Мәдәни җомга

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА: ГӨЛ ТАМЫРЫ ҖИРДӘ БУЛА

Илһам Шакировка 80 яшь Гөл тамыры җирдә була, Җырда була халык җаны. Х.Әюпов Күк йөзеннән моң түгелә иде. Кызлар толымына кушып үрерлек ап-ак тасма булып сузылган кар бөртекләрендә иде ул моң. Тулай торак тәрәзәсенең урам ягында - табигатьнең шушы могҗизалы матурлыгы булса, бүлмә эчендә - без, укырга дип шәһәргә килеп...

Илһам Шакировка 80 яшь


Гөл тамыры җирдә була,
Җырда була халык җаны.

Х.Әюпов

Күк йөзеннән моң түгелә иде. Кызлар толымына кушып үрерлек ап-ак тасма булып сузылган кар бөртекләрендә иде ул моң. Тулай торак тәрәзәсенең урам ягында - табигатьнең шушы могҗизалы матурлыгы булса, бүлмә эчендә - без, укырга дип шәһәргә килеп урнашкан кызлар. Ишек буендагы саргаеп беткән радиодан җыр агыла башлады:

Туган якның зәңгәр күге
Истә, һаман да истә...

Авылны, туган йортны сагынудан тәмам тулышкан күңелләргә шул җитә калды... Тәрәзнең теге ягында табигать җырлый, әйе, әйе, ап-ак моң булып, дөнья җырлый. Бүлмәдә - җанны җылыта да, елата да торган сихри тавыш белән Илһам абый җырлый. Табигать һәм кешенең бербөтенгә әверелгән Моңыннан әсәрләнеп керфекләре чыланган кызлар тавышсыз гына елый...

Төрле илләр, төрле халыклар бар: берәүләр үзләренең хөкемдарлары, икенчеләр сугыш-җиңүләре белән тарихка кереп калган. Татар халкы исә визит карточкасы итеп шагыйрьләрен, язучыларын, җырчыларын күрсәтүне мәгъкуль күрә. Янган, туракланган тарихыбыз аша килгән Кол Галиебез, туры Тукаебыз, батыр Җәлилебез, үлемсез Сәйдәшебез, моңлы Илһамыбыз, Әлфиябез бар безнең, дип горурлана.

...Чынлап та, ул - Моңның үзедер, мөгаен. Шулай булмаса, инде ничәмә-ничә буын татар, алай гына да түгел, төрки телле тамашачы аны үз бәгыреннән өзелеп төшкәндәй кабул итәр идеме? Аның каршында хәтта Вакыт галиҗәнапләре да көчсез: берәүләр килә, берәүләр китә, тәхеттә ничәмә-ничә патша алышына, ә Илһам Шакиров әле дә булса үз тәхетендә. "Халыкның үз гомере күпме булса, аның җырларының да гомере шулай ук". Болар - Илһам абыйның үз сүзләре. Халык һәм халыкчанлык дигән төшенчәләргә гомер буе тугры калган; нинди заманда яшәвенә карамастан, кыйбласын үзгәртмәгән; җырчы гына түгел, ил гамен иңнәренә күтәргән шәхес буларак, аның үз гомере дә мәңгелек. Тик шулай да Илһам абый сәхнәдән "Мин бит тере йолдыз сыман, балкып янар өчен озак, мәңгелеккә китеп барам", дип җырлаганда, йөрәк түрендә ниндидер кыл чыңлап куя. Йә Хода, күк йөзенә күтәрелеп караучылар гына көннән-көн сирәгәя бара шул, бүген аяк асты тулы йолдыз, йолдыз...

Казанның затлы театр залында мәртәбәле концерт буласы. Ил- һам абыйның килүен көтеп, эш юктан эш булсын дип, тирә-якны күзәтәм. Катнашучыларны исемлек буенча барлап, документларын тикшереп, энә күзеннән үткәргәч кенә ишек төбеннән уздырып җибәрәләр. Сакта торган егетләр эстраданың яшь "йолдызларын" шактый таный икән, шунда ук, "килде" дип, тамгалап та куялар. Менә концерт күлмәген беләгенә салып, ишектән Әлфия Авзалова кереп килә. Әйләнмәле "капка" шап итеп аның каршында туктый.

- Вы куда? Кто такая? - Сакчы егет, бөердән чыккан тавыш белән аягүрә торып басты.

- Кит, кеше көлкесе, әллә Әлфия Авзалованы да танымыйсыңмы? - Кычкырып әйтүемне үзем дә сизми калдым. Чеп-чи татарчаны бик әйбәт аңлады егет, каш астыннан гына караш ташлап, кәгазенә иелде. Илһам абыйны да нәкъ шул "язмыш" көтә иде, чөнки егет аны да танымый икән... Егетне гаепләвем түгел, кызгануым гына - ул да без яшәгән чорның, безнең җәмгыятьнең, халкымның бер газиз, әмма гарип баласы лабаса...

* * *

Көчсезләрдән-көчсез ни көчсез, дисәләр, милләтнең бөек шәхесләре алдында каләм көчсез, дияр идем мин. Аларның иҗаты, үткән гомере, эшләнгән эшләре алдында сүз дә кодрәтсез кебек. Бу язмада һич кенә дә Илһам Шакировның иҗатына бәя бирергә җыенуым түгел - халык аңа күптән үз бәясен биргән инде. Тик хәтеребез саекмасын өчен үткәннәргә кабат әйләнеп кайтулар кирәк әле, кирәк.

...Язмыш аны башыннан сыйпап кына үстермәде, каккалап-суккалап шактый сынады. Төн уртасында, лесник күрмәгәндә, чабаталык юкә эзләп урманга сыенган балачагы әле дә мөлдерәп карап тора кебек. Юкә булса, чабата үрелә; чабата сатылса, тамак төбенә ризык заты эләгә, дигән сүз. Янәшәдә әти булсамы?.. Гомер буе әрнеп торачак тәүге яраны нәкъ менә ятимлек камчысы татытты да инде. Әткәй дигән кадерле сүзне авыз тутырып әйтү бәхете тәтемәде шул. Алты баланы кочагына сыендырып, җавапсыз сорау белән күзгә-күз калган Нуриәсма апаның төпчегенә - Илһаметдиненә нибары ике яшь иде.

"Халык дошманы". Шушы ярлык белән төрмәгә озатылган Гыйлметдин агай сөеп туялмаган улының киләчәктә "зуп-зур Ил- һам" буласын күз алдына да китермәгәндер. 1937 елның 8 октябре - бөтенләйгә булган аерылышуның тәүге көне. Минзәлә шәһәрендә, Татарстан АССР Югары Судының махсус коллегиясендә Г.Шакировны "совет властена дошманнарча карап, троцкийчыларны яклап, советка, колхозга каршы контрреволюцион агитация алып баруда" гаеплиләр. Янәсе, ул колхоз җыелышында да шундый агитация ясаган. Кыр эшләре вакытында техниканы махсус рәвештә ватык калдырган, ремонтламаган. Әлеге җинаятьләр шаһитлар тарафыннан да "раслангач", аны 8 елга ирегеннән һәм тагын 3 елга сайлау хокукыннан мәхрүм итәргә, дигән карар чыгаралар. Бу - 1938 елның 8 июне була. Гыйлметдин Шакиров, илле яше туларга ике ай калгач, хезмәт белән төзәтү колониясендә 1940 елның 4 мартында дөнья куя. Бары тик 1972 елның 22 ноябрендә генә бу хөкем карары юкка чыгарыла, РСФСРның Югары Суды Президиумы җинаять эшен туктата һәм Г.Шакиров тулысынча аклана.

Язмышларны кабат язып булса, Гыйлметдин агай үзенең туган авылы Таулыктан кубарылып, Яңа Бүләккә килеп нигез салыр иде микән?.. 1927 елда гына оешкан өр-яңа авылда оста куллы тимерче ничек артык булсын - бишкуллап каршылаганнар аны. Белемле, укымышлы, эшкә оста ир-егетнең алачыгыннан кеше өзелмәгән. Күрәсең, тырнак астыннан кер эзләүчеләр дә булмый калмагандыр. Үз гомереңне сакларга тырышу теләге кемнәрне генә, нинди генә юлга этәрмәгәндер - Гыйлметдин агай әнә шул дәһшәтле еллар корбаны була.

Нуриәсма апаның сыңар канаты астында алты бала - Имаметдин, Гыйлмисафа, Зәйнәп, Гөлсем, Кыяметдин, Илһаметдин. Көнне-төнгә ялгап, тешне кысып гомер кичерер өчен Ходай үзе көч бирсә генә инде...

Җөй булып, әле дә әрнеп торган яраның икенчесе - Бөек Ватан сугышына китеп, Ленинград блокадасы мәхшәрен татып, яу кырында ятып калган Имаметдин белән бәйле. Өрлектәй егет урынына, 1943 елның мартында мәңгелеккә югалу хәбәре генә кайта йортка.

Шул югалтулар хәсрәте җыр булып ташып чыкты микән әллә? Йөрәк сагышын учларына кысып, Нуриәсма апа җырлый, аңа кушылып, Илһамы моңлана. Әрәмәлек буеннан саубуллашып китеп барган абыйсының мәңге кире кайтмаячагына сабый күңеле ничек ышана алсын? Печән җыйганда абыйсыннан отып калган җыр әле дә колагында яңгырый кебек:

Бергә булулары бик күңелле,
Әмма аерылулар бик яман.

Бу җырны Илһам үзе дә өйрәнеп алды инде. Беркөн, әнә, класс белән урманга баргач, ялгыз гына калып, эчкәрәк керде дә, кеше юклыктан файдаланып, кычкырып җырлап җибәрде. Ишетми калмаганнар икән, укытучы апалары, "Матур җырладың" дип, башыннан сыйпады. Моннан соң мәктәптә дә җырлата башладылар үзен.

"Беренче класста укыган чак иде, чыршы бәйрәме үткәрергә җыендылар шулай. Клубка халык җыелды, иң соңыннан мине җырлаттылар. Концерт бетүгә, иптәш малайлар яныма килеп: "Син җырлаганда әнкәйләр елап утырды", димәсенме! Җир тишегенә кереп китәргә әзер идем шул чакта. Кешеләрне елаткач, шәп түгел бит инде, дип уйлаганмындыр, мөгаен. Ул апалар бәлки мине кызганып елаганнардыр инде, бәлки сугыштагыларны искә төшергәннәрдер... Өйгә кайткач, әнкәй дә: "Бигрәк моңлы бала булдың инде", дип елап алды."

Табигать һәм моң икесе бер күзәнәктән яралгандыр... Шулай булмаса, күкләр зәңгәрлеге, каеннар аклыгы, чишмәләр сагышы җыр булып түгелмәс иде. Әнә бит, Яңа Бүләк мәктәбен тәмамлап, 12 чакрымдагы Теләнче Тамак урта мәктәбендә укый башлагач, Ил- һамга кушылып һәр сукмак, һәр агач җырлый башлады. Басулар җырлый, тургай кушыла. Җыр капчыгы шактый саллы инде хәзер. Ник дисәгез, авылларга радио куйдылар, һәр кичтә Казаннан концерт тапшыралар. Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев дисеңме... Тыңлап туялмаслык! Анысы, Илһамның үзен дә үсендереп торган булалар. "Урман кызы"н, аннан соң "Әллүки"не җырлагач, тәмам шаккаттылар. "Шулкадәр авыр җырны ничек булдыра аласың? Сиңа артистлыкка укырга кирәк", диделәр. Илһамны исә Алабуга пединституты үзенә тарта. Укытучы булырга исәп! Математиканы, физиканы су урынына эчә; ике авыл арасын ялларда җәяүләп яки чаңгыда үтә торгач, спорт буенча да алдынгылыкны бирми башлады.
Киң күңелле тоелган Алабуга гына егетне зарыгып көтеп тормаган икән... Ул чагында имтихан алган Люстик фамилияле немец белән соңыннан да очраштыра әле язмыш. Еллар үтә, Илһам Шакиров дигән артистны Алабуга пединститутына кичәгә чакыралар. Шулчагында әлеге әфәнде егет янына килеп гафу үтенә: "Сез имтиханда бишлегә түгел, алтылыга язган идегез. Тик ике сәбәп аркасында сезгә югары билге куярга ярамады: беренчедән, без иң беренче чиратта педучилищеның чыгарылыш студентларын кабул итәргә тиеш идек. Икенчедән, сезнең анкетада халык дошманы улы булуыгыз күренеп тора иде". Монысы - соңыннан. Әлегә... Алабугадан биштәрен асып чыгып киткән егет Казанга юл тотар. Казан урамында авылдашлары очрар да, аны музыка училищесына алып барыр. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев, укулар башланган булуга карамастан, гап-гади авыл малаена ышаныч белдерер, "Тыңлап карагыз әле" дип укытучыларга тәкъдим итәр; шулай итеп ул студент булыр... Әлегә ул бер капчык сохариен күтәреп, кешелеккә дигән костюмы салынган чемоданын тотып, алай-болай армиягә алсалар дип, иске киемнәрен киеп, пристаньга юнәлә. Ак пароходта ак күңеллеләр генә түгел шул : бар "байлык" - паспорт та, костюм да караклар кулында юк була.

Бер яманның бер яхшысы дигәндәй, училищеда аны киеменә түгел, акылына карап каршы алалар. Аккомпанементсыз гына берничә татар халык көен җырлап күрсәткән егет берсүзсез укырга кабул ителә. Профессиональ җырчы булу өчен бик күп күнекмә алырга, музыка теориясен, тарихын өйрәнергә кирәк була. Беренче курсны тәмамлауга ук аны консерваториягә күчерәләр. Биредә Гендель, Бетховен, Моцарт, Римский-Корсаков, Чайковский кебек олуг композиторларның иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге туа.

Студент елларында ук Илһам Шакиров дигән җырчы егет халык мәхәббәтен яулый башлый. Радио аша аның җырларын ишеткән тамашачыдан хат арты хат агыла. "Ончы Фәхри", "Кара урман аша", "Туган як", "Резидәкәй", "Умырзая" кебек җырларга гашыйк булмаган кеше калмагандыр. Кәрим Тинчуринның исеме акланып кайткан чор - Академия театрында шаулап-гөрләп "Зәңгәр шәл" бара. Спектакльдә Илһам Шакиров җырлый, дигән хәбәр күптән таралган, җәйгә дигән билетлар яз айларында ук сатылып беткән... Качкыннар белән тулы урман күренешендә агачка сөялеп Илһам җырлый. Тамашачы, сәхнәдә спектакль икәнен оныткандай, кабат-кабат сорап җырлата. Тулы бер эпизод янә кабатлана, янә...

Радиода - аның җырлары. Тамашачы шулар белән яши, шуларны тыңлап илаһи моңнан әсәрләнә, шуларга кушылып җырлый, елый, уйлана. Бу уңайдан шул чорда Илһам абыйга атап язылган бер хатка күз салу урынлы булыр. "Иптәш Илһам Шакиров, сезнең телевидение аша булган чыгышыгызны тыңлап, тавышыгызга сокландык, әмма репертуарыгыздан канәгать булмадык. Борынгы татар халык җырлары үзләренең озынлыгы һәм тирән халәтләрне чагылдыру белән аерылып тора... Кешеләр бит радио-телевидение янына ял итәргә, сезнең тавыштан ләззәт алырга утыра. Әмма бу борынгы авыр җырлар яңгыраганда, рәхәт ял урынына, сезнең белән бергә авыр кичерешләргә керә башлыйсың". Бу хатның авторы җырчы өчен никадәр мөһим сүз әйтүен үзе дә аңлап бетермәгәндер, мөгаен. Җыр һәм аның башкаручысы тамашачыны ниндидер уйларга, кичерешләргә этәрә алган икән, бу үзе үк аның көч-кодрәте турында сөйли түгелме соң?

Заманында Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская да үзенең ихлас сүзен ирештерә Илһам абыйга. 1960 елның 12 гыйнваренда Казанда татарның беренче профессиональ җырчысы Фәттах Латыйповның 75 еллыгын билгеләп узарга җыйналалар. Илһам Шакировның "Җирән Кашка", "Сәгать чылбыры", "Мәхәббәтем" җырларын тыңлагач, Сәхипҗамал Волжская, аның янына килеп: "Улым, тавышың бик моңлы икән. Сәхнәдә үзеңне тотышыңда да бер сабыйлык, нарасыйлык бар. Шуны гомерең буе югалтма", - дип аркасыннан сөя.

Консерваторияне тәмамлап, 1960 елда Татар дәүләт филармониясенә аяк басканнан бирле Илһам абыйның сәхнәдән төшкәне юк. Аның исеме хезмәт юлының тәүге елларында ук Татарстан чикләрен узып китә. Гастроль арты гастроль: Мәскәү, Ленинград, Таллин, Пермь, Тбилиси, Баку, Сәмәрканд, Омски, Новосибирски... Саный китсәң, ул чактагы Советлар Союзының бөтен почмагын телгә алырга туры килер иде. Кайда гына булып китмәсен, җырларын тыңлаганнан соң район, шәһәр, өлкә матбугатында аның соклангыч иҗатына бәя биргән язмалар дөнья күрә. Хөкүмәт концертларының берсе дә Илһам абый катнашыннан башка үтми. Җырларын тыңлагач, татарлар гына түгел, төрле республикалардан, чит илләрдән килгән мәдәният-сәнгать эшлеклеләре дә үзләренең гаять тәэсирләнүләрен белдерәләр: күренекле әрмән шагыйрәсе Сильва Капутикян, немец язучысы Леон Небенцаль, гарәп язучысы Сәхиб Җамал дисеңме... Бер очрак турында шул чорда газеталарда да язып чыгалар. Мәскәүдә Патрис Лумумба исемендәге университетта укучы бер француз кызы Парижга ялга кайтканда үзе белән татар пластинкалары алып кайта, дусларына да тыңлата. Илһам Шакировның "Мәдинәкәй", "Менәргә иде Урал тауларына", "Сәгать чылбыры" кебек җырларын ишеткән кызлар татар моңына таң кала. Араларыннан берсе, Элен Роль Танги дигәне "Артек" пионер лагеренда ял иткәндә, Роберт Фәрхиев исемле Казан егете белән танышкан булган икән. Кыз шуңа хат язып, бу җырларның эчтәлеген сорый, яңа пластинкалар җибәрүен үтенә. "Безнең җырлар чикләрне үтеп чыга", дип яза бу чорда "Социалистик Татарстан" газетасы.

Миңа калса, Илһам абыйның үзен кайсы гына илгә алып барып җырлатсаң да, татар милләтенең йөз аклыгы булып чыгыш ясар иде ул. Татарлык чабудан тарткандырмы, "кара мөһер" сугылган булу үзенекен иткәндерме, әллә башка сәбәпләрме - 1968 елда Финляндиядә булуны исәпкә алмаганда, чит илләрдә татар моңын үз авызыннан яңгырату эләкми Илһам абыйга. Финляндиягә исә Хельсинки университеты профессоры, милләттәшебез, Тукай җәмгыятен оештыручы Гомәр Таһир чакыруы буенча, бер төркем артистлар юл тота. Аларны дәүләт башлыгы Урхо Кекконен да кабул итеп, җылы теләкләрен юллый. Бу сәфәр Илһам абый күңелендә аерым бер урын алып тора. Шуны раслар өчен Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Хәйруллина (мәрхүмә) истәлегеннән бер өзек китерергә телим.

"Ул Финляндиядән бик үзгәреп кайтты. Фотолар күрсәтте. Андагы милләттәшләр белән очрашу нык тәэсир иткән үзенә дип уйлап та өлгермәдем, ул кулына бер фотоны аерып алды да:

- Ә менә бу - минем Рәхиләм! - дип сөйкемле дә, матур да кыз сурәтенә текәлде. Әйе, "минем Рәхиләм", диде. Сердәшенә бик зур, бик кадерле серен сөйләгән сыман, бәхет-мәхәббәтен табу куанычы белән уртаклашкандай әйтте ул моны... Әмма ул чакта, тагын 34 елдан соң бу мәхәббәтнең очрашу шаһиты да булырмын, дип башыма да китермәгән идем. Без бер төркем Камал театры артистлары һәм Илһам абый Финляндиягә баргач булды бу очрашу. Аларның күрешүләре! Бер-берсенә караганнар, куллары-кулга тоташкан. Рәхилә буйга кечерәк икән, йолдызларга караган күк, Илһам абыйга текәлгән, ә үзе көзге яфрак кебек калтырана. Илһам абый тыныч калырга тырыша, әмма булдыра алмый. Аннары ул бөтенебез алдында Рәхиләнең иңнәренә бүләккә алып килгән ак шәлен салды. Аларга карап безнең күңелләр шундый тулды ки, нидер үзгәртәсе, гомер агышын кирегә борып, язмыш ялгышларын төзәтеп, яшьлекләренә кире кайтарасы, бәхетле итәсе килә иде үзләрен".

Чорның да, җәмгыятьнең дә үз законнары шул... Мәхәббәт сагышын, чарасызлыкны җырга салып, ялгыз гына моңланырга кала: "Җырланмаган әле безнең җыр", "Хуш, авылым", "Бибкәй матур"... Хәер, ялгыз дип әйтү ничек дөрес булсын? Меңләгән, миллионлаган тамашачы бар бит әле. Менә Ленинград халкы. Илһам җырлаячак концерт залы янына эчтәгедән күбрәк халык җыелган. Күреп булса да каласылары, кулын кысасылары, рәхмәт әйтәселәре килә. Тик Илһам икенче урамнан килеп, арткы ишектән кереп киткән икән. Халык урамда концерт беткәнен көтә, өметен өзми. Аларны сөендерергә теләгәндәй, концерттан соң урамда Илһам җыры яңгырый башлый. Тамашачы тулысы белән магнитофонга яздырып алган икән. Әнә шулай тамашачының җырчыга, җырчының тамашачыга мәхәббәте ихлас булганга күрә, чын мәгънәсендә халык җырчысына әверелгәндер дә инде Илһам абый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: