Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

АЛЫП БУЙЛЫ ХАЛЫК ИДЕК...

«Китап җене кагылган» үсмер чакларыбызда Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романын кинофильм итеп күрәсебез бик тә килә, шул хыял белән саташыплар бетә идек. Ул чакларда телевизор һәм андагы шөкәтсезлекләр, шөкер, әле төшләргә дә кермәде, киноларда күргәнне һәм китаплардан укыганны без ихласлык белән кабул итә, кайдадыр чынлап та шундый вакыйгалар булган, кешеләр...

«Китап җене кагылган» үсмер чакларыбызда Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романын кинофильм итеп күрәсебез бик тә килә, шул хыял белән саташыплар бетә идек. Ул чакларда телевизор һәм андагы шөкәтсезлекләр, шөкер, әле төшләргә дә кермәде, киноларда күргәнне һәм китаплардан укыганны без ихласлык белән кабул итә, кайдадыр чынлап та шундый вакыйгалар булган, кешеләр әнә шундый матур уй-хислеләр, алар без күрмәгән ямьле тормышта яшәп ята дип ышана, язучы хыялы тудырган могҗизаи дөньяга бар күңелебез белән тартыла идек. Кайсыдыр ишекне генә атлап үтәсе, ниндидер пәрдәне генә ачасы да, без әнә шул ымсындыргыч, серле хәяткә, романнарның романтик каһарманнары арасына барып керербез шикелле иде. Мондый ымсынулар берсе дә буш җилбәзәклек, мәгънәсезлек кенә булмаган үзе: могҗизалы әкиятләр, әдәпле романтик әдәбият безнең күңелләрне азмы-күпме ак нур белән яктырткан, бозыклык чигенә атлап керүдән, уйсыз-гамьсез яшәүдән саклашкан.

Инде дөньялар да үзгәрде, без дә бүтән, китапларда язылганга һәм безне урап алган чынбарлыкка карашларыбыз да элеккечә түгел, без инде, яшьлек исәрлегенән тыш, «милләт», «халык», «хөрлек», «дәүләтчелек», «газиз туган тел» кебек төшенчәләр дә барлыгын аңлый башладык, һәм, кинофильм итеп эшләнмәсә дә, радио-телевидениедән ник еш яңгырамый, бүгенге Фәйзи Йосыповларыбыз, Әзәл Яһудиннарыбыз (бардыр бит алар?) сәхнәләрдән нигә әледән-әле сөйләп тормый икән моны, дип аптыраганда да хәзер күз алдыбызга иң элек маҗаралы әдәби әсәрләр яки шырдый-бырдый «көлдергеч»ләр түгел, әйтик, менә бу китаптагы «Ачлык» исемле поэма килә:

Алып буйлы халык идек юкса,
Яралган соң нинди каннан без?
Илсез калмас, телсез калмас өчен,
Ачлык тотар көнгә калганбыз.
Рәсәйне тик булмый ышандырып,
Сан юк сиңа - ачык, ачыкма...
Кытлык-мохтаҗлыкта яши-яши
Ул күнеккән инде ачлыкка.
Илдә хәтта чыпчыклар да үлгән,
Үлмәс дигәннәре - уйдырма.
Илдә бүген кемнәр антын сатып,
Алтын сатып тамак туйдыра.

«1991 елның май урталары. Нәкъ җырдагыча - алмагачларның чәчәккә узган чаклары... Ирек мәйданы күзгә күренмәс чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган... Мәйданда- АЧЛЫК. 1981 елда ун ирланд егете Лонг-Кеш төрмәсендә сәяси ачлык тотудан һәлак булган иде... Безнең башка ниләр язды икән?.. Хәер, безнең тарих болай да ачлыктан тора. Без инде 1552 елдан бирле ачыгабыз. Кайчандыр болгар бабаларыбыз урыс халкын ач үлемнән саклап калган».

Строфалар арасындагы бу «нәсран» юлларны да тетрәнмичә уку мөмкин түгел, бәлки, шуңа «Ачлык» поэмасын сәхнәләрдә дә укымыйлардыр һәм эфирда да яңгыратмыйлардыр? «Яңа Гасыр» телеканалында «Ач, шигърият, серләреңне» исемле бик әйбәт тапшыру бара үзе. Кешеләр китаптан бизебрәк торган бу чорда шундый тапшыру уйлап чыгаручыларга рәхмәттән бүтән сүз була алмыйдыр. Сирәк-мирәк ялкынлы шигырьләр дә ишетелгәли аннан. Чын шагыйрь беркайчан да үз халкын уйланмаган һәлакәтле юлга чакырмаячак. Бу очракта үзебезчә ипле, шул ук вакытта үзенең нинди милләт улы икәнен һәм ул милләтнең хокук-омтылышларын тирән аңлап язган Роберт Миңнуллин шигырьләрен күз алдында тотуым иде әле. Аларны эфирда мәшһүр Хәлим Җәләй укый. «Зәңгәр экран»нан шигырьләрне бик матур укучы Гөлчәчәк сеңел Хафизова репертуарында да кайвакыт рухи хөрлек авазлары яңгырап-яңгырап ала. Шулай да тапшыруда күп кабатланып, төсен җуя, кадерсезләнә барган «син сөймәсәң, мин дә сөймим»нәр ешрак ишетелә кебек. Ә «Ачлык»ны әле бер тапкыр да укымадылар дип беләм. Укылырга гына түгел, «фәлән миллион татар тамашачысы»ның һәрберсенә һичшиксез барып җитсен өчен, әледән-әле кабатланып торырга, ерак-ерак пәйгамбәрләргә бәйле легендаларны кат-кат сөйләп ялыккан чакларында, татар җанлы хәзрәтләребез тарафыннан да вәгазь итеп сөйләнергә лаек әсәр, югыйсә. Татар халкының Хәтер көннәрендә, Мәскәү тарафларыннан хәвефле җилләр котырып искән чакларда бик урынлы кабул ителер иде алар. Татар бит бүген күпмедер дәрәҗәдә динсез генә түгел, хокуксыз да, милли мәгърифәтсез, үзе теләгән әлифбасыз да, дәүләтледән калган дәүләтсез дә. Аянычка, инде телсез калуына да күнеп бара, беришебез үзе теләп телен югалта, татарга Ходай тарафыннан бирелгән камил татар теле кайбер муллалар һәм шагыйрьләр өчен дә чит-ятка әверелде.

Булмаса халыкның
Әгәр дә үз Иле,
Илбасар телендә
Җыр язар шагыйре,-

диелә әлеге китапта. Әйе, югалтуларыбыз шулкадәр күп, аларны берәмләп кенә кире кайтару мөмкин дә түгел кебек инде. Дин юлын юллап кына түгел, милләт хакын, аның дәүләтле киләчәген дә хаклап көрәшкән хәзрәтләрнең, үзендә имамлык белән әдиплек-шагыйрьлекне берләштергән фидакярләрнең генә шанлы тарихта эзләре һәм исемнәре саклана, бүтәннәре исә еш кына Тукайларның «злоба»сын кузгаткан Ишми ишанга әверелә. Халыкны берләштерерлек бөек бер максатның булмавы сәбәпле, Ислам дине нык үскән кайбер гарәп илләрен дә ватандашлар сугышы әнә ничек әледән-әле тетрәтеп тора. Хөр дәүләтчелек шигаре күтәрелгән 90 нчы елларда диннең дә җанлануы, аннары, татарга дигән мөстәкыйльлек офыкта да шәйләнми башлагач, җанлануның торгынлык белән алышынуы, дини даирәдә үзара ризасызлыклар чыккалап тору-бик гыйбрәтле хәлдер. Борынгы бабаларыбызга Ислам дине аларның нәкъ менә мөстәкыйль, нык, бердәм дәүләт булып яшәгән чорларында килгән бит. Хәзер булса, Русия Дәүләт Думасы депутатлары да, илдәге һәр эшләүчегә берәр туры килә торган чиновниклар («Нинди кытлык заманда да халык Хуҗаларга кытлык кичерми ул» диелә бу китапта) һәм әллә нинди экспертлар да (кайберләрен иблис үрчетмәдеме икән, әстәгъфирулла, тәүбә!) татарларның урысларныкыннан үзгә дин кабул итүенә юл куймас, ханнарыбыз да Мәскәү патшасы сүзеннән чыга алмас иде. Шушы халәтен халыкның үзенә төшендерү, югалтканнарын кире кайтаруда булышу хәзрәтләрнең генә кулыннан килмәгән кебек, бу вазифаны аз санлы шагыйрьләр генә дә үтәп чыга алмый. Әле аларның да ничәсе генә боларны яза алу кыюлыгына һәм хәтер саулыгына иядер. Язганнары халыкка җиткерелмәсә, аз тиражлы китапларда гына калса, безләр хакыйкатьне кайдан белер?
Танк белән таптарга да була,
Атарга да була безләрне.
Буй кыскара, уй кыскара бара,
Яши икән халкың тезләнеп.
Буй кыскара, уй кыскара бара,-
Кемгә хаҗәт-гарьлән, гарьләнмә...
Без бәләкәй түгел, дия-дия,
Әверелеп беттек кәрләгә.

Халыкның аяныч рухи халәт кичерүендә башкаларны гына гаепләү, үзенең бер генә хатасын да танымау түрә сәясәтчеләргә җиңел биреләдер, бәлки, әмма шагыйрь болай эшли алмый, ул, сабак һәм гыйбрәт өчен, үз оттырышларыбызны да күрергә һәм күрсәтеп бирергә бурычлы. «Кәрләгә әверелү»нең сәбәпләрен иң элек үзебездән, үз тарихыбыздан эзлисе әле. Җимерелгән ханлык чорларыннан ук.

Бүген халыкны әйдәүче көчләр-зыялылар, дин башындагылар (болары хәзер күпчелектер, шөкер), милләт җанлы сәясәтчеләр ерак элгәрләребез хатасын кабатламаса иде дә бит, «атадан калган хата» (бүтән бер шагыйрь сүзләре) һәммәсенә нык ябышкан шул: берсе дә икенчесен-өченчесен үзенә юлдаш, көрәштәш, фикердәш итеп танымый, берсе оештырган күмәк чарага икенчесе катнашмый, беркем беркемгә таяныч түгел. Нәкъ шул сәбәпле, узган гасыр азагында ирешә язган дәүләтчелегебезгә юлыбыз тагын бер кат киселде, уянган өметләр кабат сүнде, татарның Аккош, Чуртан, Кысласы милләт йөген төрле якка тартуны дәвам иттерә. Ә йөк һаман бер урында, чөнки, бу китаптагы «Халык хәстәре» шигырендә бик хак әйтелгәнчә, «Киләчәгенә телсез-лөгатьсез бармый ул халык». Менә «Ачлык» поэмасы дәвам итә:

Кансызлар азмы халыкның
Иреген атты терәп.
Яши татар маңкортлары
Халкыма коллык теләп.
Яши татар маңкортлары
Сафсата сата-сата...
Улымны телсез калудан
И Тәңрем, үзең сакла.
Сакла хәтерсез калудан,
Сакла Иделен, йортын.
Сакла берүк-
Хәтеребез
Болай да ярым-йорты.

Тарихи хәтеребезнең аянычлы ярым-йортылыгы - бу китаптагы байтак шигырьләрдә үзәккә алып бәян ителә. Чөнки вәзгыять шундый: исәпләмәсәң-түзәрлек, исәпләсәң- үләрлек, нәкъ шуңа күрә исәпсез-уйсыз гына яшәргә маташабыз да. Хәтеребезне буташтыру, телебезне бетерү, татарны бүтән милләтләр арасында «эретү» дигәндә безнең бик үк федераль булмаган үзәк чиновниклары һәм галимнәре әллә нинди нечкә алымнар уйлап таба, өстәвенә, байтагыбыз боларга бик тырышып ярдәм итә. Милли мәнфәгатьләребезне яклар, бәлки, дигән зәгыйфь кенә өмет белән Думага сайлаган депутатларыбыз да кайчак милләткә каршы эшләп шаккатыра. Милли сәясәтчеләребез дә тәмам юкка чыгып бетте, диярлек. Хәер, соңыннан аңлашылганча, аларның байтагына Татарстан мөстәкыйльлеге дә хосусый байлык йолкып калу өчен генә кирәк булган ләбаса. Инде шул хәрам малларын саклау өчен алар теләсә нинди законны хупларга әзер, андыйларга милләтең ни дә, аның бетә барган теле ни. Кайберләре каләм ияләренә дә «Бик акыллы булгач, ник бай түгел соң син?» дип кенә җиффәрә. Бу китаптагы «Чыпчык карагы» шигыреннән бер строфа шундыйларга ап-ачык бер җаваптыр:

Башлы булу - башлык булу, имеш,
Шулай, имеш, ташка басылган.
Ашлыдыр шул, әйе, башлыдыр шул,
Йөри белгәч халык башыннан.

Сәясәтчеләребезнең хөр дәүләтчелек идеясеннән чигенүе шартларында, ничарадан-бичара, дигәндәй, хәзер шагыйрьләр сәясәт белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Мәрхүм Туфан Миңнуллин да еш кына, мин сәясәтче түгел, ләкин мине сәясәткә керергә мәҗбүр итәләр, дия торган иде. Мәҗбүр итүче сәбәпләрнең берсе - югарыдан торып, халыкның чын тарихын тәмам оныттырырга, каһарманнарын танымаска, шул юл белән тарихи һәм милли җегәрсезләндерергә маташулардыр.

Табу салсаң әгәр чын тарихка
(Чынлык та, һай, кайчак хәтәр әле),
Дастаннардан алыплары качар,
Кешеләрдән качар хәтерләре,-

диелә бу китаптагы «Түбә» поэмасында.

Шигырьләрнең сәхнәләрдән яңгырамый башлавына борчылучылар да бар икән, шөкер. Узган ел азакларында «Яңа Гасыр» телеканалының «Мәдәният дөньясында» тапшыруында Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим әфәнде Нуруллин катнашты. (Бу тапшыру атнадан-атнага тирәнрәк эчтәлекле була бара, күз генә тимәсен. Анда кыюрак сүз әйтүдән дә егылып төшмиләр хәзер, чөнки мәдәнилек белән коллык-мескенлекнең килешә алмавын аңлаучылар бар). Шунда, сүз иярә сүз чыгып, ул, филармониянең зур концерт залы булса, Язучылар берлеге белән күмәк чараларны да яңартып җибәрә алыр идек, югыйсә, никадәр әдәби әсәр сәхнәдән укылуны көтеп ала алмыйча әрәм ята, диебрәк сөйләде. Афәрин, Кадим әфәнде! (Филармониягә заманча зур зал кирәк, дигәннән, хәзер безнең хакимиятләр мондыйрак сорау-үтенечләргә әзер булырга тиештер, чөнки, кирәк санаса, алар әллә ниләр төзергә сәләтле һәм матди мөмкинлекле булуын күрсәтте. Бушлай фатирлар бирү социализм белән бергә үлде, дисәләр дә, үзләренә кирәкле хезмәттәгеләргә анысын да бүләк иткәләп торалар. Хезмәтенә бәрабәр булмаган акча умырып, коттедж өстенә коттедж салдыручылар ничә дистә меңдер! Бар бездә акча, бар.)

Сәхнәләрне узып, мәйданнарда укылырлык шигырьләрнең аз тиражлы китапларда томаланып ятуы хакында гына беркем беркайда сүз кузгатмас, мөгаен. Мәйдан бирү кая, бу исәптән, елга бер тапкыр Тукай һәйкәле янындагы аулакка җыелып шигырь укуларны тыймасалар ярый әле, законнарны айдан-айга кырыслаталар бит. Ә чын шагыйрьләр барыбер яза үзе. Әле шушы арада гына, иҗаты хакында бер-ике сүз әйтешкәндә, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин көлеп кенә, «70кә җиткәч, әлләни кырып булмас инде», дип әйтеп ташлады. Ләкин «Казан утлары» журналының үткән елгы соңгы саныннан бу зур һәм горур талант иясенең «Рәнҗү» шигырен укысаң, өлкәнәю түгел, олпатлану турында гына сүз бара аладыр монда, дип уйлыйсың.

...Көч барда, акылга хаҗәт юк.
Беркемнең беркемгә әҗәт юк...
Күпме ул рәнҗелгән кавемнәр
хәмердә ысланган бу илдә!
Коллыкка тарылган өнеңдә...
Зарланма! Шыңшыма!-
Тел юк, дип, рух юк, дип...
«Җиңелмәскә иде!»

Ишетәм саңгырау өннәрне
Ерактан-ерактан:
урманнан,
даладан,
курганнан...
«Сезгә бик авырдыр,
авырдыр, оланнар!...»

Йә, бу шигъри юллар татарның Хәтер көннәре уңаеннан киң мәйданнарда, халыкларның парламентларында яңгыратылырга лаек түгел мәллә? Лаек булгач, алайса эш нәрсәдә соң?
Хәер, Равил Фәйзуллин шигыренә юл уңае гына юлыгуым, аны күрми кала алмаганга гына күрүем бу. Әлегәчә сүз барган бу китапта да укылу өчен мәйданнар сорап торган шигырьләр аз түгел:

Ташлар иңри -
Хан төрбәсе,
Кече манара булып.

Ташлар иңри-
Каберташлар-
Кемгә - нигез ташлары...
Булган заман: ташларның да
Кылыч кискән башларын.
Булган заман: халыкларны,
Таш бәйләп муенына,
Кол иткәннәр...

Менә, ниһаять, бу китапны һәм аның авторын исемләп атау мизгеле дә җитте кебек. Шагыйрь Газинур Моратның «Төнге әверелеш» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы хакында сүз барды монда. Бүгенге милли әдәбият белән аз-маз гына кызыксынган кешеләр дә күптән төшенгәндер инде моңа. Бөтенләй кызыксынмаучыларга карата ни әйтим соң инде?! Алар күпчелек ич әле.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.

Балтач районы, Карадуган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев