Һадига ияреп, Зынҗырлыга Садри Максуди да килгән һәм бер ел буе бөек мәгърифәтчедән сабак алган. Соңыннан, инде Париждагы Сорбоннага китеп белем алырга ният иткәч тә, Садри-шәкерт иң әүвәл киңәшкә остазы Исмәгыйл бәк янына килеп җиткән. Хуҗа аны әүвәл шушыннан Истанбулга, аннары инде Парижга озаткан, С.Максуди белән Йосыф Акчураны стипендия белән тәэмин итү өчен, Оренбургтагы миллионер Гани Хөсәеновка хат язган. Ахырда шушы ике шәкерт Россиянең мөселман дөньясын уятып һәм Петербург кебек мәркәзне дер селкетеп, остазларын сөендергән...
 
Ни кызганыч, Зынҗырлы мәдрәсәсе урынында хәзер бер татар мәктәбе дә эшләми, бер гасыр элек кызлар һәм малайлар аерым-аерым кергән мунча турында да хәрабәләр ята. И.Гаспралы маясын үзе табып төзеткән һәм шунда «Тәрҗеман» газетасын чыгарган бинаның да бер катын «фәнни хезмәткәрләр» яулаган. Гаспралы үзе типографиягә терәлеп торган таш йортта гомер иткән дә бит, мәгәр аңа 1944 елда татарларны туган илләреннән Урта Азиягә сөргәч, килмешәкләр килеп хуҗа булган. Хәзер кичәге Гаспралы йортының капкаларын да ачып күрсәтмиләр, килмешәкләр монда «канунлы» төп хуҗа! Ярый әле, Гаспралы 1914 елда вафат булып өлгергән, аны Зынҗырлы мәдрәсәсенең бакча өлешендә җиргә иңдергәннәр. Шуның янәшәсендә үк затлы бер төрбә бар. Риваятьләр буенча, анда Кырым ханлыгының беренче таҗдары Хаҗи-Гәрәй, аның улы Миңле-Гәрәй (1515 елда вафат), беркадәр вакыттан соң аларны алмаштырган Нур-Дәүләт белән Сәхиб-Гәрәй (соңгысын Казанга ханлыкка җибәрмәгән өчен Сафа-Гәрәйнең Кырымда үскән улы Бүләк-Гәрәй 1550 елда суеп үтерә) – барлыгы 9 хан җәсәде урын алган, диләр. Ханнарның хатыннары һәм балаларының җәсәдләре дә шушы төрбә янәшәсендә җирләнгән. Кем белә, бәлки, алар арасында 1480 елда Миңле-Гәрәй ханга кияүгә чыгып, Казаннан Кырымга күчкән Нурсолтан ханша җәсәде дә бардыр...

Шушы ханнар төрбәсе белән янәшәдә, беркадәр биегрәк урында атаклы Исмәгыйл бәк белән аның яшьли вафат булган хатыны, Сембер губернасындагы Зөябәш авылы кызы Зөһрә Акчурина да җирләнгән. 1914 елның 11 сентябрендә Гаспралыны соңгы юлга озаткан вакыйганың фотосурәтләре дә сакланган, андагы халыкның күплеге үзе генә дә бөек мәгъ­рифәтчегә булган мәхәббәт турында сөйли. Тик килмешәк кавемнең үз үлчәме бар шул. Биш ел буе Исмәгыйл бәк шәһәр башлыгы булып утырган бинада хәзер китапханә ачып куйганнар, әмма аңа бөек татар мәгърифәтчесе түгел, һаман да шул Пушкин исемен чәпәгәннәр инде...

Зынҗырлы мәдрәсәсеннән уң якта, биек кыялар өстендә Җефет-кала урнашкан. Аны ирләре яһүди диненә күчкән, хатыннары мөселманлык саклаган караимнәр башкаласы, диләр. Ләкин караимнәргә кадәр үк биредә греклар һәм генуэзлар үтеп кергән булган. Шулар VI гасырда ук таш кыя ярыкларына дары салып һәм шартлатып, биек яр эчендә чиркәү ясаганнар. Бу тау башы караимнәр кулына күчкәч, алар тагын да югарырак үрмәләгән. Кыялар эченә чокып кереп, анда санап бетергесез мәгарә хасил иткәннәр. 

Шушында ук торба рәвешендә кое да казыганнар. Ике катлы мәгарәләр эчендә Кырым тәхетенә борын сузган шаһзадәләрне һәм тәхеттән куылган ханнарны богаулап тоту өчен зинданнар да төзелгән. Ул мәгарәләрдә таш диварларга «кадакланган» богауларны гына түгел, җинаятьчеләрнең башын чабып өзүгә көйләнгән мәрмәр «ванналар»ны да күреп була. Җефет-кала өстендәге мәгарәләрдә бик күп кеше холерадан качып та яткан, диләр. Әлеге мәгарәләрдә җидешәр гасырлык тарихы булган борынгы гарәп, яһүд, грек кулъязмалары да сакланган, аларның бер өлешен Россия хөкүмәте дә сатып алган. Җефет-кала өстеннән аяз көнне дистәләрчә чакрым арада яткан Кара диңгез өстен, хәтта андагы кораблар санын да күзәтергә мөмкин. Җефет-каланың нинди стратегик урын икәнен Николай патша да нык аңлаган, ахры, иренмичә, ул да биек тау өстенә сәяхәт кылган әле...

Җефет-кала Кырым татарлары телендә «яһүдләр каласы» дигән мәгънәне аңлата, кырымлылар үзләре әлеге шәһәрчекне «Кырык-Ер» (Кырык йорт) та дип атап йөри. VI гасырда ук нигезләнсә дә, тарихи документларда ул 1253 елда гына телгә алына башлый, берничә дистә елдан аны Ногай морза биләмәсе дип тә йөртәләр. Әмма ХIV гасыр азагында Җефет-кала инде барча Кырым олысының башкаласына әверелә. Ире Идегәй морза үзенә «бабай» тиеш булган Туктамыш ханга хыянәт итеп, Аксак Тимер канаты астына качканнан соң, бирегә Туктамышның кызы Җанәкә күчеп килә. Туктамыш белән Идегәй яулары канат җәйгән чакта, шушы калада үзенең бертуган энекәше Кадыйр-Бирдене дә яшереп тота. Ә инде 14 яшь тулганнан соң, Кадыйр-Бирде, гаскәр туплап, шушыннан җизнәсе Идегәйгә каршы юнәлә һәм аяусыз бәрелештә аның җанын кыя. Үзе дә яраланган булганга, озак яши алмый. Ир туганнарсыз калган Җанәкә ханым шуннан соң 1437 елга чаклы Кырым олысы белән берүзе идарә итә. Дөрес, ул вакытта инде үзе ханлыкка дәгъва итүче Хаҗи-Гәрәй белән Туктамыш ханның оныклары Кече Мөхәммәт белән Сәет-Әхмәт арасында да бәрелеш һәм низаглар башлана. Җанәкә вафатыннан соң Хаҗи-Гәрәй әүвәл Литвага кача һәм, анда 4 ел яшәгәннән соң, гаскәр туплап кайтып, Кырымда идарәне үз кулына эләктерә. Ул Кырымны шундук Алтын Урдадан бәйсез дәүләт, ә үзен хан дип игълан итә. Җефет-калага өстендә торып идарә итү кыен була, ахры, ул кирмәнне хәзерге Бакчасарай янындагы Салачык бистәсенә күчерә.

Ошбу Җефет-кала кирмәне белән бәйле тагын берничә тарихи фактны искә алыйк. 1661 елда руслар белән кырымлылар арасында узган яу барышында бояр-воевода Василий Шереметев әсирлеккә эләгә, татарлар аны Җефет-кала мәгарәләренә кертеп бикли. 1668 елгы яңа яуда инде кенәз Андрей Ромадановский да татарлар кулына төшә, аны да Шереметев янәшәсенә китереп богаулыйлар. Алар 1681 елда, Бакчасарай каласында солых төзелгәнче, шушы әсирлектә газап чигә...

Сәяхәткә императорлар килеп йөргән чакта, Бакчасарайның бердәнбер урамы ике яктан да кибет һәм киштәләр тезелеп киткән базарны хәтерләтә. Бакчасарайның урамнары хәзер дә гаҗәеп тар, алар буйлап ике машина бер-берсенә ышкылмыйча гына, көч-хәл белән үтә. Кайбер урыннарда урамның яртысына кыялар «бүселеп» төшкән, халык югарыдан ташлар ишелүдән курыкмыйча ничек гомер итәдер, күз алдына китерү дә читен. Әмма Ханнар сарае да, аны уратып алган элеккеге сулыклар чокыры да, иң мөһиме, татар рухы исән! Газиз кардәшләргә һәм безгә дә менә шул кадерле.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев