Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Җәлилне әсир иткән Дим кызы

Бу хакта билгеле крайны өйрәнүче Юрий Узиков яза, әлеге истәлек Башкортстанның байтак энциклопедик китапларына, хәтта Уфа буйлап сәяхәт белешмәләренә дә кертелгән.

Мәшһүр шагыйрь, патриот Муса Җәлил күп тапкырлар Уфада, Башкортстанда була. Һәр килүен ул башкорт әдәбияты, музыкасы, театры, халык иҗаты белән яхшырак танышу өчен файдаланырга тырыша.

1930 елның 30 июнендә Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашка язган хатында ул болай ди: «Мин җәйне Уфада уздырырга булдым. Уфаны бик мактыйлар – суы тәмле, табигате матур, кызлары сөйкемле, диләр.

Бөтен Уралны әйләнеп чыккач, мин Абдулла авылында тукталырга, кымыз эчәргә, арыган тәнемне ял иттерергә телим. Бу сәяхәттә мин Уфа җәмәгатьчелеге, бигрәк тә әдәбиятчылар белән якынлашырга уйлыйм. Сез мине «Октябрь» журналында хезмәттәшлек итәргә чакырдыгыз. Һәм менә бу сәяхәт мине Уфа белән якынайтачак, дип уйлыйм. Әгәр дә мин килгәч, Сез анда булсагыз, яхшы булыр иде. Күп нәрсәләр турында сөйләшер идек».

Хатның фотокопиясе Казанда Муса Җәлилгә багышланган фото-альбомнарның берсендә басылып чыга.

Ул җәйдә шагыйрь Абдуллада түгел, ә Кара Якуп авылында ял итә.

«1930 елда без Башкортстанның Чишмә районы Кара Якуп ял йортында очрашыр­га килештек, – дип искә ала татар композиторы Җәүдәт Фәйзи. – Ай буе бергә булдык. Бергә урманнар буйладык, кич биергә йөрдек. Ләкин иң яраткан шөгыле – әдәби-музыкаль кичәләр оештыру. Клубта пианино бар. Мин, кайвакыт, уйныйм, Җәлил җырлый, ә яшьләр безнең җырны күтәреп ала. Муса еш кына үзенең яраткан җырларын җырлый: «Күгәрчен», «Әсилә-Вәсилә».

Бу кичәләрдә мавыгып катнашучылар арасында соңрак Башкорт АССРның атказанган артисты булачак Зәйтүнә Илбаева да катнаша.

«Кара Якупта ял иткәндә мин Җәлил белән таныштым. Бу 1930 елда булды, – дип искә ала Зәйтүнә Илбаева. – Ул ябык, уртача буйлы, теремек, сөйләм осталыгы белән аерылып тора иде...»

1933 елда Зәйтүнә Илбаева Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Анда аңа Муса белән кабат очрашырга туры килә. Аларны татар композиторларының Җәлил сүзләренә язылган җырларын җырлавы якынайта.

1936 елның июнендә Муса Җәлил янә Башкортстанга «Йоматау» шифаханәсенә килә. Ул елны анда артистлар Әмин Зөбәеров, Галимҗан Карамышев, Хаҗи Бохарский, шагыйрь Хәй Мөхәммәтъяров һәм җырчы Зәйтүнә Илбаева ял итә. Һәм менә шифаханә буйлап хәбәр тарала: «Муса Җәлил килгән!»

Шагыйрь һәм Мәскәү консерваториясен тәмамлаучы яшь җырчы яхшы танышлар кебек җылы очраша. Зәйтүнә Илбаеваның истәлекләреннән күренүенчә, Җәлил «Йоматау»да ял иткәндә дә шигырьләр язуын дәвам иткән. Монда ял итүчеләр алдында ул үзенең «Дим кызы» дигән яңа шигырен укый.

«Безгә бу шигырь бик ошады, ул Зәйтүнәгә карата җылы хисләрдән тора», – дип яза Октябрьский шәһәреннән Хәлил Маннан. – Без барыбыз да бергәләп кул чаптык».

Соңрак шигырь «Зәйтүнәгә» дип атала башлый. Татарча текстын табу бәхетенә ирешмәдек, ә русчасы болай:

«Девушка с Демы! Пусть мы 
                                    расстались,
Верь, что любовь моя глубока.
Помни о ней, живи, не печалясь,
Как голубая Дема-река».

Рафаэль Мостафин «Муса Җәлил» китабында шагыйрьнең башкорт актрисасы Зәйтүнә Илбаева белән очрашуы турында искә ала. «Йоматау»да алар еш кына яңа көнкүреш, гаилә, коммунизм чорында мәхәббәт нинди булырга тиешлеге турында бәхәсләшә. Җәлил Мәскәүдә калган икътисад техникумын тәмамлаган кәләше Әминә Сәйфуллинаны сагына. Ул аңа бик еш хатлар яза, ә башкалага кайткач, аңа өйләнә.

Муса Җәлилнең хатлары Зәйтүнә Илбаеваның гаилә архивында саклана. 1962 елда ул «Агыйҙел» журналы редакциясенә дүрт хат тапшыра, алар басылып чыга. Аларның берсен Р.Мостафин үзенең китабында урыс теленә тәрҗемә итеп китерә. Хатта шагыйрь элек башланган бәхәсне дәвам итә, мәхәббәт, гаилә турында фикерләрен үстерә.

Муса Җәлил хыялланган бәхетле гаиләсен төзи. Әмма Дим кызына карата якты хисләрен дә соңгы көннәренә кадәр саклап кала.

1942 елның 23 гыйнварында, Мәс­кәүдән Көнбатыш фронтка киткәндә, ул Зәйтүнә Илбаевага хат җибәрә. «Аерылышканнан бирле ничә яз, ничә кыш үтте, – дип яза Җәлил. – Ләкин хыялларымда мин синең белән бик еш очрашам. Кайвакыт радиодан синең җырларыңны тыңлыйм һәм сине Дим ярында күз алдына китерәм. Кунакларда дусларыбыз белән патефоннан «Колый кантон» җырын тыңлыйбыз, синең көмеш тавышың яңгырый. Ә менә күптән түгел, фронт полосасында, бер кызылармияче татар миңа синең портретың белән «Правда» гәзитен күрсәтте. «Сез бу артистны беләсезме, иптәш политрук?» – дип сорады. Фотода мин сине шунда ук таныдым. Күңелемә шундый рәхәт булды, аңлатып та бирә алмыйм. Кызылармияченең соравына мин «артистканы беләм» дип җавапладым. Һәм шунда ук башкорт опера театры тарихы һәм аның йолдызы Зәйтүнә Илбаева турында сөйләдем. Аннары озак кына фотога карап утырдым, сине, Дим ярларында очрашуларны искә төшердем. Мин сине сагынам, Зәйтүнә. Менә фронтка килеп җитәбез, сиңа кыр почтасы номерын җибәрермен. Җавап бирерсең бит! Тиздән җиңүгә кадәр. Алладан булып, очрашырбыз. Син дә шуны сора. Хуш. Синең дустың». 

Муса Җәлилнең Зәйтүнә Илбаевага язган соңгы хатының эчтәлеге шундый.

Очрашу булмый. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил туган җиренә әйләнеп кайтмый, фашизмга каршы сугышта һәлак була. Шагыйрьнең үлемсезлеге аның китапларында, Казан Кремле янындагы бронза һәйкәлдә.

Уфаның Дим районында Муса Җәлил урамы (элекке Куйбышев) урнашкан. Урамның атамасын үзгәртү турында карар 1956 елның 13 ноябрендә районның Уфа составына кертелүе һәм шул ук исемдәге урамнар барлыкка килүе белән бәйле рәвештә кабул ителә.

Бүген җәмәгатьчелек шул урамда Муса Җәлилгә бюст кую турында фикерләшә. Изге уйлар тормышка ашсын иде.

Резида ВӘЛИТОВА әзерләде. 

«Кызыл таң» газетасыннан.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев