Мәдәни җомга

АЙНЫҢ КҮЗГӘ КҮРЕНМӘГӘН ЯГЫ

Шигыренең һәм китабының исеме белән тәңгәлләштереп, шагыйрь Роберт Әхмәтҗановны (1935-2008) "ялгызлыктан зарланмаган Җәяүле Күбәләк" белән чагыштыручылар бар. Әмма каләмдәшләре "ул үзе бер шигъри дәүләт" дип күккә чөйгән мәлдә, әдипне буйдаклар сафына куып кертергә дә ярамас. Балык Бистәсе районы улы, өч тапкыр гаилә корып, дәвамчыларын нәсел шәҗәрәсенә ялгаган шәхес. Шулай берчакны,...

Шигыренең һәм китабының исеме белән тәңгәлләштереп, шагыйрь Роберт Әхмәтҗановны (1935-2008) "ялгызлыктан зарланмаган Җәяүле Күбәләк" белән чагыштыручылар бар. Әмма каләмдәшләре "ул үзе бер шигъри дәүләт" дип күккә чөйгән мәлдә, әдипне буйдаклар сафына куып кертергә дә ярамас. Балык Бистәсе районы улы, өч тапкыр гаилә корып, дәвамчыларын нәсел шәҗәрәсенә ялгаган шәхес.
Шулай берчакны, моңа бер дәлилен калдырып, редакциягә җилтерәп кенә олы яшьтәге ханым килеп керде. Бик батыраеп, үзе белән:
- Мин шагыйрь Роберт Габделвәли улы Әхмәтҗановның беренче хатыны Роза Гыйльфан кызы Минхәерова булам! - дип таныштырды. - 1957 елда ук язган, 2001 елда басылган "Җәяүле Күбәләк" китабында да урын алган исемсез шигырендә ул менә болай эндәште:
Су кызыдай каян калкып
чыктың,
гомерем сиңа ничек юлыкты?
Егерменче язда күкрәп туган
тойгыларга сәбәп булыпмы?
Хәтерләтеп сихри тау елгасын,
чәч дулкының коя җилкәңә.
Мин бик азны өмет итәм
синнән -
бер карашың белән иркәлә!..
Моны истә тотып, татар журналистлары миңа булышырга тиеш!
- Сезгә нинди ярдәм кирәк?
Басынкы тавышы белән ут чәчүче ханым ярып салды:
- Торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләре халыкны кычкыртып талый. Күрсәткән хезмәтләре өчен акчаны берничә тапкыр арттырып түләтәләр. Шушы комсызларны акылга утыртырга теләп, фатир хуҗаларының җыелышын үткәрәбез. Анда газета хәбәрчесенең катнашуын һәм бу турыда мәкалә язуын сорыйбыз!
Моң-зарын җиткергәч, чая апа үзе белән таныштыруны дәвам итте:
- Мин үзем 1925 елгы. Аксубай районының Иске Кармәт авылыннан. Сугышта катнашырга теләдем. Тик хәрби комиссариат фронтка җибәрмәде. Бик аптыраткач, Харьковтан Энгельс шәһәренә күченеп килгән журналистика институтының һәм хәрби академиянең студенты булдым. Анда инглиз, немец, испан, латин телләрен өйрәтеп, хәрби тәрҗемәчеләр әзерләделәр. Немецлар куылгач, укуны Харьковта тәмамладык. Шунда Борис Полевойның "Повесть о настоящем человеке" әсәрен рус теленнән инглизчәгә тәрҗемә иттем. Ул 1948 елда басылды. Аннары Казанга кайттым. Авиация институтында гомер буе инглиз теле укыттым. СССРдагы авиация институтлары һәм Хәрби Һава академияләре өчен әлеге фән буенча дәреслек (1971) чыгардым. Иҗат юлым шуның белән төгәлләнде. Аның каравы, 1959 елгы кызыбыз Нәргис рус телендә шигырьләр яза. Әтисе Робертның әсәрләрен дә русчага тәрҗемә итә. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Әхмәт Гадел юл ачышкач, Нәргиснең китабы да дөнья күрде. Аны сезгә дә калдырам, укырсыз!
Олыгайгач та күңел көрлеген югалтмаган Роза Ткачева, урындыктан күтәрелгәч, сумкасыннан бер журнал да тартып чыгарды:
- Монысын да сезгә калдырам, - диде. - Анда минем мәхәббәт һәм иҗат тарихына багышланган язмам бар. Укырсыз!
Рус телендә чыгучы "Идель"нең 2008 елгы бер саны иде бу. Анда Роза Әхмәтҗанова-Ткачеваның "Обратная сторона луны" ("Айның күзгә күренмәгән ягы") истәлеге урын алган. Әдипнең вафатыннан соң ярты еллап вакыт узгач дөнья күргән хатирә "Заманыбызның күренекле татар шагыйренә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановка багышлана" дип башлана. Аннары моңарчы имеш-мимеш дәрәҗәсендә йөргән кайбер хәлләр болайрак тасвирланган:
"Караңгы күк йөзендәге якты ай һәрчак матур һәм үзенә тартучан. Без аның белән хозурланабыз һәм бер үк вакытта уйланабыз: "Айның икенче, күзгә күренми торган ягында нәрсә бар икән?"
Кеше яшәеше дә нәкъ шуның кебек. Аның шәхси тормышы, нигездә, билгесез һәм табышмаклы. Шунлыктан, соңыннан бәхәссез хакыйкать һәм "җәмәгатьчелек фикере" буларак кабул ителгән уйдырмалар, фаразлау­лар, гайбәтләр һәм субъектив нәтиҗәләр килеп чыга.
Гаилә барлыкка килү һәм тернәкләнү, аның үсеше, ә кайчакта, бәхетсезлеккә, аның таркалуы - үзенчәлекле һәм гыйбрәтле күренеш. Әмма Роберт Әхмәтҗановка багышланган язмаларны укыгач, ирексездән уйланасың: ни өчен истәлекләрдә шагыйрь йөрәгенә иң якын булган кешеләр турында бер сүз дә юк?
Роберт Әхмәтҗановның шәхси тормышы, Айның икенче ягы кебек, бер кемгә дә күренмәде, билгесезлектә калды, әйтерсең лә аның якыннары игътибарга лаексыз һәм поэзия сөючеләр өчен кызык түгел. Әллә шагыйрьнең шәхси тормышы сер булып калырга тиеш дип саналамы икән?..
Минем Айның күренми торган ягындагы пәрдәсен ачып карыйсым килде. Шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның чын тормыш тарихы менә нинди ул.
Яшьлегемдә мин Татарстан Язучылар берлеге семинарларына йөрдем, иҗатымның башлап язучы авторларның беренче тупланмасына теркәлү бәхетенә ирештем. Шул вакытта шагыйрь Мәхмүт Хөсәен Роберт белән таныштырды. Аның турында: "Килер вакыт һәм бу яшүсмернең китабы бөек Габдулла Тукай әсәрләре белән янәшә торыр", - дип әйтте.
Сөргеннән яңа гына кайткан шагыйрь Хәсән Туфан белән очрашу кичәсендә аның белән якынрак таныштым. Роберт белән дуслык көннән-көн ныгыды, без иҗатта фикердәшләр икәнлегебезне аңладык. Без бәхетле булдык, никахлашу сараена юл ялгадык.
Әмма язмыш миңа көтелмәгән сынауны да кичектермәде. Өйгә кайткач сәер күренешне: ирем Робертның ниндидер язмаларны вак-вак кисәкчекләргә ерткалаганын күрдем. "Синең кулъязмаларыңны юк иттем, - диде Роберт тыныч кына. - Бер гаиләдә ике язучы булырга тиеш түгел..." Минем хикәяләрем - йөрәк хәтере юкка чыгарылды һәм билгесезлеккә ыргытылды.
Шулай итеп, иҗат һәм гаилә берлеге төзәтеп булмаслык дәрәҗәдә чатнады, минем Роберттан ерагаюым башланды. Кызыбыз Нәргис туу да уртак киләчәгебезне саклап кала алмады. Робертның әнисе Мәйсүфә ханым сүзләре белән әйткәндә, бәхеткә чыдый алмадык.
Робертның мине яңадан кайтару нияте булды. Әмма мин өметсезлек упкыныннан һәм ярдәмсез ялгызлыктан тартып алган кеше белән араны өзәргә үземдә көч тапмадым. Тора-бара ул кеше Нәргисне, киләчәген кайгыртып, кызлыкка алды.
Еллар узгач, кызы белән элемтәне ялгагач, ул үзенең гафу итмәслек хата ясавын аңлады һәм гомеренең ахырына кадәр бик нык үкенде. Чынлап та, үз кызыңны ничек чит кулларга тапшырырга һәм кызлыкка алыр­га рөхсәт итәргә мөмкин?"
Үги әтинең исеме әлеге язмада кычкырып әйтелмәсә дә, ул билгеле. Монда сүз КАИда эшләгән техник фәннәр кандидаты Гавриил Ткачев турында бара. Әмма Нәргис, үз атасы исән була торып, аның янында гына калырга ризалашмый. 2000 елда зур Казанда шагыйрь Роберт Әхмәтҗановны эзләп таба, ишеген ачтыра, фатирына килеп-китеп йөри. Халык тарафыннан танылган, байтак сүзләре көйгә салынган әдипкә - әтисенә язганнарын укый:
Без синең белән яшәдек
Озак еллар төрле
планеталарда.
Син Шигърияттә Атлант!
Беләм әле синең мәңгелек
җырың җырланачак!
Бөек Әтием минем,
Аңлау өчен ничек озак бардың:
Синең иң яхшы җырың -
Мин ул.
Хыялый Нәргис, әтисенә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген тапшырганда, Г. Камал театры янындагы сәхнәгә дә күтәрелә. Шигърият сөючеләрдән чәчәк бәйләме алгач, үзенең Роберт Әхмәтҗанов кызы булуы белән халык ташкынын сыйдырган мәйдан каршында горурлана.
Ә әтисен бөтенләйгә югалткач, әнисе белән Татар зиратына килеп, Нәргис әдипне соңгы юлга озатучы җәмәгатьчелеккә "Шагыйрь Роберт Әхмәтҗановка" дигән багышлавын ишеттерә:
Беләм - беркайчан
онытылмассың син,
Минем кадерле Әти.
Синең даһилык мәңге
очар йолдызларга,
Тормыш җырчысы.
Синең сүзләрнең шартлы
мәгънәсе
Тансык миңа.
Синең бөтен тормышың -
интектергеч хыял кебек,
Әйтерсең, сонет.
Филология фәннәре докторы Резеда Ганиева бәяләвенчә, Нәргис­нең шаккатыргыч иҗаты хикмәтле сәерлек белән уралган. Әлеге сәерлек аның әтисенә дә хас. Моны, сәерлек телендә язучыларның үз теориясе барлыкны истә тотып, табигый итеп кабул итәргә кирәк. "Шуны аңлау өчен, Тукайның "Даһига" шигырен Нәргис тәрҗемәсендә ишетеп, тыңлап карау да җитә", - ди галимә.
Тик Нәргис шигырьләрен, тәрҗемә әсәрләрен киләчәктә төрле кичәләрдә сөйли алырмы соң? Бу дөньяда янәшәсендә киңәш бирүчеләре, хуплаучылары калмады диярлек бит. Ирен автоһәлакәттә югалткан шагыйрәнең төп яклаучысы - әнисе дә 2013 елда дөньядан китеп барды. Җитмәсә, үги әтисе белән дә "ике телдә" сөйләшәләр. Ни аяныч, берүзе генә дә тора алмый. Көйсезләнә. Көлә, елый, кычкыра. Хастаханәгә кергәч тә, дәвалау вакыты узгач, 56 яшьлек Нәргисне сәерләр арасыннан алып чыгарлык кеше юк.
Әти ягы туганнарын барлый башласак, Роберт Әхмәтҗановның абыйсы Марат гаиләсе белән Кемерово ягында адашып калган. Сеңлесе Рәйсә Иске Арыштан Түбән Тегермәнлеккә кияүгә чыккан, Камил Шәймәрданов белән гомер кичереп, 75 яшьлеген каршылый. Ул абыйсы Робертның култамгалы китапларын кадерләп саклый. Шулай ук аның балалары Рәдиф белән Фәридә дә шигырь укып үскән. Иренең бертуганы Дәүләтхан исә, татар халкында балага туганнар исемен кушу хупланмаса да, әдипкә хөрмәтен күрсәтеп, улын Роберт дип атаган. "Шагыйрь Роберт Әхмәтҗановка охшарга тырышу җиңел түгел", - диеп, хәзер Шәймәрданов та шигырь яза. Тәүге китабын чыгарган.
"Татарстан Язучылар берлегендә 80 еллыгын билгеләп үткәндә якыннарын таба алмадык", - дисәләр дә, сеңлесе Рәйсә ханым әйткәнчә, Роберт Әхмәтҗановның икенче һәм өченче гаиләсе дә булган. Хатыны Шәфыйка - уллары Фәрһатны, Луиза исемлесе Давытны үстергән. Фәрһат әтисен соңгы юлга озатуда да катнашкан. Ә Давыт, нишләптер, зиратта күренмәгән. Шагыйрьнең уллары бүгенге көндә кайда эшлиләр икән? Әтиләре кебек, шигырь язалармы? Бу сораулар хәзергә ачык кала.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
.Балык Бистәсе. 1935 ел. Мәйсүфә Мифтахетдин кызы, Габделвәли Әхмәтвәли улы. Роберт Әхмәтҗановны дөньяга бар итүчеләр.
.Роза Минхәерова-Әхмәтҗанова-Ткачева.
.Нәргис.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: