Мәдәни җомга

БАБАЙ ҖАНЫ (Хикәя)

Ярсыган көзге җил, ярдәм сорагандай, тәрәзәгә ятып бәргәләнә, берчә карашыннан сагыш коеп, агачларның яфракларын тарый, берчә җиргә сарыла. Аннары үзе, барыннан да ялыккандай, агачтан-агачка барып сугыла да үкси башлый. Һәм соң гына, ярсып елавыннан арыган баладай тынычланып йоклап китә... Яңа таң атты. Сирәкләп кенә кар яварга тотынды. И бу тәүге...

Ярсыган көзге җил, ярдәм сорагандай, тәрәзәгә ятып бәргәләнә, берчә карашыннан сагыш коеп, агачларның яфракларын тарый, берчә җиргә сарыла. Аннары үзе, барыннан да ялыккандай, агачтан-агачка барып сугыла да үкси башлый. Һәм соң гына, ярсып елавыннан арыган баладай тынычланып йоклап китә...

Яңа таң атты. Сирәкләп кенә кар яварга тотынды. И бу тәүге карның аклыклары! Әйтерсең лә әйлән-бәйлән уйнап, күбәләкләр оча. Челтәр-челтәр кар бөртекләре тирбәлешеп кенә җиргә сибелә, кайберләре агач ботакларына, тәрәзә тупсасына кунып кала. Тирә-якта аклык, пакьлек!

Табигатьнең челтәр карларына төренеп, тынып калган гаҗәеп гүзәл бу мизгелгә тәрәзә аша сокланып, онытылып карап торган Наил Дәү әнисе әкиятен исенә төшерде: «Зәңгәр күзле Болыт кызын Боз абыйсы тауның иң биек кыясында яшәгән дәү әнисенә кунакка илтеп куя. Гомере буе кар эрләгән Дәү әни оныгының тыңлаучан, эш сөючән булуына бик шатлана. Үз һөнәренең нечкәлекләренә - кар җебеннән мең төрле челтәр кар бөртекләре бәйләргә өйрәтә. Эшкә җитез, уңган Болыт кызы шулкадәр матур кар челтәрләре үрә ки, аңа Дәү әнисе дә сокланып туя алмый. Тик болыт кызының күзләрендә һәрвакыт сагыш була. Сөйгәнен - Җил егетен сагына ул. Дәү әнисе оныгының сагышлануын тоеп, күреп тора. Кызны иркәли-иркәли аны юатырга тырыша, аның чәчләренә кардан бәйләнгән челтәрләр кушып үрә.

Юксынуның чигенә җиткән Җил егете сөйгәнен эзләп, тауның иң биек кыясында яшәгән Болыт кызы янына килә. Бер-берсен сагынышкан гашыйклар мәхәббәт тулышкан күзләрен бер-берсеннән ала алмый озак карашып тора. Җил егете Болыт кызының әнисенә сөйгәнен үзе яшәгән Җир иле белән таныштырырга теләве турында әйтә. Ул, ризалыгын биреп, Болыт кызы белән Җил егетен озын юлга озата. Бик озак дәвам итә аларның юллары. Менә берзаман кояш нурларыннан балкып торган Җир иленә килеп чыгалар. Төрле төсләргә күмелгән бу сихри дөньяны күреп, Болыт кызы таң кала. Сөйгәненең үзе яшәгән җирне яратуын тойган Җил егете шатлыгыннан Болыт кызының чәч толымнарын сүтеп җибәрә дә тыны белән аны тарарга тотына. Кызның чәч араларыннан җиргә челтәр-челтәр кар бөртекләре коела».

Хыялында Җил егете һәм Болыт кызы белән иксез-чиксез киңлекләр гизеп, акка күмелгән дөньяга карап үз хәле хакында оныткан Наилне палатадагы өлкән яшьтәге авыру картның йөрәк өзгеч тавышы сискәндереп җибәрмәсә, белмим, ул тәрәзә төбендә тагын күпме басын торыр иде икән. «Су, зинһар гына, су бирче, балам», - дип ялварды гангренадан җәфаланган бабай. Наил тумбочка өстендәге кружканы алып, аңа компот эчерде. Яртылаш идәнгә төшкән одеялын күтәреп, картның өстенә япты һәм баш астындагы мендәрен рәтләп куярга дип үрелгән иде, йә Хода, ни күзе белән күрсен - тегенең муенында бау! Наил бауга үрелгәч, карт: «Юк, улыкаем, кагыла гына күрмә, түзәр әмәлләрем калмады, аягымның авыртуына чыдый алмыйм, ары яшәр хәлем калмады», - дип, егетнең кулына калтыранып ябышты. Карт белән бераз тартышканнан соң, Наил бауның элмәкләнгән җирен тиз генә бушатты да, муеннан тартып чыгарды. Калтырана-калтырана караваты янына килде һәм матрацын күтәреп, бауны шунда ыргытты.

Картка ике сәгать саен укол кададылар. Ул өзгәләнеп ыңгырашты, сызланды. Аның бот төбенә кадәр киселгән аягы җәрәхәтеннән күзләрдән яшь чыгарырлык сасы ис килә иде. Бераз вакыттан соң картның янбашы карала башлады, гангрена бөтен тәненә таралды... Ул бик озак интеккәннән соң гына җан бирде. Палатага кергән дежур табиб картның әле суынып та өлгермәгән кулларын рәтләп куйды, күзләрен яптырды, бинт кисәге белән ияген күтәреп бәйләде. Аннары картның баш очында үрә каткан килеш басып торган егеткә карап: «Әйе, күрәсең, үлемнән дә көчлерәк нәрсә юктыр бу дөньяда. Ул бөтен нәрсәдән дә көчлерәк! Каһәр төшкән бу гангрена алып китмәсә, картның иреккә чыгарына өч кенә ай калган иде бит», - дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә муенындагы фонендоскобын алып, картның йөрәген тыңлап карады һәм кулындагы сәгатенә күз ташлап: «Ике сәгатьтән соң мәетне палатадан чыгарырлар, -диде. Ул койкага эленгән чиста җәймәне картның җәсәде өстенә япкач, башын аска иеп, чыгып китте. Аның артыннан кергән санитарлар яшен тизлегендә юк булды. Палатада үзәкне өзәрдәй шомлы тынлык урнашты. Каушап калган Наил ни эшләргә дә белмәде. Бераз өнсез утырганнан соң, кинәт кенә сикереп торды да карт тоткын яздырган догаларны эзләргә тереште. Кәгазьләр арасында озак актарынганнан соң, барсын да читкә атып бәрде дә, картның караваты янына барып, шигырь сөйләгәндәй, нидер укына башлады:

... Әлхәм-дел Иллаһи
раббил галәмин,

Бирәхмәтикә ярхам иррахим, амин.

Ике сәгатьтән соң палатага ике яшь тоткын кереп, картны носилкага салып алып чыгып китте. Мәеттән таралган сасы искә укшый-укшый, аны подвалдагы моргка төшерделәр.

Наил, бүлмәне җилләтергә дип, тәрәзәне ачты. Тыштан ургылып кергән саф һавадан башы әйләнеп китте. Ничәмә, авыру карт янында йокысыз үткәргән Наил көч-хәл белән урынына барып ятты һәм шунда ук оеп та китте. Иртәнге ашны китерүләрен дә сизмәде егет. Төрмәгә эләккәннән бирле беренче тапкыр шулай изрәп йоклады ул. Уянгач та әле җанына урын таба алмыйча, әллә күпме газапланды. Ашыйсы килмәсә дә, аш бүлмәсен урап килде. Тоткыннар инде әллә кайчан тамак туйдырып, аш бүлмәсен бикләп тә куйган. Аның күңеле, яралы болан баласыдай, ачыргаланып өзгәләнде. Бу - әллә инде картны югалткангамы, әллә инде гомеренең иң матур еллары тоткынлыкта үткәнгәме, җанының әрнеп чәбәләнүе иде...

Наил палатага кергәч тә, тәрәзә төбендәге ойый башлаган сөтне түгеп, савытын юып куярга булды. Моны кичә бабайга эчәргә дип китергәннәр иде. Уртлап та карый алмады, мәрхүм, дип уйлады егет. Чиста савытны тәрәзә төбенә куйыйм дип үрелгән иде, пыялага кунган ак таплы кызыл күбәләкнең пырылдаганын күреп, югалып калды. «Бу бит - бабай җаны! Бабай җаны күбәләк булып аның янына килгән! Тимим, күбәләккәем, тимим мин сиңа! Җаныңа кагылмыйм, бабакаем! - дип акылдан язган кешедәй сөйләнде Наил. - Дәү әнисе күрсә, валлаһи менә, ул да шулай дияр иде. Күбәләк - ул, балам, кеше җаны, дия торган иде...»

Егет, үз-үзенә урын таба алмыйча, пыялага бәрелеп, очып китә алмыйча азапланган күбәләктәй өзгәләнде. Үзе күбәләккә якынаерга нигәдер шикләнде. Акрын гына койкасына барып ятты.

Коридордан савыт-саба шалтыраган тавыш ишетелә башлады. Төшке ашны әзерлиләр булса кирәк. Озак уйланып ятканнан соң, егет курка-курка гына тәрәзәгә караш ташлады. Кинәт күзләре зураеп, йокысы ачылып китте. Юк! Бабай җаны - күбәләк очып киткән! Ул, йөгереп барып, тәрәзәгә карады. Менә могҗиза! Тәрәзәне ачып, бераз саф һава сулады. Тыннары иркенәеп калды, күңеле күтәрелеп китте егетнең. Күкрәген киереп бар тавышка кычкырасы килде аның. «Күңелеңдә никадәр саф хисләр ташыса да, тавышыңны чыгарырга ярамый, юкса хәзер «тиле Наил» дигән кушамат тагачаклар. Ходаем Үзе сокласын». Аннан соң үзеннән ничек көләчәкләрен яхшы белә Наил. Тавышы ялгыш чыкмасын дип егет куллары белән авызын каплады. Ә күңеленнән: «Бабакаем, мин синең җаныңны күрдем, син миңа рәнҗеп китмә инде! Мин синең рухыңа багышлап һәрвакыт хәер бирермен. Син бит үзең шулай өйрәттең мине», - дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тәрәзә төбенә гөрләп килеп кунган күгәрченнәргә икмәк ваклап салды...

Уфа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: