Мәдәни җомга

АРЧА ЕГEТЕ – АЛТЫН ТАБУЧЫ

Тәүге эзләнүләр Без һәрвакыт милләттәшләребезнең төрле тармаклардагы ачышлары белән горурланабыз. Колымада иң беренче булып бай алтын ятмасы тапкан кеше дә татар егете Барый Шәфигуллин икән бит. Арча районының кечкенә генә Мирҗәм авылында туып-үскән Барый мәңгелек туң җирдә ятып калып, үзенә үлемсезлек китерде. Якташыбызның ерак Себердә алтын ятмасы ачуына бер гасыр...

Тәүге эзләнүләр
Без һәрвакыт милләттәшләребезнең төрле тармаклардагы ачышлары белән горурланабыз. Колымада иң беренче булып бай алтын ятмасы тапкан кеше дә татар егете Барый Шәфигуллин икән бит. Арча районының кечкенә генә Мирҗәм авылында туып-үскән Барый мәңгелек туң җирдә ятып калып, үзенә үлемсезлек китерде. Якташыбызның ерак Себердә алтын ятмасы ачуына бер гасыр вакыт үтсә дә, аның исеме бу төбәктә зур хөрмәткә ия. Дөрес, башка милләттән булган олуг шәхесләрнең исемнәрен руслаштырырга омтылыш күптән инде гадәткә кергән. Бу төбәктә Барыйны да Бориска дип йөрткәннәр. Аңа кагылышлы күпчелек рәсми документларга, истәлекләргә ул шулай кереп калган. Магаданда Б.Шәфигуллинга һәйкәл куярга җыеналар икән. Куярсың да, ул бу төбәкнең данын бөтен дөньяга таныткан шәхес бит.
Үткән гасырның 30 нчы елларында Колымада эшләгән геолог Б.С.Русановның "Повесть о Бориске, его друге Сафи и первом Колымском золоте" исемле китап язуы мәгълүм. Тайгада беренче алтын эзләүчеләр турында Б.Вронский, А.Зимкин, И.Галченко һәм кайбер башка геологлар хикәяләрендә дә сөйләнелә.
Колымага килгәнче Барыйның алтын чыгару буенча бераз тәҗрибәсе була инде. Б.Русановның язуына караганда, ул Лена елгасы буендагы Федосеевск алтын приискасында забойчы булып эшли. Бу чорда тайгада алтын ятмалары күп икән дигән имеш-мимешләр киң тарала. Җитмәсә, 1912 елда Охотск-­Якутск телеграф һәм телефон линиясен сузганда инженер В.Фогельман җитәкчелегендәге эшчеләр көтмәгәндә бик бай алтын запасы мәйданына тап була. Ике елдан соң В.Фогельман "П.И.Кольцов, В.А.Фогельман һәм КО сәүдә йорты" дип исемләнгән акционерлык җәмгыяте оештыра. 1915-1917 елларда гына да җәмгыять 26 пот алтын чыгара.
Тарихтан мәгълүм булганча, 1912 елда Лена алтын приискасында хезмәтнең чамадан тыш авырлыгына, эшчеләрнең төрлечә мәсхәрәләнүенә каршы забастовка күтәрелә. Аны бастыру өчен администрация корал куллана, 300 дән артык эшче атып үтерелә. Бу вакыйгадан соң алтын запасы табу турында күптән хыялланган Барый да приискада бергә эшләгән авылдашы Сафи Гайфуллин белән бәхет эзләп көнчыгышка юл тота. Алар башта Якутскига килә. Аннары сәүдәгәр Кушнаревка ялланып, аның вәкиле белән Колымага китәләр. Колыма шәһәрен узып, Охотск аркылы Ямскига килеп җитәләр. Биредә алар 1908 елдан бирле алтын эзләү белән җенләнгән Юрий Розенфельд белән очраша. Юрий Янович та алтын ятмалары табарга, казыну эшләре алып барырга ашкынып торучылар белән танышуына чиксез шатлана. Тора-бара боларга бу якларда алтын табарга хыялланып йөрүче Михаил Канов та килеп кушыла. Шул рәвеш­ле Ю.Розенфельд, Б.Шәфигуллин, С.Гайфуллин, М.Канов составындагы экспедиция оеша.
Берничә ел дәвамында Колымада булып, әйләнә-тирәне шактый нык өйрәнергә өлгергән Ю.Розенфельд казу эшләрен Джегдян елгасы тирәсендә башларга карар итә. Вакытында ул бу тирәдә гадәти кара туфрактан шактый аерылып торган, аксылрак төстәге ялтыравыклы катламны күргән була. Экспедиция әгъзалары шунда юнәлә. Барый гына атлар, боланнар саклап Ямскида кала. Ю.Розенфельд иптәшләре белән елга тамагын, яр катламнарын, юшкыннарны тикшерә, әмма уңай нәтиҗәләр күренми. Дөрес, алар Ямскидан бик ашыгып киткәндә үзләре белән кирәкле җиһазларны алыр­га оныталар, шунлыктан кварц җепселләрен тикшерә алмыйлар. Барый янына кире кайтырга булалар.
Билгеле, экспедициянең бу сәфәрен бөтенләй үк уңышсыз дип булмый. Джегдян елгасы буенда алтын бөртекләре табыла. Кайту юлында туктап тикшерелгән туфрак составында да алтын кисәкчекләре булуы беленә. Иптәшләре югында Буюнды елгасының өске агымында Барый үткәргән анализлар да биредә алтын булуын раслый.
Үҗәтлек
Кышкы юл төшүгә, боланнар җигеп, Б.Шәфигуллин иптәшләрен каршыларга китә. Кайтканда ук алтын эзләүчеләр яңа экспедиция оештыру турында хыяллана. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башланып планнарны челпәрәмә китерә. Чөнки егетләрнең солдатка каралырга вакытлары җиткән була, тайганы вакытлыча ташлап торырга туры килә. Шулай да Барый кайтырга теләми. "Сугышырга теләмим. Алтын эзләячәкмен. Бәлки табармын, бәлки тайгада үлеп калырмын", - ди ул иптәшләренә.
Һәм кала да. Күрәсең, ул шактый үҗәт, рухи яктан бик көчле кеше булгандыр. Искиткеч сәләт өстенә Ходай аңа гаҗәеп нык­лык, тырышлык та биргәндер. Югыйсә, шундый кырыс Колыма табигате белән ялгызы гына көрәшергә карар кылмас иде. Барый кышны М.Канов белән бергә төзегән кечкенә генә өйдә уздыра. Билгеле, вакыт бушка әрәм ителми. Ләкин берничә урында казыган шурфлары буш булып чыга. Бераздан ул Хупкачан районына күчеп карый, урман эчендә кайчандыр Ю.Розенфельд төзегән амбарда яши. Шулай да, бу тирәдә хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне эзлиләр икән дигән хәбәрне ишеткәч, ул тиз генә тайга эченәрәк качарга була. Нәтиҗәдә Среднекан бистәсе тирәсенә килеп төпләнә.
Ул тирәдән бик күпләргә мәгъ­лүм Ола-Сеймчан юлы уза, аның аша Колымага йөк төягән кәрваннар йөри. Барый алардан үзенә кирәкле азык-төлекне сатып ала. Азык запасын елгалардан тоткан балык белән тулыландыра. Туктаусыз алтын ятмасы табу хыялы белән яши. Елга буйларында, болыннарда казына, су төбеннән алган ләмнәрне юа, көчле салкыннарда да эшен туктатмый. Ниһаять, туктаусыз эзләнүләр нәтиҗәсен бирә. Среднеканның кечкенә генә кушылдыгында Барый бай алтын чыганагына тап була. Соңрак бу урын Борискино чыганагы дип йөртелә башлый.
Барый Шәфигуллин якутлар М.Александров, А.Колодезников һәм Н.Дмитриев белән аралашып яши. Сирәк-мирәк булса да, алар бер-берсенә килгәләп йөри. 1917 ел башында алар соңгы вакытларда Барый яшәгән йортка килгәч, хуҗаны очрата алмый. Эзләр буенча елга буена киткәч, якутлар үзе казыган чокырда ярым бөгелеп утырган хәлдәге Барый мәетенә тап була. Аның үзе белән алтын тулы кечкенә генә капчыгы, балтасы, нык шомарган кәйләсе, агач улагы, ике калай консерв банкасы була, күрәсең аларны алтын эзләүче котелок һәм кружка урынына куллангандыр", - дип яза геолог Б.Вронский.
Барый Шәфигуллинны үлемгә китергән сәбәпләр ачыкланмыйча кала. Ачтан үлгәндер дисәң, аның йортында азык җитәрлек күләмдә була. Талау өчен үтергәннәрдер дисәң, алтын тулы капчыгын нигә алып китмиләр? Геолог И.Молодых: "Бориска алтын тапкач, бәлки, нык дулкынланудан үлгәндер", - ди. Якутлар исә алтын эзләүче явыз рухларны кузгаткан дип саный. Шулай да тайга серләрне саклый шул дияргә генә кала.
Якутлар мәетне Барыйның үзе үк казыган шурфка җирли. Шулай итеп, үзенең гомерен алтын эзләүгә багышлаган Арча районы егете Барый Шәфигуллин Колыманың мәңге туң туфрагында ятып кала. Тайгада яшәүчеләр алтын запасы табылган җирдә прииска оештырылгач, аны "Бориска приискасы" дип йөртәләр. Барыйның исеме, өлешчә булса да, шулай мәңгеләштерелә.
Язмышлар
Бик мул алтын запасы табылу турындагы хәбәр әйләнә-тирәгә тиз тарала. Әмма биредә ныклап тикшерүләр үткәрүне, экспедиция оештыруны бераз кичектереп торырга туры килә. Чөнки Октябрь революциясе, гражданнар сугышы илдә ыгы-зыгы тудыра. Бары 1924 елда гына Сафи Гайфуллин, Филипп Поликарпов һәм Михаил Канов шушы урынга килә. Ф.Поликарпов алтын чыгару эшен дәүләт күләмендә рәсмиләштерә, заявка бирә. 1928 елда казыну эшләрен үткәрү өчен Юрий Билибин җитәкчелегендә беренче Колыма экспедициясе оештырыла. Казу вакытында Барыйның "Энем" кофе савытына тутырылган алтыны да килеп чыга. Тикшерү нәтиҗәсендә экспедиция әгъзалары яңадан-яңа ятмаларга тап була.
1939 елны Барыйны тагын бер тапкыр искә алу өчен сәбәп табыла. "Бориска приискасы"нда казу эшләрен башкарганда экскаватор җир куеныннан Барыйның мәетен сөйрәп чыгара. Мәңге туң җир аны элекке хәлендә диярлек саклаган була. Брезентка төрелгән мәет йон күлмәктән, күн чалбардан була, аягы ялангач. "Аның нык каралган бик ябык йөзе, озын гәүдәсе, гаҗәеп киң җилкәләре, Колыманың беренче мул алтын ятмасын тапкан кытыршы, каты, көчле куллары хәтердә калган. Колыманың мәңгелек туң җирендә аның күлмәк-ыштаннары элеккечә иде..." - дип яза очраклы рәвештә бу вакыйганың шаһите булган язучы Борис Русанов.
Табибләр карагач, мәетне тау итәгенә кабат җирлиләр.
Алтын эзләү - авыр хезмәт. Күпчелек очракта старательләрнең язмышлары да фаҗигале төгәлләнә. Укучыларны озак еллар дәвамында Барый белән бергә алтын эзләп йөргән иптәшләренең язмышлары белән тулырак таныштырып үтү дә урынлы булыр. Барый үлгәч тә алар эшчәнлекләрен дәвам иткән бит әле. Экспедиция җитәкчесе Юрий Розенфельднең 1874 елда Эстониядә туган булуы мәгълүм. 4 сыйныфлы өяз училищесын тәмамлагач, Петербургта Блюменфельд фирмасы конторасында эшли ул. Барыйдан аерылганнан соң да төрле җирләрдә казу эшләре үткәрә. Бай алтын ятмасына тап булмаса да, өметен өзми. Бу эшкә дәүләт оешмаларын, чит ил капиталистларын җәлеп итәргә тырыша. Әмма акча бирергә теләүчеләр тиз генә табылмый. Һәм менә, ниһаять, 1934 елда "Дальстрой" тресты экспедиция үткәрергә ризалаша. Экспедиция тикшеренүләре кайчандыр Ю.Розенфельд ялтыравыклы рудалар күргән "Гореловские жилы" ятмасында үткәрелсә дә, биредә алтын запасы табылмый. Геологларның раславынча, рудалы катламнар да даими рәвештә үзгәрешләр кичерә икән. Ничек кенә булмасын, экспедиция эшен туктата, Ю.Розенфельд дәүләткә 86677 сум 30 тиен зыян китерде дип табыла. Суд аны биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. С.Гайфуллин һәм М.Канов судка шаһит буларак чакырыла. Юрий Розенфельдка гомеренең биш елын Магаданның юллар төзелешендә үткәрергә туры килә. Кайберәүләр гаҗәеп тырыш, нык эзләнүчән булуына карамастан, авыр язмышка дучар ителгән бу кешене кызгана. Икенчеләре исә ул тапкан алтыннарын яшереп тота, бик бай адәм дип исәпли. Мөгаен, шундыйларның берәрсе аның башына җиткәндер дә. 1940 елның 14 апрелендә тәне нык кыйнап кара яндырылган, башы тишкәләнгән, куллары артка каерып бәйләнгән, ярым чишендерелгән гәүдәсен су торбасында табалар.
1874 елда туган авылдашы Сафи Гайфуллин Барый үлгәннән соң да алтын эзләүдән туктамый. Колыма тайгасын, аның елгаларын аркылыга-буйга иңли. 1926 елда Среднекан янында бик бай алтын ятмасын таба. Әмма ул районны башкаларга күрсәтми. Берничә килограмм алтынын кеше күзеннән яшереп куя. Әмма Сафиның бу хәйләсе рәсми органнарга барып ирешә. Алтын конфискацияләнә. Тайга киңлекләрендә алтын эзләүгә күп көч куюы, инде олы яшьтә булуы гына аны төрмәдән коткарып кала. Аннан соң да Сафи озак еллар Ола авыл хуҗалыгы комбинатының хуҗалык бүлегендә эшли. Гомеренең соңгы елларында почта бүлегендә каравылда тора. С.Гайфуллин 1940 елда 66 яшендә үлә.
Чувашиядә 1878 елда туган Михаил Кановның да бөтен гомере алтын эзләүгә багышлана. 1917 елда ул хәрби хезмәткә алына. Аннан азат ителгәч, тагын алтын эзләвен дәвам итә. 1926 елда Среднекан янындагы Безымянный ерганагы ярында бик мул алтын чыганагы таба. 1928 елдан "Союззолото" прииска конторасында хезмәт куя. Михаил үзенең туганы Трофим белән язгы ташу вакытында суга батып үлә.
Һәйкәл кирәк, ул булыр да...
Колыма бүген дә алтын чыгару буенча илдә алдынгы урынны тота. Биредә беренче алтын ятмасын тапкан якташыбыз Барый Шәфигуллинны да онытмыйлар. Колымалылар Магадан шәһәре паркында, яисә иң матур скверларның берсендә аңа һәйкәл урнаштырырга җыена. Бу юнәлештә эш башланган дип әйтергә дә мөмкин икән инде. А.Пушкин исемендәге өлкә китапханәсе, "Магаданская правда" газетасы белән берлектә, һәйкәл проектына конкурс игълан иткәннәр.
Беренче проект әзер дә инде. Аны Россиянең атказанган рәссамы, скульптор Евгений Крамаренко әзерләгән. Идеясенең авторы - фотограф Евгений Радченко. Һәйкәлне ике табигый материал - пластик бронза һәм граниттан салырга уйлыйлар. Бу материаллар исеме легендага әйләнгән кешенең характерын тулырак ачар дип исәпләнә.
Һәйкәл проектында алтынлы комны юу өчен кулына иләк тоткан, ташта утырган кеше сурәтләнә. (Рәсемдә).Янәшәдә аның кәйләсе һәм көрәге ята. Кулында саф килеш әле генә табылган металл кисәге. Шатлыгыннан йөзе балкый.
Бер үк вакытта кыйммәтле металлардан һәм сөяктән Барыйның һәйкәлдәге образын кабатлаучы ювелир сыннар да әзерләү күздә тотыла. Аларны бүләк итәргә, өйнең иң күренә торган җирендә урнаштырырга мөмкин булачак. Бездә булган мәгълүматларга караганда, хәзергә проект конкурсына йомгак ясалмаган. Димәк, башка проектларның тәкъдим ителүе дә бик мөмкин. Бәлки Татарстан рәссамнары да үз вариантларын тәкъдим итәрләр. Ерак Магаданда якташыбыз Барый Шәфигуллинга һәйкәл салырга җыенулары турындагы хәбәр республика җитәкчелегенә дә мәгълүм икән. Колымада озак еллар алтын эзләгән, хәзер Оренбургта яшәүче милләттәшебез Марат Мәхмүт улы Ибраһимов Магадан шәһәрендә Б.Шәфигуллинга һәйкәл кую мөмкинлеген карауны сорап Президентыбызга хат юллаган. Уртак тырышлык белән һәйкәл куелыр, милләттәшебез тырышлыгына лаеклы бәя бирелер дип өметләник.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Ринат ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: