Мәдәни җомга

Җан җылысы булып ул яна...

Мансур Шиһаповны күпләр шагыйрь, халкыбыз күңеле түреннән урын алган дистәләгән җырлар авторы буларак беләдер

Адәм баласына гомер юлында кайда гына булырга, кемнәр белән генә аралашып яшәргә туры килми. Мин үземне бу уңайдан бәхетлегә саныйм, тормыш җилләре кайда гына илтмәсен янәшәмдә игелекле, эчкерсез һәм зыялы кешеләр булды. Җанга якын шундый затларның берсе хакында фикер уртаклашырга булдым әле менә.


Сигез дистәлек гомер бәйрәмен каршылаучы Мансур Шиһаповны күпләр шагыйрь, халкыбыз күңеле түреннән урын алган дистәләгән җырлар авторы буларак беләдер. Ә миңа аның белән алты ел чамасы бер коллективта кулга-кул тотынышып эшләү насыйп булды. Кырыгым тулгач та, Татарстан язучылары мине идарә рәисе итеп сайлап куйды. Ә тагын бер елдан Татарстан халкы РСФСР Югары Советына депутат итеп сайлады. Ул гына да түгел, Югары Советның мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе вазифаларын йөкләделәр үземә. Илдә үзгәртеп кору (асылда: корылганны җимерү) вакыйгалары бара. Мәйданнарда митинглар, көндәлек матбугатта әле кичә генә үзебез өчен газиз Ватан саналган илне сүгү, бер-береңне фаш итү, ыгы-зыгы кузгалды. Журналистлар гына түгел, язучылар өчен дә офыкларның киң ачылган чагы: каләм – кылыч, тел – сөяксез... 

Менә шундый дәвердә мин Мансур Әхмәт улы Шиһаповны Язучылар берлегенә урынбасар итеп чакырдым. “Син үз акылыңдамы, кемне чакырасың”, - дип, киңәш бирүче, кайгыртучы дус-иш аз булмады. Бер уйласаң, алар хаклы иде кебек. Мансур Шиһапов озак еллар дәвамына республиканың мәртәбәле театрларын җитәкләгән директор буларак зур тәҗрибә туплаган шәхес. Тел-теш тидерерлек гаепләре дә булган, имеш...

“Яхшы атка гына кыңгырау тагалар”, дип җавап бирдем андыйларга. Ялгышмаганмын, без кулга-кул тотынып эшләп киттек. Гомер буе белешкән кешеләр диярсең, бер-беребезне сүзсез дә аңлый идек. Мансур Әхмәт улының эш өчен, илгә һәм милләткә хезмәт итү, кешеләргә игелек һәм ярдәм кылу өчен яратылган шәхес булуын аңладым. Ул киңәшергә керсә, киңәш сорап түгел, әзер тәкъдим белән керә торган иде. Иң катлаулы һәм авыр мизгелләрдә бар җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле, тавыш-гауга чыгарырга җай эзләп йөргәннәрне дә шаяру һәм уен-көлке белән күңелләрен күреп озата белгән кеше...  Аның тапкырлыгы, җорлыгы, мөлаемлеге йөрәге боз булганнарны да эретергә сәләтле булгандыр. Мансур Әхмәт улы белән янәшә утырып биш-ун минут сөйләшеп, чәй эчеп алырга вакыт тапканда үземнең дә күңелләр тынычланып, борчу-хәсрәтләр онытылып китә торган иде. Шул катлаулы һәм болгавыр елларда да иҗат берлегебезнең, татар әдәбиятының абруен, шөһрәтен саклап, милләткә хәл кадәри хезмәт иткәнбез икән, монда Мансур Шиһапов кеби фидакярләрнең өлеше гаять зур булуын искәртергә кирәк саныйм.

Олысы-кечесе аңарга, беркадәр рәсмиләштерә төшеп, әмма хөрмәт белән, “Мансур Ахметович” диеп дәшә, ә минем өчен ул “Мансур абый” иде. Һәм бүген дә, күпме сулар агып, күпме еллар узгач та, мин аңарга үз итеп “Мансур абый” диеп дәшәм. Көн-төн язучыларны кайгыртып эшләде һәм яшәде ул, татар әдәбиятын пропагандалау дигәндә вакытын һәм сәламәтлеген һич кызганмады. Әмма, “миңа...” диеп, үзен кайгырткан чакларын хәтерләмим. Ә югыйсә, ул чын шагыйрь, үзен әллә кемгә санап, берөзлексез премияләр, исемнәр, китап­лар дәгъвалап йөргәннәрне бер читкә куярлык талант иясе, укучы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле лирик.

Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынса,
Сагынам авылым кичләрен.
Сагынам, сагынам өзелеп
Ялкынлы яшьлегем эзләрен...

Бу юлларны укыганда, ирексездән, күңелгә моң, музыка иңәдер кебек. Чөнки алар үзләре үк җырлап тора. Бер дә юкка гына, әллә кайда, Башкортстанда яшәгән Рим Хәсәнов табып, җаннарны тибрәндерерлек җырга әверелдермәгәндер үзләрен.

М.Шиһапов шигырьләрен тыныч кына укып булмастыр. Аларда шагыйрь­нең язмышы синең язмыш белән янәшә үрелеп бара, аларда заман сулышы, замандашларының кичерешләре чагылыш таба. Сүзләре колакны ярып керми, гап-гади, тас­вирлау чаралары күңелгә ятышлы, хисләре табигый. Шагыйрь белән укучы арасында һичбер киртә калмый, гүя җырның сүзләре синең үз йөрәгеңнән агыладыр кебек...

Агыла тын гына, җыр булып моң гына,
Кемнәрдер кайларга китәләр...
Сагыштан янганнар, 
яшьләре тамганнар
Юлларда өзелеп көтәләр.
Күңелдә йөргән яр, төшләргә кергән яр,
Кайсыбыз сагынмый, әйтегез?!
Яшьлекнең таңында вәгъдәләр хакына
Тизрәк әйләнеп кайтыгыз...

М. Шиһапов карап торышка пәһлеван гәүдәле, ул буй-сын, ул гөбедән чыккандай көчле тавыш дисеңме. Ә инде ул бер-бер эш артыннан ашыгып барышлый каршыңа килеп чыкса, таудан таш тәгәри диярсең, аның гайрәтле йөрешен күреп, куркып качарсың... Ләкин шул гәүдә һәм сын артында үтә нечкә хисләргә бирелүчән күңел балкыганын абайламыйсың да кайчак. Яңа язган шигырьләрен укыганда Мансур абыйның керфек читләрендә энҗе бөртекләредәй яшь тамчылары җемелдәвен күреп хәйран калган чакларым аз булмады.

Яшьлегемә кире кайтыр идем, 
Кабатланмас булса ялгышлар.
Башкаларны йөрәк кабул итми,
Буй сыннарың күз алдымнан китми;
Күңелемдә әрнү, сагышлар...

 Аның “Туй күлмәге”, “Яшьлегем эзләре”, “Әйләнеп кайтыгыз”, “Мин әнкәйнең бер бөртеге идем”, “Бүләк ит син”, “Өлешемә тигән, әй, көмешем” кебек дистәләгән җырлары турында халык җыры, халык сүзләре дип игълан ителгәнен ишеткән бар. Бу хата, әлбәттә. Әмма, шул хатада М. Шиһапов иҗатына булган искиткеч югары бәя бар. Бу шагыйрь иҗатының югары зәвыкка ия халыкчанлыгы турында сөйли. Чөнки гасырлардан гасырларга күчеп чарланган, камилләшкән халык җырларындагы гадилек, нечкә зәвык һәм ихласлык замандашыбыз М. Шиһаповның җыр­га әверелгән шигырьләренә дә хас. Сүзнең тәмен, татар теленең бөтен нечкәлекләрен, хәтта мамыгын тоеп иҗат итә шагыйрь. Җыр сәнгатебездә зәвык, таләпчәнлек һәм ихласлык төшенчәләре онытылып барган көндә М. Шиһапов сүзләре бик күпләр өчен үрнәк һәм гыйбрәт булып тора.

М. Шиһаповның тормыш юлы һәм язмышы – ул гади татар авылыннан чыгып, үз көче һәм тырышлыгы белән күтәрелгән бик күп замандашлары язмышына тиң. Бөек Ватан сугышы елларындагы авыл кешеләренә хас фидакярлек, сугыштан җиңү яулап кайткан әтиләргә хас ышаныч һәм өмет, әниләрнең күңел җылысы, Туган илгә булган мәхәббәт бишегендә үскән буын вәкиле ул. Шуңарга күрә дә тамырлары нык һәм тирән, туган туфракка береккән... Әмма, аның кош булып очарга әзер, иреккә, иркенлеккә омтылып яшәгән шигъри җанга ия булуын да онытмау хәерледер.

Туган як, туган туфраксыз
Яшәве җиңел түгел.
Ә шулай да...
Чегәннәрнең таборына
Иярде китте күңел.
Алда ирек, анда хөрлек,
Болыннар һәм сулыклар. 
Иксез-чиксез карурманнар,
Мавыктыргыч офыклар.
Кысып торган кануннарга
Газиз башны имисең.
Кимсетелү, җәберләнү,
Тарлыкларны күрмисең.
Иң мөһиме, бу тормышның
Иң азат баласы син:
Тирә якта тургай җыры,
Күктә – кояш, җирдә – мин!.. 

Күңелдәге хис һәм тойгыларны түкми-чәчми әйтеп бетерергә иде дә бит, әмма, мөмкин түгел... Шигырь һәм җыр сөюче, туган телебезнең бар байлыгын һәм тирәнлеген тоярга сәләтле укучы бу олы дөнья – Мансур Шиһапов шигърия­тенең серләренә үзе ирешер.

 Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: