"Карабәк" романының темасы Вахит Имамов иҗаты белән табигый бәйләнгән. Язучы аңа тәүге әсәрләреннән бирле әкренләп, саклык белән генә якынлашкан. Автор яңа романын бүгенге заман укучысын агарту ниятеннән дә язган. Каләм әһеле 1236-1438 елларның тарихи хезмәтләрдә дә, нәфис әдәбиятта да татар тарихының иң аз яктыртылган чоры булуына көенә һәм үзен борчыган...
"Карабәк" романының темасы Вахит Имамов иҗаты белән табигый бәйләнгән. Язучы аңа тәүге әсәрләреннән бирле әкренләп, саклык белән генә якынлашкан. Автор яңа романын бүгенге заман укучысын агарту ниятеннән дә язган. Каләм әһеле 1236-1438 елларның тарихи хезмәтләрдә дә, нәфис әдәбиятта да татар тарихының иң аз яктыртылган чоры булуына көенә һәм үзен борчыган сорауларга җавап табарга омтыла:
- Батый хан 1236 елда Биләр, Болгар, Сувар һ.б. шәһәрләрне яулап алгач, Идел Болгарының төп халкы кая киткән?
- Татар халкының борынгы бабаларын бу җирләргә күчереп урнаштыру ни рәвешле барган?
- Туктамыш хан һәм Идегәй турында риваять чынбарлыкка туры киләме?
- Татар тарихында Карабәк нинди роль уйнаган?
Архив документларын һәм гыйльми хезмәтләрне өйрәнү нигезендә В.Имамов ул еллардагы вакыйгаларга карата үзенең авторлык концепциясен чагылдыра, этник тарихның төп вакыйгаларына үз карашын белдергән эпик әсәр тудырырга омтыла. Язучы тарихи үткәннәргә бары тик үзенең хәзерге заман кешесе булуын, үз фикер һәм карашларын яхшырак аңлату өчен мөрәҗәгать итә. В.Имамов - хәзерге төрки халыкларны берләштерү, аларның элеккеге бердәмлеген торгызу яклы. Язучы бүгенге көннең үткәннәр белән генетик бәйләнешен ачыкларга тырыша.
В.Имамов үз әсәрендә Алтын Урда һәлакәтенең сәбәпләре (көчле хаким булмау, үзара сугышлар) турында фикер йөртә, борынгыларның хаталарыннан гыйбрәт алырга өнди. Шул максаттан ул "Карабәк" романында Алтын Урданың таркалу чорына мөрәҗәгать итә. "Олуг олыс" яшәешендәге әлеге кризис чоры вакыйгаларын торгызып, язучы аларның татар халкы тормышындагы ролен аңларга, шулай ук төрки халыклар язмышына йогынтысын да ачыкларга омтыла.
"Карабәк" романында дистәләгән тарихи шәхесне колачлаган киң социаль-тарихи фон булдырып, В.Имамов укыганда кайбер кыенлыклар да китереп чыгара. Алтын Урда тарихы Болгар олысы хакиме портретына кыса булып тора. Романда баш геройның туганнан алып һәлак булуына кадәр гомер юлы сурәтләнә.
Язучы татар галиме Марсель Әхмәтҗанов җентекләп өйрәнгән Габдулла хан (Карабәк) шәҗәрәсе мәгълүматларын әдәбиләштерә, менә бу фактлар Карабәк турында сюжетның каркасын тәшкил итә: "1382 елда Габдулла, үзенә Туктамыш хан тарафыннан бирелгән Кырым һәм Кара диңгез буйларындагы Мамай морза урдасы кешеләре белән Идел, Җаек, Сакмар елгалары буенча күтәрелеп, Болгар олысына хуҗа була. Аксак Тимер чорында Габдулла хан үтерелгәч, аның уллары Болгардан Казансу янына күченә һәм Казанга нигез сала, аннары исә аларның вассаллары Нократ елгасы буендагы җирләрне буйсындыра". "Габдулла-Карабәк урдасы мең, мангыт, гәрәй, бөркет, табын, барын, төркмән, каракалпак кебек татар кабиләләреннән һ.б. тора".
"Карабәктә" берничә сюжет линиясе бар. Казан ханлыгы оешуда Алтын Урданың Болгар олысы ролен тирәнрәк ачыклау өчен, В.Имамов династия бәйләнешләре картинасын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә омтыла. Баш геройның сюжет линиясен үстереп, В.Имамов укучыларны күчмә татарларның 1380 елларда Кавказ итәгеннән һәм Кырымнан Идел белән Урал арасындагы җирләргә күчеп урнашу тарихы белән таныштыра - ул чакта Туктамыш таләбе буенча Нугай олысыныкылар Болгар олысын тулысынча буйсындыра һәм аларга әмир итеп Карабәк билгеләнә.
Романда Карабәкнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге генә түгел, Мамай, Туктамыш хан, Идегәй, Аксак Тимернең тәрҗемәи хәле дә җентекләп тасвирлана. Романның яңалыгы шунда ки, югарыда аталган тарихи шәхесләрне сурәтләгәндә, язучы соңгы берничә дистә елда татар әдәбиятында кабул ителгән традицияләрдән читкә тайпыла.
Алтын Урда тарихын торгызганда, автор "Олуг олыс"ның җимерелү алшартларын ачыкларга омтыла. Үзбәк хан (1313-1342 елларда идарә иткән) хакимлеге тарихи әдәбиятта Алтын Урданың иң кодрәтле чоры итеп тасвирлана.
В.Имамов исә Алтын Урдадагы гыйсъян-чуалышны үз гамәлләре белән нәкъ менә Үзбәк хан китереп чыгарган дип саный: ул Чыңгыз ханның васыятен бозган, аның законнары җыелмасы - Бөек Ясага буйсынмаган. Мәгълүм булганча, Чыңгыз хан вафаты алдыннан кардәшләреннән түбәндәгеләрне таләп иткән:
- ул үлгәннән соң империянең бөтенлеген саклау;
- бердәм фикердә булу һәм ызгышмау;
- аның варисына буйсыну;
- ханга каршы явызлык кылмау;
- фетнә китереп чыгармау өчен, Бөек Ясаны үтәү;
- Монгол олысы биләмәләрен мөмкин кадәр зурайту.
Туктай ханның (1291-1313) бертуганының улы Үзбәк хан тәхеткә утыру хакына үзенең көндәше Илбасмышны гына түгел, аның яклы 200 түрәне дә үтергән. Роман авторы Үзбәк ханның әлеге гамәлләренә тискәре бәя бирә:
"Хыйлаф үрнәк - үләттән дә яман " [В.Имамов, "Карабәк"."Казан утлары", 2017, №5, 12 б.].
Үзбәк ханның башбаштаклыгы Алтын Урдада фетнә-чуалышлар китереп чыгара. Үз чиратында аның варисы Танибәкне (1342) дә көндәше Җанибәк (1342-1357) юк итә. Рус чыганакларыннан күренгәнчә, Җанибәк хан исә үзе улы Бирдебәк (1357-1359) оештырган заговор нәтиҗәсендә үлә. Бирдебәк, тәхеткә утыру өчен, 12 туганының башына җитә, ул хәтта сигез айлык энекәшен дә кызганмый. Кардәшләре канын түккән хакимнең үз язмышы да аянычлы - тәхеткә башка кешене утырту өчен, аны да юк итәләр. Аның үлеме Алтын Урдадагы озакка сузылган болганчык елларның катализаторына әйләнә:
"Ә аннары Урда Сараенда - шайтан туе" [В.Имамов, "Карабәк". "Казан утлары", 2017, №5, 12 б.].
Роман Карабәк янына Туктамыш ханнан (1380-1397) чапкын килү хәбәреннән башлана, ул аңа үзенең теләктәше булырга тәкъдим итә. В.Имамов Габдулла ханны (Карабәкне) легендар шәхескә саный, чөнки ул ике тапкыр - 1361 һәм 1367 елларда Алтын Урда тәхетенә утырып ала, бу Туктамыш ханда аңа карата хөрмәт уята:
"Асылда, Габдулла, аркама пычак кадамый торган тугры җаннар, теләктәшләр кирәк миңа" ["Казан утлары", 2017, №5, 36 б.];
"Тугры ярдәмчебез, Габдулла хан Дәүләт-Хуҗа углын, Болгар олысының олуг бәге итеп билгелибез. Аңа, хуҗа булып алуга ук, ошбу олысыбызның яңа әмиренә, Болгар, Казан, Җүкәтау, Имәнкала, Кирмәнчек, Кашан, Чаллы, Алабуга кебек барча калаларны кирмән итеп корып куюны һәм гареб тарафында ур вә ныгытмалар төзүне әмерлибез" ["Казан утлары", 2017, №5, 37 б.].
Туктамыш хан Карабәккә максат куя:
"Болгар-йортны аякка бастыру" ["Казан утлары", 2017, №5, 49 б.].
Баштарак романда Алтын Урдадагы сәяси көчләр бүленеше авторның кабул итү призмасы аша бирелсә, аннары Карабәк карашыннан чыгып күрсәтелә. Хронотоп баш геройның истәлекләре, теге яки бу вакыйга тудырган кичерешләре хисабына киңәя. Шул рәвешле романда мәгълүмати асыл рефлексив асыл белән бәйләнә. Танылган шәхеснең эчке хисләренә шулкадәр тирән үтеп керү романда тарихи дөреслек бозылуга карата укучыда урынлы сораулар тудырырга мөмкин.
Карабәк хатирәләре аша укучы Алтын Урданың бәкләр бәге Мамайның (1335-1380) тормышы һәм эшчәнлеге белән таныша. Мамай армия, тышкы эшләр һәм югары суд белән җитәкчелек иткән. В.Имамов Мамайның Мәскәү белән элемтәләрен, шулай ук Алтын Урдада хакимлек итү өчен Туктамыш хан белән көрәш нечкәлекләрен тәфсилләп сурәтли. Романда Мамайның тышкы сәясәттә һәрвакыт Европа дәүләтләре белән якынаюга омтылуы фактлар китереп дәлилләнә. Укучы Карабәк белән танышкан чорда Мамай ул чакта Көнчыгыш Европаның иң көчле дәүләте саналган Бөек Литва кенәзлеге белән бәйләнешләрне ныгыту белән шөгыльләнә.
Автор, геройларына үткен характеристикалар биреп, телгә осталыгын чарлавын дәвам итә. Мамайны ул хәйләкәр һәм уйлап эш итүчән хаким сыйфатында сурәтли:
"Ә Мамай шикелле мең кат эрләнгән һәм мең кат җилгәрелгән хәйләкәр үзенең хәзинәсен Карабәктәй ачыкавызларга белдереп яшиме соң!" ["Казан утлары", 2017, №5, 34 б.].
Имамов портретларында һәрвакыт автор мөнәсәбәте, бәясе күренә, алар укучыга геройның характерын тиз арада аңлау мөмкинлеге бирә. Образны сурәтләгәндә язучы еш кына хайваннар дөньясыннан алынган чагыштыру һәм эпитетлардан файдалана.
В.Имамов, татарларның Кырымнан Идел буена күчеп урнашуын тасвирлаганда, табигать күренешләрен дә сурәтли. Кайвакыт бу табигатьне мөстәкыйль объект рәвешендә кабул итеп тәэсирле сурәтләү булса да, еш кына пейзаж геройның психологик характеристикасын ачуга буйсындырыла. Әйтик, Карабәк, әйләнә-тирәнең гүзәллегенә хозурланганда, җирле флора һәм фаунаның байлыгын да чамалап өлгерә. Әлеге эпизодларда герой үзен сакчыл хуҗа итеп тоя. Романда пейзаж шулай ук Идел буендагы җирләрне идеаллаштыру чарасы булып та хезмәт итә. Карабәк өчен бу - оҗмах бакчалары. Болгар олысы башкаласы булган Болгар каласы да җимерүче түгел, бәлки төзүче күзлегеннән бәяләнә. Болгар архитектурасын сурәтләү авторга үз персонажының эчке дөньясына тирәнрәк үтеп керү, аның гамәлләренең сәбәбен аңлату мөмкинлеге бирә.
В.Имамов романында әйбер сурәтләү белән мавыкмый. Язучының игътибар үзәгендә - тарихи шәхес һәм аның башка чордашлары белән бәйләнешләре. Карабәк Туктамышны Алтын Урданың куәтле хакименә саный. Ханның Мәскәүгә явы хакында уйланганда, ул аның теләсә кайсы вакытта үзенә каршы да яу чаба алачагын аңлый. Карабәк сугышлардан азат, мөстәкыйль бәйсез дәүләт төзү турында хыяллана:
"Дәүләтләр менә шушы кагыйдәне (күрше хакы - М.Х.) боза: кара гавамга түгел, ә казнага, ил табынына хуҗа булып алган таҗдарларга һаман байлык җитми. Һәммә сугыш, барча даулашулар - санаулы гына караклар аркасында" ["Казан утлары", 2017, №5, 53 б.];
"Мәркәз каракларының тәгамен тыгу өчен ит китер, сөтен-маен, тире-киндер, тырма-сабан, ат вә сыер, җариялектә әрәм булачак җиләк кебек кызлар, мәет булып сытылачак яу ирләре китер. Аһ, ничек кенә котыласы соң бу этләр тормышыннан?!" ["Казан утлары", 2017, №5, 54 б.].
Карабәк фикерләрен романда халык та хуплый. Низами карт Карабәкне Хәсән бәкнең дошман түгел, бәлки Болгар олысының батыр һәм зирәк сакчысы булуына инандыра ала. Үз героеның уйланулары белән таныштырганда, автор татар милли характеры (эш сөючәнлек, тырышлык, йорт җанлылык, татулыкка омтылу) турында күзаллау да тудыра.
Геройның карашлары роман дәвамында эволюция кичерә. Тиздән Карабәк, Болгар олысының гөрләп үсүе хакындагы хыялларыннан оялып, Алтын Урда язмышы турында уйлана башлый:
"Урда куәте дә, бер йодрыкка укмашкан бармаклар шикелле, Болгар, Хаҗитархан, Кырым, Сарай, Актүбә кебек аерым-аерым йортлардан туплана ул. Берең аксый икән, күршеләр кул сузар. Икенчең егылса, дошман таптамасын өчен башкалары каплар. Хаҗитархан, Кырым, Актүбәләрдә дә - синең татарларың! Җучи хан төзеп һәм васыять итеп калдырган олуг илне саклау - безнең бурыч" ["Казан утлары", 2017, №5, 67 б.].
В.Имамов Карабәктә Алтын Урданың бердәмлеген торгызу хакында хыялланучы чыңгызлыны күрә. Хәсән бәк тә шул турыда хыяллана:
"Ханнар килә дә китә ул, икебез дә үз башыбыз белән сынап карадык бит. Ә минем өчен бер кыйбла гына изге һәм кадерле. Нинди генә адым ясасам да, мин иң элек үзем түгел, бәлки бердәм Урда, бердәм татар иленең бөтенлеге, иминлеге өчен көеп йөрдем. Шуның хакына мин шайтан алдында да бил бөгәргә әзер. Бер генә теләк яндыра - татар, татар гына яшәүдән туктамасын, илем таркалмасын! Сүзләремдә бер мыскал ялган да юк, моңа Ходай шаһит!" ["Казан утлары", 2017, №5, 72 б.]. Төп идеясен кабартып күрсәтү өчен В.Имамов кулланган симметрия принцибы романда шул рәвешле чагыла.
Хәсән бәк шәхесе аның Туктамышны коткару тарихында бигрәк тә көчле ачыла. Еллар үткәч, ул бу гамәленең сәбәбен ханга болай аңлата:
"Мин, әлбәттә, сине юри качырдым. Токтакый да, Тимер-Мәлик тә аталары Ырыс ханга лаек була алмады, ә Урдабыз каты куллы хансыз таркалачак, ичмаса, бу калсын. Аның артында Аксак Тимер тора, Туктамыш барында ул безнең өскә ташланачак түгел дип сине сайладым» ["Казан утлары", 2017, №6, 29 б.].
Романда Карабәккә һәм Хәсән бәккә мәкерле Идегәй шәхесе каршы куела. В.Имамовта бу герой - хыянәткә сәләтле хамелеон:
"Еланны кабыгын салырга өйрәтеп торасы юк. Идегәй дә, төлке төсле, койрыгын сыртка салырга җайны бик тиз тапты" ["Казан утлары", 2017, №6, 48 б.].
Әлеге тарихи геройның мондый концепциясе татар әдәбиятында үзгәртеп кору елларында формалашкан идеаллаштырылган образга тамырдан каршы килә. Романда Идегәйгә Болгар олысы хакиме бәя бирә. В.Имамов, укучыларны Карабәкнең Идегәй белән Туктамыш кызы туендагы уйланулары белән таныштырып, хан һәм морза каршылыгының фаҗигале чишелеше алшартларын ачыклый:
"Минем башыма сыймый. Үзенең әтисен кылыч белән чапкалап үтергән катыйльнең кияве булырга ризалык бирү өчен нинди соран, нинди җансыз бүкән булырга кирәк икән? Шул катыйльнең кызын ничек кенә назлап, сөеп булсын? Минем өчен коточкыч кыргыйлык, монафыйклык бит бу! Үз атаңны ничек сату, аяк астына салып таптау мөмкин?" ["Казан утлары", 2017, №5, 71 б.].
Идегәй морзаның Туктамыш ханны күрәлмауга тулы хакы булган. Алтын Урда тәхетенә бәйле астыртын эшләрдә чарланып беткән Хәсән бәк үз күз алдында әтисе Балтыкчыны үтергән ханга йөрәгенең иң яшерен почмагында дошманлык һәм күрәлмау хисе саклаган Идегәйгә бик төгәл характеристика бирә. Туктамыш, Сарай тәхетенә утыргач, бөтен көчен Алтын Урдадагы хакимиятне үзәкләштерүгә багышлый. Бу елларда Идегәй үз хисләренә ирек бирә алмый. Хәсән бәк Идегәйне мәкерле кешегә саный:
"Күреп торасың бит, сата да, таптый да аның ише җаннар, - дип уртаклашты Хәсән, ә үзенең тавышы сүнеп торган учак өстендәге казанныкы төсле тонык кына чыкты. - Ләкин Идегәйгә үз җаны кадерлерәк дигән сүз генә түгел бу. Уйлавымча, аста соранлык, мәкер һәм дә зәһәр утлы өмет яшеренеп ята" ["Казан утлары", 2017, №5, 71 б.].
Идегәй бертуганының улы Тимер Котлыкка (1397-1399) зур өметләр баглый, хан улы буларак, ул, Туктамыш кебек үк, үз вакытында тәхеткә утыра алыр иде. Ул аны күз карасыдай саклый, аның белән бергә югары үрләргә өметләнә. Әлегә исә Идегәй үзенең социаль хәлен яхшыртуга беренче адымын ясый - Туктамышның кызына өйләнә. Бераз вакыттан соң, моңа бик күп көч куеп, Идегәй ханның иң җаваплы биремнәрен үтәүче абруйлы әмиргә әйләнә. Аннары Туктамыш хан аны Алтын Урда гаскәрләренең сул канатына баш итеп куя.
Карабәк, туйда Туктамыш һәм Идегәй язмышларының сәер үрелеше турында уйланып, Алтын Урда тарихында ниндидер "канлы закончалыкның кабатлануына" игътибар итә:
"Сәер, сәер кабатлану бу. Мамай мирза, Бирдебәк кызына өйләнеп, хан киявенә һәм иң төп сәрдәренә әверелгән, чынлыкта исә бабасын да, гомумән, Урданы да үзенең уч төбендә биеткән. Хәзер Идегәй Туктамышның кияве булып килә, ул да, мөгаен, гаскәрнең бер өлешен үз кулына эләктермичә калмас. Чишмә шулай акса, иртәгә Туктамышның да Идегәй кулында уенчык хан гына булып калуы бар. Идегәй ни кыйланыр аннары, ни күрсәтер?.. Янә дә килеп, болар икесе дә бер үк сират күпере аша үткән, бер үк тәкъдир кубызына биеп йөриләр бит. Туктамышның әтисе Туйхуҗаны Күк Урдага атланып алган Ырыс хан ботарлаткан. Идегәйнең әтисе Балтыкчыны инде үзе үк шундый канлы язмыш кичергән Туктамыш хан, тагын шул ук Күк Урдага хуҗа булып алган явыз, телеп аткан. Туктамыш хан, ярлыкау һәм яклау эзләп, Аксак Тимер янына чыгып качкан, шуннан чит гаскәр, дошманнар чирүен алып килеп, ханга әверелгән. Тәкъдир дигәннәре бу юлы да кабатлана калса, Идегәй кайсы таҗдар ышыгына барып борын төртергә мәҗбүр булачак соң? Әгәр Идегәй Туктамыш мәктәбен, аның язмышын өлге иткән икән, димәк, кабатланачак бит, аһ, якынлаша бит бу канлы һәм аяныч язмыш! Моннан ничек, ничек котылырга?" ["Казан утлары", 2017, №5, 71 б.].
Бу ачышы Карабәкне аптырашта калдыра.
Романда Идегәй Туктамыш ханга каршы заговор оештыручы буларак сурәтләнә:
"- Туктамыш ханнан арынмыйча торып, Урда халкы бәхет күрмәячәк. Һәрбер чаптар үзен иярли вә кыздыра белгән җайдакка гына сүзсез буйсына ул. Икенең берсе - йә Урданы Тимер бәк мәмләкәте илә кушып куярга да бар җиһанны биетергә кирәк. Йә Сарайга буйсынган һәммә милләт үзенә аерым дәүләт-ил төзесен" ["Казан утлары",2017, №6, 17 б.].
Хәсән Идегәйне акылга килергә өнди:
"- Урда - Бату илә Җучи ханнар тарафыннан мең тырышлык илә Байкүл вә Алтай тауларыннан алып Әдрән диңгез, Кырпу-ат өркәчләренә чаклы берәмтекләп, бөртеккә-бөртек кушып берләштерелгән дәүләт. Ул инде гасыр ярым заман буена ыһ та итмичә, какшамыйча яши. Аңа кылыч-сөңге күтәрергә батырчылык кылган башка мәмләкәт юк. Ул үзе барча солтан вә шаһларны дер калтырап вә тез чүгеп яшәргә мәҗбүр итә. Аның соңгы көнен, соңгы сулышын күрергә хыялланучы дошман юк дип уйлама. Мәскәү илә Тверьдагы урыс, Варшау ләһе, Венадагы мадьяр илә валах, хәтта Ватикан диварлары артына кереп поскан папа, рум кайсары - һәрберсе Алтын Урдабызның нигезләре череп, бер як янга янтаюын һәм хуҗасыз йорт төсле каплануын тели. Урдабызны аяктан ега алырдай бердәнбер каза вә бердәнбер хәвеф - безнең мәмләкәт эчендәге низаг, тарткалашу вә таркалу. […] Идегәй, акылыңа кил, кан үчеңне учларыңа биклә. Авызың тулы кан булса да, Урдабызны таркатырга базма, хак юлга кайт! Юкса безгә үлем, үлем килә!.." ["Казан утлары", 2017, №6, 17 б.].
Идегәйнең Туктамыш ханга каршы заговоры ачылгач, ул Аксак Тимер янына качарга мәҗбүр була.
В.Имамов Туктамыш ханның Мәскәүгә, рус шәһәрләренә яуларын, Аксак Тимер һәм Идегәй белән көрәшен тәфсилләп тасвирлый. Аксак Тимер белән кайбер эпизодларда Идегәй сатлыкҗан буларак сурәтләнә. 1391 елның 18 июнендә Кондырча елгасы (хәзерге Самара өлкәсе) буенда Аксак Тимер белән Туктамыш сугыша, беренчесе җиңә. Карабәк гомеренең азагына кадәр Туктамыш ханга тугры булып кала.
Болгар олысы хакиме романда кыю сугышчы, акыллы җитәкче генә түгел, инсафлы гаилә башы сыйфатында да сурәтләнә. Тарихи романда мәхәббәт интригасы әллә ни кабартылмый. Укучы Карабәкнең өйләнү тарихы белән таныша, аның хатыннары Айзирәк һәм Алтынчәчне, уллары Солтан, Алтынбәк һәм Галимбәкне назлап кайгыртуын күзәтә. Сугышта батыр өлкән улын югалткач, Карабәк кече улларын ничек тә саклап калырга омтыла. Алар Аксак Тимер кулына эләкмәсен өчен, ышанычлы кешесе белән Болгардан читкә җибәрә. Соңрак алар, аталарының соңгы теләген үтәп, борынгы Казан шәһәрлегенә нигез салачак. Роман азагында Карабәкнең һәм хатыннарының үлеме романтик яссылыкта сурәтләнә. В.Имамов Идегәйнең үлеме турында үз фаразын бирә: морза Казан шәһәренә нигез салачак Олуг Мөхәммәднең әтисе Хәсән кулыннан һәлак була. В.Имамов татар тарихчысы Риза Фәхретдиннең Идегәйгә биргән бәясен бу герое авызыннан әйттерә. Аксакал Идегәйгә үз хөкемен чыгара:
"Аксак Тимердән соң син кабих җан - татар илен тар-мар итеп бетергән иң-иң явыз мөртәт! Синең хәтта татар туфрагында күмелергә дә хокукың юк!" ["Казан утлары", 2017, №6, 78 б.].
Романда хыянәтче Идегәйгә бәддога мотивы зур мәгънәгә ия. Автор аны Туктамыш хан һәм Хәсән бәк авызыннан әйттерә.
"Карабәк" романындагы хикәяләү үзәгендә XIV гасырның икенче яртысында яшәгән татар халкы тарихы булганга, В.Имамов, тарихи шәхесләр портретын ачыграк күзаллау мөмкинлеген бирү өчен, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән күп файдалана. Язучы өчен фольклор сәнгать осталыгы, шигъри тәэсирлелек үрнәге генә түгел, халыкның тормышын, омтылышларын, психологиясен һәм әхлагын аңлату чыганагы да булып тора. Шунлыктан язучы романга керткән фольклор элементларының идея-сәнгать асылы шулкадәр зур да. В.Имамов әлеге тарихи чорны объектив сурәтләү бурычына җавап биргән халык җәүһәрләрен җентекләп сайлап кына ала.
Тарихи әсәрдә халык авыз иҗатының төрле жанрлары очрый: җырлар, риваятьләр, мәкаль һәм әйтемнәр. Геройлар файдаланган мәкаль һәм әйтемнәр, барыннан да элек, халык акылының чагылышы булып тора. Романда кулланылган фольклор үрнәкләре аның тел байлыгын арттыра, сурәтләүне төгәлрәк һәм җетерәк итә.
"Карабәк" романына шул чорда яшәгән Өмми Камал (XIV йөз азагы - 1475) шигыре дә кертелгән, анда төрки халыкларның бердәмлеге идеясе чагыла:
Араннарны яңартырга мең җай бирде тәкъдир,
Сине гафләт йокысы исерткәндер,ханым.
Колыннарыңны нишләп бергә тупламадың,
Айгырсыз да калгач, нишләр алар җаны?
Араннарны гына ла бер җимергәч,
Кайтмас инде, кайтмас илнең бер югалган даны.
Монафикъ вә соран түрәләрең
Базарга да куймый сатты, сатты инде аны.
Кара гавам яше - тирән күлдер,
Теткәләнеп бетте җаны-каны.
Туктамышын каргар яңа буын,
Бәддогадыр илнең кайтавазы...
Архив материаллары белән мавыгып, укучыга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерү максатыннан, "Карабәк" авторы кайвакыт аны әдәби эшкәртергә өлгерми, кайбер тарихи төгәлсезлекләр җибәрә. В.Имамов геройлары искергән сүзләр белән чуарланмаган хәзерге татар телендә сөйләшә. Тарихи материалны аңлауны җиңеләйтү өчен, язучы аңлы рәвештә әлеге адымга бара. Диалоглар, тарихи персонажларның эчке монологлары зур мәгънәгә ия. В.Имамов романы уйчан укучыга тәгаенләнгән. Язучы тарихи җирлекне җанландырырга, укучыны тарихны фәлсәфи кабул итәргә өйрәтергә омтыла.
Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
Нет комментариев