Мәдәни җомга

Аяз Гыйләҗев һәм татар әхлагы 

(Әдипнең тууына 90 ел тулу уңаеннан)

Татар әдәбиятын һәм театр сәнгатен Аяз Гыйләҗевтән башка күз алдына да китереп булмый. Ул утыздан артык драма әсәре тудырган:  “Өч аршын җир”, “Шамил Усманов”, “Сары чәчәк ата көнбагыш...”, “Шомырт чәчәк атканда”, “Җанның җиденче тамыры”, “Җан җылысы”, “Җиз кыңгырау”, “Әгәр бик сагынсаң...”, “Әткәй җырлый да, җылый да...”, “Шикәрем син, балым син!”, “Син – минеке, мин – синеке”, “Яланаяклы кыз”, “Без – унике кыз идек...”, “Ефәк баулы былбыл кош”, “Баласын җуйган болан эзеннән...”, “Китмәгез, тургайлар!”, “Киек Каз Юлы”, “Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз...” һ. б.


Драматург, гадәттә, театр белән нык аралашып яши, актив эшли. А. Гыйләҗев тә шундый булган. Әлмәт драма театрын озак еллар җитәкләгән тынгысыз режиссер Гали Хөсәенов аңа “Әткәй җырлый да, җылый да...”, “Әгәр бик сагынсаң...” исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итәргә этәргеч ясаган. Бервакыт ул А. Гыйләҗевтән “хатлардан гына торган пьеса” язып карамыйсыңмы, дип сораган. Ике елдан соң драматург “Әгәр бик сагынсаң...” драмасын язып, өстәлгә салган. “Пьесаның язмышы бәхетле булды, Әлмәт актерлары аны илебезнең бик күп почмакларына алып барып җиткерде. Һәм иң кызыгы... тамашачылар пьесаның тәмамлануы белән бер дә килешмәде, конференцияләрдә, миңа язган хатларында Әсфан, Фәүзия язмыш­ларының дәвамы белән тирәнтен кызыксынуларын белдерде. “Геройларның язмышы болай ярты юлда кала алмый!” – диде, беравыздан. Г. Хөсәенов бу пьесаның дәвамын язуымны үтенде һәм “Әткәй җырлый да, җылый да” драмасы дөньяга туды. Әгәр режиссер, актерлар белән, һәм, иң мөһиме, тамашачылар белән бер сулышта булмасак, бу пьеса язылмый иде... Димәк, кайчагында тамашачылар, укучылар төпле фикерләре, урынлы таләпләре белән язучыны алдан көтелмәгән сукмакларга да этәрә ала икән!” – дип язды ул үзе соңыннан.

А. Гыйләҗев “Өч аршын җир” пьесасын да  Марсель Сәлимҗанов үтенече буенча язган. “Юк, бу очракта да мин повестьны механик рәвештә әйләндереп чыкмадым, проза әсәре нигезендә бөтенләй яңа сәхнә әсәре туды. Өр-яңа! Моның шулай икәнлеген “Театральная жизнь” журналында М.Сәлимҗанов үзе дә тәкрар итеп чыкты” (Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр. 5 том, – Б. 444).

А. Гыйләҗев – проза әсәрләре авторы да, мәсәлән, язу­чының “Үги ана яфраклары”, “Тәрәзәләр”, “Өч тәгәрмәчле арба” исемле кызыклы хикәяләрен, “Качак”, “Берәү”, “Дүртәү”, “Өч аршын җир”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Язгы кәрваннар”, “Күзгә-күз”, “Җомга көн, кич белән...”, “Әтәч менгән читәнгә”, “Балта кем кулында?”, ”Яра” кебек гыйбрәтле повестьларын һәм “Урамнар артында яшел болын” романын, “Йәгез, бер дога!” роман-эссесын укып үстек. Нәкъ менә “Җомга көн, кич белән...” һәм “Әтәч менгән читәнгә” әсәрләре өчен әдип Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 

1990 еллар башында Иб­раһим Сәлаховның “Колыма хикәяләре”н укып бер тетрәнсәк, А. Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” романын укып, икенче тапкыр тетрәндек, ГУЛАГның миллионлаган корбаннарына дога кылдык. Чыннан да, сөекле әдибебез Сталин чорының кабахәтлекләрен тирәнтен тас­вирлап, үз башыннан кичергән төрмә, лагерь тормышын сурәтләп, укучыны тетрәндерерлек роман язып калдырды. Караганда шахталарында кәйлә белән ташкүмер чапкан сәяси тоткыннарның аяныч хәлен, дөнья хакында уй-фикерләрен, сәяси карашларын күзалларга ярдәм итте.

Язучының иҗатында совет сис­темасын гаепләгән әсәрләрнең шактый булуы табигый хәл. Сталинның сәяси режимы аны бер гаепсезгә рәнҗеткән бит! Совет строен гаепләгән җөмләләрне “Качак”, “Берәү”, “Дүртәү”, “Өч аршын җир”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Язгы кәрваннар”, “Күзгә-күз”, “Җомга көн, кич белән...”, “Балта кем кулында?”, “Йәгез, бер дога!” әсәрләреннән табарга мөмкин.  

Татар авылында туып-үскән, укытучылар гаиләсендә яхшы тәрбия алган А.Гыйләҗев авыл кешеләренең сөйләмен дөрес чагылдыра. Автор үз әсәрләрендә туган телебезнең лексик байлыгын киң кулланган, авыл сөйләменең үзенчәлекләрен мул итеп биргән. Мәсәлән, симез яки ябык кешегә карата әйтелгән сүзләрне укып карыйк әле: ит пүкәне, апара чиләге, кисмәк яки зираттан яланаяк качкан, шыр сөяк, мәет һ. б. (“Әтәч менгән читәнгә”). Шушы ук әсәрдә авыл кызы Фирүзәне гаҗәеп оста сурәтләп, “камыт аяк”, ә физрук Җәмилне “Мирфатыйх тәресе” дип атаган.

Инде әсәрнең сюжет үзенчәлекләренә игътибар итик. Иң беренче Гәрәйханның читәннән егылып төшүе кош-кортлар дөньясында гаять көчле ыгы-зыгы кузгата: “Китте кытаклау, купты тавыш, кузгалды ыгы-зыгы, әкәмәт! Моңа күрше-тирә әтәчләре дә игътибар иттеләр: муеннарын сузып күкне күзәттеләр – тилгәннәр эскадрильясы очып килгәнме әллә?! Уңнан да, сулдан да йомылып әтәчләр чаба башлады. «Бүгеннән Югары очта беренчелек миндә!» дип шауладылар алар, бер-берсенең күзен чукып алырга әзер торып. Түшләр киерелде, бугазлар бушады. Китте шикләнү, китте юраулар, фараз кылулар, күрәзәлек, табышмак чишүләр, талаш көчәйде, шулар һәммәсе күршедән күршегә, йорттан йортка күчеп, авылның бөтен кош-кортлары пыр тузды...”

Кош-кортлар хоры авылның кыл уртасындагы пожар каланчасына менеп йоклаган Хәйретдин агайны йокысыннан уята һәм ул, кош-корт юкка котырынмый дип, чаң кагып куя. Әдәплелеге, акчага-малга кызыкмавы, чисталык-пөхтәлек яратуы белән дә аерылып торган, Язкилдедә үз йорты да калмаган Хәйретдин агай бөтен авылны кинәндереп яши. Аның кулы белмәгән эш юк, һөнәрләрен, кешеләргә эшләгән яхшылык­ларын санап кына чыгу өчен дә авторга берничә бит кирәк булган. Хәйретдин агай әсәрдә тирән мәгънәле роль уйный, конфликтның бер ягына автор шул хикмәтле картны куя. Әйтерсең ул пожар каланчасында гына түгел, кешелекле мөнәсәбәтләр сагында да тора.

“Язкилдедә гел яхшы кешеләр генә яши дип ышана иде Хәйретдин агай. Талашларны да очраклы хәл, чәкәләшеп алуларның да төп сәбәпчесе бары тик шул каһәр суккан зәмзәм суы дип кенә белә иде. Ә монда Мирфатыйх белән Сәләхетдин дошманлаша”, һәр халык яхшы гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, тәмле теле, хатын-кызларның буй җитмәс сафлыгы, горурлыгы, батырлыгы сакланганда гына тормыш дәвам итә дигән ышаныч белән үзе дә гомере буе тормышны матурлап яшәгән Хәйретдин агай уйга кала. Кая бара бу тормыш – зиратлар ишелә, су буенда кеше башлары аунап ята. Кешеләр чишмә суы урынына аракы эчә, хәтер, акыл зәгыйфьләнә. Кош-корт юкка тузынмый ул, кешеләр азына. Язкилдедә шушы хәвефне сизеп борчылучы кеше – бер Хәйретдин агай. Гомер-гомергә беркемгә авыр сүз әйтмәгән, тәмле телле, әүлия күңелле карт бүгенге көн кешеләренә карап әрнеп уйлана. Аның чаң сугуы да күңелләрне уятырга теләве, кешеләрне акылларына килергә чакыруы кебек кабул ителә.

Әсәрдә ике төрле вакыт үлчәме бар: бер көн һәм үткәне-бүгенгесе белән күз алдына килгән мөнәсәбәтләр тарихы. Бер көн эчендә барган вакыйгаларның эчтәлеге бер үк: ызгыш-талаш, сугыш. Автор аларны йомгаклап, түгәрәкләп куя: әтәчләр сугышы белән башланган көн, ике семья башлыгының сугышып, берсенең имгәнүе белән тәмамлана.

Ызгыш түбән дәрәҗәдән югарыга таба үсештә бара: әтәч читәннән егылып төшә, “Син атып төшердең аны” дип гаиләдәге иң кече буын, беренче сыйныфта укучылар сугыша. “Сезнеке-безнеке” дип, мактанышу-үртәшү китә, чөнки аларны, “берәүгә дә баш бирмә, җиңелгәнне җиңгә бөтерәләр” дип, әткәләре-әнкәләре өйрәтеп тора. Бу ызгышка мәктәпкә консультациягә бармыйча борылып кайткан 8 нче сыйныф укучысы Фирүзә кушыла. Аның үз хәсрәте баштан ашкан: бу язда аның битен бетчә баса, күзгә күренеп үзгәрә Сәләхетдиннең чибәр кызы.

Фирүзәне укытучы Җәмил абыйсы мыскыл итеп кайтарган. Җәмил дә мәктәпкә тренировкага ашыга иде, Сәрвәрбикә әби аркасында гына Вәзилә янында тоткарланды. Вәзиләнең исә Җәмил белән бәйләнешле зур планы бар: ул шәһәргә күченеп китәргә тиеш. Үзен яратып йөргән егетне кыз авылдан биздерергә тырыша. Ләкин Җәмил авылны ярата, күңеле авылны яраткан яшь, сөйкемле кызга – Сәкинәгә тартыла. Шуңа күрә Вәзиләнең генераль планы җимерелү алдында. Өстәвенә, энесе Зөфәр дә аңа “хыянәт” иткән. Зөфәрнең дә хәле җиңел түгел, апасыннан куркып, өйгә кайта алмыйча йөри. Аның Җәмил кебек спортчы буласы, гомумән, аңа охшыйсы килә, өйдәгеләр генә ирек бирми. Абыйсы Хәйдәр кайтып керсә, Зөфәрне яклар иде дә, бәлки, тик ул да һаман күренми әле. Хәйдәр исә бүген шулай ук зур эшләр белән мәшгуль: бай кәләш эзләп йөри. Әнисе Гөлбикәне утыртып, кәләш күзләп кайтып килгәндә, аларның чия төсле “Москвич” машинасын Мидхәтнең сары лимон төсле “Жигули”е узып китә. Күзләренә ак-кара күренмәс дәрәҗәгә җиткән егетләр ярыша торгач, машиналары җимерелә, Гөлбикәнең кулы сына. Җитмәсә, йорт хуҗалары Сәләхетдин белән Мирфатыйх та сугышып кул сындыралар.

Ике йорт арасында какшамас татулыкны нәрсә боза? Берзаман Сәләхетдин бишекле мотоцикл сатып ала. Гаиләләре белән төялеп Сабан туена төшәләр. Киңәшсез-нисез, кинәт булгангадыр, күршеләр шакката, Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьямнең күзе шуларда гына була. Икенче көнне үк ул кибеттән көзгеле шкаф сатып ала, ә Сәләхетдин Гөлбикәсе шкафның ике көзгелесен алып кайтып утырта һәм... шуннан башлана йортка ярыша-узыша әйбер ташу.

Әсәрнең конфликты нидә? Ике күрше дә, хатыннары, балалары да көнчелек, усаллык корбаннарына әйләнә. Әйбәт, саф күңелле кешеләрне көнчелек дигән явыз көч сихерли, таш күңелгә әверелдерә. Матур хисләр, теләкләр белән яшәүче Җәмил белән Зөфәр генә бу чиргә бирешми, әмма алар гына нәрсәнедер үзгәртер дип әйтеп булмый.

Һәлакәт чигенә җиткән күршеләр кинәт тукталып кала, агулы сөремнән айный. Әсәр башында Гәрәйхан кушаматлы гайрәтле әтәч янәшәсендә күренгән Хәйретдин агай авырып китә һәм үзен яңа зиратка күмәргә васыять әйтә, ә халыкта шундый ышану яши, янәсе, яңа зиратка беренче булып күмелгән кеше үз артыннан туганнарын да ияртә икән. Икесе дә Хәйретдин агайның туганы икәнен исләренә төшергән Сәләхетдин белән Мирфатыйх, ниһаять, аңнарына килә, үзара да туган икәнлекләренә акыллары барып җитә. Әсәр никадәр ирония, сарказм белән язылса да, аның ахыры хәерлегә таба борылган. Тормыш турында ничек кенә итеп сөйләсәк тә, аны кешеләр кора, төзи яки җимерә. Җимерелүдән кешене мәрхәмәтле җаннар, олы акыл гына саклап кала ала. Яшәү өчен фидакярлек, гомер буена җитәрлек сабырлык кирәк, заман чирләренә бирешмәслек акыл кирәк. Тормышның гадел тәртибе бар – акыл, тәҗрибә туплаган өлкән буын үзеннән соң килүчеләрне акылсызлык, тәүфыйксызлык упкынына төшермичә саклап тора. Яшьләр шуны аңламаса, алар уң яктан үзләренә терәк булып торган таянычларын югалта, чынбарлык каршында киңәшчесез кала.

Илһам Фәттахов, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: