Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Ачык йөрәк

Әзһәр абый Шакиров мин фәкыйрегезне күптән якын итә. Әле генә нәшриятта "Язмыш" дип исемләнгән яңа китабы басылып чыккан да, шуның бер нөсхәсен бүләк итеп китте. Югыйсә, үзенә нибары ун данә генә китап тоттырганнар, шуның берсен миңа биргән икән, димәк, иң якын иткән бер дустыдыр. Гәрчә, рәхмәттән кала әйтер сүзләрем дә...

Әзһәр абый Шакиров мин фәкыйрегезне күптән якын итә. Әле генә нәшриятта "Язмыш" дип исемләнгән яңа китабы басылып чыккан да, шуның бер нөсхәсен бүләк итеп китте. Югыйсә, үзенә нибары ун данә генә китап тоттырганнар, шуның берсен миңа биргән икән, димәк, иң якын иткән бер дустыдыр. Гәрчә, рәхмәттән кала әйтер сүзләрем дә шактый.
Әзһәр абый - гомер буе халык мәхәббәтен тоеп уйнаган иң бәхетле артистларның берседер. Өстәвенә, үз заманына туры килгән иң затлы шәхесләр белән аралашып, хәтта әвәрә килеп яши алган бәхетлеләрдән. Йә, әйтегез әле, илле елга якын гомер буе милләт каймагы да, маяклары да булган Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева, Һидаят Солтанов, Сара Садыйкова, Марсель Галиев, Мөдәррис Әгъләм, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Миркасыйм Госманов, Рабит Батулла һәм тагын дистәләгән, йөзәрләгән иң гүзәл затлар белән кулга-кул тотынып, үзеңне алар янәшәсендә лаек замандаш итеп, кимсенмичә тоеп яши белү бәхете кемнәргә эләгә?! Ярты гасыр ук булмаса да, әллә ничә дистә еллар буе шулар җылысын, рухын, теләктәшлеген тоеп яшәгән Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев, Аяз Гыйләҗев, Рәшидә Җиһаншина, Илдар Ханов, Вафирә Гыйззәтуллина, тагын әллә никадәрле башка шәхесләр бар. Җитмәсә, милләт горурлыгы булган Габдулла Шамуков, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гәүһәр Камалова, Гөлсем Камская, Хәйдәр Бигичев, Дамир Сираҗиев кебек шәхесләр белән дә иңгә-иң торып иҗат итәргә өлгергән бөек замандаш ул!
Дежур сүзләр булып яңгыраса да, бу - бертуктаусыз хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән бөеклек, Әзһәр Шакиров исемендәге кыя! Бүген аның белән аралашып яши алган өчен без бәхетле. Аның йөрәге - һич тукталу белми, мәңге кайнап тора торган шашкын казан сыман. Менә, шул йөрәгендә кайнаган хисләрен яңа китап битләренә сипкән.
Сүз дә юк: асыл, мәртәбәле китап! Аның үз гомер юлы, аны җиһанга тудырган әтисе Шәфигулла белән газиз әнисенә багышланган йөрәк хисләрен дә, үзе олы сәхнәгә чыкканчы үткән гомер юлларын да дулкынланмый гына уку зур гөнаһтыр. Ә инде татар сәхнәсенең иң бөек трагик артисты Мохтар Мутиннан, сәхнә тормышының тәүге елларында алардан канат һәм тәҗрибә алган Габдулла Шамуков, Фатыйма Ильская­лардан башлап, үзе белән бергә сәхнәдә ныклы аякка баскан, әмма бик иртә югалган Дамир Сираҗиев, Фирдәвес Хәйруллина, Хәлил Мәхмүтов, Фирдәвес Әхтәмова, Рауза Хәйретдинова кебек замандашлары турындагы истәлекләр безгә аларның кадерен белергә өйрәнү дәреслеге булып яңгырый. Әзһәр абыйның сөйләү куәсендә һичнинди ике­йөзлелек, каешланып беткән түрәләргә ярарга тырышу кебек ялган хис юк. Әзһәр абый - китабындагы һәр юлында элеккечә үк, гомер буе без белгәнчә туры сүзле, гадел, гаярь һәм буйсынмас. Йөрәге - газиз әнкәйләр безгә иң татлы аш пешерә торган казан өстедәй ачык. Хисләре - шифасы суы белән сихәтли торган асыл чишмә кебек.
Ярый әле, дөньяда йөрәк хисләрен ак кәгазь өстенә күчерә белүче, безнең һәммәбез өчен кадерле ядкәр булырдай китаплар тудыручы Әзһәр абый Шакиров кебек шәхесләр бар. Ак яулыкка төреп кенә сакларлык әлеге хәзинәне алырга ашыгыгыз. Ул сезгә йөрәк җылысы биреп торучы бер учак та, төсен мәңге җуймас хәзинә дә булыр.
Вахит ИМАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев